«Мин туксанга кадәр яшим! Чегән хатыны шулай юрады»
Гөлфия Дәүләтшина әтисе Нәби Дәүли турында истәлекләре белән уртаклаша
Гөлфия Дәүләтшина әтисе Нәби Дәүли турында истәлекләре белән уртаклаша
«Китабым басылып чыкты, кияүгә чык!»
Әнием 1944 елда фронттан кайту белән Вахитов исемендәге заводта хисапчы булып эшли башлый. Аның Җәүдәт исемле абыйсы Аккош күлендәге ашамлыклар кибетендә сатучы була, менә ул Надия Мусина белән Нәби Дәүлине кавыштырып куя. Шулай берсендә, ризык сатып алырга кергән Нәбигә, минем чибәр сеңлем бар, дип эндәшеп куя ул. Сүз артыннан сүз китә: танышалар. Озакка сузып йөрер яшьләр узган: әнигә кырыклар тирәсе, әти илле яшьләрдә. Тик... әтинең әсирлектә булган дигән яманаты бар, әлүмин кашык, тәлинкә һәм тимер кружкадан кала бүтән байлыгы юк. Фәкать 1953 елда гына аңа язучыларның иҗат йорты дачасында каравылчы булып эшләргә рөхсәт итәләр. Менә шул фәкыйрьлеге аркасында гаилә кору гел икенче планга калып бара. Алар еллар буе күрешмиләр диярлек, сирәк-мирәк кенә очрашулар берни вәгъдә итми. Әти бу вакытта «Яшәү белән үлем арасында» романын яза. Моның өчен дүрт ел вакыт кирәк була. Китап 1957 елда дөнья күрә. Әни сөйли: «Гадәттәгечә эштә утырам шулай, саннар чүплим. Берзаман: «Надия, сине телефонга чакыралар – чыбык очында Мәскәү!» – димәсеннәрме! Куркуымнан авып китә яздым. Трубканы алсам, Мәскәүдән Нәби шалтырата икән. Шатлыклы тавыш белән: «Китабым басылып чыкты, миңа кияүгә чык!» – ди».
«Иптәшләр, бу минем хатын…»
Беренче өч елда без Аккош күлендә яшәдек. Шунысын да искәртим: безнең белән бер йортта Хәсән Туфан гомер итте. Озакламый мин туганмын. Әти шәһәргә киткәндә, әни кечкенә кызчыгын кулларына күтәреп, урман эчендә ялгызы кала икән. Тик әти һәр көнне кунарга гаиләсе янына кайткан. Кышкы салкын, кар-буран, язгы ташу булсынмы – барыбер шәһәрдә кунып калмаган. Әни сөйли торган иде, март аенда шулай иртән шәһәргә юл тота әти, ә кичен көтмәгәндә ташу төшмәсенме! Кар эреп, дача тирәсендә судан күл хасил булган. Мондый һава торышында кайта алмас, берүземә төн кунарга туры килер, дип уфтанган инде әни. Шулчак ни күрсен, агач араларыннан әти пәйда була, аягында чаңгы, кулында чаңгы таягы, ә үзе су буйлап, атлап-йөзеп килә... И-и күңелле очрашу мизгеле була бу!
Андый күрешүләр бер генә булмаган. Берсендә әти автобуска утырып Аккош күленә кайтырга чыга, эшләпәсен киеп, утырган килеш йокымсырап китә ул. Баксаң, әни дә минем белән шул автобуска утырган икән. Берзаман халык шаулаша башлый: «Сезгә оят түгелме? Ир башыгыз белән балалы хатын-кызга урын бирмисез?» Әти күтәрелеп караса, янәшәсендә кызын кочаклап, Надиясе басып тора ди. Шулчак бөтен автобуска шәрран ярып: «Иптәшләр, бу минем хатын!» – дип кычкырып, бар автобусны көлкегә сала.
Икенче юлы күл янында басып торган хатын-кызны шәйләп: «Шулкадәр матур гәүдәле булырга кирәк бит!» – дип куя. Якынрак килсә, ни күрсен: үз хатыны икән. Янәшәсендәгеләрне уздырып, үзе дә көлеп җибәрә.
Хәтеремнән төш кебек әтием белән бәйле истәлекләр калкып чыга тора. Менә берсендә Аккош күлендәге комлы юлдан атлыйбыз. Әтинең кулыннан тотканмын, янәшәдә наратлар кала, агач төпләре... Әти әкият сөйли: «Бер хәйләкәр төлке...» Өйгә кайтып җиткәнче шул мизгелдә уйлап чыгарган әкияте белән юанам... Яки Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен сөйли: «Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп...» Сөйли-сөйли дә: «Әйдә, син дә кабатла!» – дип куя. Ә мин кабатламыйм. Шуннан: «Их син, аю да өйрәнә, ә син юк... Нинди бала бу?» Менә шулай утызга җиткәнче, аның өчен мин бала булып калдым.
«Кояш чыкты, кояш кайты»
Аннан без Казанның Галактионов урамына күчендек. Ике бүлмәле «хрущевка»ның беренче катында ун еллап яшәдек. Кышын урамда уйнап кергән саен, әти башлыгымны салдыра да: «Кояш чыкты, кояш кайты», – дип куя иде. Аптырап, көзгегә караганым хәтердә, кайда соң ул кояш дигәне?
Беренче сыйныфка ул мине яңа ачылган 116нчы мәктәпкә илтте. Өченче сыйныфка 3нче мәктәпкә күчендем. Укудан тыш, музыка, спорт белән дә бик теләп шөгыльләндем. Тик өйдә әти эшләгәч, музыка белән шөгыльләнү мәшәкатьле булып чыкты. Шуннан мине фигуралы шуу түгәрәгенә бирделәр. О, бозда шәп шуучы идем мин. Әти минем белән Черек күлдә узган дәресләргә йөрде, аннан Спорт сараеның боз аренасына юл тоттык. Анда эләгү бер дә җиңел түгел иде, әти тренер белән сөйләште дә мине ясалма бозда фигуралы шуучылар командасына алдылар. Менә шундый иде ул минем әти!
«Уянгач, сугыш түгеллеген аңлаудан да тәмле нәрсә юк»
Әти гадәттә залда эшләде. Анда кара чуар эскәтер ябылган өстәл тора иде. Өстәл өстендә аның кулъязмалары өелеп торды. Кайчагында ул минем бүлмәгә кереп иҗат итә иде. Язуына берни дә комачауламады: балалар чыр-чуына да, аш-су бүлмәсендә була торган тавышларга да исе китмәде, язды да язды. Киресенчә, балалар уены аңа рәхәтлек өсти иде кебек. «Уянгач, сугыш түгеллеген аңлаудан да тәмле нәрсә юк», – ди торган иде.
Берсендә, әле балачагымда, әсирлектә булган көннәре, фашистлар турында сөйләвен үтендем. Сөйли башлаган иде, куркуымнан үксеп-үксеп еларга тотындым... Шул көннән бирле әсирлектәге көннәре турында өйдә ләм-мим... Башка бер тапкыр да сүз кузгатмады ул.
Тагын бер якты хатирә. Әти фатир буйлап әрле-бирле йөренә, үзе бертуктаусыз: «Лион Лебенцаль, Лион Лебенцаль, Муса, Муса…» – дип кабатлый. Бу Казанга Лион Лебенцальнең «Моабит дәфтәрләре»н китергән көннәре иде. Әти өчен зур шатлыкларның берсе иде бу. Бәлки ул үзен дә акларлар дигән ышаныч белән янгандыр?
Күңелле вакытлар иде…
Галактионов урамындагы фатирга кунаклар күп килә иде. Алар арасында язучы Сибгат Хәким (алар сугышка кадәр дә дус булалар), мәзәкчән шагыйрь Зәки Нури, яшь артист Илһам Шакиров, артист һәм җырчы Сара Садыйкова, композитор Александр Ключарев һ.б. бар иде. Шагыйрь Николай Доризо миңа курчак бүләк итәргә вәгъдә биргән иде. Тәки сүзендә тормады. Әтинең көлеп, аңа бу хакта әйткәләгәнен дә хәтерлим. Шундый дустанә яшәгән күңелле вакытлар иде ул. Кышын еш кына М.Горький музеена керә идек. Директоры Мария Николаевна Елизарова язучыларга гел хәерхаһлы булды. Җәен каләм әһелләре очрашулары Аккош күленә күченде.
Мине әти-әни искиткеч, матур тормыш кичерделәр. Әти сугыштан соң кабаттан үзенең исемен һәм гаиләсен булдырды. Әнием Надия – аның икенче хатыны. Авыр вакытларга әтигә терәк булган олы йөрәкле хатын. Нәби Дәүли сүзләренә Рөстәм Яхин көй язган «Син кайда идең?» җыры әнигә багышланган.
«Гөлфия? Нигә телефонны алмыйсың?»
Әтинең арабыздан мәңгелеккә киткәненә утыз еллап вакыт узган. Хәзер дә үзенең зәңгәр джемперын кигән килеш, язу өстәле артыннан торыр да телефонга килер, аннан язу карасына буялган бармаклары белән күзлеген борын очына этеп: «Гөлфия? Нигә телефонны алмыйсың, понимаешь!?» – дип шелтәләр төсле...
Мин аны шат күңелле, рәхәтләнеп көлүе белән бар дөньяны тулыландырган кеше итеп хәтеремдә йөртәм. Әти: «Мин туксанда үләм. Чегән хатын шулай юрады», – дип әйткән иде. Аның бу сүзләренә бала вакытта риясыз ышана идем... Аннан ялгыштыр бу, дигән уй керде. Әмма әти дөрес юраган. Ярты ел буе аның яшәүдән сүнүен күрү бик авыр булды.
Мин аның бер генә авыр сүз әйткәнен дә хәтерләмим, без гел аның яклавын тоеп яшәдек. Оныгы – минем кызым Алинә тугач, шатлыгының чиге булмады. Ул йоклаганда бала караватына якын да килмәде – күз карашы белән дә борчымаска тырышты. Үсә төшкәч, Алинә букчасын ала да дәү әтисенең бүлмә ишеген шакый: «Хәерле көн, минем кадерле укытучым!» – дип эндәшә. Әти аны рәсем ясарга өйрәтте, әкиятләр укый иде. Миннән гел: «Бала ничек? Авырмыймы?» – дип сораштырып торды.
Мин инде үзем ике оныкның әбисе. Шуңа да карамастан, кайвакыт ишекнең аргы ягыннан якын кешемнең: «Кайда бала? Бала ашадымы? Бала авырмыймы?» – дигән газиз тавышын ишетермен төсле...
Редакциядән: Узган елның сентябрь аенда шәһәр мэриясе ярдәме белән Гөлфия Дәүләтшина әтисе Нәби Дәүли әсирлектә булган урыннарны карап кайтуга ирешә. Германиядә алар Алар Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов белән берлектә өч көн булалар. «Әтидән ике ай сорау алган Дармштадтагы элеккеге гестапо диварларына кагылгандагы кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел, – ди Гөлфия ханым. – «Яшәү белән үлем арасында» китабында тасвирланган һәр вакыйга җанланыш ала шикелле. Хәзер бу куркыныч урыннардан гестапога керү капкасы гына сакланып калган. Узган гасырның кырыгынчы елларында әсирләр агач кискән Бард-Об урманында хәзер балалар лагере урнашкан. Әти тоткынлыктан качкан Люзовец авылын да үз күзләребез белән күрдек. Шунысы сөендерде: Германиянең һәр китапханәсендә Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» китабы бар. Немец студентларны аның шигырьләрен немец, гарәп һәр көрд телләренә тәрҗемә иткән. Магдебургта исә, әти иҗатына багышланган кичәдә җитмеш өч елга беренче тапкыр аның шигырьләре татар телендә дә яңгырады».
Магдебург һәм Берлинда үткән сөйләшүләр нәтиҗәсендә, Германия һәм Русиядә архив тикшеренүләре үткәреп, Нәби Дәүли тормышы юлы һәм иҗатын өйрәнү, әсәрләрен немец теленә тәрҗемә итү буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелә.
Гөлфия Дәүләтшинаның тагын бер хыялы бар: Нәби Дәүли музее булдырырга кирәк, ди ул. Теләкләрегез фәрештәләрнең "Амин!" дигән сәгатенә туры килсә иде...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев