МАРСЕЛЬНЕҢ КАЙТУЫ
Ир кешенең мәгълүм өч бурычын үтәү юлында: берничә агач утырткан, балалары өчәү. Тик гаиләсе өчен өй җиткермәгән әле, чөнки әлегә Аллаһ йортын салу белән мәшгуль.
Марсель Рәис улы Кантиков – Кемерово өлкәсе мөфтиенең яшьләр эшләре буенча урынбасары, Прокопьевск шәһәре мөселманнарының «Рамадан» җирле дини оешмасы имам-хатыйбы. Аның беренче һөнәре шахталар белән бәйле – тау инженеры. Икенче югары белемен ул Казанда, РИУбакалавриатында «Дини оешмалар хезмәткәрләрен һәм персоналын әзерләү» белгечлеге буенча ала. 2020 елда Казан ислам институтының ислам теологиясе факультеты магистратурасын тәмамлый. Утыз өч яшендә. Ир кешенең мәгълүм өч бурычын үтәү юлында: берничә агач утырткан, балалары өчәү. Тик гаиләсе өчен өй җиткермәгән әле, чөнки әлегә Аллаһ йортын салу белән мәшгуль.
Рельска ятмаган Ельцин һәм гаярь ирләр
Марсель Кантиковны тәүге тапкыр 2013 елның декабрендә, яңа гына Прокопьевск мәчетенең имам-хатыйб вазифасына керешкән көннәрендә, милләттәшләр арасында очраттым. Җирле татар-мөселманнар белән танышып йөргәндә аларның бердәм, яхшы мәгънәсендә тиктормас булуы, эшләрен күмәкләшеп хәл итүе күзгә ташланды. Мәчеткә йөрүче татарлар – гомер буе шахтада эшләп, үпкәләренә ташкүмер тузаны утырткан, күпне күргән бабайлар иде.
Үземдә сакланган Кузбасс язмалары арасыннан 2013 елда татар җәмгыяте активисты Дамир Нәбиулла улы Идиятуллин сөйләгәннәре килеп чыкты. Темабызга читләтеп булса да кагылгач, ул язмадан бер өзек китерәм.
«Еллар буе хезмәт хакын алмыйча интеккән шахтерлар белән очрашуга килгәч, кузбасслылар вәгъдәсез Ельцинны өзгәләп ташлар дәрәҗәгә җитте. (1991 елда президент, әгәр бәяләр күтәрелсә, рельска ятам, дип игълан иткән иде – Р.С.) Шунда без, татар шахтерлары, кәефләнеп алган президентны, ачулы халыктан аралап, самолетына менгезеп-төяп озаттык. Президентка ни булсын, чәч бөртеге дә коелмады. Исән-имин Мәскәвенә кайтты да реформаларын дәвам итте...»
Ул гаярь татар ирләре – күптән аксакаллар, шулай да яшьлекләрендәгечә кистереп сөйләшергә гадәтләнгән. Кыскасы, институт бетереп Кемеровода эшләгән, тагын да әйбәтрәк вазыйфага урнашырга йөргән Марсельне, Прокопьевск мәчетенә җомга намазларын укытырга килүен һәм иҗтимагый эшләрдән читләшмәвен күреп, кайтырга бабайлар күндерә. Аксакаллар монда, гомумән, үз сүзләрен ишеттерә белә һәм хөрмәт иткәнне ярата: русча аралашкан егет-җилкенчәккә мәчеттә татарча сөйләшергә кирәклеген искәртә, намаздан соң доганың татарча укылуын таләп итә. Татар бабайлары, ни әйтәсең!
Шушы чор язмалары арасында яшь хәзрәт сүзләре дә табылды: «Мәчетебезгә әлегә күбрәк бабайлар – илгә ташкүмер чыгарган шахтерлар килә. Мәхәллә оештыручылар да, мәчетне юллап алучылар да – алар. Башлап йөргән кешеләрнең кайберләре инде дөньядан китеп барган, алмашка бүтәннәр килгән». Инде сафларны тутырып намаз укырлык яшьләр дә үсеп җиткән...
Тылсымлы таякның катнашы юк!
1996 елда мөселманнар оешмасына мәчет итеп бирелгән бина – «тумышы» белән 1936 елгы. Совет заманында ул балалар йорты сыйфатында файдаланылган. Прокопьевскига кайтып урнашып, имам вазыйфасына керешкәч үк шушы мәчетне төзекләндерү насыйп икән яңа хәзрәткә. Яшь муллага берочтан прораб һөнәрен дә үзләштерер өчен бер дигән мәктәп була!
Марсель хәзрәт тиздән яңа мәчет салдыру нияте белән йөри башлый. Чөнки иске бина төзекләндерелсә дә, ул барыбер гомерлек түгел, мөселманнарга капиталь гыйбадәтханә кирәклеге бәхәссез.
Баштарак берничә ел буе хакимият яңа мәчет өчен җир бирергә ашыкмый. «Аллаһ Тәгалә мөселманнарны шул рәвешле сынады, – ди хәзрәт бүген. – Җитәкчеләр беренче вакытларда шәһәр үзәгендәге зур мәйданның «сакаллы» төзелешкә әйләнүеннән шикләнгәндер, мөгаен. Мөселман оешмасының тыныч, җитди итеп эшләвен, көче җитәрлек булуын күргәч, кулыбызга акча да кергәч, кишәрлек бирделәр. Шәһәрнең «Торган» дип аталган яңа өлешендә, бик уңайлы урында.
Башка милләт һәм дин кешеләреннән һичбер дәгъва, ризасызлык сизмәдек».
Русиянең төрле шәһәрендә мәчет төзергә җир алу – хәзерге заманда олы проблема булуын ишетеп-укып торабыз бит, өстәвенә, һәр тарафта диярлек җирле халык та мөселманнарның бу эшенә каршы төшә, шау-шу куптара. Шуңа күрә Марсель хәзрәтнең хәбәре гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә.
Прокопьевск шәһәрендәге яңа мәчет тылсымлы таяк селкеп җибәрүгә калыкмаган. Ләкин сабырлык һәм салкын акыл белән эш йөрткәннәр морадына ирешә икән!
2018 елның маенда яңа мәчет салына башлый. Хәзерге вакытта төзелешнең төп этабы төгәлләнү алдында, гыйбадәтханәнең эчке бизәлешенә керешкәннәр. «2019 елда Бөтендөнья Татар конгрессының грантын алуга ирештек, – дип шатлыгын уртаклаша Марсель хәзрәт, – Татарстаннан бик зур ярдәм булды бу безнең мөселманнарга». Билгеле, сигез йөз квадрат метрлы, ике катлы һәм янкормалы зур бер комплекс төзергә бу сумма җитмәс иде. Халык акча җыйган. Шулай да иң төп чыгымнарны җирле химаяче күтәргән. Сүз миллионнар түгел, дистә миллионнар турында бара.
Ятимлек ачысы
Марсель Кантиковның туган шәһәрендә берегеп калуына аксакаллар сәбәпче дип гөманласак та, динебез белән кызыксынуында әтисе ягыннан әби-бабалары роль уйный. Төгәлрәк итеп әйтсәк – Шәйхелислам кызы Халидә Миргаләүтдинова, ягъни Марсельнең әбисе Зөлфиянең бертуган апасы. Зөлфия ханым үлеп киткәндә әле Марсельнең әтисе Рәис тә сигез яшендә генә була. Мәрхүмәнең ике ятим баласын Халидә тәрбияли, алар үсеп, башлы-күзде булгач, оныкларын да якын итә.
Халидә әбисенә Марсель сирәк кенә баргалый, ләкин, соңрак ачыклануынча, шушы очрашулар да аңа тәэсир иткән икән...
«Балачакта татар мәдәниятеннән, теленнән тулысынча изоляцияләнгән идем», – дип искә ала хәзрәт. Аның әнисе рус милләтеннән. Марсель Рәис улы җиде яшендә әтисез кала. Рәис Кантиков шахтер була, туксанынчы елларда ул хәбәрсез югала. Коточкочкыч, вәхши чор: кешеләр тиктомалдан, көпә-көндез суга төшкәндәй юкка чыга, һәм аларны милиция дә, якыннары да эзләми. Чөнки беләләр: югалганнарның исән калу ихтималы – нуль, ә тыныңны чыгарсаң, залимнәр нәсел-нәсәбеңне харап итәргә дә күп сорамас... Тирә-юньдә эшләүдән туктаган, ачык калган разрезлар, шахталарның исәбе-саны юк, һәм алар – бандитларның караңгы гамәлләрен яшерер өчен иң җайлы урын...
Идән астында гыйбадәт кылучылар
Халидә әбисенең намаз укыганын, дога кылуын елга бер-ике мәртәбә кунакка килгәч күреп үскән Марсель дин белән шулай таныша. Малай Миргаләүтдиновлар (әбисе) һәм Кантиковлар (бабасы) ягыннан нәселләренең Кузбасска репрессия шаукымына эләгеп килеп чыгуы турында әбисеннән ишетә. Совет чорында диннең тыелган булуына да карамастан, әби-бабаларының намазны идән астына төшеп, кача-поса укыганын белү аның күңеленә бигрәк тә уелып кала.
Кантиковларның да, Миргаләүтдиновларның да нәселләре Башкортстанның Эстәрлетамак районы Аллагуат авылыннан чыга. Хәзрәт үз нәселенең тарихын 1800 елларга кадәр өйрәнгән: «Фәкать 1820 еллар тирәсендә бераз өзеклек килеп чыга: бабайның бишенче буын бабасының ничә баласы булганын белә алмадык».
1931 елны Аллагуат авылы крестьяны Нургали Хәммәт улы Кантюковны (1874 елда туган) «кулак» дип хатыны белән авылдан сөрәләр. Ышануы кыен, ләкин Нургали бабайның совет власте каршындагы төп «гаебе»... олы гәүдәле булуында. Марсель хәзрәт эзләнүләреннән күренгәнчә, 46нчы үлчәмле аяк киеме кигән, алыптай кеше булган ул. Холкы да гәүдәсенә мач килгәндер, күрәсең. Совет файдасына тартып алырлык малы булмавына, яше атмышка якынлашуына да карамастан, большевиклар аны, «алай-болай халыкны влачка каршы котыртмасын» дип, Себер якларына сөргән. Алга китеп булса да әйтим: Нургали бабай кызылларның «ышаныч»ын аклаган: барып урнашканнан соң качып, кире Аллагуатына кайтып җиткән. Бусында аерым «пачут» белән, богаулап озатканнар үзен...
Нургалинең улы Миргали (1904 елгы) олы яшьтәге һәм нигезеннән тибәрелгән әти-әнисен ташламый, хатыны Хәнифәне дә ияртеп, бергәләп китәләр. Миргалинең биш баласы туа, иң өлкәне Зариф – Марсельнең бабасы – Шәйхелислам кызы Зөлфиягә өйләнә. Чит җирләрдә Кантюков фамилиясе «Кантиков»ка әйләнә...
Туганнарның табылган чагы...
«Нургали баба нәселенең бер тармагы Аллагуатта кала. Ләкин авыл инде юк. Салават нефть эшкәртү заводын төзү зонасында калгач, ул бетерелә. Кешеләр күчеп китә һәм якында гына Кантюковка авылы булып оешалар», – дип таныштыра хәзрәт үз нәселенең тарихы белән.
2018 елда Марсель Кантиковның бер якты хыялы тормышка аша. Казанга, РИУда сессиясен тапшырырга ул, күнегелгәнчә, поездда түгел – машина белән чыгып китә. Җәй челләсендә хатыны, берсеннән-берсе нәни балалары белән төялешеп, меңләгән чакрымлык сәфәргә тәвәккәллиләр. Юл уңае Башкортстандагы Эстәрлетамак районы Кантюковка авылына кереп, кардәшләре белән танышалар, берничә көн кунак булалар.
Иң кызыгы – монда Марсель хәзрәтне ачышлар көткән икән. Яңа табылган кардәшләр аңа үзләре төзегән шәҗәрәне күрсәтә. Ул хәзрәтнекенә караганда бер гасырга борынгырак – 1699 еллардан исәпләнә. «Борынгы бабаларым Аллагуатка Сембер (Ульяновск) якларыннан күченгән татарлар булган. Кайсыдыр гасырда бер ир баланы Кантюк дип атыйлар. Шушы исемнән (бәлки, кушаматтандыр) Кантюков фамилиясе башлана» – дип нәтиҗә ясый хәзрәт.
Биредә бүген Марсель Рәис улының дүртенче-бишенче буын кардәшләре яши. Бер-берен табышкан туганнар хәл-әхвәл белешә.
Хәтерлим, танышкан мәлләрдә Марсель хәзрәттән, Татарстандагы иң мәшһүр шәхесләрнең берсе, «Таттрансгаз» ширкәте генераль директоры Рәфкать Кантюков белән кардәшләр булуы ихтималын сорадым. Шул чакта соравыма төгәл генә җавап ишетмәдем – анда бит әле нәсел шәҗәрәсе төзелмәгән иде. Хәзер инде ул Казанда яшәүче Рәфкать Габделхәй улы белән Кантюковлар гына түгел, Миргаләүтдиновлар тармагы буенча да ерак кардәшләр икәнлегеннән хәбәрдар. Рәфкать Кантюковның бертуганы Рафис әфәнде шулай читтән торып туганнарының күбесе белән таныштырган. Нәсел кечкенә түгел икән! Аларның бөтенесенә бер вакытта, бер урында җыелырга әлегәчә форсаты гына тимәгәндер. Кантюк бабайның бер-берен табышкан дәвамчыларына алда шатлыклы күрешүләр, истәлекле очрашулар насыйп булсын!
Остабикә
Марсель Кантиков – күпбалалы гаилә башлыгы. Хатыны Анна белән алар сигез яшьлек Камилә, биш яшьлек Шамил, өч яшьлек Ильясны үстерәләр.
Берничә ел элек Аннадан язып алган истәлекне китерәм. «Марсель белән бер мәктәптә укыдык, ул – бер сыйныфка өлкәнрәк. Спорт секциясенә бер вакытта йөрдек, шунда күрә идем аны». Укып, югары белем алгач, өйләнешәләр. Анна да белеме буенча тау инженеры, ләкин аның күптәннән тәрбияче булырга хыялланганын беләм. Хәзерге вакытта ул балалар бакчасында эшли.
«Әти-әнием рус милләтеннән, һәм алар башка дин вәкиленә кияүгә чыгуымны, исламны кабул итүемне баштарак өнәмәде. Ләкин тора-бара Марсельнең сабыр холкын, гаилә өчен ышанычлы ир һәм ата булуын бәяләделәр».
Анна белән аралашканда остабикә миссиясе хакында күп уйландым. Безнең татар халкы гасырлар буена мулла җәмәгатьләренә аерым мөнәсәбәт күрсәткән.
Алар өстенә кадер-хөрмәте дә, җаваплылыгы да, таләпләр дә мул итеп өелгән. Хәзер дә шулай әле ул: хәзрәтнең кем икәнлеген белергә теләсәк, без остабикәгә карыйбыз!
Икеләтә җаваплылыкны (өммәт каршында да, Аллаһ каршында да) күтәрергә әзер кызлар бүгенге заманда сирәк очрый. Акыллы, чибәр, уңышка ирешкән татар туташларын күп беләм. Әдәп-әхлак, миллилек дәрәҗәсенә дә тел-теш тидерерлек түгел аларның. Ләкин карьера ясарга, дан-шөһрәт һәм акча казанырга омтылган кызлар тыйнак кына киенеп, «ире күләгәсендә», гаилә ихтыяҗларын беренче планга куеп яшәүне, йомшак кына итеп әйткәндә, аңламый. Һәркем үз язмышын үзе сайлый, диләр. Ул яктан Анна иплелектә, хәләл җефетен ислам дине кушканча, чын мәгънәсендә санлау, аны күз карашыннан ук аңлауда хәтта мөслимәләрнең дә байтагына үрнәк була алыр иде, мөгаен. Гомумән, Кантиковлар – бер-берен аңлап, хөрмәт итеп яшәүнең гаҗәеп матур бер мисалы. Гаиләсен, өен кайгыртып кына түгел – Анна мәчет, мәхәллә эшләренең дә һәрвакыт үзәгендә кайный. Кирәксә, исәп-хисап эшләрен алып бара, кирәксә, җәмәгать һәм балалар өчен төрле чаралар оештыруда катнаша. Чын остабикә!
Урау һәм туры юллар...
Марсель Кантиковның милли асылыбызга кайту юнәлешендә чынлап иҗтиһат итүе Казанга килеп, укырга керүеннән башлангандыр. Елына ике тапкыр мәркәзебездә имтихан сессиясе, милли тирәлек, фән буларак татар теле дәресләре – максатчан кешеләр өчен бу һич тә аз түгел! Һәрхәлдә, дин юлын сайлаган яшь кешедә тарихны белергә омтылу, борынгы мирасыбыз белән җитди кызыксыну шуннан тамырланган булса кирәк.
Телне балаларына өйрәтергә теләү үсентеләрен шулай ук Казан салгандыр. Хәзрәтнең кызы Камилә Прокопьевскида якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнеп йөргән. (Быел мәктәп эшләмәгән). Атнага бер дәрес күпне бирә алмыйдыр да, әмма баланың сүзлек запасын ярыйсы гына баеткан ул. Алар гаиләсендә балаларга «улым», «кызым» дип эндәшәләр. Асылга кайтудагы бу адымнар кемнәргәдер бик әкрен һәм вак тоелыр бәлки. Ләкин хәтта вак адымнар белән хәрәкәтләнү дә туктап калудан әйбәтрәк!
Нәсел-нәсәбен, милләтен җуярга теләмәгәннәр пәрәвез калынлыгындагы «милли җеп» күрсә дә, шуңа ябыша. Хәзрәт инстаграм сәхифәсенә татар мәдәнияте белән бәйле материаллар элә, «Татар мәкальләре һәм әйтемнәре» рубрикасын алып бара. Марсель Кантиков мәкаль-әйтемнәрне фольклор җыентыкларыннан күчереп түгел, әлеге байлыкны күңелендә йөртүче милләттәшләр белән аралашып, алардан язып алып урнаштыра: «Ижмор районы Теплая Речка авылында яшәүче өлкән яшьтәге бер кардәш бар. Бу татар авылы кешеләре безнең якларга Нижгар губернасыннан XVIII гасырларда ук күченеп килгән». Рубрика шунысы белән үзенчәлекле: Марсель хәзрәт афористик жанр үрнәкләрен русчага тәрҗемәсе, шулай ук тәфсилле аңлатмасы белән урнаштырып бара.
...Марсель хәзрәт татарча текстларны, шул исәптән, гарәп имласында язылганнарын да, диккать белән, төбенә төшеп укый. Саргаеп беткән кәгазьдә гаҗәеп рәвештә үрелгән хәрефләрнең тылсымын бер тойганнар – аннан бүтән аерыла алмыйдыр. Кузбасс татарларның динне күз карасыдай саклаган олы буыны үзләренә ата-бабаларыннан ук мирас булып калган гарәпчә язулы китапларны һәм кулъязмаларны берзаман мәчеткә тапшыра башлый. Мәчеттә мондый китаплар хәзер йөз данәдән артык тупланган, хәтта архив сыманрак урын ясап куйганнар. Марсель хәзрәт әлеге китапларга археографик анализ ясый. Әлеге тикшеренүләрен тагын да киңәйтеп, нәтиҗәләрен саллы гына монография итеп бастырып булыр иде. Һәрхәлдә, Марсель Рәис улы тарихны өйрәнүдә язма мирасыбызның никадәр әһәмиятле чыганак икәнлеген яхшы белә. Үз нәселенең, милләтенең асылына кайту шул рәвешле: вак һәм эре адымнар, урау һәм туры юллар, кечкенә һәм олы гамәлләр белән дәвам итә... Югалтуларсыз кайту юлы телик хәзрәткә, табышлары күбрәк булганын.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев