Логотип Идель
Мәдәният

Ркаил Зәйдулла: Шагыйрь аз гына ач булырга тиеш

Әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр элек-электән ир-атлар булган. Яшь язучылар арасында егетләрнең аз булуы күңелдә борчу уята”, — дип белдерә язучы, шагыйрь һәм драматург, Ркаил Зәйдулла. 

Әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр элек-электән ир-атлар булган. Яшь язучылар арасында егетләрнең аз булуы күңелдә борчу уята”, — дип белдерә язучы, шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулла.

Прозаны да, драматургияне дә, хәтта публицистиканы да шигърият әдәбият итә

— Сезнең 20 яшьлек шагыйре булмаган әдәбиятның киләчәге юк, дигән бер фикерегез бар иде. Шул яктан караганда, безнең әдәбиятның киләчәге ничек күренә?

– Бу минем сүзем түгел. Бу сыналган сүз инде. Моны миңа кадәр дә әйткәннәр. Ул чыннан да шулай. Гомумән, шагыйрьләрнең чылбыры өзелмәскә, 18-20 яшьлек кызлар-егетләр, формалашкан шагыйрьләр булырга тиеш. Мин шуны күздә тотам. Ә шигырь язу балачактан ук башлана. Мин үзем сигез яшемнән шигырь чыгара башлаган идем. Әлбәттә, ул өйрәнчек язмалар. Балага шигъри талант, сәләт бирелгән икән, ул аны укырга-язарга өйрәнгәнче үк такмаклап йөри башлый.

Дыр-дыр дырабан, Мокамай йомырка урлаган,
Әйшә әби тоткан, арт сабагын укыткан.

Такташның, укый-язарга өйрәнгәнче, мәдрәсәгә кергәнче үк чыгарылган шигыре бит инде бу. Минем дә андый шигырем бар. Үзем мишәр татарлары авылыннан, китап та укымаган, шуңа күрә әдәби телнең нәрсә икәнен дә белми идем. Беренче чыгарган шул шигырь әле дә исемдә. Бездә “ц” белән сөйләшәләр бит.

Кояш цык-цык,
Көндез дә цык, төн дә цык,
Синең өчен һәрцакта минем тәрәзә ацык.

Шундый шигырь. Бу, әлбәттә, табигый. Андый шигырь чыгаручыларның күбесе әдәбият юлыннан китми. Ләкин үзен аңлы рәвештә әдәбиятка багышларга, шушы милли юлдан китәргә теләгән яшьләр, гадәттә, 18-20 яшендә инде шагыйрь буларак формалашырга, шәкелләшергә тиеш. Шагыйрь димен, чөнки проза өчен барыбер тәҗрибә кирәк. Тормыш тәҗрибәсе, дөнья күрү кирәк. Ә шигырь ул барыбер экспрессив жанр, шуңа күрә бик күп прозаиклар, барысы да диярлек шигырьдән башлаган.

Поэзиягә мөкиббәнлек, тугры калу, язганда бөтен жанрларда да ярдәм итә. Дөресен генә әйткәндә, прозаны да, драматургияне дә, хәтта публицистиканы да шигърият әдәбият итә. Шигърият, образ булмаса, чагыштырулар, метафоралар белән баетылмаса, ул бер коры текст булып кына кала. Андый нәрсәне укырга-язарга һәм җөмлә төзергә өйрәнгән һәркем яза ала дип уйлыйм. Ә инде шигърият белән баетылган текст теләсә кемнең кулыннан килми.

Язучыларның зарланып утыруы яшьләрдә әдәбиятка кире тәэсир тудыра

— Моның сәбәпләрен әйтү кыен, әйеме. Ни өчен бүгенге әдәбиятта шулай? Кемдер моны акча белән бәйли. Әдәбиятта акча эшләп булмый, егетләр шуңа күрә килми, диләр. Сезнең фикерегез ничек?

– Бу сәбәп бардыр. Менә 90 елларда бигрәк тә. Ул чакта әле язучыларга телевизор экраннарыннан да күбрәк вакыт бирәләр иде. Үземнең дә, каләмдәшләрнең экран аша җан авазларын халыкка белдерүен, тыңлаганым булды. “Безнең хәзер гонорарлар аз, яшәп булмый”, — дип гел зарланалар иде. Шигърият белән җенләнгән яшь малай тыңлап утыра да уйлый. “Ә нишләп мин монда килергә тиеш әле”, — ди. Чөнки һәрбер яшь кеше үзен-үзе дөньяда расларга тели. Беркем дә киләчәктә ач һәм ярлы-ябагай булып яшим дип хыялланмый бит инде. Ә монда өлкән, бәлки кайберләре син хөрмәт иткән, әсәрләрен яраткан кеше зарланып утыра икән, ул, әлбәттә, кире тәэсир тудыра. Үзем дә шуларны тыңлаган булсам, әдәбият юлына баскан булыр идемме? Кем белә? Алла белә!

Әдәбиятка киләсең икән, халкыңа әйләнеп карарга кирәк

Ләкин бер нәрсәне онытмаска кирәк, гомумән, безнең илдә, мин инде бүтән илләрне мисалга китерә алмыйм, чөнки анда яшәп караганым юк, безнең илдә намус белән, үз акылы, үз кулы белән хезмәт иткән кешегә беркайчан да тиешен бирмиләр. Әлбәттә, кеше ниндидер зур байга әйләнер өчен кыңгыр юлларны эзләргә мәҗбүр була. Ул безнең илдә генә түгел, тарихта да билгеле. Бальзак әйткән бит: “Һәрбер зур капиталның артында җинаять ята”, — дип. Аның шушы гыйбарәсен әле беркемнең дә кире какканы юк. Тарих раслап кына тора. Безнең заманда, бигрәк тә 90 еллардан соң, Бальзакның язганнары гаҗәеп заманча яңгырый башлады. Шуңа күрә әдәбиятка киләсең икән, ул никадәр генә пафослы сүз булмасын, халкыңа әйләнеп карарга кирәк. Гади халык ничек яши? Милли дәгъваларың бар, милләт өчен нидер казангансың икән, син халыктан аерылып, ниндидер фил сөягеннән ясалган манара дигән сүз бар бит, анда яшәргә тиеш түгелсең. Халык ничек яши, син шулай яшәргә тиеш.

Шагыйрь аз гына ач булырга тиеш

Байлыкка омтылу ул, гомумән, шагыйрь өчен гайре табигый эш дип уйлым. Шагыйрь аз гына ач булырга тиеш. Чөнки ачның ачуы яман. Мин монда ачлыктан, бөлгенлектән аптырап йөрүне әйтмим. Әле мөстәкыйль булыр өчен дә, матди яктан күпмедер бөтен булу кирәк. Ачлыкны мин канәгатьсезлек хисеннән күрәм. Бүген генә күргәндәй, үзеңнең иҗатыңа, тормыштагы яңалыкларга омтылу — шушыны ачлык дип, күчерелмә мәгънәдә күз алдына китерәм. Мәсәлән, Дәрдмәнд ул ярлы да булмаган бит инде. Аннары Тукай бар. Алар икесе дә үз урынында, һәм икесе дә безнең бөек шагыйрьләребез.

Дәрдмәнд алтын приискалары тоткан, мохтаҗларга ярдәм иткән, мәчет-мәдрәсәләр салуга өлешен керткән. Ә Тукай каядыр юл тотканда, аның өчен әдәбият сөючеләр, милләтпәрвәр яшьләр акча җыя торган булган. Петербургта шулай булган, Акчуриннарга, Троицкига баргач та. Ләкин бу бит Тукайның да, Дәрдмәнднең дә шигъри куәтен киметми һәм аларның дәрәҗәсен төшерми. Икесе ике юнәлештәге, бәлки икесе ике полюстагы шагыйрьләр һәм алар безгә икесе дә кадерле. Шагыйрьләрнең төрле булуы әдәбиятны баета.

— Дөрес хәлме, түгелме, бер кеше Мандельштамга акча юк, дип килеп зарлангач: “Буддага түләгәннәрме, Христоска түләгәннәрме?” — дип ул кешене куып чыгарган ди. Алайса сез дә шундыйрак караш булырга тиеш дип уйлысызмы?

– Әгәр әдәбият тарихына күз ташлыйбыз икән, Пушкинның да: “Талантны сатып булмый, ләкин кулъязмаларны сатып була” — дигән сүзләре бар. Әлбәттә, матди яктан бөтенлек булырга тиеш. Халкыбызның һәр вәкиле кебек, хәрам мал белән түгел, үзе эшләп тапкан, үзенең кулъязмаларын сатып акча алырлык язучы, шагыйрь турында сүз бара. Мандельштамга килгәндә, дөнья малына бик исләре китми торган, шундый төр шагыйрьләр була. Бездә Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт бар иде. Мандельштам шундый кеше булган. Аның турында истәлекләр укыган идем. Мәсәлән, ул дустыннан, шигъриятен сөюче танышыннан бурычка акча ала, әмма кире кайтармый. Шундый шагыйрь, яһүд булуына карамастан, аны кичергәннәр. Алар арасында да төрле кешеләр бар, гел олигархлар гына түгел. Кешенең тәрбиясеннән дә киләдер инде ул, дөньяга карашыннан, фәлсәфәсеннән дә.

Заманында Мөдәррис Әгъләм белән бик нык аралашкан кеше мин. Ул дөньяда акчаның кыйммәтен танымый иде. Әйтәләр бит акчаны хөрмәт итмәсәң, акча да сине хөрмәт итми дип. Шуңа күрә аның акчасы керә тора, чыга бара. Мәсәлән, бервакыт ул төшеп килә. Без Рәдиф Гаташ белән сөйләшеп торабыз. Аны күрүгә Рәдиф Гаташ кесәсеннән өч тәңкә чыгарып, ул вакытта өч тәңкә шактый әйбәт акча инде: “Мөдәррис, бөегем, мә әле!”, — дип шул акчасын аңа суза. Мөдәррис башын кыңгыр салып, акчаны күкрәк кесәсенә тыга да, үтеп китә. Рәхмәт тә, бер сүз юк. Мин аңа башта аптырый идем. Аның ниндидер шундый ритуалы булган икән ул. Шуңа күрә монда нәкъ шулай булырга тиеш дип әйтеп булмый. Һәр кеше үзенчә яши. Ләкин шагыйрь өчен һәм һәрбер намуслы кеше өчен бер генә кагыйдә бар — хәрам малга омтылмаска, кешене алдап байлык җыймаска кирәк, шул гына.

-Бүгенге татар әдәбиятының торышын ничек бәялисез?

– Татар әдәбиятын тауга үрмәләгән альпинист хәлендә күрәм. Мин альпинизмга чит кеше түгел. Альпинистлар белән берничә тапкыр тауларга да бардым. Тәңре тауларына, Тянь-Шань дип әйтәләр инде, өскә менеп оран сала алырмы ул? Чөнки аста упкын. Бу безнең әдәбиятка гына түгел, милләткә дә кагыла, шундый заманда яшибез бит. Кызганыч ки, милләтнең яшәү-яшәмәү мәсьәләсе хәзер безнең күз алдында хәл ителә.

Әгәр дә шушы шартларда тау түбәсенә менә торган ниндидер юллар таба алмасак… Яисә түбәсенә менү бер хәл, анннан төшә дә белергә кирәк бит әле. Үзәнлекләргә. Чөнки тау түбәсендә яшәп булмый, анда бер менеп кычкырып, яисә Татарстан байрагы кадап куеп кына була. Ә тауга менүгә караганда, төшү кыенрак. Шуңа күрә безгә шушы юлларны эзләргә кирәк. Башта менәргә, Татарстан әләмен кадарга, аннан үзәнгә, зелпе куаклары, яшел хәтфә үләннәр янына төшәргә. Әлбәттә, мин моңа, безнең юл табуыбызга ышанам. Әгәр ышанмасам, шигырь язып йөрүнең дә, проза, драматургия белән шөгыльләнүнең дә, гомумән, милләт дип тел чарлауның да бернинди мәгънәсе булмас иде. Чөнки һәр милләтнең үз-үзен саклау инстинкты бар.

Тел — халыкның җаны, милләтнең иң төп билгеләмәсе

Мин Казахстанда булдым. Алар мөстәкыйль санала, әмма анда да шул ук хәл. Әлегә кадәр рус телендә язучы казах язучыларын, кем дип атарга, дигән проблема бар. Чыңгыз Айтматовны кем дип атарга? Монда компромисска барырга мөмкин. Димәк, бер генә юл, Чыңгыз Айтматов — рус телле кыргыз язучысы.

Иң беренче, тел — халыкның җаны, милләтнең иң төп билгеләмәсе. Польша, Литва татарлары, телләрен күптән югалтканнар, дип әйтәләр. 3-4 йөз ел элек, диннәре саклану аркасында үзләрен татарлар дип саныйлар. Имеш үзләрен шулай дип билгелиләр. Мин Польшада да, авылларында да булдым. Алар белән очраштым. Татар белән очрашканда үзләрен татар дип әйтә алар, поляк белән очрашканда поляк ди инде ул. Ләкин мөселман динендә. Мөселман дине дә аларның сәер генә. Икона сыман бер кеше рәсеме. “Кем соң ул?” — дим. “Хәзрәте Али”, — ди. Ниндидер синкретизммы ул?

Онытып бетермәгәннәр. Ләкин алар бит бик күп була. Туктамыш хан вакытында Литва кенәзе Витовт заманыда бик күпләр килә. Аларны липкий дип атаганнар. Ләкин алар хәзер күпме генә һәм алар нәрсә тудырган? Нобель премиясе лауреаты, бөек поляк язучысы инде ул Генрих Сенкевич. Аның да тамырларында татар каны бар, ләкин без бит аны татар язучысы дип әйтә алмыйбыз һәм ул аны үзе дә теләмәгәндер дип уйлыйм. Шулай ук Голливудның атаклы бер актеры бар, Литва татары.

Гүзәл Яхина ниндидер экзотика кебек

Бродский әйткән бит: “Шагыйрь телне тудырмый, тел шагыйрьне хасил итә”. Шагыйрьне, язучыны өйрәнгәндә аның тел үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Ә монда нәрсә өйрәнәсең? Гүзәл Яхина ниндидер экзотика кебек. Ул бит татар өчен язмый, рус аудиториясенә яза. Мин аларны читкә этәрү ягында түгел. Кемдер аларны татар язучылары дип әйтә, кемдер, конкуренциядән курка шуңа инкарь итә. Мин аннан курыкмыйм. Үземнең нинди язучы икәнемне беләм. Монда бернинди конкуренция дигән сүз юк. Ләкин аларны читкә дә этәрергә ярамый, монда яһүд юлын сайларга кирәктер. Мордехай Рихтер кем – бик атаклы Канада язучысы, инглиз телендә язган, үзе яһүд. Күптән түгел генә үлде ул. Гел яһүдләр турында яза, геройлары — Америкадагы яһүдләр. Алар үзләрен дөнья язучысы дип тә атарга мөмкин. Ул дөньяга танылгач, әлбәттә, яһүдләр дә аны үзләренең энциклопедиясенә кертәләр инде. Ләкин инглиз телле Канада язучысы, яһүд чыгышлы Мордехай Рихтер дип атарга кирәк инде бу очракта.

Рус телле татар язучысы дип әйтүе бер дә авыр түгел, бары тик безнең тегермәнгә генә су койсын

Гаҗәеп зур язучы Фазыл Искәндәрнең иҗатын яратам. Ул рус телендә язган. Аның әнисе — абхаз. Әтисе — фарсы, яки Иранда яшәүче әзәриме, төрек тә булырга мөмкин, анысын ул ачыклый алмаган. Чөнки әтисен кире Иранга депортациялиләр. Ул инде турыдан-туры: “Я русский писатель абхазского происхождения”, — дигән. Мәсәлән, Илдар Әбүзәров татар язучысы буласым килә дип әйтә икән, әлбәттә, теләк бер әйбер, мөмкинлек икенче әйбер. Татар язучыларының күбесенең русчага тәрҗемә ителәселәре килә. “Идел”дә ике телле журнал булу аркасында, мине дә тәрҗемә иттеләр. Ни өчен алай бик тырышасың дигәч: “Русларга татар тормышын, татарның кем икәнлеген танытасы килә”, — дигән язучылар бар. Үзләре таныласы килү дә бардыр инде. Ә бу бит татарны үзенең туган телендә, рус телендә яза икән, аны тәрҗемә итеп тә торасы юк, язсын. Алар да безгә кирәк. Рус телле татар язучысы дип әйтергә бер дә җәл түгел. Әгәр үзе тели икән, әйтәбез, бары тик безнең тегермәнгә генә су койсын.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият әңгәмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев