Логотип Идель
Мәдәният

«ӘНИ ҖЫРЧЫ БУЛУЫМНЫ ТЕЛӘДЕ»

Мәшһүр җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаның бердәнбер кызы Камилә Гыйззәтуллина белән ул эшләгән 5 нче лицей каршындагы 26 нчы музыка мәктәбендә күрештек. Ул вакытта вирус афәте турында сүзләр генә йөри иде әле...

Мәшһүр җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаның бердәнбер кызы Камилә Гыйззәтуллина белән ул эшләгән 5 нче лицей каршындагы 26 нчы музыка мәктәбендә күрештек. Ул вакытта вирус афәте турында сүзләр генә йөри иде әле...

Мөгаллимәнең дәресе тәмамланганчы, Вафирә Гыйззәтуллина белән матбугатта дөнья күргән язмаларны күңелемнән кичерәм. «...Әтием колхозга кермәде. Сельполарда эшләп йөрде, таш та чыгарды. Колхозның нигезе дөрес түгеллеген җаны-тәне белән сизә иде. Әле дә хәтерлим. 1959 ел.

Көз. Бәрәңге казып алыр вакыт җиткән чак. Колхоз рәисе, ай-вайга карамыйча, безнең бәрәңге җирен сөрдереп ташларга керде. Чарасызлыктан әни нишләргә дә белмичә, сигез баласын сука астына сузып салды. Шул вакытта ачуымнан бер милиционерның кулын тешләдем. Миңа ул вакытта алты яшь иде», «...Минем бәхетем – һәрчак үз аудиториям булды», «...Җырымны алганчы, җанымны алсыннар. Мин җырымда калам...»

Әйе, әлеге җырчы – җаны кушуы буенча яшәгән шәхес...

Рәссам Руслан Ибраһимов. В. Гыйззәтуллина портреты

– Камилә ханым, әниегез төшләрегезгә керәме?

– Әйе, керә. Ап-ак киемнән һәм ул һәрвакыт мул ризыклы табын артында.

– Аңа багышлап Розалия Зәкиева һәм аның иҗат төркеме төшергән «Вафирә» кинофильмын карагач, нинди фикерләр туды?

– Ул 2019 елны, XV Халыкара мөселман кинофестивале кысаларында күрсәтелде. Бу иҗат төркеме әниемне олылап искә алды, аларга зур рәхмәт! Залда көчле алкышлар да яңгырады, күз яшьләрен сөртүчеләр дә күп булды... Яшь һәм сәләтле рәссам Руслан Ибраһимовның әниемнең матур портретын иҗат итүе дә – сөенеч! Әлеге портрет хәзер бездә саклана. Бу кинофильм җиңү яуламаса да, әле башка кинофестивальләр дә булыр, аларда да күрсәтелер, дип өметләнәм. Аңа кадәр күпкә алданрак төшерелгән «Аура любви» телефильмын да бик яратып карыйм. Әнием хакында «Бөркет йөрәкле былбыл» дип исемләнгән китап чыкты. Аны Менделеев районыннан укытучы Рәмзия Мөхетдинова әзерләп нәшер итте. Бик аз гына данәдә басылып чыккан әлеге китапны укырга теләүчеләр дә һәрвакыт бар.

– Узган елның декабрь аенда балалар, яшүсмерләр һәм олылар өчен Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге республика музыка бәйгесен шаулатып-гөрләтеп уздырдыгыз, ә менә әниегезнең туган авылы Камайда нинди дә булса мәдәни чаралар үткәрәсезме?

– Казанда узган әлеге бәйге җиденче тапкыр үткәрелде инде! Аның нәтиҗәләре белән мин бик канәгать калдым. Ахыргысында барлыгы йөз сиксән номер күрсәтелде, өч йөзгә якын кеше катнашты.

Камайга да елына ике тапкыр кайтабыз: 13 февральдә – әниемнең туган көнендә һәм 6 сентябрьдә – аны искә алу көнендә. Авылда әниемнең исеме бирелгән мәдәният йорты яхшы гына эшли.

- Камилә ханым, күңелегез түрендә «нигә үзем дә җырчы булып, сәхнәләргә менеп җырламадым икән» дигән үкенеч юкмы?

– Әнием җырчы булуымны теләде. Әмма үзем өчен күптәннән хәл иттем: җырчы – авыр, талчыктыра торган һөнәр. Мин балалар яратам, шушы лицейда инде озак еллар эшлим. Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятен, КФУның музыка факультетын тәмамладым. Үземне көчле ихтыярлы кеше, дип саныйм.

Менә егерме биш яшемдә үз теләгем белән Лариса дигән исемемне Камиләгә, Джураева дигән фамилиямне Гыйззәтуллинага үзгәрттем. Мәрҗани мәчетенә барып, исем алмаштыргач, хәтта әниемнең: «Кызым, миңа синең яңа исемеңә күнегү авыр булыр инде!» – дигәнен дә яхшы хәтерлим әле. Кызым туса, аңа Камилә дип исем кушарга хыялландым. Улым туды.

Шуннан үзем Камилә булырга ниятләдем. Ә әнием оныгы туганга бик нык шатланды! Аңа җырлар да җырлады, ашатты-эчертте, матур киемнәр генә кидертте! Улыма инде егерме сигез яшь, ул да җырчы һөнәрен сайламады.

– Улыгызның да тавышы матурмы?

– Камил улым В.Г. Тимирясов исемендәге инновация университетын тәмамлады, шушы уку йортында укыганда операторлык эше белән шөгыльләнде, хәзер дә видеооператор булып эшли.

Бервакыт үз җырларын да яздырып карады. Тавышы көчле. Хәтта блюз яздыртты. Әмма мин беләм, ул моны үзе өчен генә эшләде.

– Вафирә Гыйззәтуллина дигәч, аның ТАССРның һәм Каракалпак АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты икәне генә түгел, ә милләтпәрвәрлеккә үз өлешен керткән кыю шәхес булуын да искәртүчеләр бар...

– Дөрес, бу шулай. Әмма әниемнең ул дәверен искә төшерергә яратмыйм. Ул чакта әни бик күп борчуларга дучар булды. Әлеге чордагы бер гамәлен генә искә алам. Ичкериядә тынычлык урнаштыру өчен татар ир-егетләрен җибәрүгә каршы чыгып, ул Камал театры каршында үзенең РСФСРның атказанган артисты таныклыгына ут төртеп яндырды. Моның белән балалары һәлак булачак ата-аналарны кызганып, бу сугышка карата үз катгый карашын белгертте.

– Һәр адәм баласы Җиргә килгәндә язылып куелган тәкъдире белән туа, диләр. Әниегез фаҗига аша китеп барыр дигән эчке тоемлау булмадымы?

– Авыр вакытлар иде. Кыскарту ясап, әниемне филармониядән эштән җибәрделәр, аның җырлары телевидение һәм радио тапшыруларында да сирәк ишетелде. Акча юклыктан әниемнең кәефе китә иде, йә елмайды, йә елады ул. Урыныннан тормыйча, бер ноктага карап яткан чаклары да булды. Әмма аннары, үз-үзен кулга алып, концертларын оештыру белән шөгыльләнде. Кичләрен гомер истәлекләрен кәгазь битләренә теркәде, шигырьләр иҗат итте.

Алар арасында мондый юллар да бар:

Сагынырсыз әле кызыгызны,

Сандугачка мине тиңләрсез.

Вафирәдәй безнең гөлләр, диеп,

Елый-елый сулар сибәрсез.

- Камилә ханым, әниегез торган йорт диварына элмә истәлек тактасы ясату белән мәшгульсез. Бу талант иясенең якты дөньядан китүенә инде унсигез ел үтте, ә элмә истәлек тактасын урнаштырырга ашыгучы юк. Бу хәлгә нинди комментарий бирә аласыз?

– Әлеге истәлек тактасы буенча инде берничә ел тоташ шөгыльләнәм. Бу эшне тизләтү максатыннан сәясәтчеләргә үтенеч белән дә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Тик бу гозер әлегәчә үтә дә озак хәл ителә.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев