Логотип Идель
Мәдәният

КЫЗЛАР КИЛСӘ, «ЭРЕП» КИТӘ ИДЕ

Мине кайберәүләр Фәнис Яруллинның туганы дип уйлый иде. Туганнан да якын булдык без аның белән. Фәнис Яруллин дөньяга килгән февраль аенда беренче тапкыр ачыктан-ачык аның белән бәйле хатирәләремне яңартырга булдым.

Мине кайберәүләр Фәнис Яруллинның туганы дип уйлый иде. Туганнан да якын булдык без аның белән. Фәнис Яруллин дөньяга килгән февраль аенда беренче тапкыр ачыктан-ачык аның белән бәйле хатирәләремне яңартырга булдым.

2008 елның ноябрь аенда без беренче тапкыр Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннар гаиләсендә кунак булдык. Кадерле кунак, дип басым ясыйм әле. Чөнки барыбыз да белә: Фәнис абый үзе янына кунаклар килгәнне бик ярата, аеруча кызлар килсә, «эреп китә» иде. Безнең килүебез дә искәрмә булмады. Фәнис абый бик ачык йөз белән каршы алды. Апа белән эш буенча озак кына сөйләшкәч, минем белән дә аралашты. Үзем белән таныштырдым, иҗатын бик яратуын әйттем, ләкин драматургиясен фәнни яктан да өйрәнә башлавым турында сүз чыгармадым. Без озак кына утырдык, Нурсөя апа чәй өстәле дә әзерләде, ләкин үзе безнең янга чыкмады. Мин бу хәлгә бик аптырадым. Без Фәнис абый янына кереп утыруга, ул бөтенләй юк булды. Кайтып киткәндә генә саубуллашырга чыкты. Мин әле Фәнис абыйлардан чыккач та, шул хакта уйландым. Ни өчен Нурсөя апа безнең белән чәй эчәргә дә утырмады? Сорау ачык калды...

«Син карт инде, сары чәчле сеңлең номерын бир!»

Очрашудан соң, берәр атна вакыт узгандыр, апам шалтырата. Фәнис абый аның эшенә шылтыратып, минем номерны сорап алган.

«Син карт инде, миңа сары чәчле сеңлеңнең номерын бир әле», – дигән шаяртып.

Җитди шигырь-хикәяләрен укып үскән кеше буларак, беренче очрашуда да аның шаянлыгына шаккаткан идем. Ләкин номерым сорап шылтыратуы бөтенләй аптырашта калдырды. Апа да озак уйлап тормаган – әйткән. Икенче көнне үк телефоныма Казан номеры шылтыратты. Бераз каушап калсам да, үземне тиз генә кулга алып, җавап бирдем.

– Алло, бу кояш кебек балкып торучы Динарамы?

– Исәнмесез, Фәнис абый. Хәлләрегез ничек?

– Сине күрмичә яшәп булмас. Фәлән көнне, фәлән сәгатькә кил.

– Ә Нурсөя апа өйдә буламы? – Сизмәстән, шушы сорауны әйтеп салдым.

– Сиңа ник кирәк Нурсөя апаң? Сине бит мин чакырам. Килерсең, – дип хушлашты.

Мин оялып калдым. Кем, кем, Фәнис Яруллин үзе кунакка чакырды бит! Башта ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Кайтып тагын шигырьләрен укыдым, хикәяләреннән күз йөртеп чыктым. Драматургиясе буенча язылган кайбер мәкаләләремне дә алдым. Татар филологиясе факультетында укыган килеш, юк кына сорауга да җавап бирми утырсам оятка калырмын, дип уйладым. Ләкин очрашудагы сөйләшү, гомумән, башка юнәлеш алды...

Динара Әхмәт

Язманы тулысынча "Идел"нең февраль санында укый аласыз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев