«One of you», ягъни – «Сезнең арадан берәү»
Әлеге язмада Ленар Шәех иҗаты һәм аның 2017 елда Лондонда инглиз телендә дөнья күргән шигырьләр җыентыгы турында чит илдә яшәп иҗат итүче милләтәшебез, шагыйрь, галим Рөстәм Сүлтинең уйланулары тәкъдим ителә.
Әлеге язмада Ленар Шәех иҗаты һәм аның 2017 елда Лондонда инглиз телендә дөнья күргән шигырьләр җыентыгы турында чит илдә яшәп иҗат итүче милләтәшебез, шагыйрь, галим Рөстәм Сүлтинең уйланулары тәкъдим ителә.
Еллар элек:
Егермене уздым –
Килә ирлек.
Ирлек белән бергә
Чын шагыйрьлек, –
дип язган шагыйрь Ленар Шәех утызны узып, ир уртасы булып, кырыкка якынлашып килә икән...
Төгәл билгеләмәсен беркем дә әйтә алмас «Кем ул шагыйрь?» соравына гап-гади генә итеп: «Шагыйрь – шигырь язучы, шигърият белән шөгыльләнүче», – дию белән чикләнеп, алга узып карыйк әле. Ул хәлдә каршыбызда: «Чын шагыйрь кем?» – дигән тагын бер сорау пәйда була. Татар шигърияте турында сүз чыкканда, кылт итеп Тукай искә төшә. Ул – даһи шагыйрь, сүз дә юк, ләкин, Тукайның татар шигъриятенең башы түгеллеге көн кебек ачык. Кайберәүләр Кол Гали исемен һәм заманын башлангыч итеп алырга гадәтләнгән. Хәлбуки, татар тарихында бу эшнең төп профессионаллары булып борынгы халык шагыйрьләре торган. Димәк, соравыбызга җавап табу өчен ул шагыйрьләрнең функциясенә, миссиясенә һәм роленә күз салу кирәктер. «Ерау» дип аталган бу җыручы кешеләр төрки-татарлар арасында борын-борыннан бар булган һәм алар татар шигъриятендә генә түгел, халыкның иҗтимагый-сәяси тормышында да әһәмиятле роль уйнаганнар. Алар кабиләләр арасындагы дауларны хәл иткән, һәр төрле мәсьәләне чишкән, арадагы дуслык һәм кардәшлекне ныгыткан, яхшылыкка һәм дуслыкка өндәгәннәр. Ераусыз һичбер мәҗлес, күңел ачу, туй үтмәгән. Кирәк булганда исә, халыкны дошманга каршы берләштереп, сугышка чакырганнар, шуңа күрә, aларның халык күңелендә биниһая урын яулап, шигырь-хикмәт сүзләренә бик зур ихтирам сакланган булуы гаять табигый.
XVI гасырның икенче яртысына кадәр ераулар булса, соңгырак дәверләрдә аларның функциясен күбесенчә чичәннәр үз өсләренә алган. Ераулар кебек үк, чичәннәр дә халык шагыйре һәм фәлсәфәчесе, тәрбиячесе һәм тарихчысы булып, ил-йорт аксакалы урынын алып торган. Гәрчә, ерауларда халык гаме чичәннәргә караганда күпкә җанлырак булган. (Татар тарихында Сүз куәтенең азая башлавының тәүге галәмәте шунда түгел микән әле?) Мәгълүм, татарларда, гомумән, мәкам белән дастан уку традициясе генә түгел, дастан жанры да тәмам онытыла язган. Алай гына да түгел, соңга табарак чичән сүзнең мәгънәсе тараеп, сөйләү теленең осталыгына кайтып калган; ул матур сөйли белүче, сүз остасы, мәҗлесләр тотучы, сүзгә тапкыр, үткен телле жыручы-импровизатор һәм оратор мәгънәләре белән генә чикләнеп калган. Моның, әлбәттә, үз сәбәпләре булгандыр.
Эх, бу хәзергене
Җирдән җуясы килә!..
Машиналар урынына
Тарантаслы атлар
Китереп куясы килә!.. –
дигән шагыйрь Ленар Шәехнең «Кара юрга бирегез...» (Төрки мотивлар) исемле башка бер шигырендә «Думбырам сыздыраем...», «Кубызымны чиртәем...» дигән юлларның урын алуы игътибарны җәлеп итми калмый. Мәгълүм, борынгы шигырьләр, дастаннар ерау вә чичәннәр тарафыннан думбыра, дутар, кубыз яки саз уйнап башкарылган. Алга таба бу мотивлар белән бергә шагыйрьнең асыл максаты бәян ителә:
Чал гасырлар калдырган
Кысаларга сыймаем,
Уңга-сулга сибелгән
Мәмләкәтне җыйнаем.
Татар диеп аталган
Милләтемне хуплаем,
Төрки диеп аталган
Кавемемне туплаем.
Кара юрга бирегез,
Сикереп кенә менәем,
Төрки дигән халыкны
Бердәм итеп күрәем,
Бер гамь итеп күрәем!
Ягъни, шагыйрьнең гаме – ил-халык гаме. Ерау-чичәннәрнең миссиясе! Һәрхәлдә, шагыйрь моңа омтыла. Гәрчә, хәзер исә чичән дип аталган кеше бездә үзе түгел, хәтта сүзнең үзе дә кулланудан төшеп, аның иҗатында гына калып бара. Алай гынамы соң – Шигырь һәм Шагыйрьнең җәмгыятьтәге урынын, барлыгын билгеләү дә бәхәсле…
Ленарның шигърияткә әллә ни сүз хакы танымаган шушы чорда таш-тимер дөньясының эченнән «поэзия эзләве» («Постмодерн» шигыре), тик «ташгырь» төяп, «тимгырь» килгәнен күреп, Тукайча борчылуы тиктомалга түгел, әлбәттә. Шагыйрь күңеле таш бәгырьле дөньяга битараф кала алмый:
Күңелемнең тулган чагын «көш!» диялмыйм,
Терсәгемне берничек тә тешли алмыйм.
Акыллымы, акылсызмы – җавабы юк,
Тораташтай яшәүнең бер савабы юк.
(«Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы...»)
Шагыйрь үткәннәргә ностальгия белән имрәнеп караса да, ул – үз замананының, чорының шагыйре һәм көрәшчесе, бүгенге көн каһарманы... Аны шигъриятнең, шигъри Сүзнең югалуы борчый… Ул замана ерау- чичәннәреннән көч-куәт, илһам алып иҗат итә.
Тауга карап, тау булырга кирәк,
Сау булырга гомер буенча.
Тау да, сау да олуг ил акыны –
Омор ага, минем уемча, –
ди ул кыргыз халкының ерау-чичән акыны Омор Солтановка багышланган «Тауга карап...» шигырендә.
Минемчә, гомере типкедә узса да, Тукай башка яктан бәхетле булган –һәрхәлдә, шигъри сүзнең ул замандагы кадере һәм көч-егәре белән аның хәзерге замандагы сулышы кысылган торышын чагыштырырга мөмкин түгел.
Мәгәр, еллар элек шигырьләр китабыма кереш сүз язган остазым Мөдәррис Әгъләмов бу турыда болай дигән: «Гомергә сабыр булган Сибгат ага Хәким Зөлфәт белән миңа әрнүле сүз ычкындырды:
– Муса Җәлил, Фатих Кәрим бәхетле булган икән. Алар татар баласының татар баласы булып үсәсенә ышанып киттеләр. Мәктәбең белән бергә туган телең дә киселгәч...
Артык дәвам итмим. Болай да аңлашыла. Әмма гасырлар буена үзенең тамырын югалтмаган татар мәдәни дәвамы бетәме соң?»
Тамырын югалтмаса бетмәс, әлбәттә. Шулай да, киләчәккә өмет белән карый алган Сибгат ага Хәкимнәр генә түгел, Зөлфәт һәм Мөдәррис абыйлар да бездән бәхетлерәк булганнар икән дигән уй йөгереп узмады түгел. Өметле чаклар иде бит... Тик өметсез бер шайтан, ди. Халык үзенең шагыйрьләрен тудыра икән – бигрәк тә ил-халык гаме белән янучы чын шагыйрьләре һәм шулай булырга омтылучылары булганда, яши, яшәячәк, димәк.
Хәер, татарда Сүз куәте азайса да, ерау-чичәннәрнең дәвамчылары булган замананың чын шагыйрьләренә кытлык сизелмәде. Мөдәррис Әгъләмов үзе шуларның берсе иде. Ул үз шигырьләрен генә түгел, бик күп классикларның шигырьләрен дә чичәннәр кебек яттан укый, хәтта, язуы оят, минем – шәкертенең – язганнарын да яттан укып, үземне гаҗәпкә калдыра торган иде…
...Ленар Шәехнең 2017 елда Лондонда «Ауразия Иҗат Гильдиясе» тарафыннан нәшер ителгән «One of you» (татарчага сүзгә-сүз тәрҗемәсе: «Сезнең арадан берәү») китабы белән танышкач, уй-хатирәләргә чумганмын. Сүзем шигърият вә ил-халык язмышына кереп киткән икән. Тик остазымның югарыда телгә алып үтелгән китапка кереш сүзендә язылганча: «Олы язмыш хакында сөйләшер өчен яхшы шигырьләр кирәк». Димәк, Ленарның шигырьләре битараф калдырмаган. Алай гына да түгел, уйландырган, хәтерләткән, уяткан…
Китап, исеменнән ук аңлашылганча, инглизчә, ягъни, тәрҗемә. Тәрҗемә исә ни кадәр генә әйбәт булса булсын, мәгълүм, оригинал шигырьләрне бермә-бер чагылдыра алмый. Ягъни, шигырьдәге күп нәрсәнең югалуы шөбһәсез һәм котылгысыз. Ләкин, шул ук вакытта, тәрҗемә белән тәрҗемә арасында сыйфат аермасы була. Бу яктан Ленар бәхетле, чөнки аның бу китабындагы шигырьләре сыйфатлы итеп тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәче Дана Жетеева шигырьләрдәге образлылыкны, аһәңне, хәтта шигъри үлчәмне мөмкин кадәр осталык һәм тырышлык белән инглиз телле укучыга ирештерә алган. Китапның мөхәррире һәм кереш сүзне язучы британ шагыйре, драматург, Король сәнгать җәмгыяте әгъзасы Дэвид Уильям Перри язмасын юкка гына «Тәэсирле татарлар» дип атамагандыр. Чыннан да, бу очракта дөньяга төрки-татар шигъриятенең барлыгын белдерү, җиткерү, анын белән кызыксындыру уяту үзе үк әһәммиятле. Кызыксынган укучы исә эзләнер, табар...
Ленар Шәех – сүзнең мәгънәви гүзәллеген күрә һәм тоя белүче шагыйрь. Шул ук вакытта «фасыллар» – Табигать белән бербөтен була алу сәләтенә дә ия. Ленарның тирән эчтәлекле шигырьләрендә еш кулланылган «ай», «ел», «гомер», шулай ук «тарих»ны шартлы рәвештә «гасыр» сүзе астында җыеп булыр иде. Шулай итеп, оригинал татарча җыентыкның «Гасырда фасыллар буталган» (Татарстан китап нәшрияты, 2016) дип аталуы да, минемчә, уңышлы һәм отышлы булган. Жыентыктагы шигырьләр тып-тыныч судай ваемсыз, гамьсез күнелләрне уяту өчен атылган таш кисәгенең тәэсире белән барлыкка килгән дулкыннар кебек боҗра-боҗра булып киңәя: лирик «мин» икегә – мәхәббәткә әверелә. «Мәхәббәт» исә үз чиратында туган авыл, туган җир булып зурая… Аннары татар халкы, төрки кавем боҗралары... Ниһаять – Дөнья... Шагыйрь үзе дә бөтен дөньяда тынычлык хыялы белән яна.
Җылы бирәм сезгә, бер уч җылы,
Күпләр көтә, күпләр тилмерә...
Яфрак кадәр гомер
юкка чыкмас...
Мин ышанам...
Тоям мин аны...
Бүтән мәңге суынмаслык итеп
Җылытасы килә дөньяны!..
Чын шагыйрьлекнең максаты шулдыр ул…
Гомер буе «Халкым!» диеп
Янып-көеп яшә дә,
Синең исемең тирбәлер
Рәшәдә...
Амин, шулай булсын! Янып-көеп, дөньяны җылытып яшәргә язсын! Халык, ил-йорт, кешелек гамен үз гаме иткән, «чынлык»ны шигырь һәм шигаре иткән Ленар Шәехкә олугъ иҗат, ерау-чичәннәр язмышы һәм бәхете телим!
Лондон, 2019 ел.
Врубка:
Тәэсирле татарлар
...Әлбәттә, Шәехнең мактауга лаек сыйфатламасы миңа мәгълүм иде инде. Шуңа өстәп, этник татар (татар-монгол түгел, ә төрки телле халык вәкиле) буларак, шуңа төшендем: импрессионизмга булган мөнәсәбәтемне кемдер үзгәртә алса да, ул кеше Ленар булачак иде. Ахыр чиктә, Шәехнең язучы буларак абруе аннан алда йөгерә. Һәм, моның белән бәйләп, мин аның күп еллар элек Ауразия киңлекләре буйлап таралган курку белмәс борынгы ата-бабаларыннан илһам алуын башта ук гөман иттем. Аның һәр кыю адымы заманчалыкның бүгенге җәмгыятебезгә булган тәэсиренә каршы куела. Ничек кенә булса да, халык сүзе әле һаман да татарларның мәрхәмәтле йөрәк, рәхимсез көч, шулай ук тыеп булмый торган креативлык белән дан тотуы турында бәян итә. Шуңа күрә, китап битләрен берсе артыннан берсен ача-ача, мин «One of you» җыентыгының импрессионизмга булган какшамас ялгыш фикеремне юкка чыгарырга мәҗбүр итүен бар күңелем белән тойдым.
Дэвид Уильям Перри,
британ шагыйре, драматург,
Король сәнгать җәмгыяте әгъзасы.
Лондон, 2017 ел.
Рөстәм Сүлти
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев