Логотип Идель
Мәдәният

Мактаулы исемнәр алучылар исемлегендә Кариев театрын ешрак атасыннар иде...

Кариев театры соңгы араларда хәбәр тасмаларыннан төшеп тә тормый бугай. Йә яңа спектакль куйган ул, йә гастрольгә барып кайткан, йә балалар өчен дәрес яки остаханә үткәргән. Мактыйлар да аны, ара-тирә сүгәләр дә, ләкин битараф калучылар сирәк...

Кариев театры соңгы араларда хәбәр тасмаларыннан төшеп тә тормый бугай. Йә яңа спектакль куйган ул, йә гастрольгә барып кайткан, йә балалар өчен дәрес яки остаханә үткәргән. Мактыйлар да аны, ара-тирә сүгәләр дә, ләкин битараф калучылар сирәк...

Сезон төгәлләнер алдыннан гына татар дәүләт яшь тамашачы театры үзен телгә алыр өчен тагын берничә сәбәп бирде әле. Кариев театры үткәргән балалар бәйрәменә барып эләккән идек – бу турыда язмыйча булмый...

Балалар бәйрәме алдыннан гына Кариев театры республика күләмендә ике конкурс үткәргән иде. Беренчесе: “Укучының мәдәни көндәлеге” (башлангыч сыйныф укучылары өчен республика мәдәни-белем бирү проекты) белән берлектә “Иң яхшы театраль блог”. Икенчесе: театр турында рәсемнәр конкурсы. Бәйрәм рәсем конкурсында җиңгән балаларны тантаналы котлаудан башланып китте. Һичбер театрның моңарчы болай киң күңелелек күрсәткәненә шаһит булган юк иде әле: Кариев театры балаларны спектакльләргә абонементлар белән бүләкләде! 

Гомумән, бүләкләрне ул көнне Кариев театры мул итеп әзерләгән булып чыкты. Шунда ук, театр каршындагы мәйданчакта репертуардагы “Саранлыктан дәва” спектаклен күрсәттеләр. Шунда ук бала-чага рәсем, кул эшләнмәләре буенча әллә ничә төрле остаханәдә шөгыльләнде. Шунда ук бәләкәй генә ярминкәдә һөнәрчеләр эшләнмәләре һәм балалар өчен төрле вак-төяк сатылды. Кариев театры, ялгышмасам, тулы составында – шунда ук,тамашачы каршында яки арасында йөри, кәефләрне күтәрә. Спектакль бетүгә үк балалар Сабан туе башланып китте. Театр артистлары җырлый, бии, тирә-якка татарча нәфис сүз яңгырата! Сабан туе булгач, һәрнәрсә күңелле дә, җитез дә, милли дә булырга тиеш – менә гөрләтте, ичмасам, кариевлылар ярты Казанны. 

Балалар күңелен күрү, алар өчен хәзерге заманда берәр кызыклы тамаша оештыру – шулкадәр мәшәкатьле, четерекле хезмәт ул. Әле аларның төрле яшьтәге халык икәнлеген дә истә тотарга туры килә. Моны һөнәри белем алган педагогларның да бөтенесе булдыра алмый. Ә Кариев театры артистларына һәм балалар белән әвәрә килгән башка хезмәткәрләренә карадым да шаккаттым: алар шундый яратып, тәмен белеп, ихлас итеп эшли иде. Сабан туенда күбрәк баланы катнаштырыр өчен, балаларны өч командага бүлделәр. Җитәкчеләре – әле генә спектакльдә уйнаган, җәнлек “тунын” салырга да өлгермәгән бүре, мәче, куян. Куян янына бит шунда өч-дүрт яшьлек юеш борыннар җыелмасынмы! Бүре белән мәчегә зурлар ияргән, алар инде нәниләргә “без барыбер җиңәбез” дип көлеп кенә карый. Куяныбыз (гафу, гримнан һәм туннан актрисаны таный алмадым) һич тә төшеп калмаган икән: кашыкка йомырка куеп йөгерү булсынмы, чүлмәк ватумы – бәләкәчне күтәреп ала да бар көченә үзе йөгерә. Һәм шулай – бөтен балаларны уенда катнаштырып бетергәнче. Эссе көнне, синтетик “тун”нан балалар күтәргән килеш чакрымнан артык араны йөгереп узгандыр ул! Балаларны һәм үз эшен яратмаган кеше мондый батырлыкка сәләтледерме, юкмы – әйтүе кыен. Әлбәттә,  Сабан туен оештырып-үткәргән башка актерлар да мактауга лаек иде. Театр җитәкчелеге колагына шушы уңайдан бер үтенечем  бар: “Татарстанның атказанган аниматоры” (анысы югында, “артисты” да ярый)  дигән исемгә үк булмаса да, саллы гына премиягә лаектыр ич инде бу егет-кызлар! Ә шаяруны читкәрәк куеп сөйләшкәндә, билгеле, мактаулы исемнәр һәм төрле һөнәри  премияләр алучылар исемлегендә кариевлыларны ешрак күрәсе килә.

Иртән башланган бәйрәм әле төштән соң да дәвам итте. Барлык җыелган халыкны кариевлылар эчкә, “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен карарга чакырды. Спектакльгә алдан ук билет сатып алучылар да, күмәк төстә бушлай керүчеләр дә булгач, билгеле, урыннар тирәсендә бәләкәй генә аңлашылмаучылык килеп чыкты. Тик театр хезмәткәрләре бөтен кешене тиз генә урнаштырып, утыртып бетерде һәм бернинди ыгы-зыгы  купмады. 

Спектакль алдыннан театрның баш режиссеры Ренат Әюпов иң яхшы театраль блог авторларын бүләкләде. Балалар һәм ата-аналар язган блогларны конкурс дәвамында  театр директоры Гүзәл Сәгыйтова шәхсән укыганны беләм. Яшь җитәкченең, бер караганда, вак кына тоелган нәрсәләргә диккать бирүе сокландыра. Киләчәккә карап эш итү, тамашачы фикерен өйрәнү бит бу. Театр мәйданчыгындагы бәйрәмдә Гүзәл Сәгыйтованың гел тамашачы арасында булуын, фотога төшерүен, кешеләр белән аралашуын әйтми мөмкин түгел.  Бик гади кагыйдә: кешеләргә йөз белән борылсаң, кешеләр дә сиңа йөзе белән борыла. Театр белән дә шулайрак: ачык йөзле театрга тамашачы үзе тартыла торгандыр. Театрга “Укучының мәдәни көндәлеге” порталының “Иң яхшы мәдәни учреждение” дипломы тапшырылды. Республикада йөзләгән мәдәни учреждение, ә театрлар – Казанда гына да дистәгә якын икәнен игътибарга алсаң, бу – балалар һәм ата-аналар тарафыннан да Кариев театрын тану икәне аңлашыладыр.

Билгеле, Кариев театры әлегә эзләнүдә. Уйлавымча, ул һаман үз йөзен, үз мәсләген, үз тамашачысын, республика һәм башкала театрлары арасында үзенең кабатланмас  урынын эзли. Шул сәбәптән, әлегә бер чиктән икенче чиккә бәргәләнү дә, иҗади экспериментлар үткәргәндә, кайбер хаталар китү дә була торгандыр. Яңалыкны “тотып”, сынап карамаса, хатасы да булмас иде аның. Ләкин бу бит яшьләр театры! Аңа амбицияләр дә хас. Иҗади эзләнүләр һәм театрның утыз еллык эш тәҗрибәсе, гаҗәеп тырышлыгы барыбер матур җимешләрен күпләп һәм бик тиздән бирер, дип ышанасы килә. Менә бит, хәтта гап-гади балалар бәйрәме үткәрүгә генә дә нинди иҗади караш һәм төпле мөнәсәбәт бу кариевлыларда! Балалар спектакльләренә һәм балалар белән төрле очрашуларга, остаханәләргә дә “5”  билгесе куярлык. Тамашачы белән элемтә көйләнгән. Театрның үз тамашачысы инде формалашып киләдер. Берзаман Кариев театрына балаларны алып йөрү әле ата-аналар арасында матур гадәткә әверелер, мөгаен.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр Кариев театры Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев