«ҖОМГА БАЗАРЫ»Н КАЙТАРЫРГА КИРӘК!
Гөлүсә Батталованы шактыйдан беләм. Иҗаты белән даими кызыксынып барам: аның шигырьләрен беркемнеке белән дә бутап булмый, алар кыюлыгы, тирән фәлсәфәсе белән дә аерылып тора. Инстаграм битендә «Җомга базары» исемле беренче пьесасы сәхнәләштерелүе хакында укыгач та, баштан «Их, күрә алмыйм инде» дигән үкенечле уй узды, чөнки мин Кукмара районында гомер итәм, ә спектакль Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында куела.
Гөлүсә Батталованы шактыйдан беләм. Иҗаты белән даими кызыксынып барам: аның шигырьләрен беркемнеке белән дә бутап булмый, алар кыюлыгы, тирән фәлсәфәсе белән дә аерылып тора. Инстаграм битендә «Җомга базары» исемле беренче пьесасы сәхнәләштерелүе хакында укыгач та, баштан «Их, күрә алмыйм инде» дигән үкенечле уй узды, чөнки мин Кукмара районында гомер итәм, ә спектакль Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында куела. Шундук «Ә нигә бармаска?» дигән уй да килде: ник без үзебезгә һаман ниндидер кысалар уйлап табабыз? Аллаһ мөмкинлек биргән икән, утыр да чыгып кит барасы килгән җиреңә!
Театрның үзе тәрбияләгән тамашачысы
Спектакльгә килүемә бер мизгелгә дә үкенмәдем! Әтнә театрына, гомумән, бу районга гомеремдә беренче кат аяк басуым булгач, театрның нинди күркәм булуын да әйтми кала алмыйм. Бинаның мәһабәтлеге таң калдыра. Өстәвенә, ишек катыннан ук шулай җылы каршылыйлар, әйтерсең бик газиз туганнары кайткан.
Залдагы, гардеробтагы һәм башка ярдәмче бүлмәләрдәге пөхтәлек, ачык мөгамәлә, зәвык – бу театрның чыннан да сәнгать вә тәрбия учагы булуы турында сөйли. Хәтта вак-төякләрдә дә хуҗаларның тамашачыга булган хөрмәте, мәхәббәте сизелеп тора. Тамаша залында да бернинди ыгы-зыгы юк: һәркем әкрен генә үз урынын алып, яшел бәрхет пәрдәгә төбәлә бара. Залда яшьләрнең күп булуын күреп тә куанып куйдым: алар, ким дигәндә, ана телебезне белә һәм милли сәнгатебезгә битараф түгел дигән сүз! Бу бит театрның үзе тәрбияләгән тамашачысы.
Билгеләнгән вакытта пәрдәләр ачылып китте. Узган гасыр башындагыча киенгән сабыйларның самими биюләре шундук күңелдәге иң самими хисләрне эзләп тапты. Моңа шул чорның Җомга базары күренешләре кушылып китте. Нәкъ Гөлүсәнең шигырьләрендәгечә: һәр ишарәдә, һәр сүздә тирән фәлсәфә – кабул итеп өлгереп кенә бар! Бер карашка, җырлы-биюле, уен-көлкеле генә барган тамашада автор яшәешнең нигезен, мәгънәсен, милләтебезнең иң мөхтәрәм ядкарьләрен искәртә. Тәрбиянең асылы вак кына тоелган әйберләрдә бит! Тәрбия – тамчыдан күл җыя торган бөек тылсым. Без моны онытып җибәрәбез түгелме соң?
Тормышның – дингә, диннең тормышка комачау итми икәнен хәтерлибезме без? Төрле уйдырмалар табып, үзебезнең ялкаулыкны, битарафлыкны, сансызлыкны аклау белән шөгыльләнмибезме? Нинди генә халәттә дә – малың беләнме, сүзең беләнме яисә ягымлы карашың беләнме, башкаларга игелек итеп булуын истә тотабызмы?
Яшьләргә тарих дәресе
Спектакль идеясенең саллылыгы – аның реаль тарихи вакыйгаларга нигезләнгән булуында, персонаж образларының рухи көче – аларның шушы төбәк тарихына кергән прототиплары булуында. Үзәк персонаж, әлбәттә, Гатаулла бай (Марат Хәбибуллин). Аның образы аша автор милләтебезнең узган гасыр башында «раскулачивание» чорында харап ителгән зыялы, тырыш, ярлыларга да, дингә дә, гыйлем-мәгърифәткә зур терәк булган бихисап күп олпат шәхесләренең ачы язмышын ача, аларга карата булган гаделсезлекне аныклап күрсәтә. Тикмәгә генә Гатаулла бай Даутов якташларының күңелендә хәзерге көнгәчә игелек иясе булып яшәми шул. Икенче шундый тарихи персонаж – күмәчче Хәким абзый (Таһир Габидуллин). Ул – Әтнә, Арча, Ашыт, Алат базарларын тоткан данлыклы күмәчче, мохтаҗларны ризыкландырып торучы мәрхәмәт иясе була. Күмәчче Хәким аганың икмәген, Сәгъди абыйсы белән Әтнә базарына баргач, Габдулла Тукаебыз да авыз иткән. Без аның «Исемдә калганнар» китабыннан бу хатирәләрнең ни дәрәҗәдә җылы һәм кадерле икәнен аңлыйбыз.
Шушы урында мин: «Спектакль мондагы яшьләргә ничә тарих дәресен алыштырды икән?» – дип уйлап куйдым.
Халкыбызның узган гасыр башындагы чын йөзен күрсәтү, тарихи күзлектән караганда, бик зур һәм мөһим гамәл, чөнки соңгы вакытта күләмле әсәрләрдә халкыбызның йөзен берьяклы караңгы итеп күрсәтү очракларыннан бәгырь кыйнала иде. Ул яктан, китапларда дөреслек кими барган заманда, гомумән, китап уку үзе кими барган заманда, чын тарихның кызыксыну уятырлык итеп сәхнәләштерелүе – зур казаныш. Әтнә җирлеге өчен генә түгел! Әсәрдә золымын халык онытмаган персонаж да бар, билгеле. Бу – кызыл большевиклар комиссары Зәбир (Айдар Вәлиев). Ул милләтебезнең бу коточкыч вакыйгаларга үз өлешен керткән вәкилләре образын гәүдәләндерә, «өстән» төшкән әмерләрне арттырып та үти кебек: үз авылының башына җитүчеләрнең күзе, колагы, кылычы. Пьессада, гомумән, капма-каршы кую алымнары бик көчле, эчтәлекле. Беренче өлеш күңелемдә нык тәэсир калдырды. Монда минем... безнең бабайлар язмышы. Биегрәк җиргә менеп кычкырасы килгән әйберләр сәхнәдән әйтелде.
«Җомга базары»ның асылы
Сәхнәдәге тарихи күренешләрне әкренләп хәзерге чынбарлык алмаштыра. Вакыйгалар шушы ук «Атнакич» авылында дәвам итә. Җирлек башлыгы Касыйм абзый (Таһир Габидуллин) сүзләреннән авылга бер түрә килергә тиешлеге мәгълүм була: авылны үстерү программасына кертү-кертмәү хәл ителәчәк. Бу урыннан башлап инде хәзерге заманның бик четерекле сораулары күтәрелә: авылларның язмышын һәрвакытта да лаеклы кешеләр хәл итәме, алар авылның ни белән сулап яшәгәнен аңлыймы, аның дәүләтебез, милләтебез тормышындагы ролен дөрес бәялиме? Узган гасыр «комиссарлары» битлек киеп һаман арабызда йөрмиме?
Әллә без, акча өчен бер-беребезнең муенын чәйнәп, үзебезгә үзебез дошманлык итәбезме? Авыл ул – ике-өч урам беркатлы йортлар гынамы? Әллә күпкә зуррак төшенчәме?.. Авылны ничек үстерергә? Шәһәрләштерү юлы белән бару дөресме? Шәһәрдә кайсыбыз гына күршесен белә, кайсыбыз гына ярдәмләшеп яши?
Халкыбызга, динебезгә хас булган гореф-гадәтләрне һәм күршене олылау, ялгыз карт-карчыкларны ташламау, ризыкландырып тору, ятимнәрнең, толларның хакын хаклап яшәү, булганы белән бүлешү, милләт җанлы булу кебек күркәм гадәтләрне, ә иң мөһиме – телебезне – беренче чиратта авыл яшәтә, саклап килә. Авторга, югарыдагы сорауларга җавап эзләгәндә, Искәндәр персонажы (Риваль Хисмәтуллин) ярдәмгә килә. Хәтта исем дә очраклы сайланмаган: Искәндәр – «яклаучы, саклаучы». Нәрсәне саклый соң Искәндәр? Аның теле белән бик мөһим сүзләр әйтелә – аларда берни катышмаган чиста хакыйкать:
«Мин – Гатаулла бабайның асрамага алган кызының оныгы, дөм ятим калгач, бабамның изгелекләрен онытмаган авылдашларым ташламады, алар мине исән калдырды. Авылларда беркайчан да ятимнәр йортлары булмаган, хәзер дөнья үзе бер ятимнәр йортына әйләнә бара. Авылны саклап калырга, Җомга базарын кайтарырга тырышачакмын. Миңа авылдашларым игелек итте, мин аларга итәм».
Шушы төштә мин «Җомга базары»ның асылына төшендем булса кирәк. Ул акча биреп товар алу мәгънәсендә түгел, ә изгелек итеп, игелек күрү, ягъни изгелекне изгелеккә алыштырып яшәү мәгънәсендә икән, бу «алыш-биреш»нең өзелмәве бик әһәмиятле! Чыннан да «Җомга базарлары»н кайтарырга кирәк икән бит һәр йортка, һар авылга, шәһәргә, илгә, Җиргә! Халкымның Искәндәрләре бардыр әле! Бар! «Раскулачивание» елларыннан соң бик озакка җуелган Гатаулла бабай сәгатенең яңадан табылып, яшьләр кулына эләгүе, борынгыдан килгән чын хәзинәләребезнең яшәячәгенә ишарә. Сәгатьтә: «Гомер ага, уза вакыт – игелек кылырга ашык!» – дигән изге васыять язылган. Борынгыларның иң кыйммәтле мирасы!
Театрның ачышы
Әсәрнең эчтәлеген чамадан тыш ачмас өчен, шушы урында тукталып, спектакльнең режиссурасы, техник яктан башкарылуы турында берничә сүз әйтеп китәргә телим. Сәхнәләштерүче баш режиссер – Рамил Фазлыев. Моңа игътибар биреп караучыларга, аның сәләте спектакльнең һәр мизгелендә укыла. Бер генә мисал китерәм: тарихи беренче бүлек тәмамланганда, сөргенлеккә китүчеләрне озатканнар артыннан башта нур югала, аннан милли бизәкләр белән эшләнгән гаять зур капка ябыла. Шәхсән мин, бу алымда шушы аянычлы вакыйгалар сәбәпле, халкыбызның үз тамырларыннан, милли гыйлем-мәгърифәтеннән һәм динебез нурыннан киселүенә ишарә күрәм. Режиссер бер алым белән үзәк өзгеч хакыйкатьне ачып салуга ирешә. Ә мондый чишелешләр бит бик күп! Рәссам Сергей Скоморохов та үз таланты белән спектакльне бик бизәгән: декорацияләр – ут! Базар күренешләре генә ни тора! Ә хореограф Резедә Муллагалиева бию белән сөйләшеп булуны тагын бер кат исбатлый. Бию күренешләре гомуми картинадан «калкып» тормый, бик оста үрелеп бара. Музыкаль мизгелләр турында да аерым әйтмичә һич мөмкин түгел: һәр җыр радио чартларын «ертырлык» дәрәҗәдә көчле! Алар белән композитор Марат Әхмәтшин кирәк җиргә дәрт, кирәк җиргә моң өсти алган. Тамашачы бик тә профессиональ аранжировкалар һәм заманча чишелешләр белән ләззәтләнә ала. Алар күңелемне иркәләде дә, күздән яшь тә йөгертте.
Ә инде труппаның сәләтен, уенын басып алкышладым! «Уен» дию дөреслеккә туры да килми шикелле, алар сәхнәдә яшәделәр! Балкыдылар-яндылар! Алар авторның да, режиссерның да, жыр-бию куючы осталарның да ниятләрен төгәл итеп үти алдылар. Спектакльдә театрның бөтен труппасы катнашты, димәк, бу мактау сүзләрем һәр барчасына да багышлана. Искәндәр образын җанландыручы Риваль Хисмәтуллинга бик зур җаваплылык йөкләнгән: ул персонажын фәлсәфи яктан ачып бирергә тиеш, ә фәлсәфә бик тирән! Ул фәлсәфи бурычын төгәл үтәде, тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте. (Урыны белән аңа образны тагын да дәртлерәк итәргә курыкмаска кирәк шикелле. Искәндәрнең миссиясендә тәвәккәллек артык булмас сыман. Безне бар изге ниятләреңне тормышка ашырырга көчең җитәсенә ныграк ышандыр, Искәндәр! Халкыңа бу ышаныч бик кирәк! Теге «нурлы капка»ны да ача алырсың дигән өмет йөрәкне җылытып тора...) Гомумән, театр, аның актерлары – минем өчен зур ачыш булдылар. Һәрберсе үз урыннарында профессиональлек күрсәтте. Лотфыйның (Раил Сәләхиев) азаккы чыгышындагы карашы гына да – аерым бер спектакль! Башкарылган эш – заманча да, үткәнебезгә хөрмәт хисе тулы, мәхәббәт тә бар үзендә. Саллы фәлсәфә тукымасын, нечкә юмор җепләре белән чигеп, камил картина ясый алган Гөлүсә Батталовага соклану, горурлану һәм чиксез рәхмәт хисләремне җиткерәм! Юморсыз пьесаның нигезенә салынган хакыйкатьне кабул итү катлаулы булыр иде. Сөеп кенә, күпме дәрес бирдең тамашачыңа. Әсәрең бик зур сәхнәләргә лаек, аның мөстәкыйль тормыш белән яши башлаячагына шигем юк. Изгелек өчен хезмәт итсен! Ноябрьнең алтысында милли әдәбиятыбыз күгендә яңа драматург йолдызлыгы кабынды. Һәм бу – Гөлүсә Батталова!
Ландыш Равилова (Мөхәммәдиева)
Рәмис Нәҗмиев фотолары
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: Гөлүсә Батталова Җомга базары театр, сәнгать, татар дөньясы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев