Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Кыңгыраулы яшел гармун...

    Гармунда профессионаллар да, һәвәскәрләр дә яратып уйный. Ә аның төрләрен санап китсәң, шактый... Тальян гармун – татар милләтенең аерылгысыз юлдашы, халыкка иң якын уен коралы. Болар хакында без  танылган гармунчы, музыкант Айнур Моратовтан сораштык.  


     
    «Айнурны концертларга чакыру – җиңел эш түгел»

    Танылган музыкант Айнур Моратовны татар сәнгатен сөючеләр арасында белмәгән кеше юктыр. Кулына гармун алганда, аңа нибары дүрт яшь була. Әтисе озак еллар клубта аккомпаниатор булып эшләгән, әнисе ягыннан да Айнурның бабалары җыр-моңга һәвәс кешеләр – төрле коралларда уйнарга яратканнар. Мөгаен, Айнур да профессиональ музыкага алардан күреп тартылгандыр. Алты-җиде яшеннән «Сөлге җыю», «Армиягә озату» йолаларында катнашып үскән. Ә хәзер Айнур Федераль Сабан туйларында, иң затлы концерт һәм кичәләрдә, хәтта чит илләрдә оештырыла торган музыкаль проектларда да еш кунак. Татар моңнарын милләттәшләребезгә, чит ил тамашашачына җиткерүдә ул армый-талмый эшли. Концерт оештыручылар белән режиссерлар, хәтта, кинаяләп тә сөйләп куйгалый: «Айнур Моратовны концертларга йә мәҗлесләргә чакыру җиңел эш түгел. Аның графигы бик күпкә алдан төзеп куелган, чөнки кадерле һәм кирәкле чагы, талантлы егет бит!» – диләр.   

    Дөрес әйтәләр. Рөстәм Вәлиевтән соң бушап калган мәйданны нәкъ менә Айнур яулап алды сыман. Үзенең ягымлылыгы, мөлаемлеге, виртуозларча уены, артистлыгы, моңга һәр күзәнәге белән бирелгәнлеге аркасында. Аның сәхнәгә килеп чыгуы да бер спектакль кебек. Вак-вак атлап, уйный-уйный чыга. Әллә бии, әллә сабый бала сыман тамашачы белән күрешкәненә сөенә! Һәммәсе бергә бугай. Нурлы йөзен тутырып елмаеп та җибәрә. Хәрәкәте килешле-ипле, урынлы.

    Моң иркенә бирелеп эшләп куйган ишарәләре дә сәхнә өчен гаять ятышлы. Артист-баянчы! Элек заманнардагы таш курчак кебек музыка уйнап торучы аккомпаниатор гына түгел инде бу. Җырчы өчен дә ышанычлы партнер, чынлап торып аның кушмалык итүче таянычы. Иптәшләре, сәхнәдәшләре арасында басып торганда, чара башланганын көткәндә кулыннан гармун-баянны төшермичә уйнап торуы да, музыкаль эксцентрикага тартылуы да Айнурны башка коллегаларыннан аерып тора. Халык әсәрләрен башкарганда инде ул, башы-аягы белән дигәндәй, хиссият дөньясына кереп китә.

    – Татарның моңы югалмаска тиеш. Тел һәм милли сәнгать бер-берсеннән аерылгысыз. Әлеге юнәлештә эшләвемә, үземнән өлеш керткәнемә горурлык хисе дә кичерәм. Милләтне моң яшәтә, милли музыка тыңлап, милли уен коралларын ишетеп тәрбияләнгән буында өмет бар, – ди Айнур Моратов.

    Һәр районга – икешәр гармун

    Фольклорда, әдәбиятта да гармун турында шактый телгә алына. Әлеге уен коралы турында әдәби әсәрләр дә мулдан иҗат ителгән.  Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын гына искә төшерегез әле:

    – Кыңгыраулы яшел гармун
    Көмеш кыңгыраулары.
    Шул көмеш кыңгырауларның
    Кичке яңгыраулары...

    – Гармунда теләсә кем уйнарга өйрәнә ала. Иң мөһиме ике йөз процент теләк, Пәйгамбәрләр сабырлыгы, үҗәтлек һәм азрак музыканы ишетү сәләте генә кирәк, – ди виртуоз музыкант. – Беренче карашка тальян гармунда уйнарга җиңел кебек тоела торгандыр. Әмма бу алай түгел. Оста итеп уйнарга өйрәнгәнче шактый тир түгәргә, белем алырга кирәген истә тоту зарур. Милли уен коралларына, бигрәк тә гармуннарга, дәүләт тарафыннан да игътибар артты. Татарстан Президенты фәрманы нигезендә, һәр районга икешәр гармун таратылды. Бу гамәл милләтебезне, телебезне, милли байлыгыбызны саклауда зур терәк булды.

    Реклама

    Гармуннар коллекциясе

    Айнур гармуннарының бай коллекциясе белән дә мактана ала. Төрле данлы осталар ясаган гармуннары бар. Татарның беренче профессиональ гармунчысы Фәйзулла Туишевтан аермалы буларак, ул гармуннарына хатын-кыз исеме бирми. Ә төзелеше буенча гади генә тальян, тальян минорка, ике рәтле гармун дип кенә атый икән.

    Заманында Казан музыка уен кораллары фабрикасы гөрләп эшләп торды. Биредә шулай ук татар гармуннары да җитештерелә иде. Айнурның тальян миноркасын да кайчандыр биредә Салих Шәйдуллин ясаган. Тальян минорканың башка гармуннардан аермалы буларак үзенчәлекле аһәңе билгеле. Татарга хас, бәгырьне телгәли торган моң ул. Гармунның уң ягында унсигез тел, биш тавышлы гармуннар рәтенә керә. Арткы ягында регистры бар. Ә сул ягында мөмкинлекләр күбрәк булсын өчен, ике рәтле хромка системасын куйганнар. Мондый гармун фәкать Айнур коллекциясендә генә. Ул аны икенче бер атаклы баянчы Ренат Вәлиевтән сатып алган. Гомумән, Айнур Ренат Вәлиевның «Гармун-шоу» кассетасындагы бөтен композицияләрне Казанга музыка көллиятенә килгәндә ятлап, өйрәнеп чыга. Көллияткә килгәч, «Төрек маршы»н уйнап, башкаларны шаккатырган. Мәдәният институтында да музыкант егет армый-талмый белемен чарлый, осталыгын арттыра.  

    Айнур Моратов – Кукмара егете. Ә Кукмарада атаклы «Баламишкин» ансамблен белмәгән кеше юктыр. Бу төркемдә үзешчәннәр дә, профессионаллар да иҗат итә. Шундый атаклы коллектив иҗат иткән җирлектән Айнур кебек берәгәйле егетнең килеп чыгуы әүвәл карашка гаҗәп тә түгел сымак.

    Татарларда – тальян популяр

    Тарихка күз ташласак, Русиягә кул гармуны (өстәл гармуннары да булган!) Алманиядән килә, ди белгечләр. 1822 елда аны музыка уен кораллары остасы Кристиан Фридрих Людвиг Бушман уйлап тапкан һәм гамәлгә ашырган.

    Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак исә, узган гасырның утызынчы елларында, Русиядә дә ясый башлаганнар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәрендә була. Уен коралын татар осталары камилләштерә килгән. Мәсәлән, кыңгыраулар куйган. Ә кыңгырау чыңлавы көйне үзенчәлекле итә, анда бигрәк тә бию көйләре шәп яңгырый. Гармунның телләренең санын да төрлечә куйдырырга мөмкин. Безнең ил осталары гармунны камилләштерә, аның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов гармуннары, хромкалар, татар гармуны әнә шундыйлардан.

    Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. XX гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше илленче-алтмышынчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә.

    Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы, дип яза. Аның көйләнеше татар әсәрләрен уйнар өчен бик җайлы, ди белгечләребез.

    Айнур Моратов гармуннары моңын биредә тыңлагыз:  https://www.youtube.com/watch?v=Js9dUsGahoY

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы