Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • «МИНЕМ ТАТАРСТАН» - ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРӘ "Викимедиа РУ” коммерциячел булмаган партнерлык һәм татар теле викимедиачылар “Минем Татарстан” республикабызның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары турында Википедия мәкаләләрен булдыру һәм үстерүгә багышланган тематик марафон.
      144
      0
      0
    • 31 ДЕКАБРЬДӘ ЯЛ ИТӘБЕЗ! ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган.
      164
      0
      0
    • ЮЛЛАРДА БОЗЛАВЫК ХАСИЛ БУЛЫРГА МӨМКИН Һава шартларының начараюы төнге сәгатьләрдә көтелә.
      172
      0
      0
    • ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ӨЧЕН ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯ ПРЕМИЯ! Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.
      208
      0
      0

    «МИЛЛИ КИЕМ – ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК ТА УЛ»

    Дизайнер Гөлфия Шәйдуллина-Билалова – башкаларга сөенеч бүләк итүчеләр затыннан. Шагыйрь һәм рәссам Малькольм де Шазальнең: «Чәчәкләрнең көндәлек халәтләре булмый, алар һәрвакыт бәйрәмчә киенгән», – дигән сүзләренә кушылып, татар хатын-кызларының да, чәчәкләр кебек булуларын, һәрчак бәйрәмчә, зәвыклы киенүләрен генә тели. 

    – Гөлфия, сине алтын куллы, дип мактыйлар. Мондый бәяләмәгә ирешү өчен гаять белем җыярга туры килгәндер...

    – Әйе. Мин Оренбургта туып-үстем. Тугызынчы сыйныфтан соң, шәһәребездәге һөнәри лицейда кисеп-тегүче һөнәренә укыдым. Аннары Оренбург дәүләт университетының архитектура-төзелеш факультетына имтихан тоттым, ул факультет ил күләмендә дә иң көчле һәм иң катлаулы укыту дәрәҗәсенә ия. Безгә алдан ук: биредә белем алу матди ягы яхшы булган гаиләләрдә үскән яшьләр өчен генә, дип әйттеләр. Моның шулай икәне бик тиз аңлашылды, чөнки рәсем дәресләрендә без инде иң кыйммәтле кәгазьләр, буяулар һәм кылкаләмнәр генә кулланырга тиеш булып чыктык, чөнки чын кием дизайнеры булырга теләүчеләр һөнәри кирәк-ярак белән генә эш итәчәк. Алты ел дәвамында дизайн кафедрасында костюм дизайны белгечлегенә бик тырышып укыдым. Курсташларым да бик көчле иҗатчылар иде, ярыша-ярыша укыдык. Беркемнең дә артта каласы килмәде.

    – Әти-әниең сине табибә итеп күрергә теләгән. Юкса алар инде ун яшьтә үк әтиеңнең чалбарын кисеп, яңа кием ясавыңны да күргәннәр...

    – Кечкенәдән рәсем ясадым дип әйтә алмыйм, әмма кисү-тегү белән «бик мәшгуль булдым» шул, башлыча, әтиемнең киемнәрен «яңарта» идем. Ләкин моның өчен алар мине беркайчан да шелтәләмәде. Балачакта ук һәр көн диярлек тектем, әбием үзенең иске булса да бик яхшы Zinger тегү машинасын биреп торды.

    Әйе, нәселебездә – барысы да диярлек укытучылар һәм табиблар. Әтием Радик Рәшит улы бүгенге көндә умартачы, әмма белеме буенча ул – укытучы, әнием Асия Камил кызы математика укытты, хәзер инде лаеклы ялда. Әлфия апам – икътисадчы. Әти-әнием мине табибә булыр дип уйлаганнар иде, аларның уй-хыялларын зурлап, ике ел рәттән медицина академиясе хастаханәсенә әзерлек курсларына йөрдем. Ләкин хирургия бүлегендә узган практикадан соң табибә булу теләгем бөтенләйгә сүрелде. Җаным төрле энергияләрне бик яхшы тоемлаганга күрә, хастаханәләрдә тупланган авыр энергетиканы һәр көн сизеп, эшли алмаячагымны аңладым.

    – Нәкъ менә татар милли киеме традицияләрен дәвам итү уе сиңа беренче тапкыр кайчан килде?

    – Университетның III курсында укыганда очраклы рәвештә генә «Татар милли костюмы» дип аталган фәнни эш язарга туры килде. Бу темага безнең югары уку йортында моңа кадәр беркемнең дә алынганы булмаган икән. Фәнни конференциядә чыгыш ясап, I урын алдым һәм, нишләп әле бу  теманы дәвам итмәскә, дигән нәтиҗәгә килдем. 2013, 2014 елларда Оренбургтагы татар музеенда, татар авылларында булдым, мәчетләрдә сакланган татар әйберләре коллекциясен өйрәндем.

    Дипломны шушы темада язачагым аңладым. Диплом алды практикамны Казанда, ТР Милли музеенда уздым. Андагы архивларда борынгы киемнәрнең эчлекләрен күрдем, реставрация эшләрен карап тордым, үземә кирәкле, Оренбургта булмаган китаплар сатып алдым, калага гашыйк булдым! Диплом коллекцияләребезне әзерләргә җиде ай вакыт бирделәр. Аз дигәндә – биш, теләге булганнар ун кием дә тегә ала иде. Минем тукымаларда кабатланасым килмәде, шуңа күрә аларны Оренбургтан кала, Әлмәт, Самара һәм Башкортстанга барып җыйдым. Коллекциям бик тә кыйммәткә төште. Үзем тектем. Менә шулчак беренче тапкыр бизәгечләр турында уйландым. Борынгы заманнарда татар күлмәкләре алтын-көмеш ювелир әйберләре белән берлектә киелгән, нишләргә?! Шуннан бүлемнәрдән торган, сәйлән белән чигелгән үзенчәлекле хәситәләр ясарга булдым. Кызыл диплом алгач, укытучыларым аспирантурага Калининградка юл тотарга киңәш итте. Ә күңелем Казанга тартылды. Биш күлмәктән торган коллекциямне төрле бәйгеләрдә күрсәтергә ниятләдем. Ул бит шулкадәр кыйммәтле һәм матур булып чыккан иде... Киләчәктә үз стиле булган, зәвыклы, бизәнү әйберләрен дә үз күрүче мөселман кызы образын иҗат итүне максат итеп куйдым.

    – Гөлфия, син инде бүгенге көнгә кадәр нинди бәйгеләрдә катнаштың һәм алардан нинди тәэсирләр алдың?

    – Иң беренче Санкт-Петербургта оештырылган «Этномода – 2015» Халыкара этник мода бәйгесендә катнашып, II урынга лаек булдым. Коллекциямне, шундук сатып алабыз, диделәр. Мин дә моңа каршы түгел идем, әмма мөгаллимәм: «Син бит аны мода белгече Александр Васильевка күрсәтергә хыялланган идең!» – дип шып туктатты һәм шуннан соң инде сату турындагы уйдан кире кайттым. Шул ук елны Самарада узган «Александр Васильевның Идел буе сезоннары» XV Халыкара мода һәм театраль костюм фестиваленә юл тоттым. Һәм... «Костюм – сәнгати идея» номинациясендә I урынга лаек булдым. Минем коллекциям чыгышында бу бәйгедә беренче тапкыр яулык бәйләгән модельләр катнашты. Шуңа күрә әлеге үзенчәлек турында күп матбугат чаралары язды. Кемдер сүкте, кемдер кыюлыгым өчен мактады. Ләкин бу образ һавадан төшмәгән бит, ул безнең янәшәдәге татар кызларында гасырлар буе кабатланган. Мода экспертлары да үз йомгаклау сүзләрен әйтте, дөньяви мәдәни чарада мондый, мөселманнарга гына хас дефиле булырга мөмкин, диделәр. Александр Васильевка мода коллекциям өчен үзем иҗат иткән сәйләнле татар алкаларын бүләк иттем. Мәшһүр мода белгече иҗатыма аеруча игътибарлы булды, милли бизәнү әйберләрен күреп сокланды, аның:

    «Гөлфия, син төсләрне дә һәм төсләр берләшүен дә үзеңчә, аермалы итеп күрәсең. Бу үзенчәлегең һәм үзгәлегең. Нәкъ шушы техникада эшләвеңне дәвам ит!» – дигән сүзләрен әле дә исемдә тотам.

    Минем өчен бу чарада тагы бер башка нәрсә әһәмияткә ия булды: шушы мөселман рухындагы коллекциямдәге күлмәкләрне кигән, башларына яулык  бәйләгән модель кызлар: «Мондый ябык киемнәр дә шулкадәр матур, килешле, зәвыклы икән!» – дип исләре китте, бер-берсен фотосурәтләргә төшерделәр һәм мин аларның аңнарында үзгәреш барлыкка килүен күрдем, һәм бу минем өчен бик зур куаныч булды.

    2015 ел ахрында Казанда узган Islamic Fashion Clothes VII Халыкара мөселман киеме фестивалендә диплом эшем – «Ләйсән» заманча хатын-кыз кием коллекциясе белән катнаштым. Бу бәйгедә исә «Русиядәге мөселман киеме буенча иң яхшы яшь дизайнер» исемен яуладым. Һәм Казанда калып, бик затлы киемнәр генә тегә торган ательеда бер ел эшләдем. Зур тәҗрибә булды ул. Чит ил заказлары һәм клиентлары белән ничек эшләүләрен беренче тапкыр күрдем.

    Ательедагы икенче заказым ук Австрия клиенты өчен булды, соңрак ул хезмәтем нәтиҗәсеннән канәгать калды. 2017 елдан башлап мин инде ирекле дизайнер.

    2017 елны татар милли кием коллекциям Татар яшьләренең Бөтендөнья форумы кысаларында күргәзмә буларак күрсәтелде. Шунда мине беренче тапкыр ТР Президенты белән таныштырдылар. Шул ук елны Мәскәү хакимияте булышлыгында узган «Этно Эрато» Халыкара милли костюм бәйгесендә катнашып, II урынга лаек булдым.

    2018 елда эскизларым Russia Modest Fashion Week бәйгесендә җиңде һәм шул сәбәпле Мәскәүгә, мода киемнәрен күрсәтү чарасына чакырылдым һәм мин ул дәрәҗәле чараны ачарга тиеш булып та чыктым. Моның өчен коллекциямне тагын да тулыландырдым. Бу да зур җиңү инде! «Мәскәүдә кал!» дип үгетләүчеләр дә булды, әмма мин Казанны бик яратам шул! Калмадым. Мондый җиңүләрдән соң башка бәйгеләрдә катнашмаска да булган идем инде, әмма былтыр Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдимен кабул итмичә булдыра алмадым. Унбер образны үз эченә алган коллекциям белән Ташкентта үткән Халыкара милли күлмәк фестивалендә Татарстанны тәкъдим иттем. Бу да минем иҗатым өчен бик зур дәрәҗә булды!

    – Бөтенрусия фотобәйгесендә җиңеп чыгуың турында да сөйлә әле.

    – Быел Мәскәү хакимияте булышлыгы белән үткәрелгән Бөтенрусия проекты – «Ана һәм бала» фотобәйгесе иде ул. Милли киемнәрдән төшкән татар гаиләсе фотосурәтләре финалга үтте һәм зур фотокүргәзмәдә экспозицияләнделәр, ә үзем Мактау кәгазенә, бүләкләргә лаек булдым. Моңа да бик сөендем.       

    – Гөлфия, эксклюзив бизәнү әйберләре иҗат итәсең. Аларны ясау өчен гаять күп көннәр сарыф ителәдер...

    – Әйе. Сәйлән белән көн яктысы мул булган вакыт аралыгында гына чигәргә киңәш итәм. Чөнки күзләрне ардыра. Ашыгу да файдага түгел, бу эштә аеруча пөхтә булу таләп ителә. Әмма инде осталык арткач, бизәгечләр алай озак ясалмый. Мин үзем, мәсәлән, сәйләнле алкаларымны – биш-җиде көн эчендә, ә хаситәне бер ай иҗат итәм.    

    – Автор бизәнү әйберләреңдәге төс тоннары гаммасын ничек сайлыйсың?

    – Миндә, билгеле, һәр рәссамга хас зәвык бар. Бизәнү әйберләремнең төсләре – татарларга хас төс-төсмерләр җыелмасы. Безнең милләтнең кызыл яисә кара төсләргә бер дә исе китмәгән, ул гасырлар буе яшел төс-төсмерне үз иткән. Мин кеше игътибар итеп бетермәгән төсләргә тартылам, аларны үтеп барышлый, табигать күренешләрендә дә күреп алам, ә табигать ул бик камил.

    Реклама

    Язма белән тулысынча "Идел"нең октябрь санында таныша аласыз.

    Фотолар Гөлфия Шәйдуллина-Билалованың шәхси архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ