Логотип Идель
Мәдәният

Рәссам Гөлнара Фәләхова: «Максатым – кешеләрне иҗатка илһамландыру»

Рәссам Гөлнара Фәләхова Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәп иҗат итә. Аның картиналарында һәм балалар китаплары өчен иҗат иткән иллюстрацияләрендә сурәтләнгән затлар һәрчак каядыр ашыга, «оча»... Кем белә, бәлкем, бу үзгәлек рәссамның холкы белән бәйледер?! Белешик әле!

Рәссам Гөлнара Фәләхова Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәп иҗат итә. Аның картиналарында һәм балалар китаплары өчен иҗат иткән иллюстрацияләрендә сурәтләнгән затлар һәрчак каядыр ашыга, «оча»... Кем белә, бәлкем, бу үзгәлек рәссамның холкы белән бәйледер?! Белешик әле!

ИЛҺАМЛЫ КИТАПЛАР

«Әйе, – ди Гөлнара. – Бу холкым белән дә бәйле. Ашыгучанлык бар инде миндә».

Биш яшеннән рәсемнәр ясый башлаган ул. Ләкин сәнгать мәктәбен үз итә алмаган, бер-ике көн йөргән дә башка бармаган. Шулай да, мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның Мифтахетдин Акмулла исемендәге дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетына юл тота. Үзен төрле техникаларда сынап карый. Этника белән сугарылган рәсемнәрне күңелендәге якты хатирәләрне барлый-барлый ясый.

«Фәһимә әбием янына – Мөслим районының Шуганка авылына кунакка кайтып йөргән күңелле чаклар искә төшә. Ул минем белән бары татарча гына сөйләште...»

Соңгы вакытларда рәссам цифрлы ысулларда иҗат итә. Графикага да мөкиббән. Шул ук вакытта күп төсләр кулланып язарга да ярата.

«Китаплар өчен иллюстрацияләр иҗат итү авыр түгел, – ди ул. – Бу төр хезмәткә аеруча җаваплылык белән карыйм. Китапларны укучы кечкенә балалар, үсмерләр көннән-көн яхшырак, шат һәм игелеклерәк була барырга тиешләр бит. Китаплар үземә дә илһам бирә!» 

«КИЕЗ СӘНГАТЕ – КАРТИНА ЯСАУ ГЫНА ТҮГЕЛ»

Гөлнара Фәләхованың төрле образларны милли киемнәрдә сурәтләвен ошатучылар күп.

«Мине Татарстанда беләләр, дип уйламыйм», – дисә дә, инстаграм сәхифәсендәге уңай фикер калдыручылар шактый.

Аның иҗатында нәфислек өстенлек итә шул! Үзенә мөрәҗәгать итүчеләргә итагатьле җавап бирә рәссам, эшләрен сатып алырга теләүчеләргә постерлар ясау өчен файллар да юллый.

Моннан кала әле ул киездән келәмнәр, кием-салымнар иҗат итү белән шөгыльләнеп тә уңышка ирешкән. Аның кайбер әсәрләре инде зур күләмле киезләрдә кабатланган. Мондый келәмнәрне ул күп очракта сынлы сәнгать мәктәбендә укучылары белән ясый. ӘсәрләреБашкортстан һәм Татарстан күргәзмә залларында экспозицияләнгән, кайберләре «Урал» галереясен, Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театрын, Башкортстан дәүләт педагогика университетының сынлы сәнгать-графика факультеты музеен һәм шулай ук Русиядәге, чит дәүләтләрдәге шәхси тупланмаларны да бизи. Киез сәнгате белән ул 2008 елны таныша. Бер төркем укытучылар белән башкорт авылларына барып, шунда сакланган киез әйберләре ясауның борынгы алымнарына өйрәнәләр.

Бер атна буе шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, табигатькә сокланып, телефоннарсыз яшиләр! Кызыклы тәҗрибә була.

«Киез басу бик ошый, соңгы этапта нинди сурәт килеп чыгасын алдан белеп тә булмый, – ди рәссам. – Рәсемне энә белән киезләү дә ошый, бу хезмәт аерым бер төр медитациягә дә тартым әле. Аннары киез сәнгате бит әле ул картина ясау гына түгел, киез келәмнәр, кием-салым, шарфлар, башлыклар,сумкалар, күләмле уенчыклар, аксессуарлар иҗат итү дә».

ОСТАЗ

Рәссам-график, Башкортстанның Көнбатыш рәссамнары иҗади берлеге әгъзасы Гөлнара Равил кызы Октябрьск шәһәренең балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшли.

"Һәр укытучы да үзе мавыккан сәнгать юнәлешләрен алга этәрә, мин дә шундый, максатым – кешеләрне иҗатка илһамландыру", – ди ул.

– Шуңа күрә укучыларымны яңа идея, яңа материаллар белән кызыксындырам, балаларны композицияләр төзи белергә өйрәтәм. Иҗат зур игътибарлылык таләп итә. Хәзерге балаларга бу сыйфат җитенкерәми. Аларны милли темага кертү авыррак булса да, әлеге юнәлештә эшлим. Ә бу халәт бары тик үзүрнәк белән генә килә, кызыклы, мавыктыргыч сюжетлар табып, үзем дә бик яраткан аклы-каралы графика алымнарын кулланып мисаллар китереп аңлатам... Заманча язылган яңа әкиятләр дә бик кирәк! Хәзер күпләр дөньяви әдәбиятка мөрәҗәгать итә, башка халыкларның әкиятләренә иллюстрацияләр ясарга омтыла. Минемчә, безнең татар халык әкиятләре бер ил әкиятләреннән дә ким түгел. Аларны өйрәнеп, бер дигән иллюстрацияләр ясарга мөмкин!»

Гөлнара Фәләхованың укучылары яхшы итеп рәсемнәр ясарга да, киез әсәрләр иҗат итәргә дә өйрәнеп киләләр инде. Аларның Бөтенрусия күләмендәге бәйгеләрдә лауреат булуларын санап чыгарлык түгел. Остазлары һәр көн саен балаларны этника өлкәсенә, татар һәм башкорт милли тематикасындагы сәнгатькә, халык әкиятләре буенча сюжетлы эшләр иҗат итәргә әйди.

ӘКИЯТЛӘРДӘН – ИЛҺАМ

Рәссам әсәрләрендә бар этнографик детальләр дә сокландыра! Аларда: чәчләрендә җылы җил уйнаклаган хатын-кызлар курайда, кубызда, шөлдерле барабанда моңлы көйләр барлый; кәкре очлы башмакларын салып, яланаяк утырган башка сылулар ни хакындадыр уйлана; тук баһадирлар чик саклый; кечкенә шук кызлар бии, үсмер малай ишектән кергән кояш нурлары көлтәсе аша кемнедер барлый...

Кәгазь битләрендә «Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми», «Үги кыз», «Зөһрә», «Өч кыз» кебек татар халык әкиятләренә багышланган эшләре дә бар. Ә иң беренче китап иллюстрацияләре 2017 елны русча нәшер ителгән «Зилян» («Җилән») татар халык әкияте белән бәйле.

«Илһамны тормышның үзеннән, тирә-юнемдәге иҗат кешеләреннән, табигатьтән, җыр-көйләрдән, әдәбияттан алам, – ди Гөлнара. – Образлар уемда да туа, татар һәм башкорт халык әкиятәре эчтәлекләре аша да килә... Кайчак рәссамнар төркеме белән бергәләп зур проектларга алыну да ошый миңа, ә кайчак, гомумән дә, бар дөньяны онытып, үз эчемә ябылып, иҗат итәсем килә!»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев