Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    МИЛЛИ БАЙЛЫК КОЛЛЕКЦИЯСЕ

    ТР Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «Татар мөһаҗирлеге колекциясе» саклана. Әлеге коллекциядә мөһаҗирлектә татарлар тарафыннан язылган, нәшер ителгән китаплар, журналлар, документлар, фотосурәтләр саклана.

    Япониядән башлана

    «Татар мөһаҗирлеге колекциясе»нә Татарстан милли китапханәсендә татар-япон мөнәсәбәтләренә багышланган берничә басманы тәкъдим итү вакытында – туксанынчы еллар уртасында нигез салына. Ул вакытта тарихи китапларны галимә Лариса Усманова Япониядән алып кайткан була. Ерак Көнчыгыштагы татар мөһаҗирләре тарихын беренчеләрдән булып өйрәнә башлаган Лариса ханым Мукденда нәшер ителгән «Милли байрак» газетасын барлап чыга. Аның инглиз телендә бу хакта монографиясе дә дөнья күрде.  Мәгълүм булганча, тарихчы галим, профессор Искәндәр Гыйләҗев Алманиядәге чыганаклар белән әтрафлы эшләде. Гаяз Исхакыйның күптомлыкларын басмага әзерләгәндә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре биредә сакланган «Милли байрак» газетасының нөсхәләреннән күп мәгълүмат ала. «Татар мөһаҗирлеге колекциясе»нә даими рәвештә Тарих институты галимнәре дә мөрәҗәгать итеп тора.

    Хәзерге вакытта Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре дөньяның төрле илләреннән тарихи материалларны туплау белән генә чикләнмичә, аларны галимнәр тарафыннан өйрәнергә уңайлы шартлар да тудыра. Коллекция документлары китапханә хезмәткәрләре тарафыннан тасвирлап, каталогларга (шулай ук электрон каталогка да) теркәлә. Электрон каталогка теркәлгәч, алар белән һәркем күреп, таныша ала. Тарих белән кызыксынган галимнәр өчен ул аеруча файдалы. Бирегә университет галимнәре килеп шөгыльләнә. Тарихи байлык китапханә киштәләрендә тузан җыеп ятмый, дигән сүз.

    Дөньяның төрле кыйтгаларына таралган татар язмаларын җыя башлау бик кирәкле гамәл. Һәр басма һәм язма чыганак аша бөтен бер милләтнең тарихы барлана, җыела дигән сүз.

    Һәр язма чыганак милләт тарихын чагылдыра

    Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин белдергәнчә, «Татар мөһаҗирлеге колекциясе» төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан, шулай ук Татарстан кешеләренең читтән алып кайткан күләмле тупланмалары биредә урын алгач, бигрәк тә соңгы елларда, сизелерлек баетылган икән.

    «Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә урын алган иң беренче материалларны Америкада гомер иткән Равил Сәлиәхмәт 1992 елда тапшырган. Аның әтисе – Шанхайда беренче имам булып торган кеше. Равил ага Салиәхмәтнең архивы Татарстанга халык шагыйре Разил Вәлиев тырышлыгы белән кайтарылды. Анда «Милли байрак» газетасының кайбер саннары, аларның фотокүчермәләре бар. Шанхай шәһәрендә татар җәмгыятенең язмалары, фотолар, открыткалар, прокламацияләрдән шактый кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкин.

    «...Гаяз Ихсакыйга нисбәтле фотодокументлар бар, чөнки заманында Гаяз Исхакый ерак Шәрыкка сәяхәт кылган вакытта анда да була. Равил Салиәхмәтнең әтисе Шанхай мәчетендә имам булып торганда Исхакый белән күрешәләр, аралашалар, бергә фотога да төшкәннәр», – ди Айрат Заһидуллин. Америкада яшәгән Халидә ханым Дәүш дигән милләттәшебез исә, «Милли байрак», «Яшь Төркестан», «Азат ватан» дигән журналларны тапшырган.

     Фонд байлыклары

    «Фондта 1935-1945 елларда Мукденда басылган «Милли байрак» газетасының 79 төп нөсхәсе, электрон күчермәләре белән 165 саны саклана. Бу – Татарстанда бердәнбер шундый тулы җыелма, – дип сөйли Айрат әфәнде. – Берлинда Гаяз Исхакый чыгарган «Милли юл – Яңа милли юл» журналының 99 санының төп нөсхәләре дә безнең шушы тупланмада урын алды. Журнал Берлинда 1928 елдан алып, 1939 елга кадәр чыккан. Исхакый үзе Варшавада яшәгән, ә журналны Берлинга барып чыгарган. Сугыш башлангач, протест йөзеннән, Төркиягә китеп барган, журнал нәшер ителүдән туктаган. Моннан тыш, фондны «Казан» (Төркия), «Ерак Шәрык» (Кытай), «Азат Ватан» (Алмания), «Берлек» (Кытай) вакытлы матбугат басмалары, Токионың «Матбагаи Исламия» типографиясендә басылган китаплар да тәшкил итә. Алар арасында Галимҗан Ибраһимовның «Татарча сарыф», Әхмәтһади Максудиның «Җәмәгать», «Руза һәм зәкәт» дигән китаплары, Мәсхүдә Фәйзрахманованың шигырьләр җыентыгы бар. «Ерак Шәрык» дигән бик кызык бер журналга тукталасы килә. Ул 1920-1922 елларда Харбинда чыккан. Безнең бүлектә аның ундүрт саны саклана. 1952-1953 елларда нәшер ителгән «Азат Ватан» журналы, шулай ук Гаяз Исхакыйның Берлинда басылган «Җан Баевич» пьесасы һәм «Көз» хикәясе, Америкада гомер итүче Сафалар гаиләсе тарафыннан тапшырылган материаллар арасында милләтәшебез Әхмәт Гәрәйнең шигырьләр җыентыклары урын алган. Аның тәрҗемәсендә Америка шагыйрәсе Эмили Дикинсонның татарчага, шулай ук үз шигырьләренең инглизчәгә тәрҗемәләре бар. Кытайда, Япониядә татарлар тарафыннан бастырылган почта карточкалары аерым игътибарга лаек. Хәзерге көндә Алманиядә гомер итүче Алия ханым Тайсина нәшер иткән «Бертуган» журналы басмалары, алар арасында Тукайның алман теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр китабы да бар».

    Чыннан да «Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»нең оешуы читтә яшәүче милләттәшләребездән башка мөмкин булмас та иде. Америкада яшәүче Равил ага Салиәхмәт, Халидә ханым Дәүш, Рокыя һәм Сафа Даяннарның, Айшә Рорлихның, Швециядә яшәүче Түркәр ага Соукканның, Финляндиядә яшәүче Муаззез ханым Байбулат, Япониядә яшәүче Җәмил Агафур, Төркиядә яшәүче Надир Дәүләтнең, Мәтин Токъалның, Фуат ага Тенишның, бүгенге көндә Казакъстанда яшәүче милләттәшебез Мөнир ага Ерзинның (мәкалә басмага әзерләнгән вакытта, Мөнир аганың вафаты турында кайгылы хәбәр килде. – Авт.) һәм башка милләттәшләребез ярдәме булмаса, бу фонд оеша алмас иде, дигән фикерне җиткерә китапханә хезмәткәрләре.

    Кызганыч, үзләрендә тарихи китапларны саклаучы шәхесләребез бакыйлыкка күчә бара. Кайберләренең варислары булмау сәбәпле, алар туплаган архивлар юкка чыга. Андый очраклар барын Айрат Заһидуллин да инкарь итми:

    «Кулыбыздан килгәнчә, без тарихи басмаларны, билгеле шәхесләрнең архивларын саклап калырга тырышабыз. Дәүләтебез карамагында булган оешмаларга тапшырылса да, ул мирас инде югалмаячак. Аларны татар галимнәре өйрәнсен дигән максат куела. Галимнәр тарафыннан өйрәнелгәннән соң инде ул яңадан халыкка кайтачак, дигән сүз. Моның ачык мисалы атаклы галимебез Хатыйп ага Миңнегулов эшчәнлеге. Аның тарафыннан мөһаҗирлектә яшәгән милләттәшләребез тарафыннан иҗат ителгән күпме әсәрләр бүген кабаттан укучыларыбызга кайтарылды».

    Редакциядән: Шунысы да куанычлы: мөһаҗирләр коллекциясе елдан-ел тулылана бара. Соңгы тупланмаларның берсе ерак, әмма шул вакытта бик тә безнең өчен якын булган Швециядән килеп ирешкән. Бу хакта тулырак итеп киләсе санда укый алачаксыз.

    Безнең белешмә:

    Айрат Заһидуллин Казан шәһәрендә туган. Казан дәүләт университеты Татар факультетының тарих бүлегендә белем ала. 1994 елдан ТР Милли китапханәсендә эшли. 1999 елдан китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1996 елдан Самара, Оренбург, Рязань өлкәләренә археографик сәфәрләрдә катнаша. Соңыннан республиканың татар авылларында даими уздырылган экспедицияләрне оештыру эшен башкара. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

    Реклама

    Безнең белешмә:

    ТР Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге сирәк һәм аерым әһәмияткә ия булган документларны (гарәп шрифтындагы кулъязма һәм иске басма татар һәм шәрык китаплары, иске басма рус китаплары, милли һәм туган якны өйрәнүгә багышланган әдәбият) эзләү, сатып алу, фәнни эшкәртү һәм саклау белән шөгыльләнә. Шулай ук бүлек кулъязмаларның, сирәк китапларның, вакытлы матбугатның, альбомнарның һәм башка кулъязма һәм басма документларның коллекцияләрен булдыру өстендә эшли, язма ядкярләр фондына, аерым коллекцияләргә, басма китапларга һ.б. электрон рәвештә һәм карточкалар нигезендә алфавит тәртибендәге һәм систематик каталоглар төзи. Моннан тыш, татар китабы тарихы өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып бара, бүлек фондларын Татарстанда һәм республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез арасында пропагандалый. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан фәнни-методик һәм наширлек эшчәнлеге алып барыла.

    Юлия Калинина һәм Айрат Заһидуллинның шәхси архивыннан алынган фотолар

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ