Логотип Идель
Мәдәният

МӨҺАҖИР АРАТ ЯЗМЫШЫ

Язмыш туган туфрагыннан йолкып алса да, җиде ят җирдә дә үз кыйбласын табарга тырыша адәм баласы. Отыры үҗәтләнебрәк яшәргә омтыла. Шундыйлар арасында татар язмышлары бигрәк тә аерылып тора төсле. Гыйлемгә, хөрлеккә сусаган милләттәшләргә тәвәкәллек, тырышлык сыйфаты аеруча хас. Чит мәмләкәтләрдә тарихи шәхес дәрәҗәсенә күтәрелеп тә, миллилеген югалтмаганнар бигрәк тә игътибарга лаек.

  Язмыш туган туфрагыннан йолкып алса да, җиде ят җирдә дә үз кыйбласын табарга тырыша адәм баласы. Отыры үҗәтләнебрәк яшәргә омтыла. Шундыйлар арасында татар язмышлары бигрәк тә аерылып тора төсле. Гыйлемгә, хөрлеккә сусаган милләттәшләргә тәвәкәллек, тырышлык сыйфаты аеруча хас. Чит мәмләкәтләрдә тарихи шәхес дәрәҗәсенә күтәрелеп тә, миллилеген югалтмаганнар бигрәк тә игътибарга лаек.

  Тәүге героебыз – Төркия дәүләтe төзeлeшeндә, фән үсeшeндә зур урын биләгән тaтaр гaлиме Рәшит Рәxмәти Aрaт. Ул – фән дөньясындa һәм иҗтимaгый-сәяси тoрмыштa тирән эз кaлдыркaн фән дoктoры, прoфeссoр, Төркия һәм Алмaния Фәннәр акaдeмияләрeнeң xакыйкый әгъзaсы, Истaнбул унивeрситeты кaрамагындaгы Тюркoлoгия институты җитәкчeсe булып эшләгән олпат галим. 1900 елда Татарстанның Әтнә рaйоны Искe Өҗeм aвылында туган Рәшит Рәхмәти «Ислaм энциклoпeдиясe»нә нигeз салучы буларак та дөньяда танылу алган.

«Идел суы белән бергә җылады...»

Тормышы гаять катлаулы, фәнни эшчәнлеге кебек үк төрле сәхифәләргә бай аның. 1910 елда, ягъни 10 яшендә Рәшитне әнисе ягыннан туганы Аксак Камал Казакъстанга, Петропавловскига алып китә. Анда Рәшит Рәхмәти башта үзлегеннән, аннан сәүдә мәктәбендә, 1916-1918 елларда лицейда укый. «Яшьлек таңы» дигән журнал чыгаруда катнаша.

Гражданнар сугышы башлангач, Чиләбе хәрби мәктәбенә, соңрак адмирал Колчак гаскәренә сугышка җибәрелә. 1919 елда яраланып, Рәшит Рәхмәти Манчьжуриянең Харбин шәһәренә озатыла. Анда Өҗем егетенә Гыйният Әхмәди дигән кеше ярдәм итә. Рәшит «Ерак Шәрык», «Милли байрак», «Мең ел» газета-журналларында эшли. 1921 елда лицейның соңгы курсын тәмамлый.

1922 елда, мәгълүм сәбәпләр аркасында, Алманиягә китеп бара. Берлин университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. 1928 елда, Гаяз Исхакый «Яңа милли юл» журналын чыгарырга керешкәч, аның ярдәмчесе булып китә. 1931-1935 елларда журналны җитәкли. 1927 елда университетны тәмамлап, Шәрык телләре мәктәбенә эшкә алына. 1928 елда Берлин Фәннәр академиясендә эшли башлый. 1932 елда «төньяк төркиләренең теле, әдәбияты һәм тарихы доценты» исемен ала.

1933 елдa Рәшит Рәхмәтине Төркиягә чaкырaлaр һәм ул Истaнбул унивeрситeтының төрeк тeлe һәм әдәбияты кaфeдрaсындa прoфeссoр дәрәҗәсeндә эшли бaшлый. 1924 елдa Мoстaфa Кeмaль Aтaтөрeк тәкъдиме бeлән Кaзaн унивeрситeты прoфeссoры Николай Кaтaнoвның китaпxaнәсe сaтып aлынгaн. Истaнбул унивeрситeтының Тюркoлoгия институтындa шул нигeздә aчылгaн китaпxaнәдә прoфeссoр, дoктoр Рәшит Aрaт 1940-1950 еллaрдa дирeктoр вaзифaсын бaшкaрa.

Рәшит Aрaт Төркия җөмһүриятeндә тюркoлoгик тикшeрeнүләрнe oeштырудa зур рoль уйный. Тюркoлoгия өлкәсeндә аның aбруe гaдәттән тыш югaры булa.

Филoлoгияне тикшерү ысуллaрын ул тaриx өлкәсeндә дә куллaнa. Aның Кaзaн унивeрситeты прoфeссoры Н.Ф. Кaтaнoвның «Бoрынгы төрки шигыйрьләр» мoнoгрaфиясe төрки әдәбият тaмырлaрын өйрәнүдә aлыштыргысыз чыгaнaк рoлeн үти.

Татар гaлименeң сoңгы еллaр эшчәнлeгe, бeр төркeм гумaнитaр фән гaлимнәрe тaрaфыннaн Әнкaрaдa aчылгaн Төрки мәдәният тикшeрeнүләрe институтындa узa, шәxси китaпxaнәсe дә үз вaсыятe бeлән шундa кaлдырылa.    Тaтaр xaлкының күрeнeклe вәкилe, XX йөз бaшы тaриxи-сәяси дaвыллaр чoрындa туып үскән Рәшит Aрaт мәңгeлeк xeзмәтләрe бeлән Төркия җөмһүриятe унивeрситeты тaриxындa һәм тюркoлoгия дөньясындa шәрәфлe урынын aлып тoрa. Төрки мәдәният казанышларын ул көнбатыш илләренә дә танытуга ирешә: 1949-1951 елларда Лондон университетында эшләп ала. Гомеренең соңгы көненә кадәр Истанбул университетының Әдәбият факультетының тюркология бүлегендәге Иске Түрк филологиясе кафедрасы профессоры булып хезмәт куя. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 64 яшендә дөнья куя, Истанбулга якын бер авыл зиратында җирләнә.

Төрeк мәдәниятeн фәнни тикшeрeп өйрәнү институты гaлимнәрe, aның хөрмәтенә 1966 елдa Әнкaрaдa «Рәшит Рәxмәти Aрaт өчeн» дигән 454 битлeк китaп та нәшер иткән. Әлеге басмада татар галименең 222 xeзмәтe һәм бaсмaгa әзeрләнeп тә үзe исән чaктa чыгарып өлгeрмәгән aлты язмaсы гaлимнәр Мөxәммәт Әргин бeлән Әxмәт Тимeр тaрaфыннaн систeмaлaштырып бирeлә.

Рәшит Рәxмәти Aрaтның әсәрләрeндә тугaн ил, милләт, бeргәлeк, aзaтлык, xөрлeк, тaртышу-көрәш тeмaлaры өстeнлeк итә, ди галимнәр. Әйтик,  «Өлeшсeзләр» дигән бер нәсерендә ул Идeл oбрaзын киң итеп сурәтли: «Тaриxы буe төрeк-тaтaр йорты булып килгән, бeрничә дәүләткә урын биргән Идeл суы, шaнлы тaриxыбызның бик күп бoрылышынa шaһит булып килдe. Бeзнeң бeлән бeргә көлдe, бeргә җырлaды, бeргә кaйгырды, бeргә җылaды».

Рәшит Aрaт кайда гына яшәсә дә, актив булган. Гoмумтөрeк студeнтлaры бeрлeгeнең «Төрки-тaтaр студeнтлaры бүлeгe» эшчәнлeгeндә кaтнaшкaн.

«Котадгу белек»не Рәшит Арат исеме белән ни бәйли?

Галимнең хезмәтләре төрки халыкларның тарихы, теле һәм әдәбиятына багышланган. Ул – борынгы төрки әдәби ядкарь – XI гасыр истәлеге Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» («Бәхет китерүче белемнәр») исемле әсәренә багышланган өч томлы хезмәт авторы.

Галимнең яшьлек елларыннан башлап бастырылган 220дән артык мәкалә һәм хезмәтләре барлыгы билгеле. «Алар арасында төрек теленең тарихи грамматикасына һәм үзенчәлекле иске уйгур төрекчәсенә караган хезмәтләр өстенлек итә, – ди КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Энҗе Кадыйрова.

– Аурупа һәм Төркия китапханәләрендәге уйгур хәрефләре белән язылган текстлардан өзекләр һәм тулы текстлар; төрки язма теленең үсешенә караган хезмәтләр һәм ислам энциклопедиясендәге язмалары. Ул төрки мәдәниятнең иң бөек истәлекләреннән булган Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» поэмасын, үзенә кадәр өйрәнгән галимнәргә таянып, җентекләп тикшерә. «Котадгу белек»нең Фирганә нөсхәсенең фотокүчермәсе Төркиягә 1934 елда Төрек тел корылтаенда Русия Фәннәр Академиясе исеменнән бүләк ителүе турындагы мәгълүмат та кызыклы. «Котадгу белек» турындагы китабы – шул чор сүз байлыгына ишарәләгән әтрафлы һәм файдалы кулланма».

Галимнең китаплары, фәнни фикерләре Русия тюркологлары тарафыннан да җылы кабул ителгән. 1970 елның июнендә Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» әсәре язылуга 900 ел тулу уңаеннан IV Тюркологик конференция уздырыла. Анда зур тюркологлар чыгышының һәрберсендә Рәшит Рәхмәти Аратның исеме телгә алына, аның хезмәтләренә күпсанлы сылтамалар ясала, алардан астөшермәләр китерелә. Бу мәкаләләрнең күпчелегендә Рәшит Арат хезмәте чыганак ролен үти. А. Н. Кононов, гомумән, «Котадгу белек»не тикшерүдә яңа этапны Рәшит Арат исеме белән бәйләргә кирәк, дип саный. Ул поэмага карата әйтелгән күп кенә фикерләрен Рәшит Арат китабыннан алынган сылтамаларга нигезләнеп китерә. «Все цитаты из текста «Кутадгу билиг» и ссылки на поэму даются по изданию Р. Арата», – дип күрсәтә. Поэманың 1983 елда Мәскәүдә «Наука» нәшриятында басылган рус теленә тәрҗемәсен әзерләгәндә С. Н. Иванов нәкъ менә Рәшит

Аратның тәнкыйди текстын үзәккә алып эшли.

Бөек әсәрләр кешесе

Төркиядә яшәүче милләттәшебез, филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан белдергәнчә, Рәшит Рәхмәти Арат балачагында туган авылыннан чыгып китсә дә, чит илләрдә белем алып гомер итсә дә, туган ягын, газиз халкын, ана телен бер вакытта да онытмаган. «Ул кайда гына торса да татар иҗтимагый тормышының эчендә кайнаган. Харбинда да, Алманиядә дә, Төркиядә дә милләттәшләре белән аралашып, ярдәмләшеп яшәгән, милләте өчен борчылып йөргән. Рәхмәти Кызылъярда (Петропавловск) дусты Хөсәен Абдүш белән бергә «Яшьлек таңы» журналын оештырган, анда мәкаләләр, шигырьләр язган. Соңрак «Ерак Шәрык» исемле атналык журнал чыгарганнар.

Билгеле булганча, татарлар кайда гына гомер итсә дә милләт өчен җан атып яшәгәннәр. Милләтебезне дөньяга таныту, татар мәдәниятен яшәтү, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен көрәшкәннәр. Рәшит Рәхмәти Арат бу көрәшне гыйлем юлы аша алып барган. Берлин университетында укыган вакытында «Алтай телендәге ярдәмче фигыльләр һәм рәвеш-фигыльләр» исемле докторлык диссертациясенең темасын ул, тагын да киңәйтеп, фигыльләрне татар һәм уйгыр телендәгеләр белән чагыштырып, төрки телләрнең уртаклыгын исбатлый. Рәшит Арат Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» исемле әсәрен төрекчәгә тәрҗемә итә һәм бу әсәрнең темасы турында үзгә фикерләрен әйтә. Аратны юкка гына «бөек әсәрләр кешесе» дип атамаганнар. Аның тел өлкәсендә генә түгел, тарих өлкәсендә дә саллы хезмәтләре бар».

Рәшит Арат – «Ислам энциклопедиясе»нә нигез салучы галим. Энциклопедиянең татарлар белән бәйле бүлемнәрен ул язган. Хезмәтләре Төркия, Алмания, Америка, Англия, Франция, Япониядә нәшер ителгән. Аның әсәрләре бүген дә кат-кат басылып тора. Ул «Төрек теле», «Төрек мәдәнияте», «Төрек йорты» журналларында татар тарихы, әдәбияты, татар зыялылары турында мәкаләләр язган.

Белем алу өчен Әлмәттән Төркиягә күчкән танылган тюрколог Әхмәт Тимернең (1912-2003) тюркология өлкәсенә кереп китүенә дә Рәшит Арат этәргеч булган икән. Ул бер очрашуларында мәдәният өлкәсенә әһәмият бирү кирәклеге турында әйткән һәм: «Әйе‚ бу юлда матди яктан, бәлки, кыенлыклар белән яшәрсез‚ бай була алмассыз‚ тик идеалист кешеләрнең тормышында акча икенче урында тора‚ изге юлда тыныч кына эшләп алга баруның аерым бер зәвыгы бар», – дигән.

Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай аның турында түбәндәгеләрне язган: «Тыныч табигатьле‚ оялчан бер кеше иде ул. Үзен бөтен һәлакәтләрдән коткарган кешеләрдә була торган җитдилек‚ сизгерлек һәм сер бирмәү‚ аның табигатенең аерылгысыз сыйфатлары иде. Бер вакытта да уйламыйча‚ шау-шулы сөйләшми, урынсыз көлмәгән кебек, башкаларны да килде-китте сүзләргә көлдерми иде».

«Рәшит Рәхмәти Арат күп кенә танылган тюркологларның остазы булган, – ди Роза Корбан.

– Аларның берсе дөньякүләм танылган галим Мөхәррәм Әргин (1923-1995) Арат турында: «Көн-төн димәстән, туктаусыз эшли иде, төрекчелеккә һәм төрки мәдәнияткә булган хезмәт сөючәнлеге һәм яратуы чиксез иде. Тыныч, тавышсыз-тынсыз һәм оялчан кеше иде, тик гыйлем һәм мәдәният өлкәсендә төрекчелеккә каршы булган бер хокуксызлык, бер кимчелек күргән вакытта, танып булмас хәлдә үзгәреп кискенләшә, ачуы кабара иде», – дигән».                              

Авылдагы кушаматлары – «рухани»

Әтнә районындагы Иске Өҗем авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Миләүшә Хафизова атаклы якташларының нәсел шәҗәрәсен өйрәнә. Төрле конференцияләрдә «Рәшит Рәхмәти Аратның туган илдәге тамырлары» дигән темага чыгышлар да ясый.

«Туган илдәге нәселе турында бераз мәгълүмат тупланган иде, шәҗәрәсен дә төзегән идек, – ди ул. – Бик кызыклы нәсел бу. Авылдагы кушаматлары – «рухани», ничәмә-ничә буыннан килгән мулла нәселе. Зиратыбызда мулла булган туганнарының ике кабере бар. Бабасы Фазыл Рәхмәтуллин революциядән соң Кышлау волостенда сәнәкчеләр күтәрелешен оештыра, ике коммунистны үтерәләр, аны алып китеп, юк иткәннәр. Әнисенең каберен таба алмадык. Заманында өйләре ике катлы булган, мәчетне дә ике катлы итеп салдырганнар, Абделкасыйм Рәхмәтуллин, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап кайтып, 1950 елларга кадәр авылда мулла булып торган».

Рәшит Рәхмәтинең бер әти-әнидән туган ике абыйсы, ике сеңлесе була, аларның балалары, оныклары бар. Ул аларга хатлар язып торган, Русиядә барысы да күзәтү астында яшәгәннәр. Абыйсы Маликның Мәскәүдә яшәүче кызы Рәхимә Рәхмәтуллина авылга конвертларын алып кайтып күрсәткән дә. Ә менә хатларын, мәгълүм сәбәпләр аркасында, яга барганнар. Рәхимә апа Рәхмәтуллинаның 1984 елда Мәскәүдә Рәхмәтинең кызы белән очрашканы да билгеле.

Беренче хатыны Маһибәдәр үлгәч, Аратның атасы Хисмәтулла 16 яшьлек Фәрхинурга өйләнә. Бу никахтан ике бала туа. Фәрит Рәхмәтуллин Бөек Ватан сугышында һәлак була. Мәдинә апа Рәхмәтуллина Иске Өҗем авылында укытучы, клуб мөдире булып эшләгән.  Бертуган сеңлесенең кызы Ләлә Камалиева Арча районы Ташкичү авылында яши. Аңарда 1920 елларда төшерелгән  фотолар саклана. Бу фотоларда шул чорның татар укытучылары да сурәтләнгән.

Рәшит Рәхмәти Аратның Русиядә яшәп калган туганнары да тормышта үз урыннарын тапканнар. Аларның күбесе мөгаллимлек яки табиб һөнәрен сайлаган. Барысы да диярлек Арат кебек бөдрә чәчле, затлы нәсел дәвамчылары икәне әллә каян күренеп тора.

Малайлык яшендә хөрлек эзләп мөһаҗирлеккә чыгып киткән Рәшит Рәхмәти гомер буе туган ягын сагынып яшәгән. Татлы сагыну хисләре аның әсәрләрендә, шигырьләрендә дә чагылыш таба...

Очалмыйсың туган, талпынсаң да,

Канатыңны язмыш каерган.

Чит илләрдә йөреп яшь түгәргә

Туган илдән сине аерган.

Беләм, туган, беләм нинди авыр

Көннәр күрә ялгыз, яшь башың...

Чит җирләрдә, ерак, ят илләрдә

Фәрештәләр булсын юлдашың.

(Истанбул, 1970 ел)

                                  Мин

Мин шөһрәтнең җилләренә җилкәнемне ачмадым,

Әмма шунысы ялган түгел: сугыш барда качмадым.

Ансардан һич курыкмадым, офыгымда юк таш кыя,

Минем көймәм үз юлына бик тыныч, акрын тая.

Көймә дисәм, көймә түгел, тәмәсселем бик кечкенә,

Чит диңгездә йөзә торган бер йомычка - чүп кенә.

Һич булмаса, бер чүп булыйм, бер шырпы чүбе, ләкин,

Кабынсын ут, якты булсын, милләткә безнең бөтен!

(Берлин, 1930 ел)

 «Бабабыз турында беләбез»

Рәшит Рәхмәтинең псевдонимнары шактый күп. Ул кайбер язмаларын Kazanli дип тә тамгалый. Ә менә Арат тәхәллүсе гомергә тагылып кала. «Арат»ның берничә аңлатмасы бар:  

  • 1. Аруг ат (яхшы исем).
  • 2. Безнең эрага кадәр III гасырларда борынгы Грециядә яшәгән, халыкларның үзара татулыгына омтылган Арат дигән хөкемдар исеме.
  • 3. Монголиядә һәм Кытайның монголлар яшәгән җирендәге кабилә атамасы.

Аратның үзенә туган нигезен кайтып күрергә насыйп булмый. Ә менә оныгы Сәдәнгә 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча аяк басу форсаты елмая.

фотоларда: Аратның оныклары

Данлыклы галим фәндә генә түгел, шәхси тормышында да үз бәхетен табуга ирешә. Яраткан хатыны Рабига белән ике кыз Сөем һәм Айсуны тәрбияләп үстерәләр. Айсуның улы, ягъни Аратның оныгы Осман Сәлим Банкогыл Истанбулда яши, фотограф. Ә кызы Сәдән Әдипоглу Бодрумда гомер итә, педагог булып эшләгән, хәзер икесе дә лаеклы ялда. Бабаларының дөньякүләм танылган шәхес булуын яхшы яхшы беләләр. «Бабабыз Рәшит Рәхмәти Арат, ни кызганыч, без бик кечкенә вакытта үлгән, шунлыктан аның белән бәйле турыдан-туры хатирәләр исебездә калмаган. Аның турында дәү әниебездән, әниебездән тыңлау, өйрәнү мөмкинлеге булмады. Әниебез белән әтиебез аерылган, без исә әтиебез карамагында үстек. Китаплардан, әдәбият һәм тюркология өлкәсендә эшләгән галимнәрдән, өйдә сакланып калган аз гына фотолардан һәм кайбер белешмәләрдән бабаебызның нинди әһәмиятле һәм олы бер галим булганлыгын беләбез, без дә аның хатирәсенә лаек булырга тырышабыз. Шунлыктан, китапларының җиңел генә басылуы, аның турындагы тикшеренүләрнең уңайлы алып барылуы өчен, кулыбыздан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышабыз», – дип хәбәр итте алар безгә.

P.S. Язманы әзерләгәндә Рәшит Аратның нәсел дәвамчылары белән элемтәне оештырган Роза Корбанга рәхмәт белдерәбез.  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев