Логотип Идель
Мәдәният

МАРАТ КӘБИРОВНЫҢ БЕРДӘНБЕР ҺӘМ КАБАТЛАНМАС ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ

Концерт башланырга биш минут вакыт калганда без, тамашачылар, фойеда тора идек әле. Гадәттә ярты сәгать алдан тамаша залына кереп утырсам, никтер юбилярның үзен күзәтәсем килде. Ә ул...

Концерт башланырга биш минут вакыт калганда мин фойеда тора идем әле. Гадәттә ярты сәгать алдан тамаша залына кереп утырсам, никтер юбилярның үзен күзәтәсем килде. Ә ул бәйрәмчә костюм-чалбарын кимәгән иде әле, халык арасында гади кеше булып басып тора. Хәер, аның масаеп, үзен кешедән өстен куеп йөргән чагы булдымы икән? Шәхсән мин, иҗатын сөюче яшь укучы буларак, хәтерләмим. Шул гадилеген күзәтергә концертына – юбилей кичәсенә килдем бит.

Марат Кәбировның иҗаты белән кызыксынучылар, хөрмәт итүчеләр һәм, үзе әйтмешли, ял итәргә теләүчеләр, Филармония концертлар залына аның юбилей кичәсенә килделәр. Әлеге чара Марат Кәбировны күп җырлар авторы буларак белмәгән кешеләрдә тагы да зур кызыксыну уятты. Гадәттә җырның башкаручысына игътибар итәбез бит, аның көен һәм сүзен кем язган икән, дип кызыксынмыйбыз да диярлек. Ә бу кичәдә җырчылардан да зур рольне башкаручы композитор Ризван Хәким белән шагыйрь Марат Кәбиров булгандыр. Шуңа күрә җырлар авторларын тамашачы беркайчан да онытмас кебек. 

Концертны Казан театр училищесының студентлары шигырь юллары белән башлап җибәрделәр. Менә шул мизгелдә Марат Кәбировның кичәсе икәне аңлашыла башлады. Аның иҗатына гына хас булган үзенчәлекләр яшь егет-кызлар тавышында сизелеп куйды. Алып баручы Инсаф Абдулла юбилярның үзен сәхнәгә чакыргач, костюм-чалбардан Марат Кәбиров үзе чыгып басты. Шунда ук шигырен дә укыды. Дулкынланганы сизелде. Гадәттә юбилярлар бәйрәм дәвамында сәхнәдә куелган өстәл артында утыралар. Марат Кәбиров утырмады, аны караш белән дә тотып калу кыен иде. Борчылгандыр инде, хәер, анысын үзе дә әйтте:

-    Туган көнем узган ел иде инде, ә юбилей кичәсен быел уздырасым килде. Бик борчылдым. Илдәге бөтен чирләргә үч итеп, менә бүген шушы сәхнәдә сезне сәламлим, дип тамашачысы белән исәнләште. 

Бәйрәмнең беренче өлеше бүләкләү, тәбрикләүләрдән торды. Сәхнәгә юбилярны котларга теләүчеләр менде. ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла беренче эш итеп Марат Кәбировның тормыш иптәшенә чәчәкләр тапшырды:

-    Дөресен генә әйткәндә, шагыйрьнең музасы – хатыны булмаса, канатландырып тормаса, шагыйрь үзе генә үсеп китә алмый. Марат Уфаны алды, аңа Әнгам Атнабай, Наҗар Нәҗмиләр игътибар итте, аның белән аралаштылар. Ләкин аңарчы Уфадан килеп Казанны алган кеше юк иде әле. Марат Казанны да алды. Ул  татар әдәбиятында да аерылып тора – үзенең мәктәбе, юлы бар. Хәзер нәрсә язарга тотынса да, аның бик зур әсәр язасын беләбез, зур вакыйга итеп сөйләп тә йөрибез, ә кайберәүләр укып та тормый, диде Ркаил Зәйдулла шаяртып һәм юбилярны бәйрәме белән котлады.

Шундый эчтәлектәге теләкләр белдерүчеләр шактый булды. Һәрберсе Марат Кәбировның иҗатын мактады, уртак хатирәләргә кайтып килде. Башкорт шагыйрәсе, Ш.Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Зөлфия Ханнанова тулай торак баскыч төбендә Марат Кәбиров белән шигырь укыганнарын сөйләде:

-    Сәхнәгә чыгалар да, «Без Марат белән җырлар иттек», «Марат белән шунда эшләдек», - дип сөйли башлыйлар. Мин дә мактана алам. Мин Марат белән бергә баскыч төбендә басып тордым... Тулай торакта баскыч төбендә без – студентлар (Салават Әбүзәр, Марат Кәбир һәм мин) җыелып, шигырь укый идек. Яңа шигырь язылса, куанып китәбез инде! Укыйбыз, тикшерәбез, бер-беребезне тәнкыйтьлибез. Ул аулак урын түгел иде, анда тегендә-монда үтеп йөриләр, ә безнең аларда эшебез дә юк. Кемдер безгә көлеп карап үтә, кайберәүләр «юләрләр» дип аптырап үтеп киткәннәрдер инде. Әмма еллар узгач, шул юләрләр шагыйрьгә әйләнде. Марат, син баскыч төбендә укыган шигырьләрең белән талантлы идең. Без ярышып яза идек, дип яшьлек хатирәләрен яңартты иҗатташ дусты.

Концертның беренче бүлеге тәмамланганда сәгать инде 22.00 тулган иде. Ә Марат Кәбиров социаль челтәрдә куйган афишадагы җырчылар сәхнәгә чыкмаган да. Социаль челтәр дигәннән, Марат Кәбировны котларга килгән һәр ике кешенең берсе аның иҗаты интернет киңлегендә дә популяр булуы турында сөйләделәр. Чыннан да, язучының сайты, төрле платформада рәсми төркеме, электрон вариантта китаплары бар. Шуңа күрә аны яшь буын да яратып укый. Ә кичәдә аның сүзләренә язылган җырлар да һәр буын вәкиленә ошарлык иде шул. Күбесе хит буларак танылган, араларында яңа гына иҗат ителгәннәре дә бар. Кыскасы, икенче бүлектә сәхнәгә татар эстрадасы җырчылары чыкты.

Яшермим, тәнәфестә күзләр уттан арган, моңсу җырлардан йокы килә башлаган иде. Әмма шул арганны популяр артист Данир Сабиров пародияле чыгышы белән «юды да төшерде». Марат Кәбиров үзе дә юморлы, төрттереп сөйләшә торган кеше булганлыктан, концертында да шундый номер булырга тиеш иде сыман. Һәм ул булды. Данир Сабировтан соң, тамашачы уянып китте, чиратта сәхнәгә чыгарга әзер торган артистларны алкышларга күмде.

Алар арасында Ришат Төхфәтуллин, Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимов, Марат Шәйбәков, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина, Альбина Хәкимова, Дилә Нигъмәтуллина, Алсу Әбелханова, һ.б. артистлар бар иде. 

Концерт дүрт сәгать баргандыр, залдагы тамашачы кимемәде. Мондый бәйрәмнең ай саен уздырылмаганын беләләр бит алар. Шуңа күрә кичәдә һәркем дә  Марат абыйның "кемедер" иде: алар - иҗаты белән кызыксынып баручылар, шигырьләрен һәм чәчмә әсәрләрен укучылар, юморист буларак кабул итүчеләр, туган, дус, авылдаш, хезмәттәшләре... Саный китсәң, күп икән бит! Хәер, санамыйм әле. Иң мөһиме - Марат Кәбировка киләсе юбилеен да шулай уздырырга насыйп булсын, дигән теләктә калыйм мин...

фото: Салават Камалетдинов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев