Логотип Идель
Мәдәният

РӨСТӘМ СҮЛТИ: «МЕНӘ БҮГЕН КАЙТТЫМ!»

Рөстəм Сүлти исеме күплəргə, шул исəптəн миңа да, балачактан, үсмерлек чорыннан таныш, чөнки Салават Фəтхетдинов башкаруындагы популяр «Бер егет гармун сайлый» җыры безнең күңелне җилкетеп, дөресен генə əйткəндə, колактан тартып үстерде. Казанга укырга килгəч тə, Рөстəм Сүлти турында күп сүзлəр ишетергə туры килде. «Шундый танылган шагыйрь бар...», «Хəзер Төркиядə яши...» һ.б. Ни өчен чит илдə? Нигə кайтып күренгəне юк? Ник китаплары чыкмый? Нинди кеше ул?.. ише сораулар күңелне бимазалый. Нишлисең, халкыбыз: «Кайда гына йөрми, нилəр күрми ир-егеткəй белəн ат башы...», – ди бит.

   Рөстəм Сүлти исеме күплəргə, шул исəптəн миңа да, балачактан, үсмерлек чорыннан таныш, чөнки Салават Фəтхетдинов башкаруындагы популяр «Бер егет гармун сайлый» җыры безнең күңелне җилкетеп, дөресен генə əйткəндə, колактан тартып үстерде. Казанга укырга килгəч тə, Рөстəм Сүлти турында күп сүзлəр ишетергə туры килде. «Шундый танылган шагыйрь бар...», «Хəзер Төркиядə яши...» һ.б. Ни өчен чит илдə? Нигə кайтып күренгəне юк? Ник китаплары чыкмый? Нинди кеше ул?.. ише сораулар күңелне бимазалый. Нишлисең, халкыбыз: «Кайда гына йөрми, нилəр күрми ир-егеткəй белəн ат башы...», – ди бит.

Ниһаять, үзе белəн дə танышу мөмкинлеге туды. Мəһабəт гəүдəле, кыяфəте белəн чын инглизлəргə охшаган (кешенең төс-кыяфəтен кайда яшəве, андагы табигать шартлары да билгели, шул төбəк халыкларына якынайта бит!) татар шагыйре белəн күзгə-күз аралашу – дулкынландыргыч та, бəхетле дə мизгеллəр иде.

– Рөстəм абый, сез Чуаш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында тугансыз. Университетта укыган дəвердə үк татар əдəбиятына килгəн яшь калəм иялəренең иң талантлысы булып халык теленə кергəнсез. Бүген дə сезнең хакта татар əдəбиятындагы феномен буларак сөйлилəр. Шул елларны искə алыйк əле: бу ничек булды, иҗатка ничек килеп кердегез?  

– Бу сүзләрне ишетү күңелгә хуш, әлбәттә. Илтифатыгыз һәм нәзакәтегез өчен рәхмәт. Белмим, күпмесенә лаекмындыр... Шуңа күрə, алдан ук əйтеп куйыйм əле: үз башымнан кичкəн хəллəр булгач, җавапларымда, табигый, «мин»нəр күп булачак. Тыйнаксызлык дип кабул итмəвегезне үтенəм. Гомумəн, үзем хакымда, бигрəк тə башымнан кичкəн күңелсез вакыйгалар турында бик сөйлəргə яратмыйм. Кулым сынса да, җиң эчемдə калыр. Тик бу төр сорауларны еш ишеткəнгə күрə, гыйбрəтəн булса да, сөйлəр вакыт җиткəндер, дип уйлыйм. Чəчəклəп-бизəклəп бəян итү туйдырды. Гəрчə, күп кеше вакыйгаларның асылын барыбер белə.

Дөньяга карашым, əхлак-тəрбиям «хəләл-хəрам» критерийларына корылганлыктан, аракылы, гыйш-гыйшрəтле гөруһлар һəрвакыт чит-ят булды. Хəер, ул чорның һəркемне бер стандартта күрергə телəгəн җəмгыяте дə кочак җəеп кабул итəргə җыенмады. Алай гына да түгел, бер җиргə килə алу өчен талант кына җитми, язылмаган «бухали вместе» шарты да бар икəн. Моны соңрак белдем бугай. Шигырьлəрем каралырга тиешле тəүге əдəби секция алдыннан берсенең, килеп, миннəн хəмер талəп итүе башыма суккандай булды. 18 яшемдә үк, хəйсиятем һəм җөрьəтем житеп, әйтəсемне əйткəнмен. Бу бəндə: «Ярый, алайса, күрерсең», – дип китеп барды. Күрдем... Шигырьлəремнəн рəхəтләнеп көлеп утырганнан соң, миннəн шагыйрь чыкмаячагын бəян итте. Хəзер генə ул кулына калəм алып, бераз сырлый белүче һəркем язуларын матбугатта чыгару мөмкинлегенə ия. Сиксәненче елларда бердəнбер юл – əдəби секциялəрдə каралып, аларның ярдəме белəн басылу иде. Тəүге омтылышым шулай тəмамланды. Ярый əле, барысы да бетте, бүтəн язмаячакмын, дигəндə, шигырьлəр дəфтəрем Лена Шагыйрьҗан кулына килеп кергəн. Мəрхүмə 1988 елда «Татарстан яшьлəре» газетасында аларга күзəтү ясаган югары бəясен биргəн иде. Аның: «Өметле күренə бу егет!» – дип язуы мине шигърияттə калдырды. Тик олы юлга чыга алу өчен шактый тырышырга туры килде. Барыбер шигърияткə үз принципларыма тугры калып кердем. Язмышның уенына бак: берничə елдан шул ук шигырьлəр шул ук «даһилар»ның кулына кереп, мактауга лаек булды. Җил искəн якка камыш кебек иелеп яшəүче бəндəлəр бар бит... Бу арада университетны тəмамлап, Казанда «Идел» журналы редакциясенə эшкə алындым. Беренче шигырьлəр җыентыгым дөнья күрде. Мөдəррис

Əгълəм, Рəдиф Гаташ, Əхсəн Баян, Илдар Юзеев, Əхмəт Рəшит, Аяз Гыйлəҗев, Рафаэль Мостафин, Рөстəм Мингалим, Зиннур Мансуров, Фəиз Зөлкарнəй кебек бик күп танылган əдиплəрнең хуплавына лаек булдым. Татарстан (ул вакытта СССР) Язучылар берлегенə кабул ителдем. Берлекнең ул чорда иң яшь язучысы мин идем. Берəүлəр өчен бу телəклəренең «түбəсе» инде. Гомеремнең соңына кадəр Казанда яшисе идем кебек…

– Сезнең чит илгə китүегез турында легендалар йөри. Ничек бу катгый фикергə килдегез? Бу җиңел карар түгел бит. Төркиягə киткəндə үк озакка икəнен белеп киттегезме?

– 22 яшьлəремдə генə идем əле. Танылу алган чорым. Барысы да матур. Тик матурлык корбан талəп итə... Кайберәүләр триумфаль үсешем күреп, шок кичерде. Детальлəргə кереп тормыйм: көнлəшү, яла ягу, аяк чалулар – барысы да булды инде. Гомер эчендә кемнәр белән аралашмадым, әмма бүтән беркайда да үзен зыялы дип санаган кешеләр арасында бу кадәр түбәнлекне күрмәдем. Мəрхүм укытучым Мөхəммəт Мəһдиев: «Татар интеллигенциясе сиңа бер каныктымы, бер егылдыңмы, гопниклар кебек – тукмап, тибеп, таптап, сине үтерми туктамый», – ди торган иде. Мине изеп-таптап китəргə телəүчелəр телəклəренə ирешə алмады.

Казан өчен «ак карга» булсам булдым, барыбер үзем булып калдым. Тик хыялымдагы урын – бу түгел, заман мохите мине буа, җəберли иде – түзә алмадым.

Сабыр савытымны ташырган соңгы тамчы журналда эшләгән чагымда булды. Əдəби мөхəррир буларак чакырганнар иде, күпмедер вакыттан соң, «яңа мөхəррир килде» сылтавы белəн, мине техник хезмəткəрлəр бүлмəсенə күчерделəр. Озак та үтми, бүлмəсез генә түгел, өстəлсез дə калдырдылар. Кайда урын тапсам, шунда утырып эшлəп йөрдем. Хәзер Казанда, белмим, ничектер, Көнбатышта моңа буллинг, моббинг дилəр һəм моның җəзасы бар. Тик туксанынчы елларда, җитмəсə татар мохитендə, ниндидер яклау турысында сүз булырга да мөмкин түгел иде. «Ярый, алайса», – дидем дә, гариза язып, инглиз кебек киттем. Чөнки, Кеше – Аллаһның иң шəрəфле җан иясе һəм ул үзенең иманын сакларга тиеш. Үпкə сакламыйм. Берничə елдан соң кереп, хəл белешеп чыктым. Фәиз Зөлкарнәй шигырьлəремне сорап алды. Бəхиллəштек. Соңгы күрешүебез шул булган икəн...

Мосафирлык – язмышым булган, күрәсең... Казанда калган тəкъдирдə, кая гына барсам да, əллə ни үзгəрмəс иде. Сукбай кебек анда-монда бəрелеп-сугылып йөрү дə йогынтысын ясагандыр. Ил көннəн-көн җимерелə, тормыш начарайганнан-начарая, хезмəт хаклары айлар буе бирелми, беркөн фатирым булыр, барысы да җайланыр дигән өмете дə юк. Исереклəр тулы тулай тораклардан нəфрəт иттем, хуҗабикə белəн бер үк фатирда яшəүлəрдəн гарык булдым. Берара эш урынымда да кунып йөрдем. «Идел» редакциясе ул вакытларда Язучылар берлеге урнашкан бинада иде. Шулай бервакыт Язучылар берлеге җитəкчелəреннəн берсенең:

«Йə, ничек анда безнең коммуналка?» – дип мыскыллы көлүе əле һаман колагымда яңгырый. Ярый әле, «коммуналка»ларыннан куып чыгармаганнар. Анысына да рәхмәт. юкса, 1992 елдан бирле фатир көтеп тә, кайда торган булыр идем?..  Шулай аптырап йөргəн көннəремдə Төркиядə белем алырга китү мөмкинлеген белештем. Хəер, миңа туксанынчы еллар Казанының пычрагыннан котылу җитə иде. Дан-шөһрəткə кулымны селтəдем дə читкə китəргə карар бирдем... Белем эстəү телəге дə юк түгел – укырга китүче яшьлəр кəрванына кушылдым. Казаннан бик рəнҗеп киттем. Хəтта, бүтəн əйлəнеп кайтмаячакмын, һəм башка язмаячакмын, дип киттем...

Төркиядə дә кыенлыкларсыз гына булмады, əлбəттə. Тик, барыбер, Казаннан чистарак иде. Бер елдан укытучым Резеда Кадыйровна белəн очрашу насыйп итте.

Ул да шул ук, сезнең сорауны юнәлтте. Әйтәсем килмичә, ык-мык итеп торганда үзе үк: «Сине үзлəре кебек ясарга телəгəн булганнар. Барып чыкмаган. Шуңа күрə ачулары килə икəн. Молодец, бирешмəгəнсең!» – дип әйтеп салды.

– Беренче китабыгыз 1992 елда Мөдəррис Əгълəмнең сүз башы белəн дөнья күргəн. «Мин – шигырьдəн» дип атала ул. Шул ук исемдəге шигырегездə:
«– Син кайдан? – дип сораганнар өчен
Тик бер җавап миндə: – Шигырьдəн!..» –
дип язгансыз. Ни дəрəҗəдə шигырьгə тугры булып яшисез?

– Язмыш моңа мөмкинлек биргəн кадəр. Без бала чакта «Диско биючесе» – Джимми турында бер һинд фильмы чыкты. Хəзер бик примитив тоела инде, тик үз чорында бик популяр иде. Күплəргə мəгълүм булганлыгы өчен мисал буларак китерəм. Джиммины үтерү өчен тозак корыла: дошманнары электр гитарасына биш мең вольт биреп, аның гитарада уйнавын көтеп тора башлый. Бу тозак төп каһарманның түгел, аның əнисенең үлеменə сəбəп була. Нəтиҗəдə, əнисенең үлеменə шаһит булган Джиммида гитара фобиясе кала. Шəхсəн үзем шундыйрак халəттə идем. Озак вакытлар шигырь язу өчен кулыма калəм ала алмадым. Алай гына да түгел, еллар буе бер татарча шигырь китабы укыдыммы икəн?.. Бердəнбер шигырь китабым «Мин – шигырьдəн» иде, үзем белән шул китапны гына алдым.

Китапның исеме һəм Мөдəррис Əгълəмнең китапка кереш сүзе белән бәйләнешемне миңа һəрвакыт шигырь хəтерлəтеп торды. Өзеп ата алмадым. Аз булса да акрынлап язуны дəвам иттем. Хəзер яңа җыентыгымны чыгарганмын икəн, ул вакыттагы сүзлəремнəн бик ерак китмəгəнмен, димəк.
 
– Заманында «Бер егет гармун сайлый» дигəн шигырегезгә композитор Инсаф Хəбибуллин көй язып, искиткеч дəртле, һəр чорда да заманча яңгырый торган суперхит туды. Нинди шартларда язылды ул? Сезнеңчə, җырга əйлəнгəн шигырь ни дəрəҗəдə шагыйрьне популярлаштыра ала?

– Шагыйрь Рəмис Аймəт белəн сабакташ дуслар гына түгел, якташлар да без. Туган авылларыбызга да, гадəттə, бергə кайта идек. Шулай бервакыт тимер юл вокзалына шактый иртə киленгəн. Вакыт уздыру өчен ЦУМга кердек. Рəмис кием-салым рəтенə таба китеп барды. Минем исə күзем уен кораллары сатылган ноктага төште. Элегрəк гармунда ярыйсы гына уйный идем. Əйлəнə-тирəмдə беркем юклыктан файдаланып, кулыма гармун алдым да уйнарга тотындым. Күпме уйнаганмындыр, «Əнə, бер егет гармун сайлый!» дигəн сүзгə һушыма килеп артыма борылсам – бер төркем кеше җыелган, мине тыңлыйлар… Ул жырның сүзлəре Канаш поездында язылды һəм җырдагы гармун сайлаучы егет – мин үзем.

Җырга əйлəнгəн шигырьнең шагыйрьне популярлаштыра алуы бəхəссез. Шигырьлəремне бөтенлəй укымаганнар да минем бу җыр сүзлəренең авторы булуымны белə. Тик мин, шəхсəн, укытучым Мөхəммəт Мəһдиев əйтмешли, «əпə-чəпə» җыр сүзлəренең авторы булып каласым килми.

– 2019 елда Татарстан китап нəшриятында дөнья күргəн икенче китабыгызны укыгач, яңа яктан ачтым: Лондонда татарның олы шагыйре яши икəн бит!.. Мондый əсəрлəр язу өчен, бəлки, чыннан да утыз елга якын ватаннан читтə яшəү кирəктер?.. Ничек уйлыйсыз?..

– Алмаз белəн ташкүмер асылда бер үк матдəлəр: икесе дə углерод атомнарыннан яралтылган. Тик төзелешлəре үзгə. Шагыйрьлəр (гомумəн, кешелəр) дə углерод кебек яхшылык һəм начарлыкта күпъяклы вə төрле. Ташкүмер һəм аның үзенчəлеклəре һəркемгə мəгълүм. Алмаз исə – иң каты матдə һəм 850 градуска кадəр кызуга чыдам. Алмазның барлыкка килүе өчен басым һəм критик эссе мохит шарт. Табигый алмаз җир катламнарының астында миллионнарча елда барлыкка килə һəм вулканнар белəн тышка яки җир өстенə чыга. Ягъни, алмаз булу өчен ниндидер авырлык, ниндидер эссе кирəк... Бу турыда сүз чыкканда, еш кына «Шагыйрь пəйгамбəр булырга тиеш», дилəр. Бу бик күпертелгəн, метафорик гыйбарə, əлбəттə. Чөнки беркем дə пəйгамбəрлəргə тиң була алмый. Лəкин, хаклык та юк түгел.

Чөнки миссиялəр, авырлыклар охшаш. Туган жирнең авырлыгымы ул, чит җирнекеме – мөһим түгел, барыбер авырлык бит – шул авырлык, шул басым ташкүмерне алмаз итəр. Ягъни, сыйфатлы шигырь язу өчен чит җирдə яшəү шарт түгел. Киресенчə, читтə вакыт һəм энергия бушка сарыф ителмиме икəн əле?

Минем кебек кагылып-сугылып йөрсəң бигрəк тə. Елларым урланды... Тормышымны беренчә мәртәбә нульдән башлау мәҗбүриятендә кадым. Яңадан көндез студентлык, төнлә исә супермаркетта кибет киштәләре тезгән чакларым күп булды… Тик, шөкер, авырлыкларны җиңеп, аякка бастым.  Көянтə-чилəк суны үз җаеңа, акрын гына китерү белəн Сабан туенда ярыш хəлендə йөгерə-чаба китерү бер түгел... Көнбатышта яшəү ритмы, туган җирдəге белəн чагыштырганда, күпкə хəрəкəтлерəк. Мин шулай йөгерə-чаба күпмедер «суымны» түгеп-чəчеп китермəдемме икəн əле? Кем белə...

Чит жирдə яшəүнең шундый авантажы гына бар: ни генə язсам да, нишлəсəм дə, беркем дə минем тəгəрмəчкə таяк тыга алмый. Этләр өрсә дә, кәрван йөри тора. Иң азыннан, кайдадыр ниндидер дəрəжəгə ирешү өчен кемнəрнеңдер авызына карап тору мəҗбүриятем, эшсез калам кайгым юк. Бəлки, шулай «ирекле рəссам» булуым хəерлерəктер дə.

Бөек Британия башкаласы булган Лондон каласы һəм татар шагыйре Рөстəм Сүлти. Сезне нəрсə бəйли? Нинди аермалыкларыгыз бар?

– Мин лондонлы – табигатем, холкым белән «инглиз кебек». Лондон минем кебек, күбесенчə, яшьле күзле – яңгырлы. Бер көндə дүрт фасыллы. Хəер, кайчак бер-беребез белəн ачуланышсак та, бик тиз татулашабыз. Мин Лондонга, Лондон миңа карата толерант. Аерма шунда – икебез дə гашыйк, тик Мəхəббəткə карашларыбыз төрле, көебез бер булса да, җыр сүзлəребез башка...

– Заманында шагыйрь һəм тəрҗемəче Равил Бохараев, Бөек Британиядə яшəп, татар халкын дөньяга танытуда зур эш башкарды. Габдулла Тукайның сайланма əсəрлəре, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» шигъри поэмасы, миллəтебез тарихына һəм əдəбиятына бəйле китаплар аның тырышлыгы белəн инглиз телендə Лондонда дөнья күрде. Равил абыйның эшен дəвам итү турында уйламыйсызмы? Əдəбият һəм сəнгать белəн «яу» чабып, кемлегеңне белгертеп тормасаң, «онытып» җибəрүлəре дə ихтимал бит...

 

– Минем бу турыда фикерем башкачарак. Гомумəн, Көнбатышта, хəзер инде бигрəк тə, китап укучы саны бик аз. Гади халык турында əйтеп торасы да юк, ориенталист галимнəр арасында да моңа кадəр «фəлəн татар язучысының фəлəн əсəрен укыдым» дигəн кешене очратканым булмады əле. Басылган китаплар да китапханəлəргə таратылып онытыла. Тəрҗемə ителмəсен димим, тик миллəтне таныту өчен, беренче чиратта, тел кирəк, тел! Татар телен Лондондагы берəр университетта факультатив дəрес итеп укытуга ирешелсə, телнең дөньядагы престижын күтəрүдə зур бер адым булыр иде. Монда ачылган «тəрəзə»нең Ауропага гына түгел, дөньяга ачылган «тəрəзə» булачагы шөбһəсез.

 

Ə исем онытылу мəсьəлəсенə килгəндə – минем өчен əллə ни əһəмиятле түгел. Казаннан киткəнемə утыз елга якын вакыт узган. Сирəк-мирəк кенə газет-журналларда басылуны санамаганда, исемем ишетелми. Бу яшемə житеп, сыңар шигыремне дə социаль челтәргə элгəнем булмады. Хəер, 22 яшемдə кирəкмəгəн танылуның хəзер кирəге дə шулкадəр генə инде... Кайгым булса, шулкадəр булсын – бер җирем дə кителеп төшмəс. Утыз елга якын исемсез-намсыз да яшəлгəн бит əле. Тəкъдирли белсəлəр дə, рəхмəт əйтерсең. Төркиядə чакта «Идегəй» дастанын төрекчəгə тəрҗемə итеп бастырдым. Татарстан ул вакытта Төрксой оешмасы əгъзасы иде – бу хезмəтем белəн Татарстанны тəкъдим иттем, Татарстан мəдəният министрлыгын таныттым, аның вəкалəтсез вəкиле булдым. Сыңар рəхмəт сүзе ишетсəм, күңелем түгəрəклəнгəн булыр иде дə, нишлисең бит.... Тукай кебек, «Бармыни бездə, гомумəн, чын кеше кадерен белү?!» дию артык икəнен белгəнлектəн, мин: «Бармыни бездə, гомумəн, кеше күңелен күрə белү?!» генə, дим. Равил Бохараев ул яктан бəхетле язучы булды. Җитəкчелəр белəн арасы яхшы иде.

Язманы тулысынча журналның июль санында укый аласыз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев