Логотип Идель
Мәдәният

КЫРДА ҮСКӘН МИНИСТР

Балачактан ук җир сулышын тоеп үскән егеткә министрлык дилбегәсен тапшырганда нибары 36 яшь иде. Бу ел Татарстан аграрийларын аеруча сөендерде. Авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышларда яшь лидерның да өлеше зур. Эксклюзив әңгәмәбездә шулар хакында сөйләшәбез.

Марат Җәббаров – Татарстанның иң яшь министрларының берсе. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнүенә нәкъ бер ел узды. Балачактан ук җир сулышын тоеп үскән егеткә министрлык дилбегәсен тапшырганда нибары 36 яшь иде. Бу ел Татарстан аграрийларын аеруча сөендерде. Авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышларда яшь лидерның да өлеше зур. Эксклюзив әңгәмәбездә шулар хакында сөйләшәбез.

- Марат Азатович, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшьләргә нинди игътибар бирелә? Яшьләрне авылда калдыру һәм авылга кайтару буенча ниләр эшләнә?

- Министрлык үз ягыннан белгечләрне авылга җәлеп итү өчен, мөмкин булган барлык чараларны да күрә. 2016 елдан бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие түләү ике тапкыр артты һәм ул югары уку йортын тәмамлап килүчеләр өчен 300 мең сум тәшкил итә, техникум тәмамлаучылар өчен – 150 мең сум, тагын уку йортын тәмамлап килүчеләрнең ике категориясенә дә бюджеттан ел дәвамында ай саен төп хезмәт хакына 7500 сум өстәмә түләнә. Минемчә, бу алымнар күпләрне кызыксындырырлык. Җиргә җаны тартылган кеше, авыл тормышын үз иткән кешеләр генә әлеге өлкәдә эшләп кала торгандыр.

- Яшь белгечләргә ярдәмне алу шартларына тукталсак...

- Бер мәртәбә бирелә торган һәм айлык түләүләрне алыр өчен, яшь белгеч эшкә урнашканнан соң алты ай эчендә үзе эшләгән райондагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә дәүләт ярдәме алуга гариза, авыл хуҗалыгы оешмасы яки кулланучылар кооперациясе оешмасы белән төзелгән хезмәт шартнамәсенең шул оешмадагы кадрлар хезмәте тарафыннан таныкланган күчермәсен тапшыра. Идарә министрлык раслаган форма буенча яшь белгеч белән килешү төзи, аның шартлары буенча ул авыл хуҗалыгы оешмасында (яки кулланучылар кооперациясе оешмасында)  кимендә өч ел эшләргә тиеш.

- Марат әфәнде, мәктәптә укыганда ук авыл хуҗалыгы белемнәрен алу мөмкинлеге бармы?

- Бүгенге шартларда квалификацияле кадрлардан башка эшләү мөмкин түгел, шуңа күрә агросәнәгать комплексы предприятиеләренең мәгариф учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итүе аеруча мөһим. Мәсәлән, Балтач районының ун мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә аграр класслар булдырылган, аларга махсус предприятиеләр беркетелгән. Укыту программасы профильле агропредметларны тирәнтен өйрәнүне, җитештерүдә стажировка үтүне һәм проектлар эшләүне күздә тота.

Мондый мәктәпне тәмамлаучылар буенча статистик күзәтү үткәрергә җыенабыз, шуннан чыгып, аларның күпмесе аграр һөнәр сайлаганны белергә мөмкин булачак.

Моннан тыш, 2019 елның ноябрендә кооперацияне үстерү буенча ресурс үзәге ачылды, анда «Мәктәп кооперациясе» проектын тәкъдим иттек. Бүгенге көндә республиканың дүрт пилот районы – Балтач (мәктәп класслары), Саба, Әлки һәм Алексеевск (мәктәп кооперативлары) проектка актив кушылдылар. Балалар теориядә һәм гамәлдә кооперация серләренә өйрәнә, ярдәмче хуҗалыкларда яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, кыргый үләннәр җыя.

- Татарстанда соңгы елларда фермерлык хәрәкәте үзен шактый нык сиздерә башлады. Шул хакта да министр фикерләрен беләсе килә.

- Фермер хуҗалыклары ел саен егерме процентка арта, моның күпчелеге  аларның терлекчелектәге динамикалы үсешенә бәйле. Фермерларда терлек һәм кош-кортның барлык төрләре буенча да үсеш күзәтелә, акчалата керем арта, хезмәткәрләр саны күбәя.  

Мөгезле эре терлекләрнең баш саны 103,4 меңгә җитте, бу 2013 елга караганда, 31 мең башка күбрәк, шул исәптән сыерлар 10 мең башка артты. Фермерларда кош-кортлар саны шул чор эчендә 1,2 млн. баштан 2 млн. башка кадәр үрчеде.

- Марат Азатович, авыл хуҗалыгы – шактый катлаулы тармак. Сезгә, шәһәр егете буларак, бу юнәлешне сайлау ничегрәк бирелде?

- Чистайда тусам да, миңа өч ай вакытта шәһәрдән китеп барганбыз. Балалар бакчасыннан башлап, унберенче сыйныфны тәмамлаганчы, Биектау районында, татар мохитендә тәрбияләндем, үстем. Авыл хуҗалыгындагы эшчәнлегемне, династияне дәвам итү, дип тә әйтергә мөмкиндер. Бабай белән әти – гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләр, бәләкәй чагымнан әтигә ияреп, кырларда, хуҗалыкларда йөри идем, комбайнчылар, тракторчылар белән кырда төшке аш ашаган вакытларны әле дә искә алам. Җир кешесенең уй-фикерләре, максат-теләкләре миңа кечкенәдән якын һәм таныш.

- Сез һәрвакыт игенчеләр, терлекчеләр янында. Урып-җыю вакытларында бигрәк тә, Илбашы белән бөтен республиканы барлап чыктыгыз. Җир кешеләре белән очрашканда, аларның ни уйлаганнарын, уй-теләкләрен, таләпләрен күзләреннән үк күрә торгансыздыр?

- Шулай, дип уйлыйм. Чөнки министр булганчы да, мин Биектау районында ун еллап җитәкче булып эшләдем. Олыны олы итәргә, кечене кече итәргә шул чордан ук өйрәнә килдем.

- Марат Азатович, сез өч вуз тәмамлагансыз, җитәкче кешегә төпле, тирән белемгә ия булырга кирәк дигән максаттан шулай килеп чыктымы? Әллә бу – замана таләбеме?

- Әти таләбе, дөресе шул. Беренче белемем финанс-икътисад буенча. Әмма авыл хуҗалыгында эшләгәч, «агрохимия һәм туфрак фәне» белгечлегеннән башка берничек тә булмаганын аңладым. Ә «юриспруденция»не әти киңәшен тотып, читтән торып укыдым. Тормышта да, эшемдә дә алган белемнәремнең файдасын күрәм, әле ярый әтиненең төпле киңәшләрен тотканмын, дип Аллаһка шөкер кылам. Борынгылар ни дигән әле? Өлкәннәр сүзе – акылның күзе. Яшь вакытта олылар сүзен тыңлау комачау итми ул, киресенчә, тормышта ярап куя. Әти белән әни без – өч баланы җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләүдә көчләрен кызганмады. Ә ир бала ул, барыбер, ата тәрбиясе алырга тиеш.

- Яшерен-батырын түгел, Сезгә министр дилбегәсен яшь килеш кулга алырга насыйп булды. Кайберәүләр сагаеп та калгандыр әле. Әмма Сез гамәлләрегез белән төпле, тырыш, алдан күреп эш итә торган җитәкче икәнегезне күрсәттегез. Моның мисалы да күз алдында: быел мул уңыш җыелды. Тармак буенча да саннар куанырлык. Республиканың ашлык амбарларына быел 5,3 млн. тонна ашлык кертелде. Димәк, яшьләргә ышанырга мөмкин?

- Тормыш үзгәрә, һәрдаим яңалыклар булып кына тора. Дөньяда яңа тенденцияләр, юнәлешләр, технологияләр хакимлек итә. Ә яшьләр һәр яңалыкны тизрәк эләктереп ала, тизрәк үзләштерә. Олырак кешеләр алар тәҗрибәле булсалар да, үзгәрешләргә алай тиз генә ачылмый, җиде кат үлчи, димме? Яшьләр белән җиңелрәк, җайлырак, дисәк тә, олпатлардан башка да берничек тә булмый. Алар тәҗрибәсе безгә бик кирәк. Олы кеше авыл язмышын йөрәге аша уздыра, нечкәлекләрен, рухын яхшырак тоемлый. Яшь кеше бит яраткан эше, торыр җире бар икән, хисләргә бирелеп, авыл язмышын уйлап утырадыр, дип әйтә алмыйм.

- Авылда яшь кадрларга кытлык мәсьәләсенә килгәндә, алар авылга кайтырга атлыгып тормый торгандыр?

- Яшь кадрларны авылда калдыру өчен, аларга яхшы түләү булырга тиеш. Тиешле акчасын алмаса, ул авылда тамыр җәймиячәк. Республика күләмендә авылга нисбәтле бик күп программалар тормышка ашырыла. Шул ук балалар бакчасы, мәдәният йорты, кибет, юллар һ.б. төрле программалар буенча эш алып барыла.

Авылда хезмәт урыннары булу мәслихәт. Ә кадрларга кытлык дигәндә, алар бар. Шуңа күрә Аграр, Ветеринар университетлар белән дә эш алып барабыз. Биредә белгечләр әзерлибез, киләсе унбиш елга нинди һөнәр ияләре кирәклегенә анализ ясадык. Инвесторлар белән дә әлеге темага очрашулар уза. Яшьләр белән килешүләр төзелә. Инвесторлар студентлар белән эшне бишенче курстан түгел, ә беренче курстан ук алып барсын иде, дибез. Практикага җәлеп итәргә, теге яки бу хуҗалык белән таныштырырга кирәк. Шул очракта гына, яшь кешегә хезмәт юлында беренче адымнарын ясау җиңелрәк булачак, дип саныйм. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: бик ерак районнарга китәргә ашыкмыйлар шул. Яшьләргә шәһәргә якын районнар күбрәк ошый.

- Совет чорында популярлык казанган колхозларны сагынучылар да юк түгел бит әле! Кайберәүләр колхозларны кире төземәсләрме икән, эш урыннары булыр иде, диләр...

- Базар мөнәсәбәтләре шартларында яшибез. Базар, үзкыйммәт, дигән төшенчәләр бар. Җирләр инвесторларга бирелә. Алар ун ферманы карап торганчы, бер зур ферманы төзеп куялар. Анда инде контроль, хисап та һәрдаим алып барыла. Белгечләр дә аз күләмдә таләп ителә. Ачык-төлеге дә бер җирдә әзерләнә. Һәр хайванга тәрбия дә тиешле дәрәҗәдә була. Сөт бәяләренең үзкыймәтен тоту да кулайрак. Алайса, кайчакта сөт бәяләре үзкыйммәтен дә узып китә. Барысы да бер урында булса, кулайрак. Бу технологияләр кертү өчен җайлырак. Элекеге колхозларга кайту булмас инде ул. Кечерәк форматта эшләүче фермерлар, махсус программалар бар. Алар авылны саклауга юнәлтелгән. Комиссияләр төзеп, аларның эшчәнлекләре тикшерелә. Таләпләрне үтәмәүчеләргә дә ничектер ярдәм итәргә тырышабыз, сәбәпләрен ачыклыйбыз. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы артта калган, дип әйтеп булмый. Хөкүмәт нәтиҗәле ярдәм итә. Президент Рөстәм Миңнеханов та тармакны яхшы аңлый, үзе дә җир кешесе. Ниндидер четерекле мәсьәләләрдә дә саллы киңәшләрен биреп, гел булышырга гына тора.

- Бүгенге яшь кешегә җәмгыять нинди бурычлар куя?

- Беләсезме, яшьләргә бөтен шартлар да тудырылган. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк. «Алма пеш, авызга төш», – дип, әзерне генә көтеп утырырга ярамый. Республиканы гына алыйк, бик күп программалар нәкъ менә яшь кешеләр мәнфәгатен кайгыртып гамәлгә ашырыла. Үз бизнесыңны ачу дисеңме, авыл хуҗалыгында да, башка җирдә дә мөмкинлекләр тудырылган. Минем һәр урынбасарларым карамагында студентлар бар. Аларның юнәлешләре төрлечә, очрашалар, районнарга бергәләп чыгалар. «Колхоз» дип кимсетеп караучыларга заманча авыл хуҗалыгының нинди дәрәҗәгә ирешкәнен күрсәтәсе килә. Фермада да роботлар куя башладылар. Телевизор-телефон янында гына утырып кына, фикер, комментарий язу – иң җиңеле. Әмма җәмгыять бүген һәр кешедән актив позиция сорый.  

«Авыл хуҗалыгындагы эшчәнлегем – династияне дәвам итү дә ул. Бабай белән әти – гомер буе шушы тармакта эшләгән кешеләр, бәләкәй чагымнан әтигә ияреп, кырларда, хуҗалыкларда йөри идем. Җир кешесенең уй-фикерләре, максат-теләкләре миңа кечкенәдән якын һәм таныш...»

«Яшь вакытта олылар сүзен тыңлау комачау итми ул, киресенчә, тормышта ярап куя».

Республикада бик күп программалар нәкъ менә яшь кешеләр мәнфәгатен кайгыртып гамәлгә ашырыла. Үз бизнесыңны ачу дисеңме, авыл хуҗалыгында да, башка җирдә дә мөмкинлекләр тудырылган.

«Колхоз» дип кимсетеп караучыларга заманча авыл хуҗалыгының нинди дәрәҗәгә ирешкәнен күрсәтәсе килә.

Фотолар министрлыкның матбугат хезмәтеннән алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: Марат Җәббаров, министр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев