Логотип Идель
Мәдәният

«Мин сәхнә өчен яратылмаган»

Сәхнә – минем өчен, мин сәхнә өчен яратылмаганбыз. Уфа, Казан, Чаллы, Салават кебек кечкенә яки зур шәһәрләргә, Чиләбе өлкәсендәге авылларга гастроль белән чыккач, кая гына барсам да, өемне өзелеп сагынам, тизрәк кайту турында уйлыйм. Читтә йөргәндә үземә урын таба алмыйм.

Оксана Ильюп – Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә һәм автор-башкаручы. Аның гитара кылларын чиртә-чиртә җырлавын интернетта социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. Клиплары исә телевидениедән әйләндерелә. Укучыларыбызны дөнья буйлап сибелгән татарның шушы моңлы кызы белән якыннан таныштырырга булдык.

– Оксана, нинди гаиләдә тудың? Һөнәрең буенча син кем?

– Мин 1984 елның 16 августында дөньяга килеп, Башкортстанның иң ямьле төбәкләреннән берсе – Салават районы Лаклы авылында үстем. Бу – Ходайның миңа биргән иң зур бүләге булгандыр, мөгаен. Чөнки туган ягымдагы матурлык, сафлык, искиткеч гүзәл табигать миңа әлегә кадәр иҗат итәргә дәрт өсти. Әнием Чиләбедә эшли иде. Авылда аның әти-әнисе янында үстем, ягъни мине әби-бабай тәрбияләде. Лаклы урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, әни янына Чиләбегә күченеп киттем. Иң әүвәл Машина төзү техникумын, аннары Эш һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен тәмамладым.

– Син башкарган җырларыңның сүзен дә, көен дә үзең язасың. Ә беренче мәртәбә каләм тибрәткәнеңне, иҗат чишмәсенең нидән башланганын хәтерлисеңме?

– Беренче шигыремне ун яшемдә яздым. Яздым да, башлангыч сыйныфларда бердәнбер укытучым Альбина Даниял кызына күрсәттем. Ул аны хуплады, бала күңелендә кинәт кабынып киткән дәртне сүндермәде. Шуннан бирле иҗат дөньясын гизәм. Чиләбегә килгәч, әллә инде тирә-юньдәге урыс мохите тәэсирендә, шигырьләрем дә «урыслашты». Калага күченгән елны булачак ирем белән таныштым. Аңа карата хисләремне шигырьләр аша җиткерә идем... Тик тора-бара кабат татарча язуга күчтем. Хәзер урыс телендә язмыйм дисәм дә ярый.

– Гитарада уйнарга ирем өйрәтте, дисең. Аны очратканчы бу уен коралын бер дә тотып караганың юк идеме? Ни өчен гитара сайларга булдың? Гадәттә, кызлар пианино, фортепианога өстенлек бирә бит...

– Гитара тавышына үсмер чактан ук гашыйкмын. Кемнең генә җылы җәйге кичләрдә учак янында дуслары белән гитарага җырлап утырганы юктыр? Чиләбедә (бу язмыштыр инде) булачак ирем белән танышкач, аның да гитарада уйнавын белдем. Тәүге тапкыр бу кыллы уен коралын кулыма ул тоттырды, беренче аккордларны өйрәтте. Билгеле, «музыка дәресләре» «урам» җырларын өйрәнүдән башланды. Аннары әкрен генә татар җырларына күчтем. Көннәрдән бер көнне өйрәнгән җырларның берсен, кызык өчен, видеога яздырып, интернет челтәренә чыгардым. Шул видеоязманы караучылар калдырылган фикерләр мине чиксез офыкларга әйдәде – атна саен диярлек яңа җыр өйрәнеп дөнья пәрәвезенә элә башладым. Тик ул җырлар минеке түгел, эстрада йолдызларыныкы иде. 2012 елда күңелем моңланып «Шылтырат инде» дигән беренче җырымны иҗат иттем. Шуннан бирле үзем язган җырларны гына башкарам. Инде өч клип төшерергә өлгердем, «Гитара кыллары» дигән беренче альбомым да чыкты. Ә быел апрель аенда «Гитара кыллары» җырына төшерелгән клибым «КИНОШКА» исемле Бөтенрусия визуаль иҗат фестивалендә «Туган тел» номинациясендә Гран-прига лаек булды.

– Татарстаннан читтә яшәп, татарча шигырь, җыр язып, иҗатта кайнап яшәвең сокландыра. Синдә туган телгә мәхәббәтне кем тәрбияләде?

– Лаклы – Салават районының татар авылы. Татар мәктәбен тәмамладым, уку программасына татар теле һәм әдәбияты дәресләре кергән иде. Шуңа да карамастан, бала туган телен белсен, яратсын, хөрмәт итсен өчен, иң зур рольне гаиләдә әти-әнисе уйный. Әгәр дә мәктәптә татар телен өйрәнеп, өйдә урысча сөйләшсәң, бу инде киләчәктә тел юкка чыгачак дигән сүз. Шушы кагыйдә мәдәнияткә дә, гореф-гадәтләребезгә дә кагыла. Баланың милли үзаңын, беренче чиратта, әти-әни тәрбияләргә бурычлы.

– Белүемчә, син Чиләбе татарлары тормышында да актив катнашасың. Бу өлкәгә ничек кереп киттең? Уздырыла торган төрле чараларда нинди вазифа үтисең?

– Чиләбе өлкә татар конгрессына 2011 елда килдем. Ул эш кенә түгел, ә тормыш рәвеше дисәм дә арттыру булмас. Татарларның, аеруча Чиләбе өлкәсендә яшәүче милләттәшләремнең киләчәгенә битараф түгелмен. Чөнки биредә минем өем, ул инде туган җирем кебек үк якын, йөрәк түрендә тора. Өлкәнең милли проблемаларын чишүдә, татарларның тарихын саклап калуда, мәдәниятен үстерүдә, яшь буын арасында аны пропагандалауда үземнән өлеш кертүем белән бик горурланам. Читтән караганда матур һәм җиңел булып күренсә дә, бу – бик мөһим, авыр хезмәт. Мин моны татарлыгыбызны саклап калу өчен көндәлек көрәш дияр идем.

Безнең лидер – өлкә татар конгрессының рәисе Лена Рәфыйк кызы Колесникова – гениаль кеше. Аның татар дип җан атуы, мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгән идеяләре, зирәк карарлары – барысы да, мине генә түгел, конгресс хезмәткәрләрен дә һәм, гомумән, Чиләбе, юк, хәтта Көньяк Урал татарларын дәртләндерә, башны горур тотып алга атларга өнди. Шундый кеше белән таныш булуыма һәм аның җитәкчелегендә эшләвемә чиксез шатмын.

– Иҗатның кыйммәте көннән-көн югала бара. Ә сине шигырь, җыр язарга нәрсә ялкынландыра?

– Мин илһамның ни икәнен беләм дип уйлый идем. Ул ниндидер искиткеч, һич тә аңлап та, аңлатып та булмый торган көч икән. Галәмнең үзеннән, иң төбеннән килеп, сине тулысында әсир итә торган бөек көч. Шуңа күрә дә шигырьләремнең ничек язылганын төгәл әйтә алмыйм. Күп вакытта ул, әлбәттә, хис-тойгылар күңел кәсәсеннән ташып чаккан халәт ул. Ә кайчак тиктомалдан, тып-тын утырганда йөрәктә туган сүзләр. Аптырап та куям: мин шулай яза беләмме икән дим...

– Җыр белән профессиональ төстә шөгыльләнү теләгең бармы?

– Җавабым бәлки әзрәк аптыратыр, тик... юк! Сәхнә – минем өчен, мин сәхнә өчен яратылмаганбыз. Уфа, Казан, Чаллы, Салават кебек кечкенә яки зур шәһәрләргә, Чиләбе өлкәсендәге авылларга гастроль белән чыккач, кая гына барсам да, өемне өзелеп сагынам, тизрәк кайту турында уйлыйм. Читтә йөргәндә үземә урын таба алмыйм.

Чәчәк Гәрәева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Яшьләр мәдәният, Оксана Ильюп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев