Рамил Закиров: “Үземне белгәннән бирле җырлыйм”
Рамил Закиров 1989 елның 30 ноябрендә Чаллы шәһәрендә туган. Ул – гаиләдә икенче бала, бертуган апасы Айгөл Казанның бер сәүдә үзәгендә менеджер булып эшли. Рамил татар эстрадасына «Тик син генәサ җыры (Айнур Шәрәпов көе, Гөлфия Шакирова сүзләре) белән килеп керде һәм яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә йөрәген яулап алды. Башта Рамил популяр җырчы Иркә белән гастрольләрдә йөрсә, хәзер инде шәхси концертларын тәкъдим итә. Аның белән аралашкач, тагын шунысы ачыкланды: Рамил – заманча карашлы, төпле фикерле, тыйнак, тәртипле татар егете.
Рамил Закиров 1989 елның 30 ноябрендә Чаллы шәһәрендә туган. Ул – гаиләдә икенче бала, бертуган апасы Айгөл Казанның бер сәүдә үзәгендә менеджер булып эшли. Рамил татар эстрадасына «Тик син генәサ җыры (Айнур Шәрәпов көе, Гөлфия Шакирова сүзләре) белән килеп керде һәм яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә йөрәген яулап алды. Башта Рамил популяр җырчы Иркә белән гастрольләрдә йөрсә, хәзер инде шәхси концертларын тәкъдим итә. Аның белән аралашкач, тагын шунысы ачыкланды: Рамил – заманча карашлы, төпле фикерле, тыйнак, тәртипле татар егете.
Блиц-сораштыру:
1. Яраткан китабы: "Алхимик"
2. Яраткан артисты: Майкл Джексон
3. Яраткан төсе: фирүзә
4. Яраткан ризыгы: макарон
5. Яраткан машинасы: БМВ
6. Яраткан шәһәре: Казан, Яр Чаллы
7. Яраткан ел фасылы: җәй
8. Тормыш девизы: Барысы да яхшы булачак!
– Рамил, җыр белән балачактан шөгыльләндеңме, әллә эстрадага очраклы килеп кердеңме?
– Үземне белгәннән бирле җырлыйм. Әнием сөйләве буенча, сәхнәгә өч яшемдә чыкканмын. Җыр бәйгесенә тамашачы буларак барганбыз, әмма мине сәхнәгә чыгарып җырлатканнар. Җырларга теләк һәм сәләт булуын күреп, әнием мине төрле түгәрәкләргә йөртә башлады. Мәктәптә укыганда, "Мизгел" җыр театрына йөрдем. Укуны тәмамлагач та, Казанга килдем. Бер ел яшәгәннән соң, Америкага китеп яшәдем.
– Әтиеңнең туган ягы Әлмәт районы Елховой, әниеңнең Зәй районы Бигеш авылында да концерт куйгансың. Әти-әниеңнең авылдашлары каршында чыгыш ясау кыен түгелме?
– Белгән кешеләр, таныш йөзләр алдында чыгыш ясау – зур җаваплылык. Аннан соң шул ягы бар: авылдашлар концертка кагылышлы фикерләрен әни яки әти аша җиткерә ала. Әгәр ул фикер тискәре булса, күңелгә тияргә дә мөмкин. Әмма, Аллага шөкер, барысы да канәгать калды, ошатты. Әти белән әни дә концертымны карады, уңай фикердә калдылар, тәнкыйть сүзләре ишетмәдем. Ләкин шуны әйтәсем килә, һәр концерт саен камилләшә барабыз.
– Президент булсаң, иң беренче итеп нинди эш башкарыр идең?
– Дөресен генә әйткәндә, ул хакта уйлаганым булмады. Президентның эше – бик катлаулы, ул ничәмә-ничә кешенең мәнфәгатьләрен кайгырта, иксез-чиксез мәсьәләләрне хәл итә. Мин үзем – патриот, Русия Президенты Владимир Путинны да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да бик ихтирам итәм, аларга сокланам. Мине Президент итеп куйсалар, мин эшне нәрсәдән башларга да белмәс идем. Уйлап карасаң, проблемалар бик күп ул...
– Рамил, синең өчен формада булу мөһимме? Ябыгырга теләмисеңме?
– Минемчә, беренче чиратта, кеше тышкы кыяфәте белән түгел, ә эчке дөньясы белән матур булырга, икенчедән, тормышта нинди булса, сәхнәдә дә шундый булып калырга тиеш. Сүз дә юк, үзеңне формада тотарга кирәк. Спорт белән шөгыльләнәм, әмма ябыгу максатыннан түгел, ә үзем өчен. Вакыт-вакыт дөрес туклануга да күчеп алам. Концерт кую, борчылу, дулкынлану да ябыктыра. Биш көн концерт куйганнан соң, өч кило тирәсе югалттым. Мин үземне симез, таза дип уйламыйм.
– Гадәттә, кинәт танылып киткән җырчыларда "йолдыз чире" була. Синдә бармы ул?
– Миндә ул, гомумән, юк. Мин һәрвакыт халыкка ачык, концерттан соң да теләгән кеше белән аралашам, фотога төшәм. Аннан соң «йолдыз чиреサ булырга ул кадәр үк дәрәҗәле артист түгел бит әле мин. «Йолдыз чиреサ миңа янамастыр, чөнки минем әти-әнием бар, алар мине күктән җиргә төшерергә генә тора. Минемчә, ул хакта бөтенләй уйламаска һәм һәрвакыт үзең булып калырга кирәк.
– Иң яратмаган әйберең нәрсә?
– Ялганны, гаделсезлекне, икейөзлелекне яратмыйм. Америкада, мәсәлән, икейөзлелек – еш очрый торган күренеш, чөнки алар өчен акча – беренче урында. Кеше синең белән елмаеп сөйләшә икән, акчаң юклыгын белсә, борылып та карамаска мөмкин. Минем тормышымда да андый кешеләрнең очраганы бар. Ләкин әгәр кеше гаебен танып, гафу үтенсә, хәленә керәм. Мин һәрвакыт үземне кеше урынына куеп карарга, аңларга тырышам.
– Рамил Закировның бер көнен тасвирла әле.
– Мин – ябалак, соң ятам, йокларга яратам. Йокым туйгач кына торам, ашыйм, аннары туйларга сценарий язарга утырам. Кичләрен туйга заказ бирүчеләр белән очрашып сөйләшәм, бергәләшеп программа төзибез. Эшемне бик яратам, күңелемне биреп эшлим. Вакыт калса, спортзалга кереп чыгам. Төнге клубларга йөрергә яратмыйм. Берара дискотекада алып баручы булып эшләп алдым. Дискотека буласы көнне режим бозыла, иртәнге якта гына өйгә кайта идем.
– Хәзерге татар яшьләре – нинди алар?
– Казанда мин белгән дүрт татар дискотекасы эшләп килә. Аларга дүрт төрле контингент йөри, анда байлар да, текәләр дә, гадирәкләр дә, эчеп исереп йөрүчеләр дә бар. Әмма татар яшьләре барыбер үзгә, алар бер-берсенә ихтирамлырак, тәрбиялерәк. Бездә урыс дискотекаларындагы кебек оятсызлык, әдәпсезлек юк. Мин үзем тартмыйм да, эчмим дә.
– Рамил, синеңчә, бәхет – нәрсә ул?
– Бу дөньяда һәркемнең үз бәхете. Африкада суга тилмереп яшәгән кешеләргә – су, ачтан җәфаланганнарга – бер кисәк ипи, кемгәдер яңа машина – бәхет. Ә минем өчен туганнарымның, әти-әниемнең, апамның исән-сау булуы – зур бәхет! Илдә тынычлык булсын, татулык хөкем сөрсен иде!
Эльвира Шакирова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев