МОДАДА - МИЛЛИ БИЗӘКЛӘР!
Бүгенге көндә Татарстанда халык сәнгате традицияләре яңарыш кичерә. Халык осталары электән килгән формаларны һәм милли нәкышле традицион алымнарны кулланып, хәзерге көнкүреш һәм иҗат зәвыгына туры килә торган сәнгать әсәрләре тудыра, кемдер бу өлкәдә үз эшен дә ачып җибәрә.
Татар чәчәк ярата
Татарлар арасында һөнәрчелекнең үсешенә географик җирлек, җир азлыгы һәм иген уңмау, ислам дине таралып, мөселман традицияләре керү, Идел буендагы башка халыклар белән тыгыз этник һәм мәдәни бәйләнешләр йогынты ясаган. Зәркәнчелек һәм укалап чигү, күн мозаикасы, элмә һәм кыстырып тукучылык, агач ую һәм киез басу гасырлар дәвамында татар милләтенең төп һөнәрләре булып торган.
Татарда чигү сәнгатенең чәчәк аткан чоры XVIII-XIX гасырларга туры килә, ди галимнәребез. Әйтик, алтын җепләр белән чигү совет чорында юкка чыккан. Узган гасырның туксанынчы еллар башында, милли үзаңыбыз үсеш алу белән бергә, татар декоратив-гамәли сәнгате дә үзенең «яңарыш чоры»на керде. Яңа хис-кичерешләр белән рухланган яшь рәссамнар музейларда сакланган чигүләрнең классик үрнәкләрен өйрәнеп һәм профессиональ дәрәҗәгә җиткереп, ул катламны яңадан халыкка кайтара башлады.
Казан татарлары калфак, изү, күкрәкчә, камзулларын алтын җепләр белән чигеп бизәгәннәр. Аларның Аурупага якынлашкан чигү алымнары башкаларга да йогынты ясаган. Биредә без чигүнең камил үрнәкләрен генә күрәбез. Ләкин борынгы бизәк һәм асыл, кабатланмас нәкышләренең кайберләре җуелган шул. Аларны тәфсилләп өйрәнгән кешенең күзенә болар бик тиз ташлана.
«Татар орнаменты тиешенчә өйрәнелмәгән»
«Казан» милли-мәдәни үзәгенең Әмир Мәҗитов музее мөдире Луиза Фәсхетдинова – Татарстанда алтын белән чигүче бердәнбер татар профессиональ рәссамы. Оста ханым куллары аша узган һәрбер эшләнмәдә татар милләтенә генә хас булган бормалар, укаланган чәчәкләр гәүдәләндерелә.
– Татар орнаменты тиешенчә өйрәнелгән, дип әйтә алмыйм. Бүгенге көндә бу бик четерекле мәсьәлә булып кала бирә, – ди рәссам-галимә Луиза Фәсхетдинова. – Безнең декоратив-гамәли сәнгатьне өйрәнүчеләр бар. Ә татар бизәкләре буенча бары тик бер генә яхшы хезмәт билгеле. Ул – Фоат Хәсән улы Вәлиевнеке, әле 1960 елларда ук язылган «Казан татарларының бизәкләре» («Орнаменты казанских татар»). Шул вакыттан бирле беркемнең дә татар бизәкләрен җентекләп өйрәнгәне юк. Шәхсән мин үзем «Идел-Урал татарларының алтын чигүе» темасына диссертация яздым. Чигү һәм бизәкләр алар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Фәнни эшемне язганда татар бизәкләре буенча эзләнә башлагач, аларның асылда бөтенләй юк дәрәҗәсендә икәне ачыкланды. Шуңа күрә, миңа Кырым татарлары, шулай ук якын-тирәдәге күршеләр: мари, удмурт, чуаш һ.б төрки халыкларының чыганакларыннан файдаланырга туры килде. Татарларның бу һөнәр буенча терминологиясе, мотивларның атамалары сакланмаган. Аутентик атамаларын белүчеләр юк. Кырым татарларының декоратив-гамәли сәнгатендә «казынырга» туры килде. Бездән аермалы буларак, аларның милли бизәкләр тарихы, тегү һәм алтын белән чигү үрнәкләре, җөйләрнең атамалары, бизәкләрнең исемнәре саклана. Тышкы яктан караганда, бездә халык һөнәрчелеге яңарыш кичерә. Предприятие, оешмалар барлыкка килде. Алар татар костюмнары тегә, керамика үсеш ала. Ә менә тегү-чигү юнәлешендә, автор эшләнмәләре башкаручы берничә кешене санамаганда, профессиональ, җитди адым ясаучылар юк. Үзешчәннәр теләсә кайдан орнаментны ала да, татарныкы, дип киң катламга тәкъдим итә. Бу – бик күңелсез күренеш. Кул чигүе белән нигә шөгыльләнергә теләмиләр? Чөнки сувенир продукциясе өлкәсен Кытай товары басып китте...
Сәүдә нокталарында, базарларда арзанлы товар күреп, чыннан да күңел әрни, үзебезнең осталарның кул эшләнмәләрен алар белән янәшә куеп булмый. Сыйфатлы товар ул, Кытайныкыннан күпкә кыйммәтрәк... «Татар халкы чәчәк орнаментын ярата. Шуңа күрә дә мин эшләремдә аның төрле якларын ачып күрсәтергә тырышам. Шуны да әйтергә кирәк: татар халкында җәннәт, җәннәт бакчасы нәкъ менә чәчәк орнаменты белән күзаллана», – дип өстәде Луиза Фәсхетдинова.
Зәвыклырак әйберләргә заказлар арткан
Казанда халык сәнгате һөнәрләре буенча белем биргән бердәнбер техникумда да бабаларыбызның борынгы кәсепләренә өйрәнергә мөмкин. Биредә татар нәкышен бренд буларак таныту бурычы да куела.
– Һәр ел саен техникумда йөз җитмеш биш белгеч дипломлы була. Хезмәт базарында илле биш елдан артык уңышлы эшләү дәверендә унбер меңнән артык белгеч әзерләнгән, – ди техникум директоры Раушания Сәүбәнова. – Чит илләрдән кайтарылган станоклар, җиһазлар алдык. Элегрәк күннәрне кулдан кискән булсак, хәзер менә машина ун-егерме минутта илле данә читек бизәген кисәргә мөмкинлек бирә. Техникумда әзерлекле, профессиональ остазлар укыта. Алтын җепләр белән чигәргә мөгаллим Елена Угрюмова өйрәтә. Татар милли бизәнү әйберләрен өйрәнү өчен фәнни тикшеренү лабораторияләре оештырылды. Бәрхеткә алтын укалы җепләр, сәйлән белән чигеп эшләнгән ир-ат, хатын-кыз милли костюмнары, калфаклар, нәкышле халатлар, күлмәкләр, калфаклар, камзуллар, хәситә һәм тасталар, чигүле читекләр, түфлиләр һ.б җитештерәбез. Алтын җепләр белән чигелгән сөлгеләр, милләтебезгә генә хас булган Казан җөе өлгесе белән эшләнгән күн мендәрләр эшлибез. Шунысы куандыра: халык зәвыклырак әйберләргә заказ бирә башлады. Безнең бурыч – милли һөнәрләрне саклау.
Тулы язманы "Идел" журналының май санында укый аласыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев