Менәсе иде Кавказ тауларына
Дагыстан – күпмилләтле республика. Биредә авар, даргин, кумык, лезгин, лакц, рус, табасаран, рутул, агул, азәрбайҗан, цахур, әрмән, ногай, чечен һәм безнең татар милләтеннән булган халыклар.
Хезмәттәшләрем белән декабрь аенда Дагыстан гуманитар институтына эшлекле сәфәр кылдык. Юлга чыгар алдыннан кайберәүләрдән: «Ничек курыкмыйча барасыз?! Алдыгызны-артыгызны карап йөрегез! Урлап китмәсеннәр!» дигән «изге теләкләр» дә ишетергә туры килде. Урлаучылар күренмәде, шөкер, Казанда без. Сәфәр барышында туган фикерләрне, хис-тойгыларны сезгә дә җиткерәсем килә. Билгеле инде, сезне гуманитар институтның уку-укыту, фәнни эшчәнлегенә караганда, биредәге гореф-гадәтләр, үзенчәлекләр кызыксындыра. Киттек. Бергәбергә Кавказ тауларына күтәреләбез...
Дагыстан халкы гаҗәеп кунакчыл. Гадәттә, кешегә бик рәнҗегән вакытта берәрсе: «И, бусагаңнан кунак та атлап кермәсен!» – дисә, бу алар өчен иң каты рәнҗеш икән. Кунак белән бергә бәрәкәт килә, муллык килә, ди алар. Әле алдагы елларда юлчыларны кунак итү өчен чиратка басып, «талашып» диярлек торганнар, янәсе, «безгә килсен дә, бездә кунак булсын». Безгә Унцукуль районының Ирганай авылында кунакта булырга туры килде. Бадай һәм Әлҗәннәт гаиләсе безне авар хинкалилары, үз бакча җимешләре белән сыйлады. 2008 елда ГЭС төзелү сәбәпле, авылларының, җимеш бакчаларының, зиратларының су астында калуын ачынып сөйләделәр. Хөкүмәт тарафыннан әллә ни компенсация алмасалар да, иркен, матур йорт җиткереп кергәннәр. Яңадан күп-күп итеп хөрмә агачлары утыртканнар. Ходайга шөкер итеп яшиләр, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Бердәнбер кызлары тиздән кияүгә чыгачак икән.
Үзләренең өченче буын туганнарына ди… Безнең өчен сәер тоелса да, Дагыстанда мондый очраклар еш күзәтелә: кызларны яхшы белгән, ышанычлы гаиләгә кияүгә бирергә тырышалар. Яучылап. Еллар буе очрашып йөрү юк, шәригать кушканча, әти-әни сайлаган кеше – синең гомерлек юлдашың. Әти-әнигә тирән хөрмәт, алар сүзеннән чыкмау – тормышыңның гүзәллегенә туры юл. Безне тауларга, авылга алып барган Мөхәммәт тә 16 яшьлек өченче буын туганыма өйләндем ди. Биредәге гореф-гадәтләр турында яратып, хисләнеп сөйли. Хатыным тәртипле, тәрбияле, азмаган-тузмаган, әллә ниләр сорап интектерми, күзгә генә карап тора ди. Мондагы ирләргә нәкъ менә шундый: каршы сүз әйтми, күзгә генә карап тора, балалар тәрбияли, өй эшләре белән шөгыльләнә торган дини кызлар кирәк тә инде (нәкъ безнең кебек икән дип, рәхәтләнеп көлешеп алдык без). Чыннан да, биредәге кызлар, ханымнар тышкы кыяфәтләре белән дә, үз үзен тотышлары белән дә башка төбәктәгеләрдән аерылып тора: озын җиңле, озын итәкле ыспай күлмәкләр, матур итеп ябылган ачык төстәге яулыклар, тыныч, итагатьле сөйләм, тыйнак хәрәкәтләр… Билгеле инде, ирләр аларның капма-каршысы – утка бензин сипкәч, дөрләп киткән учак кебек. «Кайнар Кавказ каны» дип юкка гына әйтмиләр, күрәмсең. Малайлар төрле спорт төрләре, ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Шуңа да, аларда кечкенәдән көрәшчеләргә хас булган сыйфатлар: җитезлек, көч, максатчанлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Дагыстанда халык бик дини. Азан тавышын ишетүгә, кешеләр төркем-төркем булып мәчеткә агыла. Мондагы гадәти көн бездәге җомга көнен хәтерләтә. Әгәр кием тиешле таләпләргә җавап бирмәсә, мәчетләрдә, йортларда хатын-кызның гаурәтен каплап торырлык махсус кием дә бирәләр. Кием дигәне берничә төрле: гәүдәне тулысынча каплый торган махсус күлмәкләр һәм капчыкны хәтерләтә торган итәк. Билгеле, төбе ачык итәк кебек булса, намаз укырга җайлырак булыр иде. Әмма һәр эшнең, нәрсәнең үз тәртибе дигәндәй, бу күренешнең дә үз аңлатмасы бар. Биредәге халык, бездән аермалы буларак, Шәфигый мәзхәбе буенча яши. Без – Татарстанлылар, Хәнәфи мәзхәбендә. Шуңа күрә дә, намаз тәртипләре бераз аерылып тора. Хәнәфи мәзхәбе буенча бит, кул чуклары, аяк бераз күренеп торса, Шәфигый мәзхәбе буенча аяк та капланырга тиеш. Намазда кул хәрәкәтләре дә үзгә. Әлеге таләпләрне яхшы белгән дин әһелләре кемнең ничек намаз укуына карап, кешенең нинди мәзхәбтән булуын тиз чамалый. Әмма шуны истә тотарга кирәк: намазлыкка баскач, кешенең ничек укуын карап торырга, игътибарыңны читкә юнәлтергә кирәкми... Монда яшәүчеләрнең матур итеп авар, табасаран, кумык телендә сөйләшүләрен рәхәтләнеп, сокланып тыңладык. Искиткеч матур, аһәңле сөйләм. Дагыстанда туып үскән, хәзерге көндә Санкт Петербург дәүләт университетында эшләүче хокук фәннәре кандидаты кумык кызы Патимат Гусенова белән дә рәхәтләнеп үзебезчә – татарча сөйләштек. Бер-беребездән бик еракта яшәсәк тә, динебез, телебез уртак булуына сөенеп бетә алмадык. Мәктәпләрдә, урта, югары уку йортларында дәресләр рус телендә алып барылса да, кешеләр үзара туган телдә аралаша. Телгә, дингә, әти-әнигә булган хөрмәт һәр сүздән, һәр хәрәкәттән сизелеп тора биредә. Тарихтан белгәнебезчә, Кавказ таулары – күп сугышларның, чуалышларның шаһиты булган таулар. Дагыстанда, Махачкала шәһәрендә яшәүчеләр бүгенге көндә имин, матур яшәүләренә дә шатланып туя алмый. Аллага шөкер, бераз тынычлап яши башладык, ди алар. Атна саен шартлау, атыш, үтереш булган вакытларны куркып, теләмичә генә искә алалар... Постларда, тауларда тынычлыкны саклаучы хәрби кием кигән, коралланган егетләрне еш очратасың. Алар контракт буенча эшли, машиналарны, җәяүлеләрне туктатып, һәрдаим тикшереп торалар. Хәрбиләргә каршы килүче, ризасызлык белдерүче юк, тыныч, имин яшәүгә ни җитә, диләр, «Дагыстанлылар постларда торса, тагын элеккеге чуалышлар кабатланырга мөмкин», – дип тә өстәп куялар.... Кунакчыллык турында яздык язуын, әмма ризыклар турында ләм-мим. Алары турында сөйләми калсам, язманың тәмен сизмәссез, дип уйладым. Ризыклары гади, тәмле. Томалап пешерелгән кәҗә итен, сохтаны, бәрәңгене авар хинкалилары белән зур тәлинкәләрдә табынга чыгаралар. Кәҗә ите дип борын җыермагыз, зинһар. Искиткеч тәмле, чөнки Кавказ тауларында утлап йөргән хайваннар бары чиста, хуш исле үләннәр белән генә туклана. Ә авар хинкалилары кайнап торган суга чумып чыккан камыр ризыгы. Кумык һәм лакс хинкалилары төче камырдан ясалса, авар хинкалилары оеган, әчегән сөттән әзерләнә. Хинкалиларның эчлеген сыр да, ит тә тәшкил итәргә мөмкин. Сохта – эченә фарш, кыздырылган суган тутырылган колбасалар. Алар формасы белән дә, тәме белән дә безнең тутырмаларга охшаган. Чуду дип аталган ризыкны да бик яратып ясыйлар һәм ашыйлар биредә. Безнең кыстыбый камыры кебегрәк үзе, әмма эченә эремчек тә, кабак та салалар. Без ашый торган пилмәннәр кебек, әмма курзе дип аталган ризык та бик тәмле: формасы белән тамчыга охшаган, ә кырыйлары бик матур итеп үрелгән. Каспий диңгезен дә тасвирлап китми булмас инде… Декабрь аенда ярда басып торучыларга диңгез үзенең кырыс холкын, бөтен кодрәтен, көчен күрсәтә. Аның ниләр кылануын сурәтләп бетергесез. Үзе матур, үзе куркыныч. Айвазовский картинасындагы кебек зур-зур дулкыннарның котырып ярга килүен күргәч, «сөбханалла» дип атка чигенәсең. Ә дулкыннар яр читендәге кыя ташларга килеп бәреләләр дә, якын-тирәне суга күмеп тагын эчкә шуыша. Нинди генә һава торышы булуга карамастан, яр буенда көн саен Дагыстан егетләре спорт белән шөгыльләнә. Аларга сокланып карап: «Болар ничек җиңү яуламасын инде... Болар бит тынчу спортзалларда тузан сулап, тирләп-пешеп күнегүләр ясамый, ә көн саен Каспий дулкыннарыннан көч һәм илһам алып чыныга!» – дип уйлыйсың да, акрын гына яр буеннан алга атлыйсың. Һәр сәфәрдән кеше канәгатьлек кенә түгел, гыйбрәт тә алырга тиештер, мөгаен… Минемчә шулай: һәр сәяхәт кешегә гыйбрәт тә бирә, шөкер итәргә дә өйрәтә. Тирә-юньдәге горур тауларга, фирүзә төсендәге сулыкларга, нык канатларын киң җәеп очкан бөркетләргә, үрә басып өстеңә килгән Каспий дулкыннарына карап рәхәтлек кичерәсең дә, кешеләрнең сабырлыгына, кунакчыллыгына, динилегенә сокланасың, үрнәк алырга тырышасың. Биредәге йортлары, бакчалары, зиратлары су астында калган халыкның сабырлык күрсәтүе дә минем өчен гыйбрәт булды. Тормыштан зарланмау, Ходай биргәнгә шөкер итеп яшәү дә гомерне мәгънәле һәм матур итүенә тагын бер кат инанып кайттым мин. Телне, динне, әти-әнине хөрмәт итәргә, сакларга һәм тагын күп кенә яхшы нәрсәләргә безгә алардан өйрәнергә дә өйрәнергә әле…
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев