Әмирхан Еникинең Коръән китабы
1996 елның сентябрендә аксакал язучыбыз Әмирхан аганың өендә булып, аннан интервью алырга туры килгән иде. Ул әңгәмәбездә, нигездә, әдәбиятыбызның бүгенге хәл-торышы, кайбер остаз-каләмдәшләребездән, әйтик, Мөхәммәт абый Мәһдиев, чагыштырмача яшьрәк буын язучылардан Фәүзия Бәйрәмова белән Марсель Галиев турында сүз барды…
1996 елның сентябрендә аксакал язучыбыз Әмирхан аганың өендә булып, аннан интервью алырга туры килгән иде. Ул әңгәмәбездә, нигездә, әдәбиятыбызның бүгенге хәл-торышы, кайбер остаз-каләмдәшләребездән, әйтик, Мөхәммәт абый Мәһдиев, чагыштырмача яшьрәк буын язучылардан Фәүзия Бәйрәмова белән Марсель Галиев турында сүз барды…
Белгеч яки галим булу, хәтта язучы булу да авыр түгел, әмма чын кеше булу – шактый читен эш. Әмирхан Еники
Бервакыт Тукай клубында узган бер әдәби чарада Әмирхан ага Фәүзия Бәйрәмованың укучыларда – зур кызыксыну, язучыларда исә төрле бәхәс уяткан «Болын» дигән әсәрен яклап чыгыш ясаган иде. Әңгәмәбез башында ук әдипкә шуны искә төшердем.
– Ул вакытта мин яшьләрне күзәтеп бара идем, – дип сүз башлады Әмирхан ага. – Фәүзия Бәйрәмова бит инде ул электән билгеле язучы түгел, яңа гына мәйданга чыккан яшь язучы. «Болын» повестен мин шундук укып чыктым. Һәм, әйтергә кирәк, ул вакытта повесть миңа бик ошаган иде. Һәм мин аны яклап та чыгарга мәҗбүр булдым. Ул әсәргә карата фикерләр бер төсле генә түгел иде бит…
Сүз агымын Марсель Галиев иҗатына таба юнәлтеп:
– Безнең әдәбиятта шаян телле Фатих Хөсни бар иде, Мөхәммәт Мәһдиев… Менә шуларны күпмедер дәрәҗәдә дәвам иттерүче Марсель Галиев бар, – дигән идем, Әмирхан ага:
– Мин Марсель Галиевне башкачарак аңлыйм, – дип сөйләп китте. – Мин аны, дөресен генә әйткәндә, бу язучыларны дәвам итүче дип тоймыйм. Ул башкалардан бик нык аерылып торган язучы. Талантлы – сүз дә юк. Бик нык талантлы язучы. Аның һәр нәрсәгә үз карашы, үз мөнәсәбәте бар. Дөньяны, тормышны яңача күрә һәм аның яңа якларын ача белүе белән, шул күргәненә карата үзенең фикере, мөнәсәбәте булуы белән ул башкалардан аерыла да инде. Һәм, шулай итеп, кызыксыну уята.
Бик мөһим нәрсә ул – кызыксыну уяту. Менә заманында Такташ шундый булды. Аның һәрбер шигырен, нәрсә әйтә, нинди яңа мәсьәлә күтәрә, дип көтеп алалар иде. Безнең әдәбиятта бик күп язып та, андый кызыксыну уята алмаган кешеләр бар…
Әлеге әңгәмәбез барышында Әмирхан ага Тукай премиясенә кагылышлы фикере белән дә уртаклашкан иде:
– Озак кына вакыт мин идарә әгъзасы булып тордым. Берара Тукай бүләген кемгә бирү мәсьәләсен хәл итүче комитетта әгъза булып алдым. Күп очракта язучының Тукай бүләгенә лаек булуын җәмәгатьчелек фикере хәл итә. Аның мисаллары да бар. Мәсәлән, Нурихан Фәттах тирәсендә үзеннән-үзе менә шундый җәмәгатьчелек фикере оешты. Миңа карата да шулайрак булды ул. Мин үзем Тукай премиясен алучыларның беренчесен үк беләм: Әхмәт Фәйзигә бирелде ул башта. Тукай премиясен алучыларны барлап чыксаң, алар арасында чын мәгънәсендә лаек булганнары әллә ни күп түгел. Ул бит, асылда, олы йортта хәл ителә торган мәсьәлә. Шуңа күрә бик лаек кешеләр алалмыйча да калды. Вакытлары, гомерләре узып китте. Алалмыйча үлеп китүчеләр дә булды…
Мин шушы урында Мөхәммәт абый Мәһдиевне искә төшереп, болай дидем:
– Бервакыт Мөхәммәт абый белән Арчага бардык. Ул вакытта әдип өченче тапкырын куелып, Тукай премиясен алган гына иде. «Мөхәммәт абый, Тукай премиясе алуыгыз белән котлыйм!» – дидем үзенә. «И Ләбиб, аны яшьрәк чакта бирсәләр, куанычы күбрәк булыр иде…» – диде Мөхәммәт абый…
– Әйе, Мөхәммәт Мәһдине бүләккә өч мәртәбә куйдылар, – дип әңгәмәбезне дәвам итте Әмирхан ага. – Бер куйдылар – алалмады, ике куйдылар – алалмады. Өченче мәртәбә куелгач, мин комитетка хат язарга мәҗбүр булдым. Өченче тапкырында Мәһдигә бирелмәсә, аны язучы буларак, әдип буларак рухи, мәгънәви үтерү булачак, дип. Минемчә, бу хатның тәэсире булгандыр. Ә бит мин дәшми дә кала ала идем. Миңа бит, яз әле Мәһди турында, дип берәү дә әйтмәде. Күреп торам: язучы бик популярга әйләнгән, укучы һәрбер әсәрен көтеп ала, яратып укый. Җәмәгатьчелек фикере аның ягында. Һәм менә сиңа мә! Куела – алалмый, куела – алалмый… Өченче мәртәбә дә бирмәсәләр, акылга сыя торган эш булмаячак иде…
Шушы очрашуга хәтле дә, аннан соң да, әлбәттә, без могтабәр әдип белән күрешкәләп тордык. Вафатыннан соң, байтак еллар узгач, Әмирхан аганың туган ягында – Башкортстанның Каргалы авылында һәм Дәүләкәндә булырга туры килде. Дәүләкәндә Нигъмәтҗан Еникиев гаиләсе яшәгән йорт бүген дә исән. Шуны мәшһүр әдипнең музей-йорты итеп, киләчәк буын өчен саклыйсы иде, дип матбугатта, аерым алганда «Безнең мирас» журналында һәм «Шәһри Казан» газетасында язып та чыккан идем. Шул вакытта җөмһүриятебез җитәкчелегенә дә үтенеч белән мөрәҗәгать иттем, әмма, ни кызганыч, мәсьәлә әлегәчә уңай хәл ителмәгән.
Ошбу язмага «Әмирхан Еникинең Коръән китабы» дип баш исем куюым тикмәгә түгел. Изге китабыбыз турында сүз бераз соңрак булыр, әүвәл Әмирхан ага Еникинең «Соңгы китап» дигән саллы истәлегеннән бер өзек китерәм:
«Безнең авыл башкорт җиренә унсигезенче гасырның ахырларында гына Тамбов губернасыннан күчеп килеп утырган. «Каргалы» дигән исемне дә аңа шушы җиргә килеп утыргач кына биргәннәр, югыйсә, тегендә, Тамбов җирендә чакта, авылның исеме «Иди» булган, диләр. Каргалының ярты халкы диярлек Еникеевлар иде. Гомумән, бу авылда һәркемнең фамилиясе ата-бабасыннан күчеп килгән фамилия – бездә үз атасының исемен фамилия итеп алу бөтенләй булмаган. Шуңа күрә Каргалыда фамилияләр күп түгел. Иң күбесе Еникеевлар, аннары Терегуловлар, аннары инде Янгуразовлар, Утяшев, Сундюковлар китә. Тагын Мамлеевлар, Дивеевлар, Килмамитовлар да бар. Әлбәттә, фамилия тарихы ул буыннар тарихы, әмма бик озын тарих. Шуңа күрә бик кысып-җыеп кына мин үзем турында болай дип әйтә алам: ерак гасырлар түреннән, гүя Азов диңгезе томаннары эченнән чыгып, Ука-Мокшы елгалары буена күченеп килгән, шунда төпләнеп күпмедер заманнар үзенә-үзе хуҗа булып яшәгән, соңыннан исә төрле тарихи һәм иҗтимагый сәбәпләр аркасында төп урыннарын ташлап, башкорт җирләренә күчеп утырырга мәҗбүр булган «төмәннәр»нең бер гаиләсендә 1909 елның иске стиль белән февраль аенда мин дөньяга килгәнмен. Мәрхүм атам мин туардан бер ел элек кенә сатып алган Коръәннең ахыргы битенә (аерым кәгазьгә. – Л. Л.) түбәндәге сүзләрне язып куйган: «Бән морза Нигъмәтҗан Әхмәтҗан углы Еникеев алдым ышбу каләм шәрифне 1908 елда 29 гыйнварда Эткол ярминкәсендә. Бәһасе 65 тиен көмеш. Һәм ушандук кәләми шәрифне 1909 елда 16 февральдә пәнҗешәмбе көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә кылып бирдем. Алла тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап ышбу әлмөсхәр шәрифне хәтем көтеп кылырга насып итсен иде. Амин».
Әлеге изге Коръәнне якыннан күрү һәм берничә көн өемдә, үз кулымда тотып тору 2009 елда, әдипнең юбилее кичәсенә сценарий язган чакта, миңа да насыйп булды. Әмирхан ага Еники язмышында, аның сау-сәламәт булып, озын-озак яшәвендә, һичшиксез, Изге Китапның илаһи тәэсире булмыйча калмагандыр…
Язмамның нәкъ шушы өлешендә Нигъмәтҗан агай (әдипнең әтисе Нигъмәтҗан Әхмәтҗан улы,1874 елда туган. – Л.Л.) гаиләсендә булган фаҗигаи бер фактка тукталып үтмичә булмастыр. Чөнки Әмирхан аганың дөньяга килүендә ул коточкыч трагик факт гаять зур роль уйнаган. Янә Әмирхан ага истәлегенә игътибарны юнәлтик: «…Хәзер инде инәйнең (Бибихәдичә Хәбибрахман кызы, 1872 елда туган. – Л. Л. ) кара шәлен ачарга ярый торгандыр. Әйе, аны иртә бөккән, күзләрен бетергән рәхимсез сәбәп шунда: тугыз бала табып, берсе-бер исән калмаган. Сабыйлар туып, күпмедер үскәч, нәкъ сөендерер һәм сөйдерер чакларында гына үләләр дә китәләр икән. Кайсы кызамыктан, кайсы чәчәктән, ләкин күбесе эч авыруыннан. Ис-акыл җитми бу хәлгә! Югыйсә, әйтүләренә караганда, һәркайсы туган чакта туптай таза да булган имеш… Шуннан соң менә мин унынчы бала! Мине корбаннар чалып, нәзерләр әйтеп, Алладан сорап алганнар. Мин, һичшиксез, яшәргә тиеш булганмын…»
…Бер көнне үзем кайчандыр интервью алган язучы шагыйрьләребез һәм сәнгаткярләребезнең тавышы яздырылган тасмаларны барлап-тыңлап утырдым. Шулар арасында Әмирхан агага нисбәтле янә бер тасмага юлыктым. 1998 елның апрелендә Казандагы унбишенче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Фидания Нургаян кызы Леронова, ягъни минем хатыным тарафыннан Әмирхан агадан үз фатирында яздырып алынган интервью ул. Шул әңгәмәдән әдипнең газиз телебез хакында әйткән, бүген дә актуальлеген югалтмаган кайбер фикерләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәм:
– Менә әле күптән түгел генә (1998 елның март ахыры-апрель башы, димәк. – Л.Л.) Фәрит Мөхәммәтшин бер утырыш уздырды. Шунда мине дә чакырганнар иде. Мин анда да әйттем. Менә бездә, безнең Казанда гимназия-фәләннәр ачылса да, урыс мәктәпләрендә группалар төзелсә дә, бөтен татар балалары да әле ана телендә укымый булса кирәк. Элек тә әйтә килдем, язып та чыктым заманында, хәзер дә әйтәм: үзебезнең телгә кайтыр өчен балалар бары тик ана телендә укый башларга тиеш! Казандагы бөтен татар баласы иң элек ана телендә укый башларга тиеш! Әйтик, дүртенче сыйныфка хәтле дәвам итсә, ул бала, соңыннан кая китеп, нинди генә телдә укымасын, әнә шушы өч-дүрт ел буе укып алган ана телен инде онытмый да, ташламый да. Шул ана телендә укый да, яза да беләчәк. Менә шуңа күрә, мин анда (утырышта. – Л.Л.) әйттем дә инде: ана телендә укыта башлауны бездә мәҗбүри рәвештә кертергә кирәк! Бит бөтен илләрдә, бөтен халыкларда, бөтен дәүләтләрдә дип әйтик инде, балаларны ана телендә укыта башлыйлар. Урыс бит үз баласын укытуны татар мәктәбеннән башламый, урыс мәктәбеннән башлый, һәм башка барлык, бөтен халыкларда да балалар ана телендә укый башлый. Безнең Татарстанда да шундый тәртип булырга тиеш!
Минем архивымда Әмирхан ага Еникинең Татарстан Язучылар берлегенә адреслаган ике гаризасы саклана. Шулардан берсе мондый эчтәлектә:
«Татарстан Язучылары Союзы идарәсенә
Әмирхан Еникидән
Гариза
Билгеле булганча, Татарстан китап нәшрияты минем әсәрләремне ике томда басып чыгарга тиеш. Беренче том быел әзерләнә, икенчесе 1970 елда чыкса кирәк. Нәшрият планында алар «Сайланма әсәрләр» дип билгеләнгән. Хәлбуки мин үзем исән чакта чыга торган бу ике томга барлык диярлек художество әсәрләремне кереттем (орфография автор язганча сакланды. – Л.Л.). Тик планда күрсәтелгән табак күләменнән (25 табактан) артып киткәнгә күрә генә ике-өч хикәямне кире алырга мәҗбүр булдым. Икенче томга калган әсәрләремнең барысы да сыеп бетәргә тиеш дип уйлыйм. Шул сәбәпле мин чыгачак ике томга «Сайланма әсәрләр» дигән исем бирү белән һич тә килешә алмыйм, чөнки бу дөреслеккә туры килми. Асылда барлык язганнарым шул томнарга кереп беткәч, мин аларның «Җыелма әсәрләр» яки «Әсәрләр» дигән исем белән чыгуын таләп итәм. Ләкин нәшрият моңа риза булмыйча тора.
Ике арадагы бу бәхәсне хәл итәр өчен мин Союз идарәсеннән авторитетлы бер комиссия төзеп, шул комиссиягә әлеге ике томның характерын билгеләүне тапшыруны сорыйм. Комиссиягә, әлбәттә, нәшрият вәкиле дә керергә тиеш.
Бу минем өчен принципиаль мәсьәлә, шуңа күрә идарәнең аны тиешле игътибар белән каравына ышанып каласым килә.
Имза. Әмирхан Еники. 20 март, 1969 ел.»
Идарә аксакалыбызның принципиаль мәсьәләсенә тиешле игътибар бирмәгән, күрәсең, ике томлык, ахыр чиктә барыбер «Сайланма әсәрләр» булып, 1970-1971 елларда дөнья күрә.
Әмирхан ага Еникинең минем архивта сакланган икенче гаризасы да Татарстан Язучылар Союзы идарәсенә адресланган: «Яңа әсәр башлау һәм шуңа тиешле материаллар җыю максаты белән мин Бөреле совхозына барып торырга уйлыйм. Шушы теләк өчен Союз идарәсеннән бер 15 көнлек иҗат командировкасы сорыйм.
Имза. 16 июнь, 1969 ел.»
Әлеге гаризаның ул яктагы өске өлешенә икенче көнне үк, урысчалап, «15 дней творч. Командировке в Бирюлинский совхоз», дип язып, Әмирхан аганың яшь каләмдәше Гариф Ахунов имзасын салган (1969 елда Г. Ахунов нинди вазифа башкаруын тәгаен әйтә алмыйм (бәлки җаваплы сәркатиптер?! Гариф абыйның 1969-1971 еллардагы эшчәнлеге биографиясендә күрсәтелмәгән), ялгышмасам, ул чакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ибраһим Гази була. – Л.Л.). Уң якның аскы өлешенә исә язучыларның ул вакыттагы партия оешмасы җитәкчесе Ләбибә Ихсанова да, «Согласна» дип, риза икәнлеген белдереп кул куйган…
Бөреле совхозын Әмирхан ага элек-электән үк үз иткән, күрәсең. Аның 1959 елда язылган «Бөреледә ниләр бар» язмасы – моңа бер дәлил: «Илле беренче елның җәендә мин берәр аулаграк җиргә барып, шунда эшләп яту турында кайгыртып йөри идем. Ләкин кая барырга? Язучы Расих (Атилла Расих турында сүз бара. – Л.Л.), үзе зоотехник кеше, миңа Бөреле совхозына барырга киңәш бирде. Утырган җире дә матур, совхоз үзе дә синең өчен кызыклы булыр – анда төрле җәнлекләр үрчетәләр, диде…»
Әмирхан Еникинең Бөрелегә иҗади командировкага баруының максаты ул вакытта – 1969 елда – нинди булгандыр, бүген тәгаен гына әйтү мөмкин түгел. Бәлки әлеге дә баягы ике томлыгының мәшәкате илткәндер аны Бөрелегә…
Язмамны рухи остазым Әмирхан Еникинең иҗади яшьләргә теләк рәвешендә әйткән сүзләре белән йомгакларга булдым: «Талантың һәм көчле теләгең булып инде әдәбиятка килгәнсең икән, дан-дәрәҗә турында уйламый тор, күбрәк укучың турында уйла, борчыл. Син аңа белгәнеңне, ышанганыңны яз, ул да сиңа ышансын. Заманнан артта калма, тормыштан аерылма – бу синең иҗат чыганагың!.. Әдәби осталыгыңны камилләштерү турында көн-төн кайгырт, эзлән, тырыш. Таләпчәнлек, тагын бер таләпчәнлек! Соңыннан бер әсәрең өчен дә үкенерлек булмасын!»
Әмирхан аганың бу киңәш-теләге барча әһле каләмгә дә, шул исәптән – мин бахырыгызга да.
26 октябрь, 2017 ел
Ләбиб Лерон
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев