Логотип Идель
Мәдәният

Рафаэль Гайзетдинов юбилеена Рөстәм Миңнеханов һәм Энгель Фәттаховтан үзенчәлекле бүләк

Татар кураен өйрәнгән һәм ясаган иң беренче кеше булмаса да, Рафаэль Гайзетдиновны технология буенча иң алга киткән, иң дәвамлы һәм нәтиҗәле эшләгән оста, дисәм, ялгышмам

Бүген музыкант, педагог, уен кораллары остасы Рафаэль Гайзетдиновның туган көне, күркәм юбилее. Аның татар мәдәниятенә, татарның рухи дөньясына керткән өлеше нидән гыйбарәт соң? Бу турыда татарлыкны, милли моңнарыбызны яраткан һәр кеше белергә хаклы, тиеш. Чөнки бу шәхеснең татар милли моңнарын  саклауга, халыкка җиткерүдә өлеше зур һәм үзенчәлекле!

Рафаэль Гайнетдин улы Гайзетдинов 1949 елның 20 мартында Актаныш районы Иске Байсар авылында туган. Башка халыкларда ничектер, әмма татарда яшьтән күп авырлыклар күреп, ятимлек ачысын татып үскән шәхесләрнең аеруча моңлы, иҗатка сәләтле булуы күзәтелә. Рафаэль Гайнетдин улын да шундыйлар рәтенә кертә алабыз. Әнисеннән ул бик иртә кала. Юаныч эзләп, Сөн буена чыгып җырлый,кечкенәдән үк сыбызгылар, камыш курайлар, баян белән кызыксына. 1962-1963 еллар. Иске Байсар авылына концерт белән Заһид Хәбибуллин килгән. Концерт барышында танылган композитор һәм музыкант “Кем минем белән баянда ярышырга тели?” – дип сорый. “Авылдашлары алтынчы сыйныфта укучы Рафаэльне сәхнәгә таба этеп-төртеп чыгардылар. Кире чигенергә әмәл калмады, ярышырга туры килде: Заһид Хәбибуллин бер көй уйный, Рафаэль – икенчесен... Ярыш бик озак дәвам итте. Баянчыларны байсарлылар көчле алкышларга күмде!..” Ринат Нуруллинның “Курайлар дөньясында” китабыннан китердем бу юлларны. Әлеге китап мәкаләдә мөһим урынны алып торачак,  хәтерегезгә салып куегыз моны. 

Кызыксыну һөнәргә әверелә – Рафаэль Гайнетдин улы ничәдер елдан соң музыка училищесына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый.  Республиканың төрле районнарында музыка мәктәпләрендә эшли, җитәкче вазыйфалар били. Музыка уен коралларына мәхәббәте үзешчән иҗат коллективлары оештырып, шулар белән халык алдында матур-матур концертлар куюда да гәүдәләнә. Кукмара музыка мәктәбендә эшләгәндә (1970 еллар ахыры – 1980 еллар башы) Рафаэль Гайнетдин улы курай белән җитди кызыксына башлый. Курайның төрләре бихисап күп булуына исе китә.  Ул курай турындагы барлык чыганакларны, курай ясау осталарының тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнеп, күпсанлы укучыларын  да курай белән “җенләндерә” алган тынгысыз шәхес. Күпләр хәтерлидер әле: 2013 елда Казанга президент Дмитрий Медведев килү хөрмәтенә 400 кешелек курайчылар оркестры чыгышы әзерләнгән иде. Балалар татар халык көйләрен оста уйнап сокландырды. Бусында Рафаэль әфәнде “турыдан-туры катнашмадым” дип саный, ләкин 2010 елда ук  Түбән Камада ул инде 750 кешедән торган курайчылар коллективы белән эшләгән иде. Берничә ай дәвамында көн-төн курайлар ясау, шулай ук балаларны уен коралында уйнарга өйрәтү Рафаэль Гайзетдинов җилкәсенә төште. Минемчә, бик уңышлы һәм кызыклы гамәл булды: балаларны курайда уйнарга өйрәтү ягыннан да, Татарстанның кабатланмас, үзенчәлекле, милли йөзле зур музыкаль проектын булдыру ягыннан да. Кызганыч, мондый саллы проектның дәвамы гына булмады. Хәер, түрәләр кызыксыну белдерсә яисә кемне дә булса шаккатырырга уйласа, көне-сәгате белән шалт-шолт мөһерләр сугылачак, коллективлары да тупланачак, уен кораллары да ясалачак...

Хәзер инде курай ясауда Рафаэль Гайнетдин улының ике-өч дистә еллык тәҗрибәсе, әллә ничә китап язарлык белемнәре бар. Музыка мәктәпләре өчен методик әсбаплары педагогларга да, милли моңнарыбызны сөюче укучыларга да зур ярдәм булды. Гәрчә, музыка уку йортлары программасында курай дәресләре юк  – гадәттә, халкыбыз милли уен коралын факультатив итеп кенә кертәләр. Быел, ниһаять, Рафаэль әфәнденең курай турындагы белем-тәҗрибәсе саллы китап булып чыкты. Китапны, музыкант һәм педагог белән тәэсирле һәм тәфсилле әңгәмәләр корганнан, аның эш ысулларын җентекләп күзәткәннән соң техник фәннәр кандидаты, балалар язучысы Ринат Нуруллин язды. Бу китапта Рафаэль Гайзетдиновның тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә дә, татар-башкорт-нугай курайлары төрләре һәм күп кенә халыкларның курайга охшаган уен кораллары   турында гаҗәеп бай мәгълүмат та бар. Татар кураен өйрәнүгә, камилләштерүгә, популярлаштыруга зур өлеш керткән шәхесләребез Заһидулла Яруллин, Хәсәнгата һәм Солтан Габәшиләрдән, Рөстәм Яхин, Ифрат Хисамовлардан башлап, замандашларыбыз Инбер Шәфыйков, Мөдәррис Сәйфетдинов, Геннадий Макаров, Рафинат Сәләховларга һ.б. багышланган мәкаләләр, курай турындагы махсус әдәбиятка күзәтү кызыклы. Шулай да иң кыйммәтлесе – төрле осталарның курай ясау технологияләредер, мөгаен. Китапта Исмәгыйль Мусинча, Ифрат Хисамовча, Рафаэль Гайзетдиновча технологияләр аерым бүлекләр итеп бирелгән.

Татар кураен өйрәнгән һәм ясаган иң беренче кеше булмаса да, Рафаэль Гайзетдиновны технология буенча иң алга киткән, иң дәвамлы һәм нәтиҗәле эшләгән оста, дисәм, ялгышмам. “Курайлар дөньясы” китабында ул курай авазларын хәтта физик формулаларга “салып” аңлата! Хәзерге вакытта курайның 19 төрен ясый белә, ә җитештергән уен кораллары – 7 мең данәдән артык. Шулай да оста бу эштә сан түгел, сыйфат мөһимрәк, дип исәпли. Курай сыйфатлы итеп ясалган һәм дөрес көйләнгән булырга тиеш. Бу шартлар үтәлсен өчен, Рафаэль әфәнде үз остаханәсен булдырган (әлегә 14 м2 мәйданда, ләкин бинаны киңәйтергә теләге бик зур), өчәр-дүртәр йөз мең сумлык санлы-программалы идарә ителә торган заманча станоклар юнәткән. Кеше күзе һәм кулы ялгышырга мөмкин, җитештерүчәнлек тә калыша, ә компьютер технологияләре, 3D принтер миллиметрның меңнән бер өлешенә кадәр төгәллек белән ясап чыгара курайны. Металл көпшә, металл яисә кайсыдыр көньяк илләрдән махсус кайтартылган акация, бүк агачларыннан уелган өргеч (мундштук), компьютер гравировкасы – иң заманча татар курае бүген инде мәңгелек итеп эшләнелә.  Камыл, камыш, агач ише “бабалары”ннан аермалы буларак, ул ватылмый да, бүретми дә, кипми-яргаланмый да. Курайны машина көйли алмый, анысына останың  нечкә колагы һәм алтын куллары кирәк. Ясаган, көйләгән курайларны Рафаэль Гайнетдин улы һәрвакыт белгеч коллегаларына күрсәтә, башка осталар белән киңәш-табыш итә.  

Курай ясау – беренче эш, ә аны дөньяга чыгару, уен коралына тузан бөртеген дә кундырмау, тулы куәтенә “җигү” – тагын да җаваплырак, төп эш. Рафаэль Гайнетдинов үзе ясаган курайларның һәркайсында уйнап, һәркемне моңландырырга сәләтле. Интернетта  “Ютьюб”та аның башкаруында татар халык көйләрен рәхәтләнеп тыңларга була. Икенче татар гимназиясендә балаларны да курай серләренә төшендерә оста. Мәктәптә курайчылар ансамбле бар, Рафаэль әфәнде шәкертләрен төрле конкурсларга хәзерли, концертларда катнаштыра. Һәр бала, ким дигәндә, ике-өч төрле курайда егерме-утыз татар халык көен, композиторларыбыз әсәрләрен, башка халыкларның көйләрен уйный белергә тиеш.
Рафаэль Гайзетдинов кебек энтузиастлар татар кураен күтәрергә бик тырышса да, әлегә республикада курай белән кызыксыну көчле дип әйтеп булмый. Өстәгеләр, сәнгать өлкәсендәге түрәләр битараф икән, вәзгыять тиз генә үзгәрмәс әле, мөгаен. Ә башкортлар үз милли хәзинәсен республика гербына җиде таҗлы чәчәк рәвешендә кертте, һәм курайны “башкорт милли уен коралы” дип игълан итте. Без киммени?! Татар курае да безнең милли хәзинәбез, горурлык предметыбыз бит! Рафаэль Гайзетдинов һәм аның фикердәшләре, курай моңына гашыйк йөзләгән шәкертләре булса, халкыбыз милли моңнарыбызны якын итсә, без дә сынатачак түгелбез.

“Курайлар дөньясында” китабы Рафаэль Гайнетдин улы Гайзетдиновның юбилее уңаеннан, Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның матди ярдәме белән нәшер ителде. Китап – моңлы курай остасының 70 яшен котлап, хезмәтенә рәхмәт белдерү генә түгел, ул –  бөтен татар халкына да бүләк. Тик бөтен халыкка ук барып җитә алмас, чөнки тиражы нибары мең данә. Димәк, бүгеннән әлеге китапны яңадан бастырып, рус телендә дә чыгарып, дөнья буйлап сибелгән татарларга тарату ихтыяҗы килеп туа. Татар курае, аның тарихы, осталары, милли уен коралыбызның төрләре һәм барлык мөмкинлекләре турында халкыбыз тулы мәгълүмат алырга хаклы!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев