Логотип Идель
Мәдәният

Римзил Вәлинең күчмә бакчасы (ФОТО)

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, «Идел» журналының беренче баш мөхәррире Римзил Вәлиевнең Казандагы данлыклы бакчасы турында ишетеп белә идек инде.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, «Идел» журналының беренче баш мөхәррире Римзил Вәлиевнең Казандагы данлыклы бакчасы турында ишетеп белә идек инде. Ниһаять, татарның билгеле шәхесләре, чит илләргә сибелгән мөһаҗирләре утырткан агачларны күрергә җай чыкты. Әйдә, Римзил абый, ач капкаңны, «Идел» журналы бакчаңа кунакка килде!

 

Түгәрәк алан гаиләне хәтерләтә

1994 елда, әнисе Фазыйла әби вафатыннан соң бер ел үткәч, Римзил абый Вознесение бистәсендәге бакчасында ике миләш агачы утырта. Һәм… миләшләрнең берсенә әни агачы – Фазыйла агачы дип исем куша. Шуннан китә инде… Исемле агачлар утырту гадәте күркәм шөгыльгә әверелә.

– Ишегалды калкурак урында иде, мин аның туфрагын трактор белән кистереп, тигезләттем дә матур гына түгәрәк алан барлыкка килде, – ди Римзил абый. – Әйләнәсенә агачлар утырта башладым. Әйтерсең алар агачлар да түгел, ә тере кешеләр. Белмим, агачларга исем кушу дөресме икән… Әмма бу гамәл туганлыкны, дуслыкны аңлата торган метафора, шулай дип аңлагыз.

Баштарак кем агачы булуын күрсәткән табличка куярга да теләдем. Әмма бу уемнан кире кайттым. Чөнки исемнәр җисемгә табигый рәвештә килеп торырга тиеш. Агач ботаклары кебек. Зур-зур кешеләр Казанның меңьеллыгын үткәргәндә агачлар утыртты – анда табличкалары бар, ә күп кенә агачлары корыган…

РВ2

Бу чыршы – мөһаҗирләр язмышын хәтерли

Вознесение бистәсендәге Дүсән-2 ишек алдында (Дүсән – Римзил абыйның туган авылы, Башкортстанның Бишбүләк районында), мунча йортыннан дүрт-биш тапкыр биегрәк үсеп, түбәсе зәңгәр күккә тигән мәгърур чыршы янына тукталабыз.

– Бу чыршы – Төркиядә яшәүче профессор Надир Дәүләтнеке. Ул 1944 елда Кытайның Мукден шәһәрендә туган. Хәзер ул күренекле татар галиме, Төркиянең Истанбул шәһәрендә яши, Мәрмәрә университеты профессоры, TASAM премиясе лауреаты. Чыршысы Төркиядәге барлык мөһаҗирләргә күренерлек булып үсте. Ул илдә яшел төс бик тансык. Барысына да җитәрлек аның күләгәсе. Надирың язмышы мине тетрәндерә. Бала вакытында Кытайда Гаяз Исхакыйлар белән бергә татар җәмгыятендә катнашкан өчен аның әтисен дә, әнисен дә төрмәгә утырталар. Совет хакимияте Харбинга үк кереп, тәртип урнаштырган. Берүзе калган малайны һәм Харбиндагы татар җәмгыятен илленче еллар башында Төркиягә күченергә Лев Толстой исемендәге урыс вакыфы ярдәм итә. Истанбулда аны Ибраһим исемле татар мөһаҗире уллыкка ала. Әтисе төрмәдә вафат була. Үз әнисе күп еллар үткәч, төрмәләрдән котылып, Надирны эзләп таба. Хәзер Казанда яшәүче сеңлесе Фәридә төрмәдә туган. Ул балалар йортында үсә. Менә нинди фаҗигале язмыш! Болар турында Марина Разбежкина документаль фильм да төшерде. Бер караганда, шулкадәр авырлыклар күреп, Надир Дәүләт яхшылыкка ышанмаска да тиеш кебек. Ә юк… ул башка… Андый язмышлы кардәшләргә багышлап шушы бакчага агач утыртырга булдым. Ботакларда алма да бар, чәнечкеләре дә. Кеше язмышы кебек…

«Ватаның кайда?»

Тик нигә соң мөһаҗирләр «Казан», «Татарстан» дип өзелеп тора? Республиканың милли йөзе, тарихы, мәдәнияте өчен сызлана, ярдәм итәргә әзер?

– Моның сәбәбе гади, ул сәясәт яки милли радикальлек белән бәйле түгел. Кешегә ватан кирәк! – ди Римзил Вәлиев. – Ә кайда соң Ерак Шәрыкка, Төркиягә күчкән кардәшләрнең Ватаны? Фәрит Иделле, Надир Дәүләт, Фәридә һәм Фәрит Бичури Кытайда туганнар, Төркиядә үскәннәр. Аларның замандашларының бер өлеше Америкага яки Алманиягә киткән. Финляндиядә торучылар бар. Җүнәйт Чапан оглы Сан-Францискода яшәде. Оркыя һәм Абдулдаян Сафалар Кореядә үсеп, АКШ та гомер иткән. Алар барсы да Казанга: «Аһ, ватан!» – дип кайта. Югыйсә – Казан бары тик Татарстан автоном республиканың гына башкаласы, Советлар берлегенең, Россиянең бер төбәге. Ә ватанга сусаган, меңьеллык тарихын белгән татар кешесе өчен Татарстан, Казан – изге мәркәз, рухи кыйбла.

Бу бакча тамыр җибәргәндә Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәш, Мәскәү белән тартышкан катмарлы туксанынчы еллар булган. Беренче тапкыр ата-баба җиренә кайтучыларның хисләре, милли үзаңы – бик катлаулы чаклар. Шунда Римзил абый милләттәшләргә болай дип әйткән: «Бу җир – сезнең җир, илегезгә кайтып киткәч, монда үзе бер милли җәмгыять булып агачларыгыз кала. Ризамы – риза!» Агачка исем бирү тантанасы бик гади – исем кушу догасы укыла һәм шуның белән шул.

Фәрит Иделле чыршысы – Алман иле татарларын хәтерләтә

– Ә менә бу чыршыга Алманиядә яшәүче Фәрит Иделле белән дога кылдык, – дип сүзен дәвам итә Римзил Вәлиев. – Ул озак еллар буе «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире булды. Танышуыбыз кызык кына булды. «Идел» журналының беренче саннары чыккач, «Азатлык» радиосында Фәридә Хәмит, шундый шәп журнал чыккан, дип сөйли башлады. Журналда чыккан язмаларны укый. Шуннан «Идел»гә чит төбәкләрдән игътибар артты. Чит илдән татар радиосы сөйли, мин куркам, «теге» заман бит: туксанынчы еллар. Көз көне Русия Язучылар берлегенең пленумына бардым. Шул баруымда үзем эшләгән «Комсомольская правда» редакциясенә сугылдым. Анда бөтен дөньяга шылтырата торган «собкор челтәре» аша, Мюнхенга шылтыраттык. Трубкадан «Аги» дигән сүз ишетелде. Таныштык, сөйләштек. Аннан киләсе язда мин алар чакыруы буенча Мюнхенга бардым, Фәрит Агилар өендә булдым. Менә кызык әйбер – Япониягә беркетелгән совет шпионы Шамил Хәмзинны яхшы белә ул. Кытайда яшәгәндә (Харбин, Хайлар, Чән-Чүн) милли җәмгыятьтә катнашкан өчен Фәритнең әтисе Әмрулланы совет төрмәсенә утырталар.

Әтисез калган Агилар гаиләсен Хәмзиннар үз йортларына фатирга кертә. Соңыннан Агилар Төркиягә китә. Әтисеннән ике яшьтә аерылган Фәрит аны егерме ел үткәч, Әмрулла абзый лагерьдан чыгып гаиләсен Истанбулда тапкач кына күрә. Менә шундый язмышлы кеше ул Фәрит Иделле. Ул җитәкләгән «Азатлык» радиосының Казан бүлеген ачтык, бик әйбәт эшләдек, нинди генә хәлләр булса да, Фәрит әфәнде тугры дус булды. Ул вакытта миңа Надир белән Фәрит төп фигуралар иде. Ул кешеләр – үзгә иде. Чит илгә кияүгә чыккан ханымнар, эшкә, яшәргә чит илгә киткән яңа эмиграция дулкыны, Русия паспорты белән чит илдә яшәүчеләр белән аларны чагыштырып булмый.

Туя агачы Айрат исемле

Янәшәдә генә тагын бер журналист агачы үсеп утыра. Җәен-кышын яшел, йомшак энәле туя. Анысын моннан ун-унбиш ел элек Ульяннан журналист Айрат Ибраһим белән бергәләп утыртканнар.

– Бик хөрмәтле кеше. Сембер ягында милли хәрәкәтне кутәрүчеләрнең берсе, «Азатлык» хәбәрчесе дә булды ул. Тумышы белән Башкортстанның Бәләбәй районыннан. Казанда аның дусты Нурулла Гариф яши, китаплар чыгара. Аның да агачы бу! Айрат абый олы яшьтә булуына карамастан, бәхәсләшә белә, турысын ярып әйтә иде. Шуның өчен эләгә дә инде, җирле хакимият, кайбер кардәшләр дә өнәп тә бетермәгәндер. Кыю китаплар чыгарды. Туя агачын күчмә бакчага үзе алып килде. Гаҗәеп агач, әмма бик әкрен үсә икән. Китмәс, дип уйлаган идем, бик матур үсеп китте.

 Төркәр исемле нарат

Шулай ди дә Римзил абый матур гына калыккан туяны сыйпап куя һәм карашы янәшәдә үскән наратка туктала. Швециядә яшәүче Төркәр Сууккан агачы икән. Ни өчен милләттәшебез нәкъ менә наратны сайлавын сорашабыз.

– Шулай бервакыт Обсерваториядәге иске бакчамда «бәдрәф туе» үткәрдек. Тактадан бәдрәф эшләдем дә, бәдрәф туе дип плакатлар язып, мәҗлес кордык. Кунаклар арасында Батулла, Төркәр дә бар. Татардагы чисталык дип, бәдрәфнең роле турында нотыклар сөйләнде инде. Аның миндә видеоязмасы да саклана әле. Обсерватория – урыс сүзе, дип, Батулла аны Зикурат дип тә тәрҗемә итте. Андагы наратларга Төркәрнең бик исе китте инде.

Еллар үткәч, Зикурат-Обсерваториядәге ул язлыкны саттык. Әмма бу бакчага Төркәр кайтты. Иң зур, бердәнбер наратның үз исемендә булуын күргәч, бик сөенде. Төркәр – Стокгольмда полиция академиясендә хокук белемен алган бик лаеклы кеше.

Бакча ничек башланган?

Иң тәүге мөһаҗирләр белән 1987-1988 елларда таныша Римзил абый. Ул чорда чит төбәкләрдән татарлар килә башлый. Беренче тапкыр Финляндиядән, Сан Франциско һәм Нью-Йорк шәһәрләреннән бер төркем татарлар Идел буйлап пассажирлар көймәсе белән киләләр. Казанда чит ил ватанлашлары туктавырга рөхсәт ителгәч тә. Совет елларында Казан «ябык» шәһәр була. Римзил абый очрашуга улы Динисны да алып бара, аның исе китә: апалар-абзыйлар татарча сөйләшә, урысча белмиләр. Казанны карап сокланалар, елыйлар. Академик Мирза Мәхмүтов, журналист Дамир Гыйсметдин  «Ватан» җәмгыятен җитәкләгән чакта язмабыз герое да бу эштә катнашып китә. Сан-Францискодан килгән Рәйсә Хәкимнең язмаларын «Идел» журналында да бастыра әле ул. Гаҗәп бит: Фәрьял исемле кызы, Шан исемле ирланд кешесенә кияүгә чыккан. Америкалы кияү бу гаиләнең ватанга омтылуларын, дөньяга карашларын, ватанга омтылуларын, милләтне кадерләүләрен, Тукай кичәләрен үткәрүләрен күреп, ислам динен кабул иткән.

– Мин белгән мөһаҗирләр  яңарак кына чит илгә эшкә киткән гастрабайтерлар түгел, аларның әти-әниләрен милләт язмышы, зур вакыйгалар, сәяси давыллар илдән  илгә  йөреткән. Дәүләт чикләре үзгәреп, башка ил ватандашы булып калучылар күп. Мин белгән мөһаҗирләр әле яңарак кына эшкә киткән гастарбайтерлар түгел, аларны, әти-әниләрен милләт язмышы, зур вакыйгалар, сәяси давыллар илдән-илгә йөрткән. Беркем дә үзе теләп, җиңел генә ватаннан аерылмый. Кайберәүләр, чит ил татарын күрсә, әһә, сез анда шәп яшисез, мине дә чакырыгыз әле, дип фикер йөртә. Икътисади мөһәҗирлек, мулрак шартларда яшәргә тедәү дә табигый анысы. Ләкин илдән, милләттән читтә яшәгән татарларга шәхси максат белән мөрәгатҗ иткшнем блумады. Чакырсалар да кунакка бармадым. Хәтта Финляндия, АКШ кебек татар җәмгыяте булган илләргә дә. Озак еллар «Ватан» җәмгыятендә эшләсәм дә, татар конгрессында аралашсам да, 25 ел эчендә  татарлар чакыруы буенча чит илгә кунакка бармадым. Вакытым да булмады, гадәттә Казанга  алар  үзләре килде. Кеше эмиграциядә бер сәгать кенә булса да, аның фикерләве үзгәрә, ул башка кешегә әйләнә, дип язган Эрих Мария Ремарк. Чемоданга бар булганын салып, юлга чыккан кеше, теләсә нинди авырлыкка әзер, ул яңа шартларга тиз күнегә, кирәк булса бер илдән икенчесенә дә күчеп китә. Ул илгизәргә әйләнә, үзе барган илләрнең яшәү рәвешен, телен өйрәнә. Шул вакытта ул милләтен үзе белән йөртә.

Равил Бохарай яфраклары шигырь сөйли

Римзил Вәлиев бакчасындагы чиягә минем генә түгел, күпләрнең исе китәдер. Бик зур агач булып, ябалдашлары белән кура җиләкләренә күләгә булып утыра.

– Чияне яратам, мин аны алай үсеп китәр, дип уйламадым, – дип елмая бакчачы. – Һәр өйдә дә алай түгел ул. Бәлки Равил Бохарай агачы булгангадыр? Вафатыннан соң нигә күтәрәм мин Бохарайны? Аны урыс шагыйре диделәр, кайберәүләр аңа Тукай бүләген бирүгә дә каршы булды. Равил Бохарай кебек фикер иясе, дин эшлеклесе, кырыклап китап авторы, Русиянең иң яхшы шагыйре дигән аты булган башка шәхесне белмим. Алманиягә беренче тапкыр баргач, без аның белән бергә Фәрит Иделле йортында фатирда тордык. Шунда «Күчмә бакча» дигән роман язам, дигән иде. Миннән кыюрак иде күрәмсең, татарлар яшәгән илләрне урап кайтты. Үзенең мәдәни бизнес-проектларын да тәкъдим иткән. Шул тәэсирләре нигезендә «Азан» дигән китап чыгарды. Аны татарлар күпләп сатып алырлар да, китап чыгымнарын каплар, дип уйлады. Тик бу проекты барып чыкмады. Аннан Равил Лондонда дини текстларны тәрҗемә итә торган мөселман җәмгыятендә үз юлын тапты. Ул Би-би-си радиосында эшләде, шигырь китаплары, проза әсәрләре язды, Татарстан турында саллы китаплар чыгарды. «Йосыф-Зөләйха» кыйссасын инглиз теленә тәрҗемә итү, бастыру да Бохарайның хезмәте булды. Зур шәхес, татарны танытучы буларак тарихка керде ул. Ә аның «Күчмә бакча» проекты биредә гамәлгә керде.

 Мөһаҗир самовары, Җәлилнең скрипкачысы һәм яңа йолдызлар ачучы

Татарстанда мөһаҗирләр музее ачылырга тора, шул хакта да сөйләшеп алабыз. Римзил абый ул музейда мөһаҗирләр самавырын күрергә тели.

– Алар тирәлеккә яраклаша белгән, атналар буе пароходта барып кара! Самавырларын вертикаль бүлеп, бер ягында аш пешергәннәр, икенче яртысында чәй кайнатканнар. Менә шул самавырны эзлим. «Идел» укучылары арасында белүчеләр юк микән? Ул шулай да булып куя. Муса Җәлил турында язганда, «Идел-Урал» легионында Җәлил үзе оештырган кыллы ансамбль төшкән фотоларын интернетка куйган идем. Скрипкада уйнаучы бер музыкантны танып, Оренбург өлкәсеннән туганнары шылтыратты. Дөнья кечкенә генә ул – дөнья татарлары бер-берсен танырлык.

Тагын бер алмагач янына тукталабыз. Рәшит Сүняевнеке!

– Беләсезме, нинди кеше ул? – Римзил Вәлиев янә рухланып сөйләргә керешә. – Татар дөньясында беренче кеше! Иң зур астрофизик, «черная дыра» дигән әйберне ул эзләп тапты. Ул җиһанның корылышын, закончалыкларын белә. Путин аңа Дәүләт премиясе тапшырды, аның лекциясен тыңлады. Җир шарының язмышын Президент та белергә тели. Зур шартлау барлыкка китергән беренче матдә каян чыккан, дип тә сораган аннан Владимир Путин. Сүнәев исә, башлангыч матдә Алла кодрәтенә бәйле булуга ишарә ясап: «Бу сорау миңа түгел, чиркәүгә бирелсен!» – дигән. Нинди югары көч булу мөмкинлеген ул да инкяр итми. Ә астрофизикада Сюняев алган бүләк ул Нобель премиясенә тиң.

Күчмә бакча йөрәкләрдә үсә

– Урамнарга, урманнарга исем кушарлык лаеклы татарлар бик күп. Арабызда зур гамәлләр кылган олы йөрәкле кешеләр бар. Ерак барасы түгел – Минтимер Шәймиев иганәче Әсгать Галимҗановка үзе исән чагында һәйкәл салдырды. Без андыйларны күрергә, белергә тиеш. Ниндидер эшләрне фәрман-карарлар белән билгеләми генә дә башкарырга була… Яки халык язмышын хәл итүче гамәлләр башкалар. Мәсьәлән, Семен Игнатьев Сталин заманындагы МГБ министры Татарстанда обком җитәкләгәч, татар телен, мәдәниятен күтәргән, Тукай бүләге тапшыруны керткән. Шуның өчен аны эштән алганнар. Мәдәни шәхес булган ул. Аның урамы, һәйкәле булырга тиеш. Ә бу бакчада аның агачы Казан ханлыгы тарихын Михаил Худяков белән уртак. Гумилев та шундый ук затлардан. Татар кешесе, бигрәк тә милли хәрәкәт, мәдәният әдибенең күңелендә мондый кешеләр бакчасы гөрләсен иде.

Хушлашканда Римзил абый пышылдап кына якташлары – шагыйрь Фатих Кәрим һәм бөек дипломат Кәрим Хәкимов исемнәрен әйтте. Иң кадерле алмагачлар алар исемендә икән. Барысын да кычкырып әйтү уңайсыз, диде ул. Кайбер җанлы затларга да, агачларга да күз тияргә мөмкин. Җил-давыллар була. Әнә Төркәр нараты 2008 ел гарасатында ауган була. Ике автомобиль тросы беләр тарттырып, аякка бастырырыга туры килгән.

Ә агач корыса, яки сынса, яки бакчаның хуҗасы үзгәрсә, нишләргә? Римзил Вәлиев фикеренчә, бу табигый хәлләр. Агачны дәваларга мөмкин. Яңа агач утыртып була. Теләсә кайсы туфракта.

«Күчмә бакча йөрәктә үсә ул!» Римзил абый шулай диде. Шундый кешеләр дә татарга кирәктер.

РВРВ1РВ2РВ3РВ4РВ5РВ6РВ7

Гөлүсә Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев