Логотип Идель
Мәдәният

НӘФИСӘ ХӘЙРУЛЛИНА: «МӘСКӘҮНЕ ЯРАТЫРГА ӨЛГЕРДЕМ»

Татарның күз явын алырдай иң чибәр кызларыннан берсе берничә ел элек Мәскәүгә күчеп китте. Соңгы араларда аның татар матбугатында әңгәмәләре әллә ни күренми. Сәбәбе – беркатлы сораулар һәм шәхси тормыш турында сөйлисе килмәү. «Идел» журналына исә искәрмә ясады. Бездә кунакта – Нәфисә Хәйруллина.

Татарның күз явын алырдай иң чибәр кызларыннан берсе берничә ел элек Мәскәүгә күчеп китте. Соңгы араларда аның татар матбугатында әңгәмәләре әллә ни күренми. Сәбәбе – беркатлы сораулар һәм шәхси тормыш турында сөйлисе килмәү. «Идел» журналына исә искәрмә ясады. Бездә кунакта – Нәфисә Хәйруллина.

Безнең белешмә: 
Нәфисә Шамил кызы Хәйруллина 1988 елның 3 февралендә Казанда Камал театры актрисасы Фирдәвес Хәйруллина гаиләсендә туа. 2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык факультетын тәмамлый. Фәрит Бикчәнтәев курсында белем ала һәм Камал театрына эшкә килә. Сәхнәдә ике дистәгә якын роль иҗат итә, моннан тыш кинофильмнарда төрле рольләр башкара. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Кияүдә, улы бар.

Нәфисә, бала чакка күз ташлыйк әле. Артист балаларының бала чагы гадәти түгел бит...


Бик бәхетле чагым булды ул, әмма миңа унбиш яшь тулгач, ягъни әнием вафат булгач, миңа бала чагым белән хушлашырга туры килде., Әти-әниең исән чакта, син һаман да бала әле дип, әйтәләр бит. Хак сүзләр! Биш яшемә кадәр әнием япон методы буенча тәрбияләде, ягъни миңа барысы да рөхсәт ителә иде. Ә инде аннан катгый кырыс тәрбия башланды. Кул күтәрүсезләр генә (рәхмәт әниемә!). Каядыр чыгарып җибәрүләр бетте, укырга мәҗбүр итү башланды. Шул дәрәҗәгә җитте ки, мин китапларны күрә алмый башладым. Әйтик, дачага барабыз, барысы да су коенырга китә, ә без исә әни белән гарәп әлифбасы өйрәнеп утырабыз. Ул чакта җәза буларак кабул итсәм дә, хәзер инде мондый тәрбиянең холкыма уңай тәэсир иткәнен аңлыйм. Әнием рухи кыйммәтләрнең матди байлыклардан өстен икәнлеген сүз-гамәле белән аңлата алды.
Театр исә минем өчен һәрвакыт бөек дөнья, ә артистлар илаһи затлар булып тоелды. Әни мине үзе белән театрга бик сирәк алып барды, Яңа ел чыршыларына гына дисәм дә, ялгыш булмас. Язмышымны сәхнә белән бәйләвемне дә теләмәде. Хәтерлим әле, «Су төбендә сөйгәнем» спектакленә килгән идек. Шунда сәхнә артында су кызлары булып киенүче балалар мине дә сәхнәгә чакыра башлады. Әмма әнием катгый рәвештә, юк, диде. Шулай итеп, сәхнә артында иптәшләрем булмады. Ә менә Студенцыдагы дачада үз компаниябез бар иде инде һәм анда мин лидер идем. Хәзер ул чактагы видеоларны карыйм: мин – «банда анасы», үзенә күрә «гопник», балалар әйләнәсендә чүгәләп утырганмын... Әнә, Йосыф (Бикчәнтәев. – Авт.) әле дә шул бандага алмавыбызны, аңа ташлар атканыбызны искә ала. Әлбәттә, соңрак, үсә төшкәч, мин аңардан гафу үтендем, ә ул үпкәләми, киресенчә, кызык иде, дип искә ала.

Мәктәп елларын ничегрәк искә аласың?


Җиңел булмады. Әйе, бүген инде барысына да юмор белән карыйм. Беренче мәктәбем – 2 нче гимназия иде. Тәрбияле балалар, менә дигән белем... Күченгәч, мәктәпне дә алмаштырырга туры килде. Яңа мәктәпне мин башта бөтенләй кабул итә алмадым. Әгәр дә бала аерылып тора икән, укытучылар аны яратмый иде. Төгәл фәннәр – минеке түгел. Физика классының бусагасын атлап кергәндә, йөрәгемне ничек тибүен һәм учларымның тирләп бетүен әле дә хәтерлим. Ә менә иншалар – минеке! Укытучым аларны укып, шатлыгыннан күз яшьләре белән кочаклый иде. Бертуктамый иҗат итә ала идем. Укытучылардан әниемнең ата-аналар җыелышына йөрмәве өчен дә эләккәләде – ул бит һәрчак эштә булды. Һәм менә мәктәпне тәмамладым, берничә роль башкардым, шуннан инде алар мине мәктәп юбилее кебек чараларга мактаулы кунак буларак чакыра, матур сүзләр, комплиментлар әйтә башладылар. Көтмәгәндә барысы да үзгәреп куйды...
Әти-әниләргә киңәшем – балаларга игътибарлырак булыгыз, тыңларга өйрәнегез. Әнием, барысын да үзең хәл ит, дип әйтә иде, шул рәвешле ул мине көчлерәк булырга, үзем генә калганда җиңә белергә өйрәтергә теләгән. Мөгаен, бу үземә ярдәм иткәндер, ләкин мин башка фикердә торам. Бүгенге нарасыйны киләчәктә нәрсә көтәр бит, беркем белмим, шуңа да мин аны иркәләп үстерәм. Балам ләззәтләнеп яшәсен өчен барысын да эшлим, гәрчә моның өчен мине тәнкыйтьләсәләр дә.

Үсмерлек чорына кергәч, үз-үземә йомылдым. Әйтик, театрда барысы белән дә исәнләшү, елмаю гадәткә кергән, ә мин хәтта күземне күтәреп исәнләшә дә алмый идем. Мин-минлектән, масаюдан түгел бу, бары оялудан гына.

Актерлык һөнәренә әниеңнең теләгенә каршы барып киттеңме? 


Кечкенә чагымда шул дәрәҗәдә сәхнәгә чыгасым килде ки, мин анда хәтта агач булып басып торырга да әзер идем. Зуррак үскән саен әлеге теләгемнең чик-чамасы да калмады. Ләкин әни бу турыда сөйләшергә дә теләмәде. Гәрчә берара ул инде үз сүзләреннән кире кайтырга да әзер булган икән. Шамил Зиннурович (Закиров. – Авт.) театраль түгәрәккә йөрергә киңәш бирде. Беренче тапкыр килгәндә, андагы балаларның сәнгатьле итеп шигырь укуларын күреп, таң калган идем. Шунда мине азмы-күпме «ача» алдылар. Гәрчә оялу миңа һәрвакыт комачаулады.
Чыгарылыш сыйныфта мин бер үк вакытта мәдәният институтының беренче курсында да укыдым. Бу дәресләрне, бигрәк тә соңгыларын калдырырга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта, университеттан да иртәрәк китәргә туры килде, чөнки өйгә соңарып кайтсам, миңа әниемнең апасыннан (әнием вафатыннан соң мин аның тәрбиясендә калдым) эләгә иде, чөнки иртән иртүк мәктәпкә барасы бар. 


Тыелган җимеш татлы була. Шуңа да артистлыкка киттем, шуңа да мин чәчләремне кистем. Билдән озын чәчем бар иде. Дөресен әйтәм, минем өчен бу бик зур проблема булды. Авырлыкны бераз киметү өчен чәчләремне үреп йокладым. Су коенып чыккач чәчне тарау – үзе бер газап иде. Әнием чәчләремне кистерүгә каршы булды.


Әйе, әнием сәхнә тормышыннан читләштерергә тырышты. Чөнки ул минем гаиләм булсын, дип теләде. Хәзерге заманда артист һөнәре менә дигән гаилә төзүгә комачау була алмый. Әйе, алар уйнаган чорда авырга туры килгән, чөнки һәрчак гастрольләрдә иделәр. Аннан килеп, бу бәйлелек сорый торган һөнәр. Әни белән минем характерларыбыз авыр – без буйсына алмыйбыз. Безгә ирек ярату, нәрсә уйлаганыңны әйтеп бирү, гаделлек өчен көрәшү хас. Ә андыйларга артист булу бик авыр.

Мондый холык белән актерлыкка укыган вакытта да җиңел булмагандыр?


Беренче этюдларым килеп чыкмый иде. Җитди карамадым мин аларга. Беренче курска укырга килгәндә, берни эшли белмим идем. Аннан соң гына ничектер селкетеп җибәрә алдылар. Курсташларым шул ук этюдларга бик җитди әзерләнә иделәр, атналар буе. Әйтик, этюд-күзәтү биреме. Бер атна буена кемдер яки нәрсәдер күзәтергә дә, аннан шуны күрсәтергә кирәк. Мин күзәтмәдем. Ярты сәгать эчендә нидер уйлап таптым да шуны күрсәттем. Ләкин барып чыкмады. Педагогыбыз, хәтерлим әле, кайсыдыр бер уңышсыз этюдтан соң, эшкә салкын каравымнан туеп булса кирәк, ачуланды да: «Син – татар театрын артка өстерәүче!» – дип белдерде:  Бу сүзләр шул дәрәҗәдә үтереп салды ки, миндә китәргә дигән теләк туды.

Театр труппасына ничек килеп эләктең? 


2007 елда мине Назим Хикмәт әкияте буенча куелган «Сыер» спектаклендәге Нәдимә роленә Рифкат Исрафилов шәкерте Эдуард Шахмаев чакырды. Бу – мине Камал театрына китергән һәм шунда калдырган беренче зур ролем. Вузны тәмамлагач, теге авыр сүзләрне әйткән педагогым үз сүзләрен кире алуы турында белдерде. Шәхсән үземә тәүге ролем ошамаса да, барысы да шуннан башланды. Гомумән, ниндидер спектакльдә уйнавымнан йөз процентка канәгать калырлык бер генә көн дә булмады. Ниндидер эпизодлардан канәгатьлек хисе генә.


Ә бит репетицияләрдә мин үзем бөтен хисләремне биреп тырыша идем. Нәрсәдер килеп чыкмаса, бик борчылдым, бигрәк тә бу профессиягә очраклы килеп эләккән режиссерлар белән эшләгәндә. Син үзлегеңнән нидер бирәсең, ә ул сиңа бернинди бурыч куймый, шуннан соң берни эшлисе килми башлый. Әлбәттә, иң уңай хисләрне һәм канәгатьлек тойгысын мин «Курчак туе» спектаклендә эшләүдән татыдым. Үземне давылга килеп эләккәндәй тоям, репетицияләр вакытында гримеркага кереп елыйм, тынычланам, тагын репетициягә чыгам... Алга таба инде җиңелрәк була. Ләкин минем әле иң зур ролем алда, дип өметләнәм.

Мәскәү фильмнарына да очраклылык китердеме? 


Бервакыт театрда минем өчен торгынлык чоры башланды. Коллегаларым киңәшен тотып, Мәскәү кинокомпанияләренә резюме җибәрә башладым. «Ясмин» рус-төрек сериалын төшерүчеләр мине «Мосфильм» картотекасы буенча эзләп тапканнар. Бу проектта эшләү бик ошады. Режиссер да миннән канәгать (аның сүзләрен гримерлар ирештерә иде). Гәрчә монда да характерым комачаулады. Бер гример хәтта: «Нәфисә, ә йолдыз булгач, син нишләрсең?» – дип белдерде. Мин башкарган образ тора-бара төп герой дәрәҗәсенә җитәргә тиеш иде. Тик... Димәк, шулай булырга тиеш булган.


«Ясмин» белән, гомумән, кызыклы килеп чыкты. «Мосфильм»га анкета тутырганда, бер иптәшем, төрек телен беләм, дип язарга киңәш бирде. Гәрчә, төрекләрнең татар сүзләренә охшаган сүзләрен генә аңлыйм. Ул чакта төрек сериалларына ихтыяҗ зур иде. Киңәшен истә тоттым һәм... оныттым. Рольне башкарганда төрек телендә сөйләшергә туры килер, дип уйлап та карамадым. Рольгә ия булгач, Казанда репетитор ялладым, текстны ятлый башладым. Бу гамәл бик авыр бирелде, чөнки мин импровизацияләргә өйрәнгән. Фильм төшерү бертуктаусыз барганлыктан, текст өйрәнергә җитешми башладым. Уйнаганда исә төрек телендәге җөмләләрне татарча җөмләләр белән буташтыргалый башладым. Беркем аңламаганлыктан, әйбәт кенә бара кебек, партнерлар да мине сатмады. Ләкин... «Татар башын татар ашый» диләрме әле? Сериал чыккач та, интернетта иң күп тәнкыйть һәм негативны нәкъ менә үз татарларымнан ишетергә туры килде. Гәрчә башка милләттәгеләр мине якласа да. Бу хәл продюсер Денис Евстигнеевка да, кастинг-директорга да ирешкән, алар кисәтү ясадылар, ләкин барысына да ничектер җиңел генә карадылар. Аннан шул ук команда мине тагын бер проектта эшләргә чакырды.


«Алтын Урда» турында читтән генә нидер әйтә алам, чөнки биредә ролем кечкенә генә иде. Шул ук вакытта кечкенә яисә зур рольләр дип бүлгәләмим, бу – минем эшем һәм ул миңа бик ошый. Төшерү процессын тоярга өлгермәсәм дә, биредә бердәм һәм көчле команда эшләвен тойдым. Шартлары да авыр иде. Иртән иртүк торулар, суык, талпаннар... Шул талпаннарның берсен киемемнән инде самолетта барган вакытта алып ташлаганымны хәтерлим әле. 

Татар булуың Мәскәүдә карьера ясарга комачауламыймы? 


Беләсеңме, мин үземне фанатик дәрәҗәдәге милләтче дип санамыйм, шул ук вакытта үз милләтеннән оялучыларны да аңламыйм. Теләсә кайсы милләттә яхшы кешеләр дә, начарлары да бар. Мәскәүдә миңа уңайлы. Әлбәттә, бу комфорт шунда ук килмәде, эшләргә туры килде. Мәскәүне яратырга өлгердем. Татар икәнлегемне белеп алгач, күпләр үзләренең нәселләрендә дә татарлар барлыгын искә төшерә. Баксаң, һәр кешенең нәселендә татарлар бар икән. Әбисенең әбисе булса да, татар булып чыга.


Әйе, Казанда яшәгәндә миңа күп нәрсә ошамый, күп нәрсә белән разый түгел идем. Күченеп киткәч, бу хакта оныттым. Мөгаен, сагынамдыр, яратамдыр. Чыннан да, нык сагынам. Елына бер-ике тапкыр булса да, туган шәһәремә кайткач, театрыма киләм. Камал театры – яраткан йортым, икенче гаиләм, яраткан кешеләрем. Алар миңа туганнарымдай якын, шуңа күрә алар хакында объектив фикерли дә алмыймдыр...


Фотолар: Нәфисә Хәйруллинаның социаль челтәреннән алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев