Логотип Идель
Мәдәният

Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный

Кырым татар кызы Эльвира белән Казан татары Маратка бер-берсенә яратылган яр булуларын аңлау өчен дүрт көн аралашу җитә. Берсенең Краснодар шәһәрендә, икенчесенең Татарстан башкаласында яшәве, ике арадагы меңәр чакрымнар да куркытмый аларны.

Кырым татар кызы Эльвира белән Казан татары Маратка бер-берсенә яратылган яр булуларын аңлау өчен дүрт көн аралашу җитә. Берсенең Краснодар шәһәрендә, икенчесенең Татарстан башкаласында яшәве, ике арадагы меңәр чакрымнар да куркытмый аларны. Тәүге очрашу бераз кичектерелсә дә, озакка сузмыйча өйләнешеп тә куялар. Ихлас хисләр генә шулай гаилә кору белән тәмамлана, ә төер булып тамакка утырмый торгандыр ул. Күз меңне күрсә дә, күңел берне сөяр, ди бит. Дөнья күрке исә шул сөйгән яр белән.

Интернетта танышып, берничә көн язышуга, Марат, машинасына утырып, шомырттай күзле, кыйгач кашлы, озын кара чәчле кызның үзен күрергә, гаиләсе белән танышырга Кавказның «капкасы» Кубань төбәгенә чыгып китәргә әзер була. Эльвира гына: «Эшемдә җаваплы вакыт, тыгыз чак, алда эшлекле сәфәр дә көтелә», – дип аны туктата. Ә үзе егетнең кыюлыгы, тәвәккәллегенә соклана. Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный гына. Таныш ларым очрагында да шулай була. Кызның җәйге ялы якынлашу белән күптән көтелгән очрашу мизгеле дә килеп җитә. Эльвира Маратны чынбарлыкта күргәч, сөйләгән сүзләренең гамәлләренә туры килүен аңлый, ышанычлы ир булачагына да шиге калмый. Аны эчке тоемлау хисе алдамый. Ирлек сүздә түгел, йөрәктә шул. «Марат ике тәүлеккә якын машинада руль артында килгәч, күрешкәндә талчык кан кыя фәттә иде, – дип тәүге мәртәбә ничек очрашулары турында сөйли Эльвира. – Минем соңгы эш көне – алда отпуск. Марат каршы алды да әни янына киттек. Ни кызганыч, минем дә әти, иремнеке дә мәрхүм. Шул истә калган: Марат бик дулкынланды. Миңа ошарга тырышуы да күзгә ташланып тора иде. Әни белән танышканда да каушады, хисләрен яшерә алмады. Ул аңардан мине үзләренә Казанга кунакка җибәрүен сорады. Краснодар крае буенча бераз сәяхәт иткәч, истәлекле урыннарны карагач, бергә Татарстанга таба юлландык». Эльвира чиста кырым татарлары нәселеннән. Ерак бабалары совет заманында Кырымнан Үзбәкстанга куылган, әти-әнисе шунда дөнья га килгән. Аннары инде җылы, йомшак һавалы Кубаньда төпләнгәннәр. Эльвира Крымск шәһәрендә туа. Һөнәре буенча юрист, ун елга якын арбитраж судта, Краснодар краеның Табигый байлык лар министр лыгында эшли. Гомеренең әлеге чорында үзен эшлекле, читтән караганда салкын карашлы, кырыс холыклы хатын-кыз идем, дип искә алса, Марат белән кавышу аннан бөтенләй башка кеше ясый: ул гүя чәчәк кебек хатын-кыз буларак ачыла. Хәтта юрист карьерасы турында да оныта, ике дә уйламыйча, дәрәҗәле эшен ташлап, яшәргә Казанга күченә. Кем нәрсә генә әйтсә дә, гаилә – бәхет ачкычы инде. Эльвира үзендә татар каны акканын кечкенәдән тоеп яшәсә дә, Краснодар краенда – күбрәк славяннар яшәгән төбәктә гомер кичергәч, үз мәдәнияте һәрчак җитми аңа. Шуңа да гел татарлар белән аралашырга тырыша, төрле мәдәни чараларга тартыла. Милләтебезнең мәркәзе саналган Казан шәһәрен күрү теләге дә күңелендә йөри. Әмма беркайчан да ирем Казанныкы булыр, шунда китеп яшәрмен дип уйламый. Ни өчендер, язмышын кырым татар егете белән бәйләр төсле тоела. Ә никахлар күкләрдә укыла, диләрме әле? Маратның туганнары да май кояшы кебек балкып торган Эльвираны үз кызлары кебек яратып кабул итә. Танышым үзе әйтмешли, татарча тәмле чәй, кайнар өчпочмак белән каршы алалар. Алар янында ул бик тиз үз кешегә әйләнә. Казанны да яратып өлгерә. Биредәге мохит, пөхтәлек, төзеклек ошый аңа, ниндидер бер күңел җылысы тоя. «Казанга беренче килүемдә үк үземне бик рәхәт хис иттем, әйтерсең, гомерем буе шунда яшәгәнменме? Хәзер инде Кырым һәм Казан татарлары арасында әллә ни аерма күрмим. Әйе, баштагы мәлне тел мәсьәләсендә кыенлыклар туды. Казан татарлары кызу сөйләшә, әйткән сүзләрен аңламыйм, сөйләмнәре умарта күче гөжләгән тавышны гына хәтерләтә, «ж», «ш» хәрефләре күп кулланыла кебек иде. Игътибар белән тыңлагач, безнең телләр охшаш, сүзләрнең әйтелеше генә төрле икәнен чамаладым. Кызганыч, депортация халкыбыз мәдәниятенә тамырдан балта чапкан, без аның кайтавазын әле дә сизәбез. Шуңа күрә халкымның һичьюгы үземдә булган мәдәниятен сакларга телим». Марат та, Эльвира да гореф-гадәтләргә тугрылык саклый. Шулай булмаса, туйларын дүрт мәртәбә уздырырлар идеме? Иң элек, кырым татарлары йолаларына туры китереп никах укыталар. Аннары, кәләшнең туганнарын туй мәҗлесенә җыялар. Аларда мондый чараларны музыкаль ансамбльләр алып бара. Бәйрәмнең күрке – биюләр. Кунаклар икешәр сәгать бертуктаусыз бии. Әлбәттә, Марат моны күреп телсез генә түгел, аяксыз да кала. Әмма сынатмый. Рәсми төстә исә Казанда язылышалар һәм мондагы туган-тумача, дус-ишне янә бәйрәм табынына дәшәләр. Монысында инде безнеңчә туй итәләр. «Казанда туйлар аурупалашкан: бәйрәмне тамада алып бара, кунаклар ашыйэчә, ярышларда, уеннарда катнаша. Мондый туй да миңа бик ошады», – ди Эльвира. Ә менә көндәлек тормыштагы аермалыкларга килгәндә, без – Казан татарлары кунакларны чәй белән сыйларга яратсак, кырым татарлар өстәлгә каһвә ясап чыгара. Каһвәне танышым да яратып әзерли. Аның өчен һәр иртә гаиләсенә әлеге тәмле эчемлек белән бергә тәмле итеп иртәнге аш хәстәрләү дә чиксез рәхәтлек, көне буена җитәрлек күтәренке кәеф, көч бирә. Әлбәттә, Казанга килен булып төшкәч, каенанасыннан моңарчы колагы ишетмәгән өчпочмак, гөбәдия ише татар халык ашларын да пешерергә өйрәнгән. Хәзер инде кунакка килгән кырым татарларны хуш исле каһвәдән тыш, татарча кайнар өчпочмак белән каршы ала. Маратны исә кырым татар ашы янтык (коры табада, ягъни майсыз пешерелгән чебурек) белән сыйлый. Бу хакта сөйләгәндә, кайсы татар камыр белән ит яратмый икән, дип шаярта Эльвира. Казанны да, биредәге татарларны да яратып өлгергән кызга мондагы һава торышы гына бик ярап бетми – салкыннар һәм кояшның аз булуы килешми аңа. Ике ел яшәгәннән соң гаилә белән Краснодарга күченергә карар кылалар. Киләчәктә кайтмабыз дип әйтмәсәләр дә, әлегә тулы гаилә бәхетенә сөенеп Кубань җирендә яшиләр. Гомумән, соңгы арада күпләр Краснодар краена күченә. Русиянең төрле почмакларыннан халыкның шактые җылы эзләп килә. Теләгән кешегә эше дә бар. Марат исә Казандагы кәсебен уңышлы гына дәвам итә – җиһазлар ясый. Хатыны аның турында алтын куллы, ди. «Өйдә дә тик утырганын күрмәссең, үзе белеп эшли, аңа әйтәсе юк. Бүген андый ирләр сирәктер. Аның янәшәсендә үземне нәзәкатьле, чын хатын-кыз итеп сизәм», – дип ирен мактап куя. Танышым,күрәсең, юкка гына юрист һөнәрен ташлап, бизәнү әйберләре белән сату итәргә, гүзәл затлар өчен төрле мастер-класслар уздыруга керешмәгән. Башкаларга да хатын-кыз бәхетенең формуласын өйрәтәсе килә аның. Ә инде кырым татарларының мәдәниятен саклау дигәннән, Эльвира тугыз ел бию белән шөгыльләнә. Элек кариб, көнчыгыш биюләрен үз итсә, улы Әмир тугач, патриотик хисләре уянып, кырым татар биюләрен өйрәнә башлаган. Әкренләп Казан татарлары биюләрен дә үзләштерә. «Кырымда да, Кубаньда да туганнарым күп, – ди танышым. – Безгә атнага берничә мәртәбә бер-беребезгә кунакка барырга сәбәп кирәкми, элемтәләр нык, мөнәсәбәтләр җылы. Өлкән яшьтәге кеше килсә яки үзең аның хәлен белергә керсәң, кулын үбеп, маңгайга тидерү гадәте бар. Хөрмәт билгесе бу. Ә менә Казанда никтер туганнар бик йөрешми, аралашмый. Бәлки тыгыз яшәү ритмы белән бәйледер. Аның каравы, кырым татарларында дин киң таралмаган. Казанны мәчетләр күп булганга күрә дә яраттым. Минем өчен әнә шулай ике яктан да алырлык уңай күренешләр бихисап. Улыбызны да ике мәдәният мисалында лаеклы кеше итеп тәрбиялисе иде». Марат белән Эльвира Котдусовларның күзләренә карауга, мәхәббәтнең бер булып, шушы ике йөрәктә яшәвен чамалыйсың. Ир белән хатын куш тирәк, диләр, ягъни төбе дә, тамыры да бер. Ә Марат белән Эльвира очрагында бу тамырлар бигрәк тә тирәнгә – тарихыбызга китә. Шуңа да аларның мәхәббәт агачы да тормыш сынауларына бирешмәс, мул җимеш белән сөендерер дип ышанасы килә.

Янтык рецепты

Янтык үзенчәлекле тәме һәм хуш исе белән аерылып тора. Аны коры табада капкач ябып пешерәләр. Кайнар килеш ак май белән майлыйлар да, салфетка каплап куялар. Шул чагында ул авызда эреп торачак. Камырны су, үсемлек мае, он, тоз салып басалар. Эчлек өчен сыер итеннән фарш, аз гына су, башлы һәм яшел суган, тоз, зира тәмләткече, кефир, уылган борыч кирәк. Камырны, түгәрәкләп җәеп, яртысына эчлекне таратып салалар. Икенче өлеше белән каплап, эчлек агып чыкмасын өчен, тирә-ягын ябыштыралар. Майсыз коры табада пешерәләр. 

Энҗе Басыйрова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев