Логотип Идель
Мәдәният

Мәдәният министры Ирада ханым Әюповага мәктүп

Ирада ханым, кичә безнең журналист халкын аралашырга, күзгә-күз карап мәдәният өлкәсендәге проблемалар турында сөйләшергә  чакырган идегез. Өч айга бер очрашып торулар – инде бер матур гадәт!

Ирада ханым, кичә безнең журналист халкын аралашырга, күзгә-күз карап мәдәният өлкәсендәге проблемалар турында сөйләшергә  чакырган идегез. Өч айга бер очрашып торулар – инде бер матур гадәт!

Бу юлы көтелгәннән дә күбрәк кеше җыелган иде бугай. Бер кичкә (ягъни бер-ике сәгатькә!) – кер мичкә, дигәндәй, кысан булса да, җанлы һәм гамьле сөйләшү булды, күңелне борчыган барлык сорауларга җавап ишеттек кебек. Очрашу форматын “бранч” дип билгеләгәнсез – “иртәнге аш белән ланч арасындагы капкалап алу” дип тәрҗемә итәләр бугай бу яңгыравыклы сүзне. Ярар, бранч икән – бранч, модадан без дә калышмадык! 

Бранчта катнашканнарның күбесе инде бу турыда мәгълүмат биреп өлгерде. Ә мин менә мәгълүмат биреп кенә кала алмавымны сизәм, чөнки, бер очрашу – үзе бер гомер дигәндәй, аралашу, фикерен ишетергә теләгән кеше белән иркенләп сөйләшеп утыру  хәзерге заманда шактый сирәк эләгә торган бәхет. Шул сәбәпле, Сезгә кичәге бранч тәэсирендә хат язарга утырдым. Насыйп булса, барыбер укырсыз, һәм безнең виртуаль элемтә килеп чыгар.

Санаулы гына вакыт эчендә бөтен сорауларга җавап биреп бетерү мөмкин түгел, ләкин Сез һәр проблеманы тулырак яктыртырга тырыштыгыз, “җайсыз” сораулардан качмадыгыз. “Тәнкыйтьне яратам  – тәнкыйтьлиләр икән – димәк, миңа карата битараф түгелләр” дип тә өстәдегез.  Бер ел буе мәдәният министры кәнәфиен биләү дәверендә тәнкыйть өчен алай җитди сәбәп бирмәдегез кебек үзе. Шулай да “Казан” милли-мәдәни үзәгенә милли китапханәне күчерү, ә Казанның меңьеллыгы музеен Бауман урамындагы буш бинага күчерү – “тешкә тигән” мәсьәлә бит. Аларны Сез түгел – ак, биек биналардагы эшлекле һәм олы ирләр хәл иткәнне беләбез инде, югыйсә, ә журналистлар алдында барыбер үзегезгә җавап тотарга туры килә... Сер бирмәскә тырышсагыз да, бу хәлләргә йөрәгегез сызгандыр. “Милли китапханә  – шул ук милли-мәдәни үзәк бит инде ул” дип, өстәге абзыйлар өчен акланганда, үзегез дә: “Казан кадәр Казанда шул бер милли китапханәгә бүтән урын табылмавы сәер”, дип уйламадыгызмы икән әле? Бу күченүгә бер көндә түгел, тора-бара гына ризалашканыгызны сиздереп куйдыгыз, сыманрак аңладым мин. Әллә дөрес аңламадыммы? Хәер, узган эшкә – салават, элекке милли-мәдәни үзәк урынына  берничә бассейнлы, вертолет төшәр мәйданчыклы хосусый йорт яки фитнес үзәге төзеп куюга караганда, һәрхәлдә, бу вариант әйбәтрәк.

Министр булу бик кыен икән, дип уйлап куйдым әле кичә. Министр һәрнәрсәне кайгыртырга тиеш: театрлардагы олы яшьтәге артистларны эшсез, социаль яклаусыз калдырмауны да, әфганчы сугышчылар һәйкәленә урын билгеләүне дә, татар әстрадасын сыйфатлы репертуарлы итүне дә, цирк директорын сайлап куюны да, опера һәм балет театры бинасының ремонтын тизрәк төгәлләп, сәхнәне тулы көченә файдалануны да, республика театрларының читкә гастрольләрен һәрьяклап уйлап, табышлы итеп оештыруны да... Дистәләгән, йөзләгән бурычлар тора алдыгызда – кайберләрен безгә дә әйтеп уздыгыз. Кыен булса да, тырышасыз бит, күренеп тора. Сыйфатлы белем һәм тәрбиягә ия булуыгыз, бай тормыш һәм эш тәҗрибәгез, яхшы мәгънәсендә үҗәтлегегез ярдәм итәдер Сезгә. Кешеләр белән яхшы мөгамәлә кора алу сәләтегез дә уңай роль уйный, әлбәттә. Әнә, республиканың могтәбәр журналистлары Аяз Хәсәнов белән Ольга Стрельникова Русия кинопрокатына шушы көннәрдә чыгачак “Су анасы” нәфис фильмын караганнан соң тәэсирләре белән уртаклашты. Аны түбән, һәвәскәр дәрәҗәдә эшләнгән, дип бәяләделәр, өстәвенә, режиссер Алексей Барыкинның “гаилә фильмы” булып чыккан, дип тәнкыйтьләделәр. Русия режиссеры төшерсә дә, Татарстан фильмы бит – татар киносының сыйфат түгел, сан ягыннан алдыра баруына борчыла өлкән коллегалар. Күтәрелеп бәрелмәдегез, “минем монда гаебем юк” дип акланырга да керешмәдегез. 

Ирада ханым, очрашу башында ук, бездән республиканың мәдәни тормышына кагылган тәкъдимнәр дә ишетергә теләвегезне әйтеп куйган идегез. Элемтә өчен һәрвакыт ачык булуыгызны искәрттегез, рәхмәт!

Санга сугып, фикер сораганда ялындырып торасы килми, билгеле. Фикеремне очрашуда ук әйтермен, дигән идем, тик ашыгычрак иде шул – коллегаларның да һәммәсенең әйтеп, сорап өлгерәсе килә, ә минем чират көтеп торыр мөмкинлегем юк иде. Аның каравы, хатта менә барысын да иркенләп, ашыкмыйча бәян итәм.

Моны Сезгә тәҗрибәле менеджер, һәрнәрсәне җиде кат исәпләргә өйрәнгән математик-инженер булуыгызны истә тотып язам. Башкала театрларына бик сирәк кенә булса да йөргәләгәч, спектакльләр вакытында залда буш урыннар калуын да күргәлим. Билетлар һәрвакыт 100 процентка сатылып бетә алмый, моның объектив- субъектив сәбәпләре күп, һәм бу нормаль күренеш. Әмма шул урыннарның бары тик билетлар сатылып бетмәве аркасында гына буш калуы – исрафчылык. Спектакльгә күпме чыгымнар, шул исәптән, салым түләүчеләрнеке  – димәк, Сезнең һәм минем акчабыз да тотылган бит! Спектакльләр, минемчә, билет сатып акча җыяр өчен генә түгел,  беренче нәүбәттә,тамашачылар карап, рухи азык алсын өчен куеладыр. Сатылмаган урыннарга символик бәядән яисә бөтенләй бушлай – нигә студентларны кертеп утыртмаска? Шәкертләргә дә файда, театрга да азмы-күпме тама. Бигрәк тә гуманитар юнәлештә укучы, бигрәк тә авылдан килеп, тулай торакта яисә фатир яллап яшәгән студентлар рәхмәтле булыр иде ул мөмкинлеккә. Кинотеатрларда, музейларда студентлар һәм социаль яктан якланмаган башка тамашачылар өчен, мәсәлән, һәр атнаның (айның) билгеле бер көннәрендә ташламалы/бушлай билетлар сату каралган. Ә театрлар тарафыннан, ни  сәбәпледер, мондый тәкъдимнәр һаман юк. Сез ни уйлыйсыздыр бу хакта, Ирада ханым, ә мин менә, һәр тиенне исәпләп тотарга күнеккән һәм исрафчылыкка җаным-тәнем белән каршы татар хуҗабикәсе буларак, моны театр маркетингының заманнан артта калуы билгесе, дип саныйм. Печән өстендәге эт сәясәте! (Югыйсә, ипи кибетләрендә ипи дә көн саен сатылып бетми, тик аны, әрәм булмасын, кешеләр файдалансын дип, бәясен төшереп саталар).

Студентларны телгә алган идем бит әле. Менә шул студентлар – бик рәхмәтле генә түгел, бик “уңдырышлы туфраклы” тамашачы да. Берничә генә ел узсын, аякка бассын әле бүген стипендиясенең очын-очка ялгап яшәгән студент. Бүген театрдан игелек күргән студент берничә елдан театрга инде гаиләсе белән әйләнеп кайтачак. Балалары үсә башлагач, балаларын да театрга алып киләчәк ул. Билгеле, яшь чагында театрга йөрергә гадәтләнгән, театрны гомерлеккә яратып өлгергән булса. Яки килмәячәк... һәм театр менеджерлары “халык нишләп спектакльләргә йөрүдән туктады?” дип баш ватачак. Хәер, киләчәк икенче сценарий буенча дәвам итмәстер, дип ышаныйк. Оптимистлар бит без, Ирада Хафизҗановна – киләчәкнең нигезен бүгеннән салып калдырырга мөмкин булуын яхшы беләбез.

Яза китсәң, тәкъдимнәр туып кына тора инде ул. Шулай да, әлегә җитәр. Миңа очрашуда шундыйрак бер фикерегез бик тә ошады (сүзен-сүзгә тәрҗемә итеп китермәвем өчен гафу үтенәм): бүген әллә нәрсәләр турында хыялланырга була, тик тормышка ашырырлык мәсьәләләр куя белергә кирәк.

Фотолар: mincult.tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев