-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Мөселман егетләре берләшә
«Иман» – Татарстанда мөселман егетләре өчен эшли торган бердәнбер ирләр клубы. Татарстан Диния нәзарәте каршында оешкан әлеге проектның авторы һәм җитәкчесе Данис Баһаутдинов фикеренчә, «Иман» мөселман кануннары буенча яшәргә омтылучы ир-егетләрне берләштерә.
«Мөселман яшьләре белән эшләү ихтыяҗы бар»
Биредә ислам дине нигезләрен тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр, үзләре кебек үк яшьләр белән якыннанрак аралашу максатыннан җыелалар. Мөселман яшьләре арасында клубның абруе көннән-көн арта бара. Татарстан Диния нәзарәтендә Данис Баһаутдинов 2019 елда эшли башлый. Өйләгән, ир бала үстерә.
– Ниһаять, мөселман егетләре өчен дә фикер алышу мәйданы оештырылуын Татарстан Диния нәзарәтендә хупладылар, – ди Данис үзе. – Мөселман ирләрен җәлеп итәрдәй проект ачып җибәрергә ният кылгач, фикердәшләрем күп булуы ачыкланды. Моңарчы да тренинглар оештырганым бар иде, яшьтәшләрем белән уртак тел тиз табам. Мөселман яшьләре белән эшләү ихтыяҗы бар икәнен аңладым. «Иман»да үзебезнең уй-хыялларыбызны бергәләп тормышка ашырабыз. Хасил булган мәсьәләләрне өммәт буларак бергә хәл итәргә күнегеп барабыз.
«Иман» проекты иң беренче адымнарын спорт юнәлешендә башлап җибәрә. Бу гаҗәп түгел, сәламәтлек ул – шулай ук әманәт. Аллаһы Тәгалә аны сакларга кушкан бит. Интернет челтәрләрендә актив утыручылар игътибар иткәндер: үзенчәлекле онлайн марафоннарга дин тотмаучы яшьләр дә кызыксынып, кушылып китә. Атнасына өч тапкыр спорт сәгатьләре уза. Бер айда җирдән этелүне үтәгән булсалар, икенчесендә инде турникта тартылу буенча марафоннар башланып китә. Ир-егетләрнең күбесе футбол уенына битараф түгел икәнне күпләребез белә. Бу күмәк уен мөселман егетләренә дә сәламәтлек, рух ныклыгыннан тыш, бердәмлекне дә яхшырак тоярга ярдәм итә. Спортка нисбәтле сорауларга җавап эзләгәндә дә алар бердәм.
– Мин үзем марафоннар оештырам, – ди Данис Баһаутдинов. – Коръән ятлау курсларыбыз уңышлы эшли. Арабыздан Коръәнне яхшы укыган, ятлап өлгергән кардәшләребез башкаларга Өммел Китапны дөрес укырга ярдәм итә, тәфсирләрен аңлата. Фантазиягә баераклар үзебезнең чатта төрле идеяләрен белгертеп тора. Мәсәлән, ай буе иртән сәгать алтыга кадәр уяну марафоны оештырдык. Салкын су белән коенып чыныгу чаралары да нәтиҗәле узды. Кыскасы, безнең клубта егетләр төрле яклап рухи һәм физик яктан камиләшә. «Иман» проектының максаты – мөселман ир-ат яшьләрен берләштерү, өммәтчелек, кардәшлек хисләрен яңарту. Мәчетләр күп, Аллага шөкер, кайсына кердең, шунда намаз укыйлар. Ә менә бер мәхәллә дигән шәһәркүләм мәсьәләләрне чишә торган өммәт тойгысы юк. Бәндә мәчеттә намаз укый да чыгып китә. Ничектер, бердәмлек, берләшү хисе юк. Шул хисләрне булдыру өчен тырышабыз да инде.
Саваплы гамәл изгелекне арттыра!
Бүгенге көндә социаль челтәрләрдән агылган дәлилсез фикерләргә, дөньяга ялгыш караш тудырып, диннән читләштерә торган темаларга каршы тору – төп проблема, чөнки тирә-як мохиттә бердәмлекне тоярга китерерлек стимул җитми. «Минем фикердәшләрем юк!» дигән төшенке бер уй да бар яшьләрдә. Алар үзләрен ялгыз хис итә. Андыйларга бердәмлек тою, әлеге проблемадан чыгу юлы булып тора да.
Клубка 17-40ка кадәрге ир-атлар йөри. Төрле статус ияләре бар.
Клубка йөрүче студент Рамил Батталов:
– Бу клубка мине таныш бер егет чакырды. Әлхәмдүлилләһ, клубның файдасы бик зур. Кешеләр арасында үз-үземне дөрес тотарга өйрәндем, элек Аллаһның исемнәрен кулланып яшәргә тырышсам да, кешеләр белән мөгамәлә кылу өчен, китап сүзе генә җитмәвен аңладым. Егетләрдән үзем турындагы фикерләрен ишетү дә – иң зур файдаларның берсе. Әлегә без тәҗрибә туплыйбыз. Беренче чиратта клуб эшчәнлеге моңа кадәр бер-берсе белән таныш булмаган мөселманнарны дуслаштыруга һәм уртак максатка ирешүгә юнәлтелгән. Ярты ел эчендә мин бик күп мөселман дуслар таптым.
Егетләр саваплы эшләрдән дә читтә калмый. «Чиста Мәчет» дигән акцияләре уңышлы эшләп килә. Ягъни, булышу йөзеннән, иман йортларын җыештыралар.
Казан дәүләт энергитика университеты мөгаллиме Фәрит Cираҗетдинов:
– Мондый клуб барлыгын инстаграм аша белдем. Клубка теркәлдем, минем өчен кызыклы булды. Киләчәктә «Иман» клубы олы оешмага әверелер дигән өметем бар.
Укытучы Айнур Җәмәлетдинов:
– Хәзерге вакытта кешеләр җәмгыять кысаларында яшәп, шәригать кануннарын оныталар, ә бу күренеш үз чиратында иман төшенкелегенә китерә. «Иман» клубына йөри башлагач, иманым ныгыды, холкымны тәрбияләргә мөмкинлек туды. Клубның эшчәнлеген мәктәп укучылары арасында да алып барырга кирәк. Нәфесне тәрбияләү бик кыен эш, шуңа да иртәрәк башлап, дөрес юлдан китү кирәк!
Танылган шагыйрь Рифат Сәлах:
– Мөселман яшьләренә аралашу кирәк, бигрәк тә ир-егетләргә. Ислам динендә җәмәгать ирләрдән җыела. Вәгазь, аралашу клублары хәзер – тормыш таләбе. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый хәдисе бар: «Өчәү юлга чыгарга җыенсагыз, берегез имам булсын». Яшьләргә дә, олыларга да мөселман клублары кирәк. Адәм баласы ялгышырга да мөмкин бит. Ә җәмәгать булганда, кешеләр бер-берсен төзәтә ала, ялгыш юлга җибәрми. Шул ук вакытта яшьләр үзләре генә аралашып калмыйча, олылар белән дә фикер алышса, яхшы, чөнки өлкәннәр безгә шушы динне күз карасыдай саклап алып килгән. Мондый клублар элеккеге мәдрәсәләрдә булган. Һәр очрашу аралашуга гына кайтып калмыйча, берәр гыйлем алу белән бәйле булсын иде. Шуңа күрә, һәр очрашуга берәр дин галимен чакыру да мәслихәт.
Фотолар «Иман» клубы архивыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз