Логотип Идель
Мәдәният

РӨСТӘМ ГАЙЗУЛЛИН: «ШАХМАТ УЙНЫЙ БЕЛМИМ»

Бер сәгать тә ун минут буе сәхнәдә бары бер актер – Рөстәм Гайзуллин. Артист шатлыгын безнең белән дә уртаклашты.

Артист Рөстәм Гайзуллинның күптәнге хыялы чынга ашты. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьерасын – Ләйлә Сәләхәтдинова әсәре буенча куелган «Шах… Мат!» моноспектаклен тәкъдим итте. Бер сәгать тә ун минут буе сәхнәдә бары бер актер – Рөстәм Гайзуллин. Артист шатлыгын безнең белән дә уртаклашты.

СПЕКТАКЛЬ ТУРЫНДА КЫСКАЧА:

Прокурор кечкенә шәһәрдә артык зур шау-шу күтәргән җинаятьне тикшерергә алына. Аның өчен әлеге эшнең очына чыгу, җинаятьчене табу бик мөһим. Моның үз сәбәпләре бар... Әлеге җинаять үз вакытында аның белән булган һәм аның тормышын 360 градуска борган вакыйганы хәтерләтә. Ул шахмат уйнаган сыман бер-бер артлы хәлиткеч адымнар аша дөреслеккә ирешү юлларын эзли. Шахмат уенында бар да гади. Ә тормышта исә катлаулы. Җаваплылыктан качучылар – король, ә алар тирәсендә йөрүчеләр – пешкалар. Король өчен пешка нәрсә инде ул? Кечкенәдән үк аклы-каралы фигураларны төрлечә күчереп, отуны да, оттыруларны да күп күргән прокурорның язмышын да бәрелешләр күп очрый. «Шах... Мат!» монодрамасы безгә дөреслекнең тантана итүенә ышаныч тапкан, үз эшенә һәм хакыйкатькә ихлас табынган кеше тарихы белән таныштыра.

Р.S. Күңеллелек эзләүчеләр өчен түгел бу спектакль. Бераз туктап, тирә-якны күзәтеп, уйланырга яратучылар өчен!

«ТЕКСТНЫ АВЫР ҮЗЛӘШТЕРДЕМ»

– Рөстәм, моноспектакльдә уйнау теләге кайчан һәм ничек туды?

– Башта аны үземнең 35 яшьлеккә өлгертергә теләгән идем. Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый, аның үз планнары... Аннан театр әһелләре берлеге ярдәме белән боз берникадәр кузгалган иде дә, пандемия сәбәпле, янәдән барысын да туктатырга мәҗбүр булдык. Шулай кирәк булгандыр инде. Менә премьера көннәре җитте!

– Ни өчен Тинчурин театры тарихындагы әлеге беренче моноспектакльнең жанры – детектив?

– Моноспектакль – татар театрында сирәк күренеш. Детектив жанрындагылары бигрәк тә! Детектив уйныйм әле, дип махсус уйлап йөрмәдем. Бар да гади – текстны автор тәкъдим итте, без режиссер белән каршы килмәдек. Минем өчен спектакль үзе хыял иде. Текстка, жанрга, темасына килгәндә – алар икенче планда булды.

– Текстны укып чыккач, иң беренче килгән уй?

– «Карале, бу мин уйлаганнан да авыррак икән бит!» Булдыра алмам, дигән уй тумаса да, курку хисе булды.

– Беренче репетицияләрне искә төшерик әле... Ничегрәк үтә иде алар сезнең?

– Беренче репетицияләр укып, укып һәм тагы бер кат укып үтте (көлә). Уку процессында фикерләр, үзгәрешләр күп булды. Прокуратура вәкилләре дә үз фикерләрен җиткерделәр. Без барыбыз да озак вакыт бер хыял белән яндык. Бер детальне дә күздән ычкындырасы килмәде.

– Рөстәм, хәтер белән ничегрәк? Текстны үзләштерү авыр булдымы?

– Яшерен-батырын түгел, текстны авыр үзләштердем. Без актерлар бер сәхнәдә кайнарга күнеккән, бер-беребезгә таянып эш итәбез. Спектакль башлануга сәхнә партнерлары шул минутта, шул мизгелдә синең иң якын кешеләреңә әйләнә. Текстны онытып җибәрсәң, партнерың ярдәмгә килә. Ә монда андый әйбер юк. Сәхнә, син һәм тамашачы!

– Тексттан кала, репетиция барышында тагы нинди кыенлыклар килеп туды?

– Һәр эшнең үз авырлыгы бар. Ә «Шах... Мат!» монодрамасында психологик яктан кискен борылышлар күп, бер халәттән икенче халәткә секунд эчендә керергә кирәк. Репетиция барышында килеп чыкмаган шундый күчешләрне режиссер белән, хәтта тәнәфес вакытында да, фикер алышып, җиренә җиткердек. 

«ТЕАТР – БЕРЕНЧЕ УРЫНДА»

– Сезнең герой балачакта музыкант булырга хыяллана, ә тормыш аны прокурор итә. Ә сез балачакта кем булырга хыялландыгыз?

– Мин дә балачакта полиция хезмәткәре, космонавт, янгын сүндерүче, тракторчы булырга хыялландым. Менә язмыш борды да артист ясап куйды (көлә).

– Прокурор шахмат тактасындагы фигураларны бик җете күчерә. Ә Рөстәм Рифкат улы шахмат уйный беләме?

– Юк. Мин шашка гына уйный беләм.

– Буш вакытыгызны ничек үткәрергә яратасыз?

– Вакыт бушауга, иң беренче булып, мине малайлар эләктереп ала. «Әти, син бүген кич өйдә мәллә?» – дип тәкъдимнәрен тезеп китәләр. Аларга каршы килеп булмый. Ял итү минем өчен – табигать, су буе, кармак. Балык эләгәме, юкмы, мөһим түгел. Мин аны ашамыйм да. Кармак тотып утыру процессы ошый. Әкренләп таң атуын, челтерәп су агуын, кошлар сайравын, бакалар тавышын тыңлау – үзенә күрә бер могҗиза.

– Сез радиода да эшлисез бит әле, барысына ничек өлгерәсез?

– Радио миңа комачауламый. Иртәнге эфир бит. Шуңа күрә репетициягә килгәндә, бөтен эшемне бетереп киләм. Ә гастрольләр була икән, театр – беренче урында. Җитәкчеләрдән уңдым. Менә, мәсәлән, премьера көнне эфирга чыкмыйм.

«ПРОКУРОР ДА КЕШЕ, УЛ ҮЗ ЭШЕН ЭШЛИ»

– Рөстәм, прокурор хезмәтенә ничек карыйсыз?

– Моңарчы прокурорлар белән юлларым кисешмәде, шөкер. Аерым ул хезмәт турында уйланганым да булмады. Прокурор ролен уйный башлагач кына төрле ассоциацияләр туды, тикшерү, катгый таләпләр, җәзалар күз алдына килде. Тик ул алай түгел икән. Прокурор да кеше, ул үз эшен эшли. Хезмәтенә тугры, закон яклы, гадел. Бик лаеклы хезмәт. Спектакльнең беренче тамашачысы булып Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков үзе килгән иде. Бик канәгать калган, дип аңладым. Бары тик уңай фикерләр генә калдырды.

– Сәхнәдәге прокурор белән Рөстәм арасында нинди охшашлык бар? Һәм киресенчә, сезгә хас булмаган сыйфат?

– Охшашлык алай күп, дип әйтмәс идем. Мин герой кадәр андый батырлыкларга бара алмас идем, мөгаен. Монда бит тормыш ситуациясеннән тора. Аның язмышын күрергә язмасын. Ул үзе дә: «Күңелдә гаделлек табу ихтыяҗы урнашты», – дип әйтә бит. Миндә андый ихтыяҗ булса, нәрсә эшләгән булыр идем, әйтә алмыйм. Бер генә охшашлыкны аерып әйтә алам – икебез дә гаделлек яклы.

– Героегыз бик принципиаль, ә сездә бу сыйфат бармы?

– Төрле вакытта төрлечәдер инде. Кайвакыт принципка бирелеп китәсең, «Менә шулай һәм башкача була алмый!» – дип уйлыйсың. Ә бер йомшак кына җил исеп ала һәм: «Ярар инде, бу юлга ярап торыр», – дип килешәсең. Үземне бик принципиаль кеше, дип әйтмәс идем.

– Тиз кызып китәсезме?

– Кызу! Тиз кызып китәм дә тиз суынам. Секундында пыран-заран китереп ташларга һәм икенче минутта елмаеп, онытырга да мөмкинмен.

– Ялгышуыгызны аңлагач, гафу үтенә беләсезме?

– Беләм, дөресрәге, өйрәндем! Тормыш өйрәтте!

– Дулкынлануны ничек җиңәсез?

– Сәхнәгә чыгар алдыннан бөтен белгәннәремне укып чыгам. Аллаһтан тел ачкычы, ярдәменнән ташламавын сорыйм. Ул дулкынлану дигән әйбер ярты сәгать алдан башлана, сәхнәгә беренче адымнарны ясагач, югала. Премьера – бик зур стресс. Үз-үземә ышансам да, тамашачы ничек кабул итәр икән, дип борчылам. Ә болай кирәк нәрсә ул, артистны әзерли, җыя.

– Рөстәм, «Шах... Мат!» моноспектакленең киләчәген ничек күрәсез?

– Без тауарны җитештердек, калганы тамашачыдан тора. Киләчәк күрсәтер!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев