Логотип Идель
Мәдәният

МӨҺАҖИРЛЕКТӘ КАЗАНГАН ШӨҺРӘТ

Төрекләрнең тарих фәненә нигез салган Әкъдәс Нигъмәт Курат – татар егете. Ул – хәзерге Чирмешән районының Бәркәтә авылында туып-үсеп мөһаҗирлектә гомере узган милләттәшебез.

Төрекләрнең тарих фәненә нигез салган Әкъдәс Нигъмәт Курат – татар егете. Ул – хәзерге Чирмешән районының Бәркәтә авылында туып-үсеп мөһаҗирлектә гомере узган милләттәшебез. Ата-ана фатихасы һәм ярлы букчадан тыш, 1921 елда бер нәрсәсез, күз күрмәгән илгә сәфәр чыгарга батырчылык иткән егетнең күңелендә нинди уйлар булды икән? Бәхетемне табам, инженер булып туган ягыма әйләнеп кайтам, дигән өмет бәлки аның йөрәгенә тәвәкәллек өстәп торгандыр...

 

Геннардан килгән акыл

Төркия дәүләте төзелешендә зур урын биләгән танылган тарихчы галим, дөньяның абруйлы университетларында укыткан профессор Әкъдәс Куратның мишәрләргә хас үҗәтлеге, геннардан килгән төпле акыл, тырышлык, белемгә омтылышы аңа дөньяның төрле илләрендә йөрергә, Төркия мәмләкәтен дөнья киңлегендә танытырга, хәтта Швеция королендә кунак булырга да мөмкинлек биргән. Гади мулла малаеның дөнькүләм дәрәҗәгә ирешүенә сокланырлык та шул.

Әкъдәс Курат башлангыч белемне авылда атасы мәдрәсәсендә алган. Бөгелмәнең рус мәктәбендә укыган егетнең чит телләр өйрәнергә дә маһирлыгы була. Гыйлемгә юл шактый урау булып чыга. Россиядән ул бары тик газаплы өч елдан соң гына (төрмәгә дә ябып куялар хәтта) Төркиягә чыга алган. 1924 елда 21 яшьлек авыл егете хыялында йөрткән Алманиягә түгел, Истанбул каласына аяк баса. Биредә ул Йосыф Aкчурa, Caдри Мaксуди белән таныша. Чит илдә хезмәт юлын гардеробчы булып башлый. Төрек телен үзләштерә... 1924 елда Истанбул университетының әдәбият факультетында башта фәлсәфә, соңрак тарих бүлегендә укый. 1928 елда Әкъдәс Нигъмәт факультеттагы хезмәттәше Һәдия ханым Мәхмәдкә өйләнә.

1931 елда уллары Юлуг Тәгин туа (соңрак ул Көнчыгыш техник университетының тарих бүлеген җитәкли.)

1929-1933нчe еллaрдa, егет хыялын тормышка ашыра: Алманиядә укый, ә 1933нчe елдa инде Визaнтия тaриxынa кaгылышлы тeмaгa бaгышлaнгaн диссертациясен төгәлләп, тaриx фәнe дoктoры булып таныла.

Язмышын яңадан төзегән

Галим Курат псевдонимын 1935 елда ала. Әлеге сүз “яңадан төзү” дигәнне аңлата. Бу фамилия, язмышка баш имичә, тормыш сынауларына бирешмичә читтә дан казанган татарның холкын тулысынча ачып бирә.

Аның 1934 елда басылып чыккан «Урта гасырлар тарихына кыскача библиография» исемле китабы Төркиянең югары уку йортларында тарих өйрәнүчеләр өчен бүген дә төпле кулланма булып тора. 1944 елда Әкъдәс Нигъмәт рус теле һәм әдәбияты буенча профессорлыкка сайлана. 1946-1947 елларда мәдәни җәмгыять чакыруы буенча Англиядә гыйльми тикшеренүләр алып бара. Оксфорд, Бодман һәм Лондонда Британия Музее фондларында эшли. «Төрек-инглиз мөнәсәбәтләре» исемле хезмәтен яза. 1950-1951 елларда, Рокфеллер фонды стипендиаты буларак, Америкага бара һәм фәнни-тикшеренү эшләре үткәрә. Әкъдәс Нигъмәт Курат 1970-1971 елларда Австралиядә, Америкада, Бразилиядә, Мексикада, Сантьягода узган Төркияне танытучы гыйльми конференцияләрдә, Шәрыкны өйрәнү конгрессларында, дәүләтара мөнәсәбәтләр буенча саммитларда катнаша, ул илләрнең теле эфирларында, студент аудиторияләрендә чыгышлар ясый.  Илләр гизеп эшләвендә унике телне мөкамәл белүе дә зур роль уйнаган.

Хезмәтләре төрек теленнән башка урыс, поляк, алман, инглиз, француз, швед телләрендә чыгарыла. Ул унбиш китап һәм йөзгә якын мәкаләләр авторы. Ә.Н.Куратның автмобильдә йөргәндә аның зур тизлек яратканы да мәгълүм. Мерседес машинасында илләр буйлап сәяхәт итәргә яраткан (бу хакта туганына язган хатта да телгә алына). Олуг галим юл һәлакәтендә 68 яшендә 1971 елда авыр имгәнүләрдән һәлак була. 

2014 елда аның хезмәтләре Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителә башлады. Куратның исемен туган җирендә танытуда авылдашы Ләйсән Шаһин зур көч куйды. Ләйсән Шаһин үзе дә - Бәркәтә кызы, Стамбул университеты профессоры. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре тарафыннан рус телендә әзерләнгән 6 томлык хезмәтендә Шаһин атаклы авылдашының тормышын һәм иҗатын чагылдырган кереш мәкалә белән чыгыш ясады.

“Куратның фәнни байлыгын аның тарихи ватанына тулысынча кире кайтарыр өчен хезмәтләрен тәрҗемә итәргә кирәк,” - дигән иде ул.

Киләчәктә әлеге әсәрләр татар телендә дә дөнья күрәчәк дигән өмет бар.

Хәзерге тарихи тикшеренүләрдә Ә.Н.Куратның төрле фәнни хезмәтләренә сылтамалар еш очрый. Әмма эшләрнең масштабы, Ә.Н.Курат тикшеренүләренең әһәмияте һаман да тулысынча ачылмаган әле. 

Шушма буйларын гомере буе сагынган

Төрки халыкларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә саллы өлеш керткән Курат тамырлары җәһәтеннән үзе дә Алтын Урда морзаларына барып тоташкан мөселман дин әһелләренең борынгы династиясе вәкиле. Талантлы һәм абруйлы дин тәгълиматчысы Нигъмәтулла бине Хәбибулланың оныгының улы. 

Заманында Курат Россиядә яшәп калган туганнарын Төркиягә чакырып та карый, ләкин билгеле сәбәпләр аркасында, ул алар белән очраша алмый. Чит илләрдә галим буларак танылса да, Советлар Союзында  илен саткан эмигрант булып кала бирә. Ә үзе гомере буе туган авылын сагынып яши. Шушма елгасын һәм Бәркәтәнең мәчетен, йортларын рәсемгә төшерә торган була. 

“Сөекле туганым Әминә вә Гайшә. Сезгә бу хатны Лондоннан язам. 4 тәммүз(июль) көнне Йулыг һәм хатыным белән мин автомобиль белән юлга чыктык, автомобильне мин йөртәм. Үткән ел яңа машина алган идем: дөньяның иң яхшы машинасы – Mersedes 2205. Әдерна-София-Белград-Вена-Мюнхен-Брюссель-Калега хщтле автомобиль белщн килдек… Безләр дә кечкенә балалар булганда Каратайга «хәзрәт бабай»ларга бара идек, ул заманнарны хәсрәт белән искә төшерәм… Әле тагын бер тапкыр Бәркәтәгә барып кайтырга тырыш (мөмкин булса, җәй көне) һәм миңа авыл хакында мәгълүмат бир... 

Син Сәгъдигә мөмкин мәртәбә үзегезнең телне һәм гадәтләребезне хәтерләт. Андагы тормыш шартлары бик күп ир вә хатынның халыктан аерылып китүенә сәбәп булды...Һич булмаса, турунларыгыз чит халык белән өйләнмәсеннәр вә безнең халыкның бөтенләй изеп бетүенә ярдәм итмәсеннәр!!...”

Әлеге юллар Әкъдәс Куратның 1966 елда туганнарына язылган хаттан алынды.

Әтисенең язмышы гына аяныч була. “Улың чит илгә качты!” - диеп теңкәсенә тигәннәрдер инде.

"Мин Таһир мулла инде утыз елдан бирле мулла булып тордым. Бәркәтә аулының 2 нче мәхәлләдә. Мулла булсам да иген чәчеп указной мөәзин крәстиән булып гомер иттем. !әм поплар кеби эшләмичә генә күп җир алып күп кадакалар алып гомер иттем. Шулай да халык биргән садакаларны бәян шатланып, бәян озын дога кылып алдым. Үземнең атам-бабам крәстьян һәм хәзер үземнең яшь 64. Хатыным 57. Ике угълым Совет хезмәтендә, берсе Красный әрмиядә. Хәзер йортта өч кызым берлә бишәү буламыз. Бер атым, сыерым бар, үз ызбам йортым бер халыкныкы түгел. Инде хәзердә указымны отказ итәм бу заманда халыктан бигрәк фәкыйрь халыктан садака алып гомер итүемне вөҗданым күңелем кабул итми...”.

Таһир Нигъмәтовка муллалыгыннан баш тартып 1924 елның 8 сентябрендә гариза язырга мәҗбүр итәләр. Әлеге тарихи документ Казан архивында саклана. Әлеге гаризада шигъри юллар да китерелгән. Гаризаны рус теленә тәрҗемә итеп “Татарстан” редакциясенә җибәрергә, дигән мөһер дә куелган. Совет шымчылары барыбер аның башын ашаган. 1930 елларда Казанда үлем җәзасына хөкем ителә. 

Казан галимнәре Курат шәхесе белән кызыксына башлагач, Татарстанда аның нәсел тамырларына карата кызыксыну туа. Тарих фәннәре докторы Радик Салихов Әкъдәс Курат шәҗәрәсен өйрәнгәндә кызыклы бәйләнешләр ачыклый. Бәркәтә авылында Куратның туганнары калмаган инде, ә менә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары булып эшләгән, хәзер ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, укытучы һәм мөгаллимә Дания Тямаева – Әкъдәс Нигъмәт Куратның туганнары икән. Алар данлыклы галим белән дүртенче буын туганнар килеп чыга. 

-    Әкъдәс Курат шәхесе белән без горурланып яшибез, безнең нәселдә шундый дөньякүләм танылган галим булуына сөенәбез. Ә иң куандырганы шул: Куратның оныклары белән очраштык, дуслаштык, хәбәрләшеп торабыз,” - ди Дания ханым Тямаева. 

Куратның Төркиядәге дәвамчылары Татарстанга килүгә тагын бер могҗиза этәргеч була. Нурлат районының Кыр Бикүле авылы зиратын чистартканда, иске кабер ташы килеп чыга.

“Урындагылар таштагы язмаларны укыр өчен галимнәргә мөрәҗәгать иткән, - ди Дания ханым. - Галимнәр әлеге таштагы язмалар белән танышкач, ул безнең Шаһморат бабабызның ташы булып чыкты. Ә аны 1919 елда Таһир имамның улы Әсхәт яңартып куйган булган”.

Менә бит изге гамәлләр бер гасыр узгач та онытылмый, туганнарны очраштырырга сәбәпче булган. Нәсел дәвамчылары бергә җыелып бабаларының авылына кайтып зиярәт кыла. Тарихи иске таш янына тагын бер мәрмәрен куйдырып, чардуганын яңарталар. Шушы авылның картларын һәм урта буын кешеләрен җыеп корбан ашы уздыралар, мәчеткә садака салып, бабалары рухына дога кылалар.

Куратка үзенең соңгы саллы хезмәтен китап итеп күрергә туры килми. “Төрки халыклар, Идел буе һәм Төньяк диңгезе IV–XVIII гасырларда” дип аталган бу хезмәт Әкъдәс Нигъмәт Курат үлгәннән соң ук, аның улы Юлуг  тарафыннан нәшер ителә. Юлуг Текин Курат әтисе юлыннан китеп, тарихчы һөнәрен ала, Төркиянең иң яхшы университетларының берсендә профессор булып эшли.

Төрки тарихын дөнья киңлегенә танытучы

Әкъдәс Нигъмәт фәнни эзләнүләрдән тыш, киң педагоглык эшчәнлеге дә алып барган.

Замандашлары Куратны туры сүзле кеше буларак та хәтерли. Бу сыйфаты тормышында да иҗатында да чагылыш таба. Ялкауларны яратмаган, тырыш укучыларын хуплаган. Ул аларга белем белән бергә, тормыш алып бару серләрен дә өйрәткән. Студентның һәрвакыт “кара көнгә” дигән акчасы булырга тиеш. Кеше матди яктан башкаларга бәйсез яшәргә тиеш, дип санаган ул. 

Студентларга белем бирүдән тыш, якташыбыз Берлин, Дрезден, Мюнхен, Вена, Париж, Лондон архивларында актив эзләнүләр алып бара. Стамбул архивларында эшләгәндә Әкъдәс Нигъмәт Курат Алтын Урда тарихына караган ярлыклар һәм башка документларга, аерым алганда, Казан ханлыгына нигез салган Мөхәммәт хан ярлыгына беренче булып юлыга. Бу - җитди фәнни ачыш. Әлеге тикшеренүләр нигезендә, соңрак Курат үзенең «Төпкапы сарай-музее архивында Алтын Урда, Кырым һәм Төркестан ханнарының ярлыклары һәм хатлары " дигән хезмәтен яза. Ул китап 1940 елда басылып чыга, галимнәр раславынча, әлеге хезмәт хәзерге көндә дә фәнни кыйммәтен җуймаган. Бу - урта гасыр төрки-татар дәүләтләре тарихы буенча сирәк чыганакларның берсе, фундаменталь фәнни әсәр, ди галимнәр.

Әкъдәс Нигъмәт Курат татар галимнәре Р. Фәхреддин, Ш. Мәрҗани, Һ. Атласи эшләре һәм традицияләрен лаеклы төстә дәвам итүче татар мәгърифәтчесе дә. Аның бу шәхесләр хакындагы тарихи хезмәтләре дә бар.

Галимнең мирасы байлыгы, киң кырлылыгы белән шаккатыра. Тикшеренүченең игътибар үзәгендә һәрвакыт гомумтөрки тарихы булган. Аның урта гасыр төрки-татар дәүләтләре, Госманлы империясе тарихына, Төркиянең Көнбатыш илләр һәм Россия белән үзара багланышларына нисбәтле искиткеч хезмәтләре бөтендөнья тарих фәненең алтын фондына кертелгән, төрекләр аны бөек тарихчы дип атый. Юкка түгелдер. 

Унсигез яшеннән билгесезлеккә чыгып китәргә җөрьәт иткән кыю, тәвәккәл татар егете тормыш сынауларына бирешми. Фән өлкәсендә дә үз юлын таба, шәхси тормышында да бәхеткә тиенә. Материал әзерләнгәндә Куратның оныгы Идел белән дә элемтәгә кердек. Оныклар да әтисе Юлуг, бабалары кебек мөгалимлек, фән юлын сайлаган. Куратның үлеменнән соң ярты гасыр диярлек вакыт үткәч кенә, оныклары Каан Курат белән Идел Ведиа Әвҗиман-Куратка Татарстан җиренә аяк басарга мөмкинлек туа. Данлыклы бабаларының туган нигезе туфрагын алар Төркиягә алып киткән...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев