Рәдиф Гаташ: «Мин үземне оптимист дип атау яклы...»
Без аның белән төгәл егерме ел таныш. Шушы егерме ел эчендә шәкерт-остаз буларак башланган аралашу рухи-иҗади дуслыкка әверелде, дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәм, дип уйлыйм. Кадерле һәм сыналган дуслыкка.
Без аның белән төгәл егерме ел таныш. Шушы егерме ел эчендә шәкерт-остаз буларак башланган аралашу рухи-иҗади дуслыкка әверелде, дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәм, дип уйлыйм. Кадерле һәм сыналган дуслыкка. Ул дуслыкта төрле буынга караган, икесе дә бердәй үзсүзле, катлаулы холыклы бәндәләр арасында туып торган бәхәсләргә, ә аннан да бигрәк компромиссларга урын бар. Өзлексез диалогка. Бу, нигездә, иҗат белән иҗатчы дигән сәер дә, серле дә дөньяның укучы күзенә күренми калган эчке сүрүе турындагы уйланулар.
Рәдиф абый, Такташ премиясе, Тукай бүләге, халык шагыйре кебек исемнәр – бер хәл, ә менә «Мәхәббәт җырчысы», «Мәҗнүн премиясе лауреаты» – болары инде күпкә җитди дәрәҗә, җаваплылыкның да зуррагын өсти. Аларына лаек булып яшәү кыенмы?
Хак әйтәсең, «Мәҗнүн премиясе лауреаты» булу – үтә зур җаваплылык. Мин ул юлларны язганда, әлбәттә, тирәннән уйламаганмын инде, язу процессында бит барысы да спонтан рәвештә килеп чыга. Нәкъ менә шул спонтанлык кайчакта гаҗәеп ачышларга китерә: моңарчы булмаган сүзләр тәңгәллегенә, канатлы гыйбарәләр, афоризмнарга. Һәрбер олы шагыйрьдә бар аныкы гына булган кабатланмас табышлар. Шагыйрьне шулар шагыйрь итә дә. Менә, мәсәлән, Зөлфәтне генә алыйк: аның һәр шигыре диярлек шыплап тулган искитмәле чагыштырулар, канатлы сүзләр белән. «Йөрәгемне былбыл чакты минем, һәм өздереп елан сайрады...» – диюе генә ни тора! Ә Мөдәрриснең:
Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан,
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан, –
дигән юлларын кара син. Шигырендә ул үзен «нәселенең табышмагы» дип атый, безнең һәрберебез исеменнән сөйли. Тулы бер көнкүрешебез, яшәешебез, фәлсәфәбез, тарихыбыз шул юлларга сыйган да беткән.
Мәхәббәт – шигъриятнең иң төп нигезе, асылы. Шигырь дә, тормышның үзе кебек үк, мәхәббәттән ярала. Гашыйк булмыйча, сокланмыйча, эчтән актарылмыйча, янмыйча... шигырь язып булмый. Минем моңа иманым камил. Бардыр, бәлки, салкын уй, аек акыл шагыйрьләре дә... Тик аларны да нәрсәдер «яндырырга» тиеш, миңа калса. Азарт, иҗади алыш тойгысы булса да...
Мәҗнүнлеккә килсәк... ничек тә үземә кадәрге лауреатлар салган юлдан башны горур тотып барырга тырышам – Такташ, Туфан, Атнабайлар алдында сынатмас өчен. Һәм тагын – Байрон, Шелли, Китс, Аполлинер, Бальмонт, Гумилевлар алдында да...
Үзеңә кадәргеләр, остазлар алдында сынатмау – бу шулкадәр мөһимме? Ни өчен?
Әйе, бик мөһим! Алар сиңа баглаган өмет-ышанычны акламасаң, алар куйган иң югары планкага ирешмәсәң, нинди мәгънәсе булыр иде иҗатның? Аларның сиңа бүлгән вакыты, күңел җылысы турында инде сүз дә була алмый. Болары, гомумән, изге әйберләр. Боларга төкереп карасаң – йә, кем син?!
Ә Рембо очрагы? Маяковский? Үзебезнең Бабич, Такташлар... Бу гыйсъян үзегезгә дә яхшы таныш: замынында шул ук остазлар сезнең буынны верлибр, ак шигырьгә тартылуда, Аурупадан, алтмышынчы еллардагы урыс әдәбияты вәкилләре аша үтеп кергән мода-тенденцияләргә иярүдә гаепләгән... һәрхәлдә, шелтәләгән иде...
Гыйсъян белән инкяр – икесе ике әйбер. Рембо бит «мещанлык»ка баткан, «үле поэзия» үрчетеп яткан бер төркем вәкилләрен тәнкыйтьли, хурлый, әмма шулар арасыннан Верленны аерып куя. Ул асылда шигърияткә яңа сулыш өрергә тели, «яңа тел» уйлап табарга. Маяковский, Бабич, Такташлар белән дә – шул ук хәл. Булды андый шаукым, табышлар, эзләнүләр, экспериментлар чоры бездә дә. Яшь чак, яңа танылып килгән, исемнәребез халык теленә кергән вакыт. Башны әйләндерердәй уңыш чоры. Чалулаган чаклар да булмады түгел, булды, адашып йөрүләр дә... Хәзер болай уйлыйм: алардан башка да дөрес булмас иде. Ахыр чиктә, чордашларымның күбесе белән без барыбер дә традицион шигырьгә кайтып төштек. Ул эзләнүләр арасында кызыклылары да булган, игътибарга лаеклары. Әмма мин туксанынчы елларда шәркый шәкелгә кайткач кына үземне яңадан туган стихиямдә итеп хис иттем. Инде иҗатымның бүгенге ноктасында торып, безгә юл күрсәткән Сибгат, Туфан агалар, Наҗар Нәҗми, Атнабайларның йөзенә кызыллык китермәдек, дип ышанасы килә. Дөресен генә әйткәндә, мин әле һаман да алар алдында имтихан тотам шикелле.
«Иҗатның бу ноктасы» дигәндә, нәрсәне күздә тотасыз?
Соңгы елларда мин баштанаяк тәрҗемә эшенә чумдым. Үзбәк шагыйрьләре Магъҗан белән Чулпанны татар теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгардым. Аларның иҗаты да, биографияләре дә гаҗәеп кызыклы, шулар аша революциягә кадәр, һәм әле аннан соң да безнең төрки-татар дөньясының ничек тыгыз бәйләнештә яшәгәнлегенә инанасың. Биш томлыгымны бастырып чыгарыр өчен мөмкинлек туды, нәкъ мин теләгәнчә итеп тупланган, хәстәрләнгән басма булырга охшап тора. Шуңа сөенәм. Архивларны барлыйм, кулъязмаларны, көндәлекләрне, хатларны – бу яшьтә, ни генә дисә дә, аларны да тәртипләп кую – кирәкле эш.
Хат, дигәннән, сездә алар күп җыелгандыр. Әле мәктәп укучысы гына булган Лилия Гыйбадуллинага хатлар яза идегез сез, Ркаил абый Зәйдуллага шулай язгансыз, миңа да тәтеде ул бәхет. Алар хат кына түгел, ә сезнең тормыш, иҗат, дөнья турындагы уйланулар квинтэссенциясе. Кайчакта унар битне иңләп, калын-калын конвертларда килеп ирешә иде ул хатлар...
Хат ул – шул ук иҗат, аның атмосферасына күмелергә бик тә ярата идем мин заманында. Хәзер, кызганыч, тулы бер культура, пласт буларак, ул югалып бара. Минем дә язышыр укешеләрем кими... китә бара... Иҗат кешеләре арасында хат алышу – ул бер-береңә ихтирам билгесе дә, диалогның иң үтемле бер формасы да. Минем беркайчан да «монысын Наҗар агага, халык шагыйренә язам», «ә менә монысын мәктәп укчысы Ркаилгә» дип аерып куйганым булмады. Һәр ике адресат та – тигез хокуклы, чөнки икесе дә минем талантлы замандашым, каләм ияләре. Бары тик сөйләшә торган темалар гына төрле...
«Ул хатлар бит бездән калачак бер истәлек...» дигән сүзләрегез хәтердә миңа – уналты яшьлек балага – язган бер хатта. Мәңгелек өчен язылгач, алар ихласмы соң, дигән уй йөгереп узган иде ул чакта сабый башымнан...
Ул бит инде шулай образлы итеп әйтелгән тәрбия чарасы булган остазыңнан: сакла, кадерен бел, әңгәмә кор, бәхәсләш, фикереңне якла, башкалар сүзенә колак сал, шигырьгә түгелмәгәндә дә, иҗади процесстан аерылма, дигән... (Көлә). Хатлар – сердәш тә, киңәшче дә, каләм иясен тонуста тота торган бер чара да, стимул да. Безгә бит кайдадыр фикердәшләребезнең булуын белеп яшәү зур көч бирә. Моннан тыш, көндәлекләр, күңел дәфтәрләре – шәп нәрсә! Алар язучының чын мәгънәсендә лабораториясе! Әйтик, Цветаеваның купюраларсыз чыккан хатлары, көндәлекләре – нинди зур байлык! Бездә болар белән юньләп эш итә белмиләр әле һаман да, шунысы кызганыч. Аларга чимал буларак карыйлар, димме соң. Архивлар язмышы да бик аяныч... Менә сезнең буын шуларга карашны үзгәртә алсын иде!
Иҗат кешесе үзен даими анализламыйча, үз кабыгыннан чыгып күзәтмичә яши алмый. Һәм тора-бара ул үзенең чынлап та зур идеяләргә, «халыкка хезмәт итүе»нә, хәтта ки пәйгамбәр булуына инана башлый. Шул чиргә сабышмас өчен нишләргә кирәк?
Даими анализ – мотлак кирәк нәрсә. Югыйсә, син иҗатыңа анык бәя бирә алмыйсың. Үзеңне үзең бәяләми торып, чын-чынлап үсә дә алмыйсың. Ә менә инде даһилык, пәйгамбәрлек чиренә килгәндә... минем рецептларым юк. Бу кешенең шәхесе белән дә бәйле булырга мөмкин – үзеңне даһи итеп тояр, бигрәк тә ул инануны башкаларга да тагар өчен бик зур эгоист булырга кирәк, минемчә.
Сез үзегезне даһи дип тоясызмы?
Андый бәяне мин бирергә тиеш түгел. Даһилык/түгеллек ул, гомумән, вакыт белән бәяләнә, билгеләнә торган нәрсә. Кемне үз заманында таныганнар һәм аңлаганнар – Цветаеванымы, Мандельштамнымы, шул ук бүгенге яшьләр арасында популяр булган Бродскийнымы, Белла Ахмадуллинанымы?! Кайсыларыдыр популяр булган, популяр булгач, әлбәттә «даһи» мөһере дә ябышкан, әмма популярлык, дан шагыйрьгә һәрчак уңай йогынты ясамаска да мөмкин. Аның исеменә дә, мирасына да. Мин үземә андый исем такмыйм, әмма «халыкка хезмәт иттем» дип әйтә алам. Бу ни дигән сүз? Рухи, интеллектуаль, әхлакый, эстетик һ.б. ресурсларыңны эшкә җигеп, булдыра алганча, үзеңнән соң кешелекнең аң-хиссиятен баета, үзгәртә алырдай рухи мирас калдыру, минемчә. Хәер, рухи гына да түгел, шул ук спортта да мөмкин... Әйтик, мин бүгенге көндә безнең фигуралы шуучы кызыбыз Алинә Заһитова уңышларына сокланып, сөенеп йөрим. Татар кызларының заманында гимнастикада ясаган фурорына чын күңелдән сөенгән идем. Алар да бит – үз халкының бер баласы, бер кыйпылчыгы. Монда милләтең өчен горурлык уяна...
Хәзерге көндә спорт ул – зур акчалар аренасы. Кайчандыр каләм әһелләре өчен дә шартлар шактый әйбәт тудырылган булган – гонорарлар хисабына иҗат итү, ирекле язучы булып яшәү, ял йортлары, санаторийлар...
Язучы ул чакта да әллә ни балда-майда йөзде дип әйтә алмыйм. Ул чакта без үзара тигезрәк шартларга куелган булгангадыр, бәлки, артык диссонанс сизелми иде. Мин бүген иҗатка килгән яшьләрне, дөресен генә әйткәндә, бу яктан кызганып та куям. Шигырь белән дә, күбесе эшләгән редакция тирәсендәге хезмәт белән дә тамак туйдырып булмый шул хәзер. Без бәхетле чорга эләгеп калганбыз, күрәсең. Әмма безнең заманның үз яшерен агымнары бар иде...
Сез берничә буын яшьләргә фатиха биргән, аларны әдәбиятка җитәкләп алып кергән шәхес. Шәкертләрегезнең «сынатканнары» булдымы?
Сынатканнары дип әйтмәс идем, вакыт-вакыт борчыганнары, язмышлары өчен хафа тудырганнары булды. Шулай да күбрәк – сөендерделәр. Мәсәлән, Зөлфәт, Наис (Наис Гамбәр. – авт.), Роберт (Роберт Миңнуллин. – авт.), Ркаил (Ркаил Зәйдулла. – авт.) кебек энекәшләрнең нинди шәп, саллы язучылар булып җитешүен күреп, горурлык хисе кичерәмен. Аларның кайберләрен инде югалттык – шунысы күңелне тырный. Мин, аларның өлкән абыйлары, алданрак китүләрен күрермен дип уйламаган идем. Яшьрәк буыннан син, Эльмира Җәлилова, Гөлнур Корбанова, Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Лениза Вәлиевалар өчен горурланам. Кайчандыр кулдан язган дәфтәр битләрендәге шигырьләрегез аша күреп алып, сокланып, «Казан утлары»на беренче шәлкемнәрегезне әзерләгән чаклар искә төшә... Хәзер менә сез үзегез «Калеб» дигән берләшмәне нигезләдегез, үзегездән соң килгән яшьләргә мәйдан бирәсез, шартлар тудырасыз – моңа карап та сокланам. Димәк, сезгә булган илтифатны, игътибарны түкмисез-чәчмисез, саклыйсыз. Гомумән, безнең әдәбиятта, син югарыда искә-алган «аталар һәм балалар» проблемасы кискен, хәл ителмәслек борылыш алмый, бездә буыннар алмашы күбрәк үзара ихтирамга корылган процесс булып әверелә.
Бүгенге буын шагыйрьләре, яшьләр, нинди хисләр уята сездә? Кемнең иҗаты сискәндерде? Кемнең иҗатын «бу яңа заман шигъриятендәге яңа сүз» дип атый аласыз?
Мин иҗаты турында шундый фикердә торганнарны матбугатта язып та чыктым, радио-телевидение аша исемнәрен яңгыратып та уздым инде. Шуңа кабатланып тормыйм. Ә күзгә ташланган тенденцияләргә тукталасы килә... Бүгенге яшь шагыйрьләрдә техник осталык шулкадәр югары дәрәҗәдә ки, алар виртуозларча текст тудыру сәләтенә ия. Әмма еш кына бу виртуозлык уен рәвешен ала күк тоела миңа, оста жонглерлык итү кебегрәк... Без ул осталыкка инде урта яшьләрдә, күп абынулар, сынаулар аша узып килсәк, хәзер мәктәп партасы артыннан яңа гына торып чыккан үсмерләр дә шулай яза. Әмма шунысы гаҗәп: кайсын гына укысаң да, йөрәкне айкап ташламый, гаҗәпләндерми, әрнетми, күзгә яшь китерми... Шигырьнең иң әһәмитяле бер асылы – нерв җепселе юк, Блок, Есениннар әйткән «боль». Һәм – язмыш юк...
Ә бәлки, ул язмыш та, «боль» да сезнекенә тәңгәл түгелдер, таныш булмаганга кабул ителмидер?
Кешеләрнең кичерешләре, хиссияте кешенеке булудан туктамаса, ул башка кешене тетрәндерергә тиештер дип беләм. Нәрсә, мәхәббәт юкка чыктымыни, югалту ачысы элеккегечә газапламыймы адәмнәрне? Шигырьләр артык камералы, интим, аларның «үзем һәм мине аңлаган тагын берничә кеше өчен» дип язылганлыгы кычкырып тора, артык катлауландыру, чуарлау күзгә ташлана. Милли гамь, халык гаменә барып тоташу аксый...
Ә нәрсә ул – халык гаме бүген?
Мин менә бүген җаны булган һәр кеше теле турында уйланырга тиеш, дип саныйм. Аны якларга, сакларга.
Әмма мәйданнарга чыга калсак, сезне дә, безне дә экстремизмда гаепләячәкләр...
Сүз бит мәйдан турында бармый, мәйдан чоры узды инде. Ул элек тә мәйданда гына хәл ителгән мәсьәлә булмады, бу юнәлештә тулы бер комитет, институт, бүлекләр... кыскасы, оешмалар эшләде... Минемчә, бүгенге шартларда телне татар яшьләре татарча сөйләшеп, балаларына да сеңдереп кенә саклый ала. Һәркем – үзе булдыра алганча. Без бер маңкортлык чигендә яшәп алдык инде.
Үз телендә иҗат итмәгән каләм әһелен татар язучысы дип атап буламы? Әйтик, Алинә Заһитова белән горурлангандай, аның өчен горурланып?
Горурланырга була инде, билгеле. Без бит Белла Ахмадуллинаны да, Рудольф Нуриевны да, София Гобәйдуллинаны да «безнеке» дип горурланабыз. Әмма язучы ул – иң беренче чиратта, тел сакчысы. Үз милләте вәкиле булып исәпләнер өчен дә ул үз теленең сагында торырга тиеш, минемчә. Ә инде ул татар телендә милли кыйммәтләрне саклаган хәлдә иҗат итеп тә дөнья укчысына кызыклы икән – менә монысы горурлык. Гарсиа Маркеслар, Фазыл Искәндәрләр, Чыңгыз Айтматовлар булмады түгел, булды бит...
Кешенең холкы иҗатын ни дәрәҗәдә билгели?
Холкы, темпераменты нинди, иҗаты да шундый, минемчә.
Иҗатчы тудырган лирик герой яисә ул әсәрләрендә дан җырлаган эстетик-әхлакый стандартлар тормыштагысы белән тәңгәл булырга тиешме? Әйтик, «Ирләр булыйк» шигырендәге образ белән Гаташ үзе тәңгәлме?
Бу очракта килешеп тә була, килешеп булмый да. Чөнки тормыштагы кеше белән язучы хыялында тудырган камил каһарман – икесе ике яссылыкта. «Ирләр булыйк» шигырендәге лирик геройга күпмедер микъдарда тәңгәл гамәлләр кыла алганмын икән – мин шат. Ә бит әсәр каһарманнары һәрчакта да идеаль түгел, дөресрәге, идеалдан еш кына бик ерак алар. Дориан Грей, мәсәлән, Есенинның «забулдыга»сы, Эдгар По героеның метаморфозалары, Лермонтовның Демоны, Такташның Кабил белән Һабиле... Нигездә, каләм иясе кайсыдыр сыйфатлары белән аңа кызыклы булган образларны әсәре тукымасында тудырып, шул сыйфатларны анализлау аша сорауларына җавап эзли.
Димәк, әдәбияттагы мораль категориясе – актуаль түгел?
Әдәбият кешене җимерергә, яманлык кыларга өйрәтергә тиеш түгел – бу яктан ул актуаль. Әмма әдәбият акыл сату аша өйрәтсә, ул инде дидактикага әверелә. Көчле каршы куюлар, мавыктыргыч сюжетлар, шигърияттә исә тирән гомумиләштерүләр аша ирешсә максатына – менә шул вакытта хуп. Әмма без дидактикадан һаман чыгып җитә алмыйбыз әле...
Тәнкыйтьчеләр сезне тиешенчә бәяләде, дия аласызмы? Гомумән, язучыга тәнкыйть кирәкме?
Бездә чын мәгънәсендә тәнкыйть кайчан да булса булдымы икән ул, дигән уй килә әле менә башка. Чөнки, кайсы гына заманда булмасын, ул идеология белән бәйле иде. Совет чорында бер якны каерса, соңыннан икенче чиккә ташланды. Чиста, абсолют саф, объектив бәяне мин гомумән мөмкин түгел дип саныйм. Тәнкыйть итүдән бигрәк, язучының даими иҗатына көндәлек күзәтү ясап бару файдалырактыр, бәлки. Бу җәһәттән минем өчен Гумилевның гасыр башында бастырып барган кыска гына заметкалары (китапка, шигъри шәлкемгә, проза әсәренә, чыгышка һ.б.) – эталон. Ә хәзер бездә «тәнкыйть» дигән атама белән әдәби обзорларны атау гадәткә кереп бара. Җыеннарда әдәбият галимнәре, мөнбәргә күтәрелеп, нәрсәләр басылганын исәпләп чыга да, фамилияләрне барлый. Бер-ике тенденцияне яңгыратып уза. Мин моның белән килешә алмыйм... Үземә килгәндә, миңа бик каты бәрелгән чаклары да булды, бик шәпләп баштан сыйпаганнары да. Һәр ике очракта дөреслек тә булгандыр, гаделсезлек тә. Зыяны да аз булмады түгел, файдасы да, дигәндәй. Әмма иң беренче чиратта каләм иясе кая баруын, ничек баруын үзе ваемларга тиеш. Аны кулыннан тәнкыйтьче җитәкләп бармый, ә әнә шул сәләтне иңдергән көч йөртә.
Димәк, шагыйрьне югары көч шагыйрь итеп иңдерүенә ышанасыз?
Һичшиксез! Шагыйрь булырга тиеш икән ул, шагыйрь булып туа. Эйнштейн булырга тиеш икән – Эйнштейн булып. Шуңа да шигырь – иң әүвәл язмыш ул. Еш кына шагыйрьләрне тормышында коточкыч сикәлтәләр аша үткәрсә дә... Шагыйрь булырга да, рәссам булырга да, актер булырга да өйрәтеп булмый, минемчә. Текст язарга, рәсем ясарга, уйнарга була, әлбәттә. Һәр кеше үз вазифасы белән килә җир йөзенә...
Сез үзегезне фаталист дип атый аласыз, болай булгач.
Юк, мин үземне оптимист дип атау яклы.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев