Резеда Сәләхова: «Театрымны үлеп яратам!»
Артист тормышын күпләр бик җиңел, ансат дип уйлый. Күлмәкләрен алыштырып кына йөри, тәмле ашый, озак йоклый, имеш. Җырлап, биеп йөрүнең нәрсәсе авыр инде, дияргә яраталар. Ләкин шунысын аңларга кирәк: театрда башкарылган хезмәтнең утыз проценты гына тамашачыга күренә.
«Идел»нең инстаграм сәхифәсендә туры эфирда бара торган «Туфан самавыры» проектында без татар милләте, теле, язмышы турында фикер алышабыз. Чираттагы кунак – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова. Ул Русия, чит илләрдәге милләттәшләребез каршында да еш чыгыш ясый. Театрны җаны-тәне белән яратучы артистның тапшыру барышындагы кайбер фикерләрен журнал укучыларыбызга да җиткерәсе иттек.
«Иң рәхәт» хезмәт
Артист тормышын күпләр бик җиңел, ансат дип уйлый. Күлмәкләрен алыштырып кына йөри, тәмле ашый, озак йоклый, имеш. Җырлап, биеп йөрүнең нәрсәсе авыр инде, дияргә яраталар. Ләкин шунысын аңларга кирәк: театрда башкарылган хезмәтнең утыз проценты гына тамашачыга күренә. Ә калган җитмеше репетиция, һәр образны ачу, газаплы алты-җиде айга сузыла торган иҗади эзләнүләргә бәйле. Режиссер бурыч куйгач, образдагы һәр детальне табарга тырышасың. Йокысыз төннәр китә. Җырлы-биюле образ булса, анысына әле өстәмә өйрәнәсең. Әдәби спектакль булса, тиешле материал туплыйсың...
Рәшит Заһидуллин кебек режиссер юк
Егерме алты ел буе Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрын әйдәп барган баш режиссер, бик күп кадрлар тәрбияләгән, республикага хәйран гына артистлар әзерләгән Рәшит Заһидуллин белән эшләгән чор аеруча кадерле. Ул безгә мөстәкыйльлеккә юл ярды. Авторларны барлаганда да үзенең төпле киңәшләрен бирә торган иде. Артистны фикерләргә өйрәтте. Без – аның укучылары – дүртебез Тинчурин театрына килдек. Яраткан остазым, минем өчен аннан да яхшырак режиссер юк… Без аңа гомер буе рәхмәтле!
Туфан аганы тере килеш күрдем
Күренекле шәхесләр дигәннән, мин бит Туфан абыйны да тере килеш күреп калган бәхетле артист! Безнең театрда Туфан аганың «Төш» мелодрамасының премьерасы булды. Хатыны Нәҗибә апа Ихсанова белән килделәр. Фәрит Мөхәммәтшин белән сәхнә артына кереп, артистларны кочаклап, үбеп, режиссерга рәхмәт белдерделәр. Шулвакыт Туфан Миңнуллин: «Ну, Рәшит, мин язганнан да яхшырак итеп куйгансың!» – дип җылы фикерләрен белдергән иде.
Спектакльләрдә күтәрелгән катнаш никах проблемасын Русиянең башка чит өлкәләрендә аңлап бетермиләр. Һәр халыкның менталитеты төрле шул. Рус милләте вәкилләре өчен әлеге мәсьәлә бөтенләй аңлашылмый да. Мәсәлән, Башкортстанга «Туганлык» фестиваленә барган идек. Анда жюрида мәскәүлеләр, рус милләте вәкилләре иде. Елена белән Камилнең әти-әниләренең нигә борчылуын аңлап бетерә алмадылар. «А в чем проблема? Мы понять не можем. У меня у подруги тоже муж татарин. Проблем у них нет», – диештеләр. Безнең җирлектә исә, ул проблема булырга мөмкин...
Алты елдан соң гына эредем...
Ирем татар. Әмма... Артем Пискунов. Без Артем белән театр училещесында бергә укыдык. Ул миңа беренче курстан игътибарын күрсәтте. Ләкин мин «юк» дидем, ашыкмадым. Алты ел дәвамында ул минем игътибарымны яулады. Менә шушы алты елдан соң гына мин, Артемның минем өчен якын кеше булырга мөмкинлеген аңлый башладым. Театрда Мостай Кәримнең «Айгөл иле» драмасы репетицияләре бара. Минем ул спектакльдә ролем юк иде. Ә театрга шулай да иптәшләремне күзәтергә килгәләдем. Илдар ролендә Илфак Хафизов, Айгөлне төркемдәшебез Лилия Вилданова, ә Ричард Галийне Артем башкарды. Әсәр буенча Ричард Галий Айгөлгә ихластан гашыйк, әмма Айгөл аны күрми, сизми... Менә шул репетицияләр вакытында Артемның күлемә хуш икәнен аңладым. Ричард Галий образы аша ул миңа тагын да якынайды.
Гөләндәм – көтеп алынган роль иде
Әдәби спектакльдә уйнау – артист өчен зур тәҗрибә. Мөхәммәт Мәһдиев, Разил Вәлиев иҗатына багышланганнарында катнашырга насыйп булды. Шигырь сөйләп, шул ук вакытта фортепианода уйнап җырлау да җиңелләрдән бирелми. Минем өчен җырлы рольләр бигрәк тә катлаулы. Әмирхан Еники әсәре буенча «Гөләндәм туташ хатирәсе» куелды. Бу мин көтеп алган роль иде. Әлеге спектакльне режиссер Рәшит Заһидуллин сәхнәгә катлаулы вакытта, шактый зур авырлыклар белән чыгарды. Әмма Рәшит әфәнде театрдан китү белән аның соңгы спектакльләрен сәхнәдән алдылар.
Оркестр – табыш ул!
Театрыбызда оркестр эшли. Бу театр коллективы өчен дә зур байлык һәм табыш. Оркестр җитәкчесе Ильяс Камал – үзе музыкант, үзе – композитор. Спектакльләр өчен музыка яза. Без артистларга оркестрга кушылып җырлар өчен тавыш та, әзерлек тә сорала. Тинчурин театры җырчы актерлары һәм саллы музыкантлары белән горурлана ала.
Алып баручы булу ошый
Төп хезмәт урыным – Тинчурин театры. Шулай да хәзерге заман артистлары алар бер урында гына роль көтеп утырмый. Мине алып баручы буларак режиссер Халисә Исмәгыйлева күреп алып, Бөтенрусия Сабан туе бәйрәмнәрен алып барырга җәлеп итә башлады. Беренче адымнарымны данлыклы диктор, мәрхүм Илфат Габдрахманов белән башларга насыйп булды. Шуннан китте дә китте. Аллага шөкер, зур чараларга чакыралар. Татар теленең бар сафлыгын, аһәңен тоеп сөйләргә тырышам. Иҗатымның бу юнәлеше дә миңа рухи ләззәт бирә.
Озак укытмый торсам, Артемны өйрәтә башлыйм
Педагогиканы да ташларга җыенмыйм. Казан театр училищесында да җиде ел укытам инде. Студентларга сәхнә теле буенча индивидуаль дәресләр үткәрәм. Студентларны мәсәл, шигырь укырга өйрәтәм, имтиханнарга әзерлим. Татарча сөйләмдә мәгънәви басымны дөрес куймасалар, фикер үзгәрергә мөмкин. Сәхнә кешесенең сөйләме ачык, һәркемгә дә аңлаешлы, дөрес, матур булырга тиеш. Радио, телевидениедә татар телен вата-җимерә сөйләүчеләр барлыгын барыбыз да белә. Ә сөйләм культурасы кайда? Татар телен камил дәрәҗәдә белгән балаларыбыз бар. Театр училещесына күбрәк районнардан килгәнгә шулай тоеладыр, бәлки. Шәһәр балаларының да бөтенләй мөшкел хәлдә, дип әйтә алмыйм. Ләкин сүз байлыгының сайлыгы, тел ярлылыгы сизелә. Әдәби китаплар укымаганлыктан инде бусы. Без педагоглар уку елы барышында аларны классикага авызландырырга тырышабыз. Гомумән, миндә педагоглык сәләте бар, чөнки студентларны озак укытмый торсам, Артемны өйрәтә башлыйм. Моннан тыш, әле сөйләм курслары да алып барам. «Хозур» ТВ каналында кызыклы тапшырулар алып бардым. Алар да туган телебезгә бәйле.
Образларымны үзгәртеп торырга тырышам
Театрымны үлем яратам. Ыгы-зыгылардан арынып, рәхәтләнеп төрле рольләр башкарасым килә. Образларымны үзгәртеп торырга тырышам. Экспериментлар – минеке инде. Кино кастингларында да катнашам. Киноларда төшү – үзе бер зур тәҗрибә. Мәсәлән «Ак чәчәкләр» фильмында төрле театрның данлыклы актерлары белән уйнадык. Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров белән кинода төшү үзе бер онытылмас вакыйга булды. Хыялым – төрле театр артистлары белән бер спектакльдә уйнап карау. Тормыш гөрли, барысын да булдырасы, эшлисе, иҗат итеп кенә торасы килә.
Мөршидә Кыямова язып алды
Әңгәмәнең видео-версиясе: https://www.instagram.com/p/CTWlTsBJ36F/
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев