Логотип Идель
Мәдәният

Әлмәт театры - шәһәрнең йөрәге

“Татар халкы өчен татар театры нәрсәгә кирәк соң ул? Җәмәгать, безнең халкыбыз Рәсәй буенча бөтен дөньга сибелгән. Шушы халыкны берләштерү, күңелендә татар әдәбияты сәнгатенә музыкасына татар теленә хөрмәт уята торган бер урын бар. Ул - татар театры...”

“Татар халкы өчен татар театры нәрсәгә кирәк соң ул? Җәмәгать, безнең халкыбыз Рәсәй буенча бөтен дөньяга сибелгән. Шушы халыкны берләштерү, күңелендә татар әдәбияты сәнгатенә музыкасына татар теленә хөрмәт уята торган бер урын бар. Ул - татар театры...” 


Әлмәт татар дәүләт театрының 75 еллык юбилеена барыш. Казанда салкын булса да, кояшлы көн озатып калган иде. Әлмәт карлы кичләре белән каршы алды. Бигрәк тә шәһәргә беренче тапкыр баручыларга бу сокланырлык күренеш булгандыр. Театр бинасына килеп керүгә, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева сәламләде. Күп тә үтмәде, театр буенча сәяхәткә алып китте: репертуарлар язылган пәрдәләр, “75” саны белән тулган зур шар, безгә бирелгән караңгыда яна торган беләзекләр, иркен бүлмәдә артистлар төшкән фотосурәт - барысы да театр тормышы турында “сөйләде”. Кыскасы, юбилейга нигездән, ныклап әзерләнгәннәре күренеп тора. Бераз тарихка күз салсак, Әлмәт татар дәүләт драма театры 1944 елның 20 мартында Әсфан Галиев идеясе белән оеша. Бүгенге көнгә кадәр тугры тамашачысы өчен тырышып хезмәт куя. Спектакльдә барлыгы 42 актёр эшли. Күркәм юбилей кичәсендә алар тәгәрмәч өстендә сәхнәгә чыктылар. Бу бер яктан символик күренеш булды: Әлмәт театры барлыкка килгән чорында “тәгәрмәчтә” гастрольдән гастрольгә йөри. Сугышның дәһшәтле елларында югалып калмый, үсүгә таба атлый. Сәхнәдә артистларның тезелешеп тәгәрмәчләрдә чыгуы да - “Менә бит ул без!”- дигәндәй тоелды. Аннары соң чара рәхмәт хатлары тапшыру, теләкләр теләү белән дәвам иттерелде.

 


“Нефть белән генә дөнья үзгәрми”


ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов сәхнә чыгу белән сүзен “Мин вазыйфам буенча монда басып торырга тиеш түгел инде”,-дип башласа да, театрның юбилеен эчтәлекле котлавы белән тәбрикләде:


- Театр дигәч, Туфан ага Миңнуллинның сүзләре искә төшә. Дәүләт советының утырышында хоккей, әллә футбол фанатлары сугышканлыгы турында мәсьәләне хәл итеп утырабыз. Шунда Туфан трибунага чыкты да, “Моның нәрсәсен хәл итәсең инде? Әнә театрга йөрсеннәр” - диде. “Сезнең спектакльдән соң тамашачыларның сугышканнарын күргәнегез бармы?” - дип сорады. Театр, сәхнә бигрәк тә тәрбия өчен зур әһәмиятле роль уйный. Тормыш үзе дә сәхнә бит ул, ә сәхнәдәге ролең - синең яшәү рәвешең. Ләкин театр артитлары күпме образны күрсәтәләр! Кеше күңеленә үтеп керү өчен нинди нечкә, үтемле осталык кирәк. Бу очракта Әлмәт театрын билгеләп үтәргә кирәк. Ул юкны бар итеп яши, һәрвакыт даими үсештә. Авыр чорларда театрны барлыкка китергән өлкән буынның дәвамчылары - яшь артистларга тамашачы баш ияргә тиеш. 


Марат Әхмәтовның канатлы сүзләрен Әлмәт театры директоры Фәридә Бәгыйс кызы түгәрәкләп, “Сез күпме артист каршында сәнгать теле үрнәген күрсәттегез”- диде. 


Театрны котлап килүче кунаклар, билгеле ки, бихисап иде. Алар арасында Əлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Мәдәният министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов, “Татнефть” компаниясенең профсоюз рәисе Гомәр Яруллин бар иде. Алар Әлмәт театры артистларын мактаулы исемнәр, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Тагын бер яңалык - театр артистлары Римма Гайсина һәм Фазыл Насыйбуллинга Татарстанның атказанган артистлары исеме бирелде. “Татаркино” ТР ДБМУ директоры Миләүшә Айтуганова исә Әлмәт театры артистларын кино өлкәсендә актив катнашуларын ассызыклады, өч артистка - Динар Хөснетдинов, Мәдинә Гайнуллина һәм Энҗе Сәйфетдиновага рәхмәт хатларын тапшырды. Театр директорына “Остазбикә” һәм “Мулла” фильмын әлеге бинада халыкка күрсәтү тәкъдимен әйтте.
Бүләкләүдән соң сәхнәгә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров менде. Тамашачы аны җылы алкышлаудан берничә минут туктамады. Артист сүзен тыйнак кына башласа да, милләт мәсьәләсе өчен борчылуын сиздермичә кала алмады:


- Татар халкы өчен татар театры нәрсәгә кирәк соң ул? Җәмәгать, безнең халкыбыз Рәсәй буенча бөтен дөньга сибелгән. Шушы халыкны берләштерү, күңелендә татар әдәбияты сәнгатенә музыкасына татар теленә хөрмәт уята торган бер урын бар. Ул - татар театры. Бүген Әлмәт театры турында шундый тирән мәгънәле сүзләр әйтелде. Мин бары тик бер фикер әйтәм: Театрда гына татар халкына хөрмәт уяна, үзебезне татар дип күрә башлыйбыз. Артистлары белән горурлану, татар әдәбиятының зурлыгын, фаҗигасен һәм киләчәген күрсәтү -  театрның иң зур бурычы. Телебезне кыскан авыр вакытта театрның зур бәйрәме - Әлмәт өчен зур вакыйга. Нефть белән генә дөняны үзгәртеп булмый, милләтне үзгәртү өчен әдәбияты, сәнгате, театры, теле, халкы булырга тиеш! Сез булсагыз - татар театр да яшәр!


Әзһәр Шакировның сүзенә Әлмәт театрында 15 спектакль куйган режиссер, Г.Камал театры артисты Илдар Хәйруллин кушылды. Аның әлеге театрда 12 шәкерте эшли икән. “Режиссер белән артист кайвакыт талашып та ала, үпкәләшә дә. Ләкин премьера вакытында иң якын дусларга әйләнәләр” - диде ул тәбрикләвендә. “Әзһәр абый теоретик нигезне бирде, миңа матур итеп бүләк кенә тапшырасы калды” - дип, Г.Камал театры исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Хәер, юбилей белән котларга килгән театрларның күбесе диярлек биредә иде. Юбилей кичәсенең бию-җырлар белән үрелеп баруы да истә калды. Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакленнән заманча җыр алып килсә, Әлмәтнең Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллияте аккардеончыларын алып килгән. «Әкият» курчак театры «Әлфия» спектакленнән өзек күрсәтеп, шаккаттырды. Әтнә театры да җырлы бүләген ишеттерде. 


“Артист күктә дә яшьнәп яши”


Күңелле чара гел көлү, шаярудан гына торды дисәм, ялгышам икән. Бер мизгелдә сәхнәгә театрның өлкән буыны чыкты. Луиза Солтанова Миргазыян кызы, Камил Вәлиев Мөхәммәтшакир улы,Роза Салихова Гавис кызы - Әлмәт театры белән тарихи чорыннан ук таныш шәхесләр. Алар тамашачы алдына рәхмәт әйтергә генә түгел, заманында театрда эшләгән, бөтен гомерен шуңа багышлаган мәрхүм артистларны искә алырга да чыктылар. Шулвакыт экраннарда театр тарихында уелып калырлык артистлар күрсәтелде, алар башкарган җырлар яңгырады. Камил Вәлиев дәвам итеп, сөйләп китте: “Артист беркайчан да җирдә ятмый, ул күкләрдә яшьнәп яши!” - диде.


Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева Татарстан Театр әһелләре берлеге исеменнән бәйрәм белән котларга менгәч тә, күз яшьләрен тыя алмады. Күрәсең, экраннарда күрсәтелгән йөзләр аңа бик якын һәм таныш булган. Артист үзе дә олыгайган, “Күз яшем таммаса да, күңелем белән елыйм” - ди. 


-  Сәхнәдә яшьләребезне караганда елыйсым килеп китте. Әлмәт театры - югары биеклектәге театрларның берсе. Ул Республика, Рәсәй, чит ил конкурсларында катнашулары белән көчле. Алар курыкмыйча төрле жанрга алына. Иң күп фестивальләргә йөрүче дә ул - Әлмәт театры! Аның яшьләр бар. Безнең дә бит беренче адым монда башланды. Шушында без беренче спектакль уйнадык. Күз яшем белән еламасам да, шул чордагы артистларны искә аласым килә. Бүген аларның рухлары шат. Искә алуыбыз аларга дога булып барсын.


Юбилей шулай да күтәренке рухта тәмамланды. Әлмәт театрын эксперименталь театр буларак һәр тамашачы белә, кичә ахырында артистлар тамашачыны “алкышлау биюе” белән озатты. Бу күренеш - Әлмәт театрының ни дәрәҗәдә югарылыгы, алга омтылышын ачып салды. Әлмәт салкын кичләре белән каршы алса да, театр мохитен биреп, җылытты, якты хатирәләр калдырып озатып калды.

Фото Рәмис Назмиев 


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: Театр елы альмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев