Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2855
      0
      6

    Милли музей фондыннан: утызынчы еллар

    ТАССР тарихында каршылыклы егерменче еллар азагы – утызынчы еллар аерым урын алып тора. 

    Илдә НЭП – яңа икътисадый сәясәт чоры дәвам итә. Автономияле ТАССР ачлык һәм продразверсткадан соң тернәкләнергә азаплана: халык, бигрәк тә авыллар, фәкыйрьләнеп, бөлеп калган.  


    1924 елда илдә акча реформасы үткәрелә. Моңарчы икмәк сату бәясе тиеннәргә генә калган хәлдә, крестьянга көн саен кирәкле сәнәгать тауарлары: эш коралы, савыт-саба, кием-салым, шырпы-тоз һ.б. бәяләре махсус рәвештә берничә тапкырга арттырылган була. Әлеге хәлләргә каршы ТАССРның әле бер, әле икенче авылында халык фетнә куптара. Өстәвенә, тауар кытлыгы. Бу шартларда  1925 елның декабрендә Совет дәүләтендә  үсеш индустрияләшү юнәлешендә барырга тиеш, дип игълан ителә. 


    НЭП нәтиҗәсендә хәлләр шактый тотрыклылана: 1926 елдан тауарлар бәясе әкренләп төшә, завод-фабрика эшчеләренә хәтта хезмәт хакы түләнә. Авыл кешесе турында әле болай әйтеп булмый, гомумән, «тере» акчаны совет крестьяны чынлап торып «алга киткән социализм» заманында гына күрә башлый. Тулаем алганда, РСФСРдагы кебек үк, авыл халкына Татарстанда да артык «узынырга» мөмкинлек калдырылмый. Игенче төрле-төрле налоглар түли, крестьян хуҗалыкларын берләштерү, кулаклар белән көрәшү сәясәтен үз башыннан кичерә. 
    1927 елда Совет Татарстаны индустрияләшү юлына ныклап баса. Утызынчы еллар башында инде байтак кына яңа завод-фабрикалар төзелә, элек эшләгәннәре төзекләндерелә. Казан мех комбинаты, Казан авиакомбинаты (1932), «Пишмаш» заводы (1933), Синтетик каучук заводы (1932-1934), Кинофотокомбинат (1933-1935), ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм башка бик күп предприятиеләр сафка бастырыла. Санаулы гына вакыт эчендә Татарстан илнең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсенә әверелә. Ул чорда республикада җитештерелгән продукциянең дүрттән өч өлеше төрле предприятиеләргә туры килә.


    Стахановчылар хәрәкәте куәт ала, ТАССР завод-фабрикалары хезмәтчәннәре югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп, төрле бүләкләр казана. Егерменче-утызынчы елларда кешеләрне мактау грамоталары, түштамгалар белән бүләкләү традициясе барлыкка килә. ТР Милли музеенда әлеге чор грамоталары һәм түштамгалар коллекциясе саклана. 


    Элек-электән аграр саналган ТАССРда авыл хуҗалыгын күмәкләштерү башлана. Ул процесс бик авыр бара, чөнки җирле хакимият ВКП(б)ның 1927 елгы XV съезды карарларын шундук «ордым-бәрдем» тормышка ашырырга керешә, хуҗалык итүнең күмәк формаларына күчүне тиз һәм тоташтан үтәп чыкмакчы була. Бөтен малы, икмәге дәүләт файдасына тартып алынган крестьяннар колхозларга керүдән баш тарта. Хәлле крестьяннар, «кулаклар», шулай ак авылдагы дин әһелләре («коткы таратучылар»!) совет хакимиятенең төп дошманнары дип игълан ителә. Андыйларга карата репрессия чаралары кулланыла. 1929 ел азагына Татарстанның ундүрт меңгә якын крестьян хуҗалыгы таркатылып юкка чыгарыла. Кырык мең кеше республикадан читкә сөрелә, төрмәләргә һәм лагерьларга озатыла. 


    Административ басым, колхоз хәрәкәтенә каршы торучыларга террор ысуллары үз «җимешен» бирә: республиканың Мәскәүгә җибәргән хисабына караганда, 1930 елның 20 февраленнән 20 мартына кадәр колхозга кергән хуҗалыклар саны гына да 71 проценттан 84 процентка җитә... Колхозлашу тизлеге буенча Татарстан илдә өченче урынга чыга. Бер закончалык күзгә ташлана. Алдынгылыкка, Мәскәү кушканны, алдын-артын уйламыйча, гел арттырып үтәргә омтылу сәясәте җирле хакимияткә беренче еллардан ук хас булган. Күмәк хуҗалыклар оештыру гына түгел, алтмышынчы елларда авылларны эреләндерү дә, туксан беренче елның августында ГКЧПга «Ура!» кычкыру да, өч ел элек мәктәпләрдә татар телен буу да шуның чагылышы түгелме икән?


    1930 елның апрелендә Чистай кантоны Яуширмә авылы басуларына беренче «Фордзон» тракторлары чыга. Шул ук елны республикада беренче машина-трактор станциясе (МТС) төзелә. Ләкин асылда авыл кешесе әле игенне урак белән ура. Ындыр табакларында башакны чабагач белән сугалар. Игенче крестьянның аягында – чабата, өстендә киндер күлмәк-ыштан була утызынчы елларда.


    1934 елның 3 гыйнварында ТАССР «Төп авыл хуҗалыгы эшләрен (чәчү, урып-җыю җыю, орлыкка калдыру) үткәрүдә, колхоз һәм совхозларны ныгытуда һәм дәүләт каршындагы бурычларны үтәүдә гаять зур уңышлары өчен» беренче Ленин ордены белән бүләкләнә. Авылга да социалистик ярыш үтеп керә, ударниклар хәрәкәте булдырыла. 1932 елда авыл хуҗалыгы артельләреннән дистәләгән кеше «Татарстанның социалистик төзелеш батыры» дигән исемгә лаек була. Колхоз рәисләре һәм колхозчыларның зур төркеме республика хөкүмәтенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Алдынгыларга велосипед, патефон, сепаратор, тукыма кебек әйберләр тапшырыла. Тауар кытлыгы, карточка системасы белән генә әйбер юнәтеп булган заманда – дөнья бәясе бүләкләр була бу... 
    ТАССРдагы казанышларга үзәк матбугатның игътибары көчәя. Заман, чор рухында, «кем иде, дә кем булды» стилендә язмалар басыла. Мисалга, «Известия» газетасының 1935 елгы 12 март санында дөнья күргән бер язманы тәрҗемә итеп китерәбез.

    «БЕР ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТАТАРИЯ КОЛХОЗЧЫЛАРЫ НИ САТЫП АЛДЫ


    Татариянең колхозлы авылы бай тормышка ышанычлы адым белән керә, татар авылында элек кешеләр хыяллана да алмаган төрледән-төрле тауарларга ихтыяҗ барлыкка килде.


    Соңгы ел эчендә Татарстан АССР колхозлары 310 йөк машинасы сатып алды.


    Биш ел элек татар авылында карават белән урындыкның ни икәнен белмиләр иде, сәке тегесен дә, бусын да алыштыра, ә самавыр хәзинә булып санала иде. Бу кышта колхозчылар 1800 карават, 3200 урындык һәм 900 самавыр сатып алды. 1934 елның соңгы кварталында һәм 1935 елның беренче ике аенда колхозчылар 6150 велосипед, 1700 патефон, 850 кесә сәгате һәм 68000 сумга – төрле музыка уен кораллары сатып алды. Арча, Буа районнарында сатып алучылар күп.


    Кыш дәвамында Татария колхозларында 630000 сумга постау һәм башка йон тукыма, 16300000 сумга киҗе-мамык тукыма сатып алынган. Колхозницалар шушы вакыт эчендә 250000 сумга төрле ефәкләр сатып алды.»


    Моңа берәр нәрсә өстәү мөмкин түгелдер...

    Язмада ТР Милли музее;  «Википедия»; «Татарстан тарихы: Төп мәктәп өчен уку әсбабы» (Казан, 2001) материаллары файдаланылды.

    ТР Милли музее һәм автор фотолары

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!