Логотип Идель
Мәдәният

ПӘЙГАМБӘР АБЫЙ

Бүген татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган көне!

Кеше, дөрес яшәсә генә, озын гомерле була.

Кеше генә түгел, җәмгыять тә шулай.

Мөхәммәт Мәһдиев

1989 елның декабрь ахырында Эстониядә татар әдәбияты көннәре булып узды. Әлеге чарага Татарстаннан сигез язучы бардык: Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Әхәт Гаффар, Зиннур Мансуров, Мөдәррис Вәлиев һәм мин бахырыгыз.

Безне “Таллин” кунакханәсенә урнаштырдылар.

Килгәннең икенче көнендә, иртә белән, хуҗалар әйткән вакытка ресторанга төштек. Өстәлгә ни дә булса китергәннәрен көтеп утырабыз шулай. Эстоннар, мәгълүм ки, аз сөйләшә, акрын кыймылдый торган халык. Көтәбез, көтәбез... Башкалар ничектер, ә минем, ашыйсын китереп, тамак төбен нидер кымырҗыта башлады. Арабыздан беребез, инде түземе тәмам төкәнгәнебез (ул бер урында тик кенә, сөйләшмичә тора алмаган тынгысыз җан Әхәт Гаффар иде), өстәл уртасында торган графиннан бәллүр бокалга ашыга-ашыга су агызып, аны бер тында эчеп бетерде. Шуннан соң бокалны дыңк итеп кире урынына куйды да:

– Нишләптер бигрәк эссе! – дигән булды. Гәрчә без утырган бүлмәдә һава шактый салкынча иде.

Менә бермәл алдыбызга алтынсу төстәге биш-алты шакмак салынган киң тәлинкә китерделәр. “Нәрсә икән бу?” – дип, барыбыз да шул җете сары шакмакларга карап торабыз.

– Төркиядә моңа охшаш ризыклар бик күп, тик аларның барысы да галәмәт баллы, кызганыч, миңа баллы ярамый! – диде Аяз абый.

Янәшәмдә утырган Мөхәммәт абый да шулчак үзенекен әйтеп куясы итте:

– Мин Балтыйк Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән кеше. Эстоннар ризык кадерен белә. Безнең Арча якларында кабакны сыерларга гына ашаталар...

Шулай диде дә ул алдындагы шакмакларның берсенә көмеш чәнечкесен батырды. Аның бу хәрәкәтен көтеп кенә торгандай, калган җидебез (хәтта Аяз ага да!), шул рәвешчә, шакмакларга һөҗүм иттек...

Маринадланган кабак булып чыкты ул. Искиткеч тәмле иде. Кабакка мәхәббәтем шул вакытта уянды...

Көмеш чәчнечке, дигәннән... Шушы урында Мөхәммәт абыйның бер хатирәсе искә төште. Ул аны шул сәфәребез вакытында сөйләгән иде:

– 1950 елда безне, яңа гына армиягә алынган егетләрне, поездга утыртып алып киттеләр. Ничә көн һәм ничә төн барганыбызны хәтерләмим. Әмма Балтыйк буенда булган бер вакыйганы мәңге онытасым юк. Шушы яклардан үтешли, поездыбыз бер вокзалда тукталды. Безне вокзал ашханәсенә көтүебез белән кертеп тутырдылар. Андагы чисталыкны, андагы ап-ак җәймәле өстәлләрне, өстәлдәге аш-су кирәк-яракларын үзебезнең столовойларда әле дә күргәнем юк. Беләсезме, болардан да бигрәк, иң гаҗәпләндергәне – кашык-чәнечке булды. Аларның барысы да... көмештән иде! Аңлыйсызмы? Кө-меш-тән! Илленче еллар бит бу!

Сталин исән вакыт! Көмеш кашык! Көмеш чәчнечке! Ә бездә... Бездә әле һаман да кәкрәеп, бөгәрләнеп беткән алюминий чәчнечкеләрдән, кашыклардан арына алганнары юк...

Кыскасы... Җәлт-җәлт кенә капкаладык та кабат вагоннарга кереп урнаштык. Поезд кузгалырга өлгергәндерме, юкмы, егетләрнең күбесе, сүз берләшкәндәй, түш кесәләреннән... көмеш кашык тартып чыгарды! Җә, шуннан соң ничек яратсын инде балтыйклар совет илен...

Мөхәммәт абыйның бу гыйбрәтле хатирәсе хәтеремдә мәңгегә уелып калды.

Мәскәү-Таллин поездында барган вакытта ук Мөхәммәт абый, Актаныш-Мөслим-Минзәлә яклары типтәре булуымны белепме, әллә Пугачев полковнигы Кинҗә Арслановка охшатыпмы, миңа “Кинҗә” һәм “Полковник” дигән кушаматлар тагып өлгерде. Сәфәрдән кайткач та, шактый вакыт шул исемнәр белән эндәште әле ул миңа...

Эстониядә хуҗалар безне төрле җирләргә алып барды. Таллинның истәлекле урыннарында да, тарихи Татар урамында да, кайсыдыр авылдагы шәраб ясау заводында да, балалар өчен нәшер ителгән “Йолдызчык” редакциясендә дә (“Салават күпере” редакциясе хезмәткәре буларак, монысында мин генә булдым), үз басма газеталарын чыгарган мәктәпләрдә (1989 елда бу!) дә, төрле супер-пупер кибетләрдә (ул чакта бездә супермаркетларның исе дә юк иде әле) дә борынгы Тарту шәһәре университетында да һәм, әлбәттә, Эстония Язучылар берлеге урнашкан йортта да булырга туры килде.

20 декабрьдә эстон язучылары белән очраштык. Очрашуны эстон язучысы Арво Валтон (чын фамилиясе – Валликиви) алып барды. Барыбыз да рус телендә чыгыш ясадык. Ниләр сөйләвебез истә калмаган. Әмма шул очрашудан, бер истәлек-дәлил булып, миндә бер уч зурлыгындагы кәгазь саклана. Ул кәгазьгә Мөхәммәт абый Мәһдиев безнең күпме вакыт сөйләвебезне, хронология тәртибендә, теркәп барган иде: Ренат (Мөхәммәт абый Ринат Мөхәммәдиев исемен, нишләптер, шулай язган) – сөйләде 25 м(инут), Аяз – 26-28 = 2, мин (ягьни Мөхәммәт абый үзе) – 29-31 = 2, Равил – 31-39 = 8, Әхәт – 39-46 = 7, Мөдәррис – 46-50 = 4, Зиннур – 50-55 = 5, Ләбиб – 55-56 = 1. Мөхәммәт абый әлеге цифрлы фактнамә астына, датаны һәм Эстония башкаласы исемен (латинча) язып, имзасын куярга да онытмаган иде. “Иң кыска сөйләүче син булдың, икенче урында – Аяз абыең белән мин!” – диде Мөхәммәт абый. Мин әлеге вакыйгадан да сабак алып яшим. Очрашулар яисә кичә-мазар вакытында кем дә булса, онытылып китеп, озак сөйли башласа, Мөхәммәт абый һәм аның Таллинда миңа биргән кәгазе келт итеп исемә төшә...

Без университетта укыганда Мөхәммәт Мәһдиевның исеме телдән төшмәде. Гәрчә безнең журналистлар төркемен укытмаса да, миңа аның дәресләрен тыңлау насыйп булды. Рус әдәбиятының тере классиклары булган В.Астафьев, В.Распутин, Ю.Бондарев, Д.Гранин, В.Шукшин, белорус әдибе В.Быков, казакъ шагыйре О.Сөләйманов, кыргыз язучысы, әнисе ягыннан татар булган Ч.Айтматов китапларын шул елларда “егыла-егыла” укыдык без. Моның сәбәпчесе, әлбәттә, Мөхәммәт абый иде.

Ул елларда университетта “Әллүки” иҗат берләшмәсе эшли иде. Мөхәммәт абый шуның кураторы булды һәм, безләрне – яшь каләмчеләрне (хәзер аларның күбесе киң танылу алган шәхесләр, әйтик, шагыйрьләр Р.Зәйдулла, Л.Зөлкарнәй, Й.Шәрәпова, шагыйрь-галим Ф. Яхин, журналист-язучы Ф.Фәтхи (Фәнис Фәткуллин), галимә Д.Заһидуллина (кыз чагындагы фамилиясе – Салихова), журналист И.Нигъмәтҗанов һ.б.) телевидениегә, радиога, студентлар тулай торагына, Арчаның Үрнәк авылындагы һөнәр училищесына яисә Теләче районындагы Алан мәктәбенә алып барып, чыгышлар ясатты.

Телевидениедә чыгыш ясар алдыннан (1980 елның көзендә булса кирәк), тамашачыга таныштырганда кемне ничек тәкъдим итәсен уйлаптырмы, Мөхәммәт абый без-яшьләрдән (Газинур Моратов, Ркаил Зәйдуллин, Ләис Зөлкарнәй һәм Ләбиб Леронов, ягъни мин) исем-фамилияләребезнең дөрес язылышын сорап чыкты. “Мине “Зөлкарнәй”, – дип кенә әйтегез, – диде Ләис дустыбыз. “Не рановато ди?” – дип әйтеп куйды Мөхәммәт абый, нигәдер, урысчалап. Мин исә, үз чиратымда, фамилиямнең “койрыгын” кисеп, “Ләбиб Лерон” димәкче булып тора идем, Мөхәммәт абыйның Ләискә карап әйткән әлеге кискен сүзеннән соң, “Ләбиб Леронов” дип әйтергә мәҗбүр булдым. Хәзер аңлыйм, ул вакытта дөрес “тыйган” Мөгаллим абый безләрне. Күрсәтердәй иҗатлары булмаган килеш үзләренә кыска-мыска һәм сәер-мәер исем-ат алучылар бүген бигрәк тә еш очрый башлады әдәбият-сәнгать өлкәсендә. Исән булса, андыйларга сәерсенеп карап-карап торыр иде дә Мөхәммәт абый, безгә әйткән кебек, не рановато ли, дип әйтер иде. Валлаһи газыйм, шулай әйтер иде. Аңлашылганча, мин бу вакыйгадан да үземә гомерлек сабак алдым: сине белсеннәр, сине танысыннар, дисәң, әүвәл исем түгел, ә бәлки телгә алырдай иҗатың булу кирәк икән...

Мөхәммәт Мәһдиев бөтен гомере буе туган авылына, аның эшсөяр кешеләренә дан җырлады. Авылны аның кебек тирәнтен аңлап, авылны аның шикелле бөтен нечкәлеге белән, хасиятләп, укучы күңеленә җиткергән язучы безнең әдәбиятта бүтән юк, дип саныйм мин.

Менә шуларның барысын да күздә тоткан хәлдә, заманында – узган гасырның сиксәненче еллары ахырында Мөхәммәт абыйга багышлап эпиграмма язган идем:

Авыл турында мәзәкләр

Укыйсың әсәрләнеп...

(Укыганың булып чыга

Мәһдиев әсәрләре!)

1990 елның мартында балалар өчен “Салават күпере” журналы чыга башлады. Мин, басманың бүлек мөхәррире буларак, балалар өчен әсәрләрен сорап, әдипләребезгә хатлар юлладым. Мөхәммәт абыйдан җавап бик тиз килде: “Ләбиб туган! Матур хатыгызны алдым. Журналыгызны бөтен Ульяновск ТВсеннән күрсәтеп, “прямая связь”дә сөйләдем. Тапшыру вакытында ук әллә ничә районнан, шәһәрдән звонок булды: аңа ничек язылырга? Көтегез дә торыгыз – Ульяннан заявкалар киләчәк.

Хатыгызга җавабым: 1976 елда минем нәниләр өчен “Ай нигә йөри?” дигән китабым чыккан иде. Нәкъ сезнең журнал өчен 15-20 юллык вак хикәяләрдән тора. Шуны файдаланыгыз. “Басылган бит ул!” – диярсез. Ә ни өчен кабат басмаска? Сез (журнал, ягъни мәсәлән. – Л.Л.) бит язучылар өчен түгел, балалар өчен. Тукайны мең кат басабыз, һаман яңа бит. Уйлап карагыз әле, китабын тапмасагыз, әҗәткә соңгысын биреп тора алам. Сәлам белән: Мөхәммәт Мәһдиев (имза). 6 апрель, 1990 ел.”

Әлбәттә, без Мөхәммәт абыйның киңәшен тоттык: китапханәдән китабын алып, әдипнең улы Искәндәрнең балачагына нисбәтле матур-матур хикәяләрне журнал битләрендә бастырдык.

1990 елның 23 апрелендә “Салават күпере” редакциясенә юллаган икенче хатыннан: “Телеграммагызны (Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе алуы уңаеннан котлап телеграмма җибәргән идек. Сүз шул турыда бара. – Л.Л.) алдым. Рәхмәт. Мин ул этапларны уздым инде, I нче тапкыр кызык иде, хәзер – бик искерде, бер кызыгы да, кирәге дә юк. Алтмышта, гомумән, берни дә кирәкми. Яшәп карагач белерсез әле.

Сезгә бер текст җибәрәм. Балалар урыс капкага сөяләләр дә, арадан берсе алга чыгып, текст әйтә, һәр сүз саен берсенең эченә төртә. Иң соңгы сүз кемгә туры килә, шул чыга да боларны куа башлый. Һәрберсенә кулы белән кагылгач, теге капкага тагын җыелалар. Бу текст, минемчә, Иван Мөдһәш (Явыз Иванны Мөхәммәт абый икенче төрле исем белән шулай дип атый. –Л.Л.) Казанны алгач туган һәм бу берәр зур әсәрдән өзек кенә түгелме икән? Ритмы бик шәп бит:

Абзый,

Сиңа

Падишадан

Хәбәр килгән:

“Ә” димәскә,

“Мә” димәскә,

Уйнамаска,

Еламаска,

Көлмәскә...

Сезне яратып: Мөхәммәт абый. 23 апрель, 1990 ел.”

Миңа адресланган өченче хатның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: “Тел шомарткыч” (астына сызылган. – Л.Л.). Иске журналдан язып алганмын, Н.Исәнбәттә бармы икән?

– Сезнең кызлар безнең кызларга киндер тукмаклаштыргаламаслармы икән?

– Ник тукмаклаштыргаламасыннар, тукмаклаштыргаларлар.

М.Мәһдиев. 9 гыйнвар, 1991 ел.”

Бу хатларны укыгач, Мөхәммәт абыйның, башка матбугат чаралары белән беррәттән, балалар матбугатына да игътибарлы булуын чамаларга мөмкин. “Яшь ленинчы” редакциясендә эшләгән чагымда да ул, газетаның яңа саны чыккан саен, йә баш мөхәрриребез Роза ханым Туфетуловага, йә җаваплы сәрктип булып эшләгән Саимә апа Ибраһимовага, аларны туры китерә алмаган очракта исә, редакция хезмәткәрләре Зөлфәткә, Госман Садәгә яисә Вакыйф Нуриев белән миңа шылтыратып, фикер-тәкъдимнәрен, киңәшләрен җиткерә торган иде.

Еллар узды, туннар тузды, дигәндәй... Инде Мөхәммәт абый турында сагынып искә алырга, юксынып сөйләргә генә калды.

Кайчандыр олпат остазы турында:

Исә дә исә уҗымнар җиле...

Вакыт алдында без һаман сабый.

Күрешсәк анда, сөйләрмен таңда

Уҗым шытканын, Мөхәммәт абый... –

дип язган Зөлфәт абый үзе дә күптән бакый дөньяда инде. Әгәр АНДА, чынлап та, күрешкән булсалар, уҗым шытканы турында гына сөйләшмәгәннәрдер, дөньялыкта күргән-кичергәннәре хакында да гәпләшкәннәрдер, шәт...

Ике гасыр кисешкән чакта – 2000 елның 5 декабрендә, Зөлфәт абыйның алда телгә алынган шигъри юлларын эпиграф итеп алып, мин бахырыгыз “Мөхәммәт абый” дип аталган шигырен язган иде:

Гасыр чатында торган мәлебез:

Хәтер каерылып үткәнгә карый...

Бакый дөньядан: «Хәлләр ничек?» – дип

Дәшәсең кебек, Мөхәммәт абый.

Үзгәрешләр юк, заман шул һаман:

Кемгәдер җайсыз, кемгәдер кулай...

Хәлләр дә шулай, Мөхәммәт абый,

Түзәбез инде... Түзәрлек болай.

Куанган кебек кыланабыз гел –

Узганга карап юанабыз да;

Якутлар кебек табылабыз без –

Вакытлар кебек югалабыз да.

Шәкертең Зөлфәт әйткәне хактыр:

«Вакыт алдында без һаман сабый».

Сабак өйрәнгән сабыйдай инде

Безнең дә хәлләр, Мөгаллим абый.

Сабый, дигәннән... Чыны да шулай:

Без һаман да шул – мәңгелек сабый.

Имезлекләрдән әле һаман да

Һич өзелгән юк, Мөхәммәт абый.

Имезлекләрдән һич өзелгән юк –

Безгә шул язган, күрәсең... Ярый...

Кемдер әйткәндәй: «Аяк тайганда

Таяк та тая», Мөхәммәт абый.

Бервакыт шулай, кәефле чакта,

Синең җилкәгә кулымны салып,

«Син» дә «Син», диеп җиффәргән идем...

Хәтерлисеңдер, Мөхәммәт абый?!

Шунда Зәйдулла тиргәгән истә:

– «Сез» дип дәш... Ул бит... Мөхәммәт абый!

Акланганымны хәтерлим әле:

– Безнең кеше ул... Безгә-то ярый...

Шулчак «ехидно» елмайган идең

Һәм әйткән идең, Мөхәммәт абый:

– Таллинда бергә булган идек без...

«Син» дисен әйдә, Ләбибкә ярый...

«Ләбибкә ярый... Сезгә килешә...» –

Шул сүзләр һаман колакта яңгырый...

...Күп нәрсәләрнең ярамаганын

Соңлап аңладык, Пәйгамбәр абый.

...Гасыр чатында торган мәлебез,

Хәтер юксынып үткәнгә карый.

Карлар астында үләннәр сулый...

Ишетәсеңдер, Мөхәммәт абый?!

Ишетәсеңдер... 

Мөхәммәт абый бер әңгәмәсендә болай дип әйткән иде: “Зыялылык-интеллигентлык ул – бик тирән төшенчә. Ул – татар баеның, татар морзасының, татар мулласының нәселе, улы, оныгы булу дигән сүз түгел. Зыялылык ул ярым-йорты була алмый. Ул сыйфат кешедә йә бар, йә юк. Уйлавымча, мондый кеше: үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, милләте өчен, аның киләчәге өчен көрәшүче, белемле, юридик әзерлекле, тормышында әхлаклы, динле, милли тарихыбызны белгән ачык күзле, хөсетсез бер татар баласы”.

Халкыбыз мәшһүре Мөхәммәт абый Мәһдиев үзе дә нәкъ шундый асыл затларыбыздан иде.

Фотода: студентлар белән очрашудан соң. Рәсемдә (сулда уңга): Зөлфәт (Маликов), Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мәһдиев, Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла (басып төшкән). 1985 ел

24 ноябрь, 2019 ел

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев