РЕНАТ БЕККИН: «МИН КАЗАНГА РӘХМӘТЛЕ. КАЗАН ДА МИҢА РӘХМӘТЛЕДЕР, ДИП ӨМЕТЛӘНӘМ»
Илкүләм танылган фән эшлеклесе һәм язучы Ренат Беккинның фәнни һәм әдәби иҗаты татартелле укучы өчен әле һаман аз билгеле булып кала. Бу вазгыятьне үзгәртү ниятеннән, журнал укучыларыбызны Ренат әфәнде белән якыннанрак таныштырырга булдык.
Илкүләм танылган фән эшлеклесе һәм язучы Ренат Беккинның фәнни һәм әдәби иҗаты татартелле укучы өчен әле һаман аз билгеле булып кала. Бу вазгыятьне үзгәртү ниятеннән, журнал укучыларыбызны Ренат әфәнде белән якыннанрак таныштырырга булдык.
Анна Хартвич фотосы
«Язучы» дигән сүзгә дә сагаеп карыйм»
– Ренат әфәнде, беренче әдәби китабыгызны – «Баһира монахтан ислам» әсәрен әтиегез Ирек Фәйзрахман улына багышлагансыз. Сез нинди гаиләдә үстегез? Нәселегез турында сөйләсәгез иде.
– Әти Петербург югары уку йортларының берсендә икътисад фәнен укытты. Мин 1979 елда совет мәгарифе һәм мәдәнияте хезмәткәрләре гаиләсендә туганмын. Әби-бабайлардан бер әбиемне генә күреп калдым. Санкт-Петербургта безнең нәселнең тарихы инде бер гасырга җитте, бу – иң кимендә өч буын булырга тиеш. Әнием мишәр ягыннан. Белүемчә, аның тамырлары хәзерге Мордовия территориясенә барып тоташа. Революциягә кадәр ул авыл Тамбов губернасына кергән.
– Кытай телен тирәнтен өйрәтә торган мәктәп-интернатта урта белем алгансыз. Тик югары белемне бүтән юнәлештә сайлагансыз...
– Институтта кытайча өйрәнүне дәвам итмәдем, гарәп теле белән кызыксынып киттем. Кытай телен белүнең дә тормышта кирәге чыгып тора, чөнки артык белем була алмый. Аны тиешенчә файдаланырга гына кирәк.
– Сез галим дә, язучы да. Хезмәт урыныгыз фән өлкәсендә булгач, димәк, фән туендырадыр – ул беренчелме?
– Фән тамакны туйдыра, дип әйтә алмыйм, әдәбиятны инде сөйләп торасы да юк. Фәнни оешма, университетта эшләү ашата дисәм, дөресрәк булыр. «Галим» – бик гали төшенчә, үземне күбрәк тикшеренүче дип саныйм. Шулай ук «язучы» дигән сүзгә дә сагаеп карыйм. Аңлавымча, язучы ул – профессиональ рәвештә иҗат иткән, төп шөгыле язучылык булган кеше. Үз иҗаты белән һәрвакыт ипилек акча эшли алмыйдыр да бәлки, мәгәр әдәби иҗат эчендә яши. Кызганыч ки, минем өчен язучылык әлегә бердәнбер һәм төп эшчәнлек төре түгел, шуңа күрә үземне «по совместительству әдип» дисәм генә инде.
Иҗатка кереп китүем очраклы түгелдер. Балачактан ук хикәяләр яздым, бу миңа бик ошый иде. Аларны үз кулым белән язу машинкасында җыя идем. Кыска гына кыйссалар, алар хәзергәчә сакланган. Бераз үсә төшкәч, үсмерлек чорына хас хикәяләр иҗат иттем. Аннары күпмедер язмыйча тордым. Туксанынчы еллар азагында, ике меңенче башларында янә язарга тотындым. «Баһира монахтан ислам» дигән беренче зур әсәремне яздым. Кемдер аны бәян дип атый, кемдер – роман, ди. Язарга нәрсә рухландырды? Шунысын төгәл әйтә алам: бернинди дә яшьлек романтикасы түгел.
– «Баһира монахтан ислам» басылып таралганнан соң, дөньялар нык үзгәрде. Шәригать мәсьәләләре, ислам кыйммәтләре белән мавыктыргыч детектив бергә үрелеп киткән, турбореализм, фьюжн кебек заманча әдәби ысуллар кулланып иҗат иткән бу әсәрегез хәзер шактый кыю булып күренә. Инде гап-гади хәдисләр җыентыгына да коточкыч ярлыклар ябыштырылгач, элегрәк басылган әдәби текстларда «ярамаган» нәрсә табу берни тормый. Әлеге әсәрегезне егерме ел элек түгел, бүген язсагыз, бу чынбарлыкны исәпкә алып язар идегезме?
– Беренче китабымның язмышы катлаулы булганын искәртим. Илья Кормильцевның «Ультра.Культура» нәшриятында чыгарга тиеш иде, тик нашир авырды, аннары вафат та булды. Нәшриятны яптылар. Берничә елдан соң, 2007дә китабым «Кислород» нәшриятында басылды.
2020 ел башында басма китапның аудиоверсиясен әзерләгәндә, китапны үзгәртергәме-юкмы дип байтак уйлансам да, мин бары тик артист-диктор укыйсы текстка вак-төяк төзәтмәләр генә керттем. Ләкин үзгәртсәм дә, идея-эчтәлеген түгел, тел-өслүбен камилләштергән булыр идем. Ахыр чиктә ул моннан егерме ел элек чыккан китапның аудиоверсиясе булды.
Яза торган кеше (аны язучы дип атыйк) «кенәз нәрсә әйтер икән» дип өркеп язарга тиеш түгел, дигән принципка таянам. Югыйсә, безнең илдә заманча әдәбиятның күпчелек өлешен укып булмый: әдипләр, каләмгә үрелгәнче үк, укучы ихтыяҗын бизмәнгә салып үлчи, төрле төркемгә, шул исәптән погонлысына да, ярарга тырыша: «Бәлки бүләкләрләр?» яки «Һичьюгы, утыртмаслар...» Бердәнбер кабул итмәгән нәрсәм – әдәбиятны памфлет белән алмаштыру, ягъни безнең аңга кайсыдыр идеяне яисә идеологияне әдәби әсәр формасына төреп бирү омтылышы. Язучы гөнаһының бусыннан хали калганмын, дип өметләнәсе килә.
«Проект» сүзен яратмыйм»
– Үзегезгә карата «тиктормас» сүзен ишетергә туры килгәне бармы? Төп эшләреннән, әдәби иҗаттан тыш төрле әдәби премияләр, вакыфлар оештырган, журналлар нәшер иткән кеше турында шулай әйтергә мөмкиндер? Холкыгыз яхшы мәгънәсендә тиктормас булгач, хәзерге вакытта нинди яңа һәм иске проектлар, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнәсез?
- Тиктормас дигәннәре юк, әмма бу төшенчәгә мәгънәсе буенча «пассионарий» туры киләдер. Гумилев әйләнешкә кертеп җибәргән әлеге сүз безнең яшьлектә бик популяр иде.
«Проект» сүзен яратмыйм. Мин инженер да, эшкуар да түгел. Бары тик үзем кирәк дип санаганны, үземә кызыклы булганны эшлим. Әгәр эшем тагын кемгә дә булса ошый икән – шәп бит. Көтмәгәндә-уйламаганда гына минем текстларымны укып, тормышында нидер үзгәрткән кешеләрне очратуы рәхәт.
«Казанны «үз шәһәрем» дип әйтә алмамдыр»
– Әдәби әсәрләрегез арасында Казан һәм казанлылар турындагылары байтак. Мәсәлән, «Хава-ля» бәяныгызның сюжеты Иске Татар бистәсендә төенләнеп китә. Гомумән, Казан, татар, мөселманнар темасы һәм аларның уңай образлары иҗатыгызда гаять киң чагыла. Күренеп тора: мәркәзебезгә карата битараф түгелсез. Казан белән мөнәсәбәтләрегез турында сөйләгезче. Монда эшкә килгәндә ниятегез нинди иде? Сез КФУда өр-яңа кафедра ачып җибәргән идегез...
– Беренче тапкыр Казанны күрергә укып бетергәч, әти-әни белән 1995 елда килдем. Аннары инде 2004 елда әйләнеп кайттым. «Итил» компаниясендә мөселман иминияте продуктларын эшләдем. Вазифамның исеме яңгыравыклы иде: мөселман иминиятләштерү департаменты җитәкчесе, тик кызганыч, проект тормышка ашмады. 2007 елдан башлап, ул чакта әле педагогика университетында (ТГГПУ) ислам икътисады буенча лекцияләр укыдым. 2010 елда Казан федераль университетының (КФУ) хәзерге ректоры мине гасыр башында оештырылган шәркыять институтын үзгәртеп корыр өчен эшкә чакырды. Ректор аны университетның тулы канлы шәркыятчелек бүлеге булуын теләде. Параллель рәвештә аерым кафедра оештыру бурычы да куелды. Минем тәкъдим белән ул исламиятчелек (исламоведение) кафедрасы булды. Команда тиз генә тупланмады – Казанда бик аз кешене беләм, шуңа да киңәш-тәкъдим әйтүчеләрне тыңлап, чын мәгънәсендә шәһәр буйлап хезмәткәрләр җыеп йөрдем. Баштарак – үзем генә, аннары яңа танышлар-дуслар белән кафедрада эшләрлек белгечләр эзләдек...
Казанга мөнәсәбәтемне бер-ике сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Мин аны «үз шәһәрем» дип әйтә алмамдыр, мөгаен. Туып үскән шәһәрем – Санкт-Петербург булгач, Казанга мин чит-ят идем, әлбәттә. Гәрчә милләтем татар булса да. Монда ни туган-тумачам, ни дусларым юк (һәрхәлдә, фикердәшләр тапканчы шулай иде). Казан минем өчен үзендә Аурупа һәм Көнчыгышны берләштергән экзотик урын ул. Көнчыгышы күбрәк тә әле аның. Архитектурасы гына димим, кешеләре дә. Мин очраткан кешеләр гадәти түгел, аларның менталитеты үзгә. Казанга барып чыгуыма үкенмим. Сез дөрес әйтәсез, әдәби текстларым әлеге шәһәр белән бәйләнгән. Казаннан киткәч язганнарыннан барысы да диярлек: йә вакыйга Казанда бара, йә персонажлар шуннан, йә башка төрле бәйләнеш.
Монда яшәвем, эшләвем өчен Казанга рәхмәтлемен. Казан да миңа рәхмәтледер дип өметләнәм. КФУда эшләгән эш өчен, бәлки шәһәрне һәм аның кешеләрен әсәрләремдә язган өчен...
– Казан университетыннан ни сәбәпле киттегез, Ренат әфәнде?
– КФУда эшләү чорында якты көннәр дә күп булды. Баштарак, системаның асылын аңлап җиткергәнче, коллегаларым белән бик бәхетле идек, эш процессыннан да, аның тыйнак нәтиҗәләреннән дә канәгатьлек кичердек. Аннан 2015 елда киттем. Кафедра мөдирен сайлауга үткәрмәделәр: тавыш бирүгә кандидатларны ябык комиссия сайлап алды, минем кандидатурам анда кертелмәде. Вакыйганың нәкъ Яңа ел алдыннан булуын, конкурска документлар әзерләр өчен вакыт бик аз бирелүен исемә төшерәсем дә килми. Конкурс ыгы-зыгысы башлангач кына, ике иң якын коллегамны Иранга командировкага җибәрделәр (ә моңарчы аларга Мәскәү белән Петербург шәһәрләренә барырга да рөхсәт бирелмәде). Кыскасы, мине яңадан кафедра мөдире итеп сайлау мөмкин булмасын өчен, барысы да эшләнде. Бу хәлләрдән соң университетта калуда мәгънә күрмәдем. Мөдир чагымда бүлек эчендәге хәлләргә булса да йогынты ясый, коллегаларымны яклый, студентларны куштанга һәм әләкчегә әйләндерүгә каршы тора идем.
– Казанны сагынасызмы? Бөтен шартларны тудырып, яңадан эшкә чакыручы булса, кайтыр идегезме?
– Әйе, вакыт-вакыт Казанга барып кайтасым килә. Ләкин күченмәс идем. Кабатлыйм: мин бу шәһәргә үз кеше булмам инде, монда яши алмамдыр. Мөгаен, бер инешкә икенче мәртәбә кереп тә булмый торгандыр. Тагын бер сәбәп: диңгез буе шәһәрләре күңелемә хуш килә. Казан диңгез ярындагы шәһәр түгел, ә бу инде, минем карашка, аның җитешсез ягы.
«Исламны үзең аша үткәрергә кирәк»
– Сез мөселман булмаган җәмгыятькә ислам кыйммәтләрен җиткерәсез, популярлаштырасыз. Ислам, шәригать кануннары гаиләгездә, көнкүрештә үзегезгә ни дәрәҗәдә якын?
– Үземне мөселман булмаган җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен популярлаштыручы дип үк әйтмәс идем. Ниндидер культуртрегерлык белән шөгыльләнәм, ягъни үз мәдәниятебез белән башка халыкларны да таныштырырга омтылам, дисәм, дөресрәк. Махсус һәм аңлы рәвештә дә түгелдер ул, шулай да үзенә күрә мәгърифәтчелек. Һәм бу эш миңа ошый, аны бик мөһим, дип саныйм. Ислам кыйммәтләре, әлбәттә, якын. Ислам минем өчен яшәү рәвеше генә түгел, дөньяга караш та ул. Ягъни исламча яшәешне үзең аша, акылың һәм күңелең аша үткәрергә кирәк.
– Бер-бер артлы фәнни дәрәҗәләргә ирешә торасыз: юридик фәннәр кандидаты, икътисад фәннәре докторы, әле шушы арада гына тагын докторлык якладыгыз. Күзәтеп җитешеп булмый хәтта. Интернеттагы мәгълүмат та яңартылып өлгерми – академик булсагыз да хәбәрсез калырбызмы икән?
– Ирешкән кадәре үземнеке. Академик түгелмен, хәзер мин Русия Фәннәр академиясе профессоры, ул мөхбир әгъзалыкка бер баскыч. Ә Википедиягә игътибар итмәсәгез дә ярый, анда хаталы мәгълүмат күп. Бервакыт хаталарны төзәтмәкчке идем дә, тик төзәтмәләремне юкка чыгарып, киредән барысын да үз урынына кайтардылар. Әллә әлеге ресурс укучыларына ялгыш мәгълүмат бирергә махсус көйләнгән инде?!
– Иҗат әһелләренә, гади кешеләр күзлегеннән караганда, кайвакыт «сәерлекләр» дә хас була. Сезнең шундый берәр гайре табигый шөгылегез юкмы?
– Миндә «сәерлекләр» юк кебек алай. Бәкегә чуммыйм, Эверестка менгәнем, тау елгалары буйлап салда йөзгәнем юк. Шөгылем – ул минем эшем дә, хоббием да. Белмим, кемгәдер бу көндәлек мәшәкатьләр булып тоеладыр, ә кемгәдер – бәхет.
Ренат Ирек улы Беккин – исламиятче, җәмәгать эшлеклесе. 2000 елда гарәп телен белгән халыкара юрист белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын (МГИМО) тәмамлый. 2003 елда ислам иминияте буенча диссертация яклап, юридик фәннәр кандидаты, 2009 елда мөселман булмаган илләрдә ислам финанслары темасына диссертация яклап, докторлык дәрәҗәләрен ала. «Четки» мөселман әдәби-фәлсәфи журналының баш мөхәррире (2007-2012), «Мәрҗани» нәшрият йортының баш редакторы (2010-2012), КФУда шәркыятчелек һәм исламиятчелек кафедрасы мөдире, «Казанское исламоведение» – Kazan Islamic Review (2015) журналын оештыручы һәм баш мөхәррире була. Русия фәннәр академиясе профессоры, диннәрне өйрәнү буенча фәлсәфә докторы (2020), җиде монография, йөздән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкалә, «Баһира монахтан ислам», «Хава-ля», «Әскәр һәм аның абыйсы», «Казан тарихлары» хикәяләр циклы һ.б. әдәби әсәрләр авторы.
Фотолар Ренат Беккинның шәхси архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев