Логотип Идель
Мәдәният

«МИНЕМ БАБАМ – ИЛҺАМ ШАКИРОВ!»

Мин үз гомеремдә ике тапкыр мәктәптән ачы күз яшьләре белән елап кайттым. Хәзер миңа унсигез яшь, ләкин башлангыч белем алган элеккеге мәктәптә үз башымнан кичергән күңелсезлекләрне искә төшергәч, әле һаман да үземне алсу тасма белән үрелгән чәчле кыз итеп күзалдыма китереп, бөтен тәнемнән ток узган кебек була.

Мин үз гомеремдә ике тапкыр мәктәптән ачы күз яшьләре белән елап кайттым. Хәзер миңа унсигез яшь, ләкин башлангыч белем алган элеккеге мәктәптә үз башымнан кичергән күңелсезлекләрне искә төшергәч, әле һаман да үземне алсу тасма белән үрелгән чәчле кыз итеп күзалдыма китереп, бөтен тәнемнән ток узган кебек була. 


«Ул сиңа нинди бабай булсын ди...» 

Беренче тапкыр мин рус теленнән контроль диктантта дус кызымның сүзе белән «пороша» сүзен «пароша» дип язып, «дүртле» алган өчен еладым. Ә дус кызым махсус минем хаталы язуымны теләгән булган икән. Әле үз гомерендә бер тапкыр да хыянәт ачысын татымаган, кызлар арасында иң көчле дуслык дип ышанган тугыз яшьлек бала күңелендә, әлбәттә, бу тирән эз калдырды. Ләкин иң аянычлысы бу хәл түгел иде әле.

 
Дүртенче сыйныфта татар теленнән өй эше буларак инша язарга куштылар. Инде ул вакытта да мин җыйнак итеп, ягъни укытучы кушканча ярты битлек кенә итеп яза белми идем. Өстәвенә, темасы да роман язарлык: «Минем бабаем». Бабама карата булган мәхәббәтем турында сөйләү өчен сүзләр түгел, ә тыңлаучы җитми миңа. Шуңа күрә иншага фикерләрем, чиксез эпитетлар, биш дәфтәр битенә тулган сүзләр генә түгел, ә ярты йөрәгем тулган иде. Ә иншаны такта янына чыгып, бөтен классташларга укырга кирәклеген белгәч, сөенечтән балкыдым. 

Укытучы һәрвакытта чыгышымны иң ахырга калдырырга ярата иде. Шуңа күрә, үз чиратымны көткән арада, якынча ун-унике бабай тормышы белән таныштым. Ләкин нигәдер алар барысы да бер кебек тоелды: шул ук авыл, бергә гөмбәгә йөрүләр, елгада кармак салулар... Ә минем бабаем кебек бабай бер кешедә дә юк!  

Дәфтәремне кулыма тотып, кызыл йолдызлар йөри торган юлдан барган сыман горур атлап, такта янына чыктым һәм кычкырып беренче җөмләне укып җибәрдем. Ләкин беренче җөмләмне ничек ахыргы җөмләгә әйләндергәнемне аңламый калдым. Иншаны ничек укып бетергәнемне хәтерләмим, ә укытучымның, классташларның бөтен сыйныфка яңгыратып көлүләре, мине үрти башлаулары әле һаман да башымда зыңлап тора.

«Әкият!», «Иншаның темасы: «Минем кумир түгел», ә «Минем бабаем» иде», «Яхшы кәеф өчен сиңа «бишле» куймыйча булмас инде» дигән сүзләрдән мин тәмам югалып калдым. Ничек инде ул «әкият» булсын? Әле кичә генә аның алдына утыртып фортепианода уйнаучы бабайлы кыз идем. Тормышым бүген ничек «әкияткә» әйләнә алсын?

Ярый, бу сүзләргә түзәр дә идем. Ләкин укытучымның: «Ул сиңа нинди бабай булсын ди? Әтиең яисә әниең ягыннанмы? Аның беркайчан да хатыны да, балалары да булмаган», – дигәне бар уйларымны үзгәртте. Чыннан да, инде ул вакытта әтиемнең дә, әниемнең дә әтиләрен белә идем. Ләкин өченче бабайның миңа кайсы яктан туган булуы турында беркайчан да уйланганым юк иде. Миңа аны үземнең бабаем икәнен белү өчен гаилә шәҗәрәсе дә, документлар да кирәк түгел иде. Миңа булган мәхәббәте, минем аңа булган мәхәббәтем иң-иң көчле дәлил иде. Чын дөресен үзем белә идем. Шулай итеп, күз яшьләремне җиңемә сөрттем дә, бабаемның миңа биргән барлык киңәшләрен искә төшереп, яңабаштан, тагын да катырак, барлык кешене ышандырырлык итеп беренче җөмләне укыдым: «Минем бабаем – Илһам Шакиров!»

 

«Монда да – Чулпан, тегендә дә...»

Илһам Шакиров – тормышымның иң матур, җылы истәлекле, кабатланмас мизгеле. Бер яктан карасаң, унҗиде яшькә җиткәнче ул гел янымда булды. Ә икенче яктан, мин бик иртә Илһам бабайсыз калдым – аның чынлыкта кем икәнлегенә төшенә башлагач кына, күкләр аны үзенә алып китте. 


Күпләр Илһам Шакировны тулы бер чорга тиңли, аның үлемсезлеге турында яза. «Илһам китте – җыры калды», «Ул мәңге безнең күңелләрдә яшәячәк», «Мәңгелеккә китеп барды» дигән сүзләр дә ишеткәлим. Ләкин бу сүзләр беркайчан да күңелемә тынычлык өстәми. Чөнки алар берсе дә бабасын югалткан баланың сүзләре түгел, ә үз тормышында легендар җырчы – Илһам Шакировны югалткан кешеләрдән чыккан сүзләр. Бабаем минем өчен дә чор булып истә калсын өчен, аның белән чиксезлекләккә тиң булган вакыт үткәрергә кирәк булыр иде. Ләкин чиксезлек тә бу очракта бик аз, бары тик кыска гына бер матур мизгел кебек тоелыр иде. Чөнки бабайга ихтыяҗымны дөньяда булган вакыт аралыклары белән генә чикләп булмый. Балаларга әти белән әни кирәк булган сыман, оныкларга да һәрвакыт яннарында әби белән бабай кирәк. Мин бабайны иртә югалттым, ләкин аның белән бәйле булган истәлекләр минем күңелемне, һичшиксез, чиксезлектән дә озаграк җылытыр сыман. 


Кечкенә вакытта бабайга ияреп йөрергә ярата идем. Кая гына барсак та, ул миңа тәмле әйберләр, кәнфит-шоколадлар ала иде. Ә шулай да, иң ошаганы – Гоголь урамындагы «Трактир на Гоголя» кафесына төшке ашка йөрү иде. Чөнки бары тик ул кафега барганда гына, без «Чулпан» иминият компаниясе тирәсеннән уза идек. Бабай шул вакытта һәрчак мине кулымнан тотып: «Монда да – Чулпан, тегендә дә – «Чулпан», – дип, мин яраткан «Чулпан» җырын җырлый. «Бу җырны яраткан кызыма багышлап яздым», – дип тә шаяртырга ярата иде. Шулай ук, ул кафеда безнең «шәхси» өстәлебез бар иде. Официантлар бабайның, минем нәрсә яратуыбызны күптән белеп, һәрвакыт винегрет һәм оливье алып киләләр иде. Ә заказ көткән арада бабай диварда сурәтләнгән фәрештәләр турында сөйли иде.

«Курчакны, уйнап туйгач, кире бирерсең...»

Мәскәү белән беренче танышу да бабай белән бергә булды. Кремль сараенда аның юбилее уңаеннан зур концерт оештырылды. Концертка бабайга ияреп мин дә бардым. Менә шунда инде аның нинди зур кеше икәнлеген аңлый башладым. Әле дә исемдә, безне иң яхшы бизәнү бүлмәсенә урнаштырдылар. Бабайның концертында Алсу, Александр Градский, Марат Бәшәров, Надежда Бабкина кебек Мәскәү җырчыларын күрү, Иосиф Кобзонның бабай белән татарча сөйләшүе мине таң калдырды. Ләкин иң хәтердә калганы – Казанга кире кайту булгандыр. Поезд билетының датасы буталуы аркасында, поездга утыра алмадык. Бабай өчен вакытында кайтып китә алмау зур борчу булса да, минем өчен кызыклы сәяхәт иде бу. Артистлар белән бергә, аэропортта төн каршыладык. Шунда безгә зур чиләк белән кафедан тавык ите алып килгәннәре истә. Шулай бер-беребезнең вак-төяк капризларын үтәп, төн дә үтеп китте. Ул сәяхәттә нинди зур йөк булганымны хәзер генә аңладым. 


Ел саен туган көне уңаеннан уза торган концертларында бабайны котлар өчен сәхнәгә менеп, чәчәк бирә идем һәм аңа багышлап шигырь сөйли идем. Ләкин бер елны бу бәйрәмгә аеруча җитди карарга булдым: кызыл күлмәкле, үзем хәтле зур курчак тотып, сәхнәгә мендем. Бабай,  гадәттәгечә, котлау көткәнгә күрә, миңа микрофонны сузды. Аның колагына гына әйтәм дип уйлап: «Курчакны вакытлыча гына бирәм. Уйнап туйгач, кире бирерсең», – дигәнне бөтен зал ишетте. 

«Үбеп калам. Бабаең»

Җәйге каникулларны авылда, сагынып көткән әби-бабаем янында үткәрә идем. Алар янында да бик рәхәт: тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, дусларым белән кичкә кадәр урамда уйныйм, җиләккә йөрим. Көннең узганлыгы сизелми дә. Шулай беркөнне безгә, телеграмма тотып, почтальон килде. Анда: «Тәти кызым, Чулпан, сине бик сагындым, тизрәк кайт. Үбеп калам. Бабаең», – дигән сүзләр язылган иде».
Бабай бер интервьюда үзен, дөньядагы иң бәхетсез кеше, дип атаган иде.  Татар милләте бәхетсезлек кичергәндә, үзен бәхетле итеп санарга хокуксыз, дип уйлый иде ул. Татар халкы, татар милли музыкасы, татарның киләчәге аны бик борчыды. Безнең дә татар мохитендә үсүебезне, тәрбияләнүебезне теләп, бабай, сеңлем Зиләне Нариман урамында урнашкан татар балалар бакчасына үзе урнаштырды. Минем икенче татар гимназиясенә күчүемдә дә аның роле зур булды. Киңәшләре, ярдәме белән конкурс-фестивальләрдә югары үрләргә ирешкәнемә бабай сөенә иде. Бабайны бәхетле итәр өчен бөтен шартларын тудырырга тырыштык. Ул – безнең өчен, ә без аның өчен дус, тату, бәхетле гаилә булдык. Кан белән генә туган булуы бик җиңел, ләкин чит кешеләр булып та сүз белән аңлатып булмаслык ышаныч, хөрмәт, мәхәббәт тудыру һәркемгә дә хас түгелдер. Шундый мөнәсәбәтне мин көн саен Илһам бабай белән әтием арасында сизә идем. 


Хәзер инде бабай белән минем арада рәсми туганлык бәйләнеше булмаганын яхшы аңлыйм. Ләкин арабызда булган ихлас гаилә мөнәсәбәтләренә бернинди җитди документлар һәм дәлилләр дә каршы тора алмый. Кире башлангычта укыган чорга кайтып, бабам турында сөйләргә мөмкинлек булса, һич икеләнмичә шул авыр мизгелне күңелем аша тагын бер кат үткәрергә риза булыр идем. Чөнки хәзер ул көлүләр, үртәүләр минем өчен бары тик бабайның нинди бөек кеше икәнлеге, минем бу тормышта зур бәхеткә ия булуым турында гына сөйләр иде. 

«Илһам бабаем! Төшләремә кереп булса да, тагын бер кат «Чулпан» җырын җырласаң, аның миңа багышланганы турында тагын бер шаяртсаң иде... Мин сине бик сагынам! Тәти кызың, Чулпан».

Чулпан Хаҗиева

Чулпан Хаҗиеваның шәхси архивыннан алынган фотолар 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев