Логотип Идель
Мәдәният

«ПОЛИЦИОНЕР»: ИҢ МӨҺИМЕ - ҮЗ КОЙРЫГЫҢА БАСМАСКА!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган премьерада әнә шундый проблема белән күзгә-күз очрашып кайттык.

Бу пандемияле, негатив белән тулган вәзгыятьтә башка гел начар уйлар гына килә, хәтта күрше тавыгының синекеннән күбрәк йомырка салуына кадәр ачуны китерә. Ә мәңгелек ияреп йөргән проблемалар? Аларның хәл ителергә тиешлеген исемлектән берәү дә сызып атмады бит. Шулай да искә төшерүчеләребез бар әле. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган премьерада әнә шундый проблема белән күзгә-күз очрашып кайттык. 

фото: автор

«Полиционер» спектакле музыкаль комедия жанрында иҗат ителгән. Пьеса авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Туфан Имамутдинов, композитор һәм дирижер – Ильяс Камал, хореограф – Марсель Нуриев, рәссам – Екатерина Галактионова

Вакыйгалар башланып киткәнче, игътибар иң беренче декорацияләргә һәм оркест чокырындагыларга юнәлә, ул арада дирижер Ильяс Камал полиция хезмәткәре костюмыннан үз урынына килеп баса; артта түшәмгә кадәр сузылган хәл итәсе эшләр, документлар, ләкин аларга куллары гына җитеп бетми хезмәткәрләрнең. Мәсәлән, авылларында «иң хөрмәтле, проблеманы зурга җибәрмәүче», үз шәүләсеннән куркып яшәүче Идеал (Алмаз Фәтхуллин) ничә еллар эшләү дәверендә протокол төземәгән, чөнки аның авылында җинаятьнең «җ» хәрефен дә белмәгән кешеләр яши. Вакыйгалар барышында аларның да әүлия булмаганнары ачыклана. Ә бу сер Идеалның «аттестация үтү» максатын чынга ашыру ниятеннән чишелә.

«Полициядә эшләү – минем хыялым», - дип мәми авызланган «әни малае» үз көнен үзе күрә.

Пенсиясенә бер ел калып барган Идеалның бер генә юньле эше дә күренми. Төшенкелеккә тәмам бирелгән ирне бердәнбер «рәтле» кеше исерек дусты Рәхимҗан (Харис Хөснетдинов) гына коткарып кала. Әлеге роль, бигрәк тә авыл кешесенә, аеруча якын инде. Хәер, әсәрдә бер генә образ да уйлап чыгарылмаган, алар безнең белән яши. Рәхимҗанның ихласлыгы, дустына ярдәм итәргә һәрчак әзер торуы гына да шуны сөйли! «Берәр нәрсә урлыйммы, талыйммы?» – дип баш ватуы, шешәгә бау бәйләп, «Мин генә артыннан сөйрәлеп йөрергә димәгән, ул да сөйрәлсен әле», - диюләре көлдерде. Исерек кеше сүзен чынга алмасак та, бу очракта нәкъ менә аныкы үтемле һәм «гениаль» булып чыга. Ул дусты Идеалга үзенең идеяләрен әйтеп, «җинаять эшли», гаиләдә тавыш куптара. Шул арада, алдан әзерләнгән сценарий буенча, полиционер Хафиз (Эдуард Никитин) пәйда булып, «зыян күргән» хатынга (Гөлчәчәк Хафизова) гариза яздыра. Нәтиҗәдә рәхим җанлы героебызны утыртып та куялар.

Эчтәлек шундый вакыйгалар белән тулылана: авыл кешеләре Идеал өчен ни генә эшләмиләр. Уллары өчен утка-суга керергә әзер ата-ана башына да төшә бу бәла, алар да «гаепләрен танып», камерага урнаштырылалар. Бу рольләрне – Зөфәр Харис һәм Зөләйха Хәкимҗанова типик авыл картлары булып башкара.

Ә иң кызык момент – уеннан уймак чыгу күренеше булгандыр. Полиционерлар «зур эшләр» башкарып йөргәндә, чын җинаятьчеләрнең эзләре күренә башлый. Җәмилә (Зөлфия Вәлиева) белән Әюпов (Ренат Шәмсетдинов) ның мәктәптән компьютер урлап кайткан мизгел була ул. 

Подполковник (Рөстәм Гайзуллин) коньяк белән тамак чылатканда, кибетче Фәниянең (Гүзәл Гайнуллина) «взяткасына» да кесәсендә урын табыла. Ләкин Фәниясе дә шушы җинаяте өчен камерага утыра. 

Кыскасы, авылның «гаепсез» кешеләре читлеккә кереп тулган саен, подполковникның корсагы зурая бара. Тормыштагы типик образлар арасында һәркемгә прототип бар, чөнки геройларның һәрберсе дә – җыелма образ.

Идеалның хыялы чынга ашамы?

Ата-анасын, якын дустын һәм авылдашларын камерага озаткан Идеал да ахыр чиктә эшенең асылын аңлый кебек. Шуңа күрә проблема чишелеше дә, чокырдагы оркестрларга (бу очракта халыкка) кат-кат әйткән сүзе дә барлык сорауларга җавап таба: 

«Сезнең дәшмәскә хакыгыз бар! Әйткән һәр сүзегез үзегезгә каршы кулланылачак!» Ә иң мөһиме «үз койгырыңа басмаска кирәк шул»...
 

P.s. Илгиз Зәйниев, Туфан Имамутдинов һәм Ильяс Камал иҗатларын бер сәхнәгә җыйгач кызык икән. Хәзерге көндә бик актуаль проблеманы җиңел итеп, музыкаль комедиядә күтәрүләре тамашачыга да якын, фәлсәфәне аңлавы җиңел булгандыр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев