ПАНДЕМИЯДӘН СОҢ “УСАЛЛАНГАН” КАМАЛ ТЕАТРЫ
Коронавирус пандемиясеннән соң, Галиәсгар Камал театрының беренче куйган спектакле – усал комедия, “Өйләнәм.tat” булды. Афишада күргәнче үк әлеге комедиянең чыгачагын ишеткәнгә, премьера күптәннән күңелне кытыклый иде – нәрсә күрсәтерләр?
Коронавирус пандемиясеннән соң, Галиәсгар Камал театрының беренче куйган спектакле – усал комедия, “Өйләнәм.tat” булды. Афишада күргәнче үк әлеге комедиянең чыгачагын ишеткәнгә, премьера күптәннән күңелне кытыклый иде – нәрсә күрсәтерләр?
Раннур исемле яшь журналист эксперимент ясарга була: социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә өйләнергә теләвен хәбәр итә һәм кызларны "кастингка" чакыра. «Минем белән свиданиегә барырга теләүчеләр комментарийларда языгыз",- дип игълан итә ул. Алга таба егет мәхәббәт өлкәсендә төрле "тетрәнүләр" кичерә: фәннән кала башка берни белән дә кызыксынмаучы микробиолог кыз белән күрешә, аннары ялгыз бала үстерүче яшь әни, үзен ташлап киткән элекке егетен шашып яратучы кыз, үзе турында гына уйлаучы җилбәзәк туташ белән... Ә тормыш үз җаена ага тора.
11 сентябрь көнне барганга без Р.Вәҗиев, Ис. Хәйруллин, Ил.Хәйруллин, А.Гәрәев, И.Габдрахманов составлы куелышына туры килдек. Икенче составта Ф.Сафин, Ә.Хисмәтов, А.Сабирҗанов, А.Борһанов, Э.Талипов уйный.
Сәхнә гадәти офис өстәлләре һәм зур экраннар белән бизәлгән. Өстәлләр һәрберсе аерым планета кебек – аның каршында утырган журналистлар да үз күчәрендә үз дөньялары белән яши, ара-тирә генә аралашып алалар. Ут кебек корректор – Сәлимә Салаватовна килеп чыкмаса, һаман үз эшләре белән мәшгуль булып утырырлар иде. Лифт булмаганга дулап кергән Сәлимә Салаватовнаның сөйләшү барышында гомумән монда эшләмәве билгеле була. Кыскасы, спектакль шундый кызыклы гына моментлардан тупланган – комедия бит.
Редакция исеме - "Кәкере каен". Журналистлары шуны терәтеп торучылармы икән, әллә укучыларын шуңа терәтәләрме - монысын ачыклап бетерә алмадым. Һәркем үзе өчен үзе хәл итәдер инде...
Ләкин ни өчен ул “усал”? Беренчедән, бик күп тема, җәмгыять проблемасы күтәрелә: журналистика, эстрада, хоккей, сәясәт, эчкечелек, ирек, багучылар, авыл тормышы, хәтта кабартылган иреннәргә хәтле барып җитәләр… Бу темалар “гөлләмәсен” бер нәзек кенә җеп – журналистлар “бәйләп” тора. Үзәккә, хәтта спектакль исеменә алынган “өйләнү” темасы әлеге букетта ничектер төссезләнеп калган кебек тә булып китә.
Барысын да азмы-күпме берләштереп торган проблема исә – газетаның ябылу куркынычы… “Кайбер кеше үләр алдыннан саргаеп китә, безнең газета да шул көнгә калдымы икән”, - дигән сорау белән спонсорларын югалткан матбугат чарасы хезмәткәрләре халыкны җәлеп итәрлек темаларга иҗат итә башлыйлар. Монда таксист белән сәясәт һәм бүгенге тормыш турындагы әңгәмә дә, икенче хатын алып кайткан ир белән интервью да, исерек авыл трактористы белән сөйләшү дә килеп керә. Алар һәрберсе нинди дә булса канатлы сүз әйтеп куя, мисал өчен: “Чыпчыкта беркемнең эше юк, шуңа да ул ирекле”, “Ярый әле мәхәббәтне нәчәлстводан сорыйсы юк, бер грамм да бирмәсләр иде”… Гомумән, Илгиз Зәйниевнең әсәре афоризмнарга тулы, сәхнәдән яңгыраган күп кенә фикер турында уйланып каласың. Әмма озак уйланырга вакыт юк – спектакль бик динамик: әле генә таксист белән гәп коралар иде, инде Раннур видеоблогын төшерә, шул арада тракторист килеп чыга, сәясәт һәм хезмәт хакы итеп бирелә торган “манойэз” турында сөйләгән Мулланурдан мәхәббәт турында фикерләшкән карт белән карчык янына “кереп утырабыз”… Спектакльнең төп герое – Раннур мәхәббәт серенә төшенү максатыннан 60 ел бергә яшәгән пар белән дә материал әзерли.
Әле берничә клип та төшереп өлгергән Камал театры. Һәрберсе татар музыкаль каналларындагы топларга керерлек, сценарийлары да бүгенге клипларга бик якын, җырлаулары да, җыр мәгънәләре дә…
Канатлы гыйбарәләр турында уйлануга өстәп, үзеннән-үзе журналистларның прототибын да эзлисең әле. Таныш чалымнар буенча, кайбер сүзләре аша геройларны теге яки бу журналистка “теркәп” куясың. Бу өлкәдә тәҗрибәм аз булганга, кемне кемгә охшатуларымны төгәл әйтә алмам, гомуми фикерләрем белән генә уртаклашам…
Даян Солтанович – газетаның баш мөхәррире. Нәшрияте исән калсын өчен фатирын сатуга ук барып җиткән Даян Солтановичны шәхси матбугат мөхәррирләренә охшаттым – газетасы чыксын өчен, үз сүзләрен халыкка җиткерү өчен гаилә тормышыннан да баш тартырга әзер булган энтузиаст сыман тоелды ул.
Раннур – иҗади журналист. Аны “даһи” дияргә тел әйләнми, бу сүзне ул үзе генә үзе турында әйтә аладыр – үз-үзенә булган бәясе шактый югары. Бөек кешеләр сүзе белән сөйләшә торган Раннур бөек кешеләр кия торган каракүл бүреген дә салмый йөртә. Ләкин кеше сүзе, кеше башлыгы белән генә бөек булып бетеп булмый шул…
Румия – баласын үзе генә тәрбияли торган ялгыз ана. Язмаларының нинди сыйфатта булуы аңлашылып бетми, әңгәмәдәше белән аралашканда үз фикерен өстен чыгарырга тырышкан журналистның икехатынлылыкка бик начар мөнәсәбәттә булуы ачык тоемлана. Раннур аның мәкаләләрен югары бәяли, үлеп бара торган спонсорсыз газетадан китмәвенең сәбәбен белешә. Монда без Румиянең төркемдәшенә рәхмәтле булуын беләбез: авыр чагында Даян аңа булышкан икән, әлеге басмада аны бары тик кешелеклелек һәм рәхмәтле була белүе гына тота икән.
Ә менә Хәбибрахман өчен кешелеклелек беренче урында тормый – аның өчен акча һәм үзенә файда китерерлек җирдә эшләве мәҗбүри. Шуңа да спонсор алардан баш тартуын белүгә, ул баткан корабтан кача. Ахырдан милләт темасына язарга җыенганын әйтә: күрәсең, бу тема шактый гына акча китерәдер, Хәбибрахман белми сайламас иде бу өлкәне…
Сәлимә Салаватовна гаять заманча киенгән, әмма башына калфагын да эләктереп куярга онытмаган корректор ханым. Ул төссез офиста йолдызлы сумкалары белән дә, ачык төстәге киемнәре белән дә кояш образына ассоциация тудыра. Үзе яза белмәсә дә, хата табуы турында әйтелгән репликасы башкаларны өйрәтергә ярата торган кешеләргә дә киная кебек яңгырый.
… Спектакльдә көлеп утырган булсам да, чынлыкта кәеф бераз төште шул. Юк, сүзләре дә дөрес, Илгиз Зәйниевнең күп фикере белән килешәм дә. Менә шуннан спектакльнең ни өчен “усал” икәнлеген аңлагыз да инде. “Үләр алдыннан саргаеп барган”, спонсорлар көтеп “дары мичкәсе”ндә утырган, “милләт” диеп элеккеге даһилар сүзе белән күкрәк каккан журналистика күз алдына килеп баса да: “Усал шаяртасыз, Илгиз абый”, -диясе килә. Белмим, бәлки бу өлкәгә артык кагылышы булмаганнар өчен спектакльдә чыннан да өйләнү проблемасы күтәрелгәндер, минем өчен әсәр ул хакта булмады. Хәер, һәркем үзе ишетергә теләгәнне генә ишетә инде ул, шуңа бәлки өйләнү турында да усал сүзләр әйтелгәндер, мин шәхсән ишетмәдем…
“Ничек спектакль?” – дигән сорауларга җиңел генә: “Комедия инде, көлдерә”, - дигән идем, менә хәзер тулы җавабымны да күрдегез, кызыксынган кешеләр. Бару-бармау сезнең эш, әлбәттә, ләкин үзем тагын бер барып кайтудан баш тартмас идем, ул юлы вакыйгалар үстерелешен карап тормыйча гына, канатлы гыйбарәләрен “чүпләр” идем, бәлки Илгиз Зәйниевнең әлеге вәзгыятьтән чыгу юлын күрсәткән өлешен дә таба алырмын. Әлегә исә булган дөреслекне шапылдатып маңгаеңа суккан халәттә генә йөрим…
Камал театры рәсми сайты һәм автор фотолары
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев