МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН: «Татар бүген үксез, ятим бала хәлендә: нәселе һәм мирасы бар, әмма ул аны белми»
Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстанның иң яшь мөфтие буларак танылды. Татарстан Диния нәзарәтенә мөфти итеп ул 28 яшендә билгеләнде. Республика мөселманнарының дини лидеры җиде ел дәвамында Русиядә генә түгел, чит ил дин әһелләре арасында да үзенең белеме, ихласлыгы, оештыра белү сәләте белән дан казанды.
Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстанның иң яшь мөфтие буларак танылды. Татарстан Диния нәзарәтенә мөфти итеп ул 28 яшендә билгеләнде. Республика мөселманнарының дини лидеры җиде ел дәвамында Русиядә генә түгел, чит ил дин әһелләре арасында да үзенең белеме, ихласлыгы, оештыра белү сәләте белән дан казанды.
Камил Искәндәр улы Сәмигуллин – 2013 елдан Татарстан мөфтие.
Туган елы, җире: 1985 елның 22 мартында. Марий Эл Республикасы, Звенигово районы, Красногорск бистәсе.
Белеме: Төньяк Кавказ Ислам университеты, Төркия мәдрәсәсе, Русия Ислам институты.
Уңышлары: Коръән-хафиз. Ислам фәннәре буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап, Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала. Тугыз китап авторы, тәрҗемәче.
Шөгыльләре: 2019 елда Казанда марафон дистанциясен йөгереп чыга, джиу-джитсу буенча кара билбауга ия.
Гаилә хәле: Өйләнгән, дүрт бала тәрбияли.
Тормыш максаты: Аллаһ ризалыгына ирешү.
Тормыш шигаре: Аллаһ синең белән икән, дошманың кем булуы мөһим түгел!
– Камил хәзрәт, сез социаль челтәрләрдә актив. Моның бер сәбәбе яшьләргә якын булырга теләүме?
– Киресенчә, соңгы вакытта социаль челтәрләрдән читләшергә тырышам, чөнки алар бик күп вакытны «ашый». Интернетка кереп чумганчы, Коръән яки китаплар укуны файдалырак күрәм. Коръәннең бер хәрефен укыган өчен генә дә Аллаһы Тәгалә безгә ун савап бирергә вәгъдә итә. Бер хәдистә әгәр дә кемдер Коръәннән бер аваз-хәреф укыса, шуңа бер игелекле гамәл языла, диелгән. Ә һәрбер игелегебез унга тапкырлана. Ә социаль челтәрләр нинди савап бирә? Кызганыч, гыйлемне – фильмнар, Коръәнне экраннар алыштырды хәзер. Ләкин яшьләр интернетта «казынгач», Диния нәзарәте дә аны эштә бик актив куллана. Берничә интернет-проектыбыз эшләп килә. Мәсәлән, Darul-Kutub.com электрон китапханәсе. Бүгенге көндә аның фонды меңгә якын исемдәге иске китапны (бу мең ике йөзләп том), шул исәптән татар дин галимнәренең революциягә кадәр дөнья күргән классик хезмәтләрен үз эченә сыйдыра. Былтыр гына йөз алтмыш алты хезмәтне сканер аша уздырып, шунда элеп куйдык. Уйлап карасаң, бу фәнни институтлар дәрәҗәсендәге эш. Китапханә – Аллаһ ризалыгы өчен, бөтен өммәткә хезмәт итсен өчен булдырылды. Китапларны монда укып кына калмыйча, бушлай күчереп тә алырга мөмкин. Без акча эшләмибез – халык файдалансын гына, рухи мирасы белән танышсын, горурлансын, гыйлемен арттырсын.
– Яшьләрне дингә җәлеп итү юлында Диния нәзарәтендә нинди гамәлләр башкарыла?
– Әлеге дә баягы интернет киңлегендә актив дәгъват эше алып бара. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә мөфтиятнең ислам буенча унбер тематик төркеме оештырылды, аларга язылучыларныңтгомуми саны – бер миллион сигез йөздән артык кеше. Русиядә ислам турында иң популяр портал – «Ислам тудей» эшли, аена аны ике миллионга якын кеше кереп карый. Безнең «Хозур ТВ» да челтәрдә бик зур популярлык казанды. Яшьләргә уңайлы булсын өчен, нәзарәт кесә телефоннарына да «үтеп кер- де». Бүгенге көндә җиде мобиль кушымта эшләнде: «Коръән Казан басма», «Намаз вакытлары», «Времена намазов», «Азан радиосы», «Халяль-гид», «Гыйбадәте исламия», «Хозур ТВ». Интернетта башка проектларыбыз да бар.
– Ә яшьләр белән офлайн рәвешендә эшлисезме?
– Соңгы елларда яшьләр сәясәтен көчәйтеп җибәрдек. Безнең бер 2019 елда гына яшьләр өчен унтугыз проект тормышка ашырылды. Болар – мөселман яшьләре форумнары, иҗади бәйгеләр, яшьләрнең хәйрия чаралары, спорт ярышлары һ.б. Алар яңа буын мөселман кешеләрен бер хәрәкәткә берләштерә, аларга сәләтләрен үстерергә, үз юлларын табарга ярдәм итә. Мөфтиятнең мең кешелек волонтерлар хәрәкәте шундый мөселманнардан җыелды да инде. Гомумән, яшь мөселманнар – нәзарәтнең социаль проектлар генераторы ул. Мәсәлән, яшьләр башлангычы белән мөфтияттә 2018 елдан бирле «Школа одного дня» – «Ислам. Беренче адымнар» проекты эшли башлады. Аның кысаларында җиде дәрес эчендә (атнасына бер тапкыр) намаз укырга һәм ислам нигезләрен өйрәтәләр. Проект эшли башлаганнан бирле өч йөздән артык кеше намазга басты. Волонтерларның Аллаһ ризалыгы өчен тырышлыгы белән соңгы җиде ел эчендә без республикакүләм ифтарның катнашучылар санын мең биш йөздән унбиш меңгә кадәр арттырдык. Бер табын алдында шуның кадәрле дин кардәшебезне җыеп, исламны шундый матур яктан күрсәтеп, без башка төбәкләргә, башка дин вәкилләренә нинди матур үрнәк күрсәттек, нинди көчле дәгъват эше башкардык. Һәм волонтерларның бу ифтарда хезмәте бәяләп бетергесез. Бушлай, Рамазан вакытында, үзләре дә ураза тоткан килеш, иртәнге яктан төнгә кадәр алар ифтар урынын әзерли, табын җәяләр, кунакларны каршылый, аннан җыештыра. Аллаһ разый булсын.
– Камил хәзрәт, дингә килгән яшьләр еш кына дөньяви тормыштан ваз кичкәнрәк була (музыка тыңларга ярамый һ.б.). Аны булдырмас өчен нишләргә?
– Мөселман яшьләрен сәламәт, гыйлемле, актив, ихлас, дөньяга ачык һәм иҗади шәхес итеп тәрбиялисебез килә. Мисал өчен, спорт аша. Спорт чаралары яшьләрне берләштерә, аларның буш вакытларын файда белән уздырырга, интернет челтәренең, кирәксез аралашуларның зыянлы тәэсиреннән сакланырга ярдәм итә. Шушы максат белән Диния нәзарәте Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча ярышлар, Чаллы мөхтәсибәте белән берлектә Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча республика ярышларын уздыра. Ә гомумән алганда, 2019 елда гына Татарстанның төрле мөхтәсибәтләрендә унике спорт чарасы узды.
– Нәзарәт татарның үз дини мирасын кайтаруга зур игътибар итә. Борынгы дин галимнәренең хезмәтләрен яңадан халыкка чыгаруда белгечләргә кытлык юкмы? Яшь галимнәр ярдәмгә киләме?
– Диния нәзарәтенең, башка мөфтиятләр белән чагыштырганда, иң көчле ягы ул – «Хозур» нәшрият йорты. 2013 елда эшли башлады һәм бүгенге көндә ул Русиядә иң зур мөселман медиахолдингларның берсе булып тора. Шушы җиде ел эчендә без ике йөз илле исемдәге хезмәт бастырдык, аларның гомуми тиражы биш йөз мең данәне тәшкил итә. Былтыр исә «Хозур» яңа рекордка иреште һәм сиксән тугыз исемдәге китап бастырды. Алар татар, гарәп һәм рус телләрендә. Китап чыгару – катлаулы эш: нәшриятка бастырырга биргәнче, күпме хезмәт куясы бар. Татар рухи мирасына килгәндә, аеруча: китаплар күп очракта йә гарәп телендә, йә иске татар имлясында язылган була. Ягъни аларны башта тәрҗемә итәргә кирәк. Һәм сез хаклы – мондый белгечләр сирәк. Аеруча иске татар телен һәм имлясын белгәннәр. Ә бит революциягә кадәр Казанда утыз меңгә кадәр дини хезмәт басылып чыккан, дигән мәгълүмат бар. Алар барысы да иске имляда язылган. Бу – коточкыч фаҗига: халкыбыз үзенең шундый бай мирасыннан мәхрүм калган. Татар бүген үксез ятим бала хәлендә: нәселе һәм мирасы бар, әмма ул аны белми.
– Нәзарәт Коръән бастыруның татарча традицияләрен кайтарды. Әлеге юнәлештәге эшчәнлек тә аерым игътибарга лаек...
– Бу – Диния нәзарәтенең иң зур казанышы. Коръәнне өйрәнү һәм әзерләү эше 2013 елда башланган иде. Бастырып чыгаргач, ул Русиядә беренче мәртәбә халыкара стандартларга яраклы Коръән дип танылды: мондый бәяләмәне Сүриянең Вакфлар министрлыгы һәм Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты идарәсе бирде. Нәтиҗәдә, без бастырган Коръән китабы мөселман дөньясында кызыксыну уятты. Заманында бөтен дөньяга таралган мәшһүр «Казан басмасы» кебек. 2018 елда Изге Коръәннең Дубай халыкара премиясе үзәге Кәлам Шәрифне әзерләп бастыру өчен «Казан басмасы»ның 1803, 1914 һәм 2016 елларда чыккан китапларын куллана башлый. Халыкара дәрәҗәдә танылу БДБ илләренең дини оешмалары да игътибарын җәлеп итте: нәзарәт басмасының электрон файллары Аллаһ ризалыгы өчен Үзбәкстан мөфтияте һәм Белоруссия мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылды. Әнә шулай итеп, Казанда татарлар тарафыннан әзерләнгән Коръән басмасы Русияне һәм Русия мөселманнарын ислам дөньясында иң алдынгы өммәтләрнең берсе буларак тәкъдим итте. Диния нәзарәте исә хәзер илебездә Коръәнне бастыру буенча эксперт булып танылды.
– Камил хәзрәт, Коръән мәгънәләренең татарча һәм русчага тәрҗемәләре дә Русиядә зур кызыксыну уятты...
– Әйе, аларны әзерләп һәм бастырып, Диния нәзарәте Коръәнне җәмгыятьтә дөрес аңлату өчен дә тулы бер база булдырды. Килешәсездер: әлеге хезмәтләрне дөньяга чыгару бөтен Русия мөселман өммәте тормышында һәм аерым алганда татар дөньясында әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу ике фундаменталь хезмәт мөфтият тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Аларны халык көтеп алды. Чөнки безгә хәзерге заман татар һәм рус телләрендә әзерләнгән, ышанычлы һәм мәгънә ягыннан хатасыз тәфсир кирәк иде. Мөфтиятебез Казаннан торып Русиядә Исламның алдагы үсешенә дөрес бастырылган Коръән һәм аның чын мәгънәләрен аңлатып, тулы бер нигез булдырды. Хактыр ки, татарлар – иң алдынгы мөселман халыкларының берсе.
– «Хозур ТB» популярлаша. Әлеге проект та, Диния нәзарәте канаты астында оешып, дөньяга чыкты. Анда да яшьләр катнаша бит...
– «Хозур ТВ», гомумән, күп кенә стереотипларны бетереп ташлады. Уйлап карагыз әле: баштарак без аны ике телле проект буларак тәкъдим иттек. Белгечләр безгә мондый алымның уңышсыз булуын аңлатты, янәсе ике куянның койрыгын тотып булмый. Канал – берәү генә, ә безнең аны татарча да сөйләтәсебез килде, шул ук вакытта татарча белмәгән аудиторияне дә җәлеп итәргә кирәк иде. Ләкин, нәтиҗәдә, безгә Русиянең төрле төбәкләреннән каналны аларда күрсәтүне оештырырга сорап мөрәҗәгать итә башладылар. Бүгенге көндә «Хозур ТВ» Башкортстан, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү, Воронеж өлкәләрендә күрсәтә. Карачай-Черкесия республикасы өммәте дә хәзер кызыксыну белдерде: татар телен анда рәхәтләнеп тыңлый һәм аңлыйлар икән. Хәзер инде «Хозур ТВ»ны аерым рус һәм татар каналларына бүләргә исәплибез. Раббыбыз язган булса, шуларны башкарып чыгарбыз. Халык телевизор карамый, диләр. Алайса, мондый ихтыяҗ каян килә соң?
– Татарстан авылларында яшь белгечләргә кытлык үзен сиздерәме? Укыган яшь муллаларны авылларга җәлеп итәр өчен ниләр эшләнә?
– Яхшы кадрларга теләсә кайсы өлкәдә кытлык сизеләдер инде ул. Иң шәпләренең һәм яшьләрнең авылга кайтасы килми, билгеле. Хәтта дәүләт дәрәҗәсендә авыл җирлегенә җәлеп итү өчен ярдәм күрсәтелсә дә, табиблар һәм укытучылар авылга ашкынып тормый. Имамнар, алардан аермалы буларак, башкарган эшләре өчен хезмәт хакы сорый алмый. Хәзрәтләр үз һөнәрен Аллаһ ризалыгы өчен, җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен тарату өчен сайлаган. Аларны авылга ничек җәлеп итәргә соң? Бу мәсьәләгә системалы карарга кирәк. Беренчедән, имамнарны җитәрлек күләмдә уку йортлары әзерләргә тиеш. Бездә мәдрәсәләр күп – Идел буе федераль округында беренче урында торабыз. Русиянең иң зур югары уку йортлары бездә урнашкан. Татарстан ислам уку йортларында өч меңнән артык шәкерт укый. Ачылган көннәреннән саный башласаң, һәрбер мәчеткә биш-алты имам әзерләп биргәннәрдер инде. Мәдрәсә тәмамлаучыларның үз белгечлеге белән эшләүләре якынча алтмыш процент тирәсе. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Матди мәсьәләгә килгәндә, Диния нәзарәте авылда эшләүче яшь имамнарга грантлар бүлеп бирә. Бу – аларга берникадәр ярдәм. Әмма имамнарны авылга китертүнең төп шарты – мәхәллә. Авылның киләчәге булсын өчен, халыкка мәхәлләгә туплану кирәк. Мәхәллә ул – үзенә күрә бер кечкенә дәүләт. Әмма бүгенге көндә шәһәрдә дә, авылда да мәхәллә юк. Элек революциягә кадәр мәчетнең бөтен матди мәсьәләләрен мәхәллә кешеләре хәл иткән. Дүртенчедән, мәчеткә имам табып кую – авыл җирлеге башлыгы бурычы да. Чөнки авылның мәчете юк икән, ул инде авыл түгел, ниндидер бакчачылар ширкәте генә.
– Хәзрәт, башкаларга иман нуры җиткерүче имам нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Имамнарга бүген, вәгазь сөйләүдән тыш, бик күп башка мөһим эшләр йөкләнгән. Мәчетләр күптән инде гыйбадәт кылу урыны булып кына калмыйча, гыйлем учаклары, тәрбия үзәкләре дә булып тора. Мәктәп укучыларының ялларын оештыру, ифтарлар, очрашулар, яшьләр өчен бәхәс клублары, халык җыелышлары, мәҗлесләр, тәрбияви чаралар дисеңме – болар барысы да имамнар тарафыннан уздырыла. Хәтта татар телен өйрәтү дә мәчетләргә кайтарылып калды. Мәчетләрдә тормыш кайнап торырга тиеш. Имамнарга таләпләр шундый хәзер. Димәк ки, алар гыйлемле, дингә һәм милләткә битараф түгел, татар, рус һәм гарәп телләрендә аралашырга, актив булырга, халыкны оештыра белергә тиеш.
– 2020 елны Диния нәзарәте Туган тел елы итеп игълан итте. Әлеге җәһәттән, ел дәвамында нинди чаралар оештыру планлаштырыла?
– Татарстанда Туган тел елын игълан итеп, без иң беренче чиратта җәмәгатьчелекнең игътибарын татар милли үзенчәлекләрен, татар телен, мәдәниятен, милли үзаңны саклап калу мәсьәләләренә юнәлтәсебез килде. Быел бит Русиядә халык санын алу кампаниясе көтелә. Татар милләте өчен ул үзенә күрә бер сынау булачак. Милли бердәмлек, милли үзаңны сынау. Чираттагы халык санын алуда татарлар үзен нинди яктан күрсәтер? Имамнар белән бергә, мәхәлләләрдә туган тел, туган туфрак, милли үзаң кебек төшенчәләр турында аңлатырга җыенабыз. Гомумән, мәчетләрдә милли мохит булдыру – Татарстан мөфтиятенең зур казанышы ул. 2016 елда җомгаларны татар телендә оештыру бу эшне тагын да көчәйтеп җибәрде, мәчетләрдәге башка чараларны да үз телебездә алып баруга, халык белән эшләүне татар телендә башкарырга этәрде. Җыеп әйткәндә, татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә, туган телне өйрәтү мәсьәләләрендә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйный. Әлмәттә ачылган «Нур» татар мәктәбе, Балтачта малайлар өчен эшләп килгән «Ярдәм» мөселман пансионаты, Алабугада «Ихсан» мәктәбе дә шушы ук максатлардан барлыкка килде.
– Хәзрәт, изге гамәлләрегездә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.
Фотолар ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәгеннән алынды
«Идел» журналы 16+
Теги: дин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев