Логотип Идель
Мәдәният

Рәссам Илшат Әскәров: «Кыю һәм бәйсез яшьләр укытам»

Әйе, Илшат Әскәровка хас тырышлыкны башкалар өчен үрнәк итеп куярлык! Талант та, төсләр сайланышына игътибар да, чын сәнгать әсәрләренә генә хас тулы бер гармония да... барысы да бар аның хезмәтләрендә!

Илшат Әскәров – Казан сынлы сәнгать училищесын кызыл дипломга тәмамлаган рәссам. Ә графика юнәлешендәге олуг осталыкка ул Мәскәүнең В.И. Суриков исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институтында укып ирешкән, билгеле инде, бу уку йортын да бары тик бик уңышлы билгеләргә тәмамлаган.

 «Укыту – савап ул»

– Әтием Рифат та һөнәре буенча рәссам, Арча районының кулланучылар берлегендә хезмәт куйды. Мин дә рәсемнәр ясауга кечкенәдән тартылдым. Әнием Рәсимә исә гомер буе аш-су остасы булып эшләде, – дип сүзен башлады Илшат.

Академик сынлы сәнгать әсәрләрен бик оста итеп ясарга, язарга өйрәнү теләге Илшатны да 14 ел буе гыйлем туплауга китергән. Иң әүвәл Арчадагы балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыган ул, аннары, IX сыйныфтан соң ук – Казан сынлы сәнгать училищесы, аннан соң инде – Мәскәүдәге югары белем алу институты һәм ниһаять, янә Казан. Казанга кайткач, Русия Сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсендә тагы өч ел буе стажировка үткән.

– Үзем укыган Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында белем бирә башлармын дип уйламаган идем, әмма училище җитәкчелеге укытырга чакыргач, каршы килмәдем. Алган белемнәрне башкаларга җиткерү – ул әле һәрчак савап, – ди рәссам. – Бүгенге көндә уку йортында ике йөздән артык студент белем ала. Мин нигездә рәсем һәм композиция дәресләрен укытам. Хәзерге студентлар – ирекле, бераз кыю, бәйсез, иҗади һәм акыллылар. Алар ун-егерме ел элек укыган һәм шул ук вакытта үз элгәрләренә охшаш булып калган буыннан күп яклап аерылалар. Хәзерге студентлар ачык эчке ирек хисенә ия һәм алар үзләренең шәхси абруйлары булачагына ышаналар. Алар инде бүгеннән үк үзләрен тулы хокуклы шәхесләр итеп күрә һәм башкалардан үзләренә карата тиешле мөнәсәбәт таләп итә. Бу минем аларга карта булган уй-фикерләрем, үз нәтиҗәләрем һәм алар инде үзгәрмәс тә. Чөнки буын алмашынуы белән яңа буын үзенчәлекләре дә арта гына бара.  

«Рәссамлыкка уку ошый иде!»

«Хәзер киләчәктә рәссам булырга хыялланучылар арасында ир-егетләр азрак булыр инде, чөнки бу һөнәрдә зур уңышларга ирешмәсәң, тормышны алга алып бару кыен...» – дим әңгәмәдәшемә. «Әйе, – дип сүземне җөпли Илшат. – Хәзер күпләрнең бары тик дизайн бүлегендә генә укыйсылары килә. Без әле рәссам-педагог һөнәренә биредә биш ел укыган идек, хәзер рәссам-педагог булыр өчен дә дүрт ел уку каралган. Алдагы елларда техникумнарда белем бирү вакытын кыскарту күзаллана дигән фаразлар да чынга ашарга охшаган. Мондый вакытлар килеп җитсә, дизайнер һөнәренә нибары ике ел һәм сигез ай эчендә укыту гына каралачак. Әмма бу очракта алган тирәнтен белемнәр һәм югары квалификацияле белгечләр чыгару хакында сүз дә булырга мөмкин түгел, минемчә.

Студент чагымны искә алсам: рәссамлыкка уку миңа бик ошый иде! Дөрес, нык тырышлык та таләп итте ул еллар. Диплом эшем «Йосыф турында кыйсса» дип атала. Һәм мин киндергә Йагъкуб (г.с.) образын сурәтләдем. Аның каршында Йосыфның абыйлары тауга барып, тотып алып килгән Пәйгамбәрнең кечкенә улын ашауда гаепләнүче бүре утырып тора. Аның авызына Йосыфның ир туганнары кан сөрткән, алар да шушы бинада. Әмма бүре – гөнаһсыз, ул бит кечкенә Йосыфны күрмәгән дә.
  

 «... Бүре әйтте: «Валлаһ, Йосыфны күрмәдем,
    Аның кайда икәнлеген дә белмәдем,
    Аллаһ шаһит, ул тирәдә һич йөрмәдем, –
    Мин гөнаһсыз, ышаныгыз миңа имди.

    Син үзең дә Тәңренең бер рәсүлесең,
    Хакъ җибәргән илчеләрнең син бересең,
    Тәңре сиңа белдерер һәм син белерсең:
    Пәйгамбәрләр ите безгә хәрам имди».

Менә шушы мәлне мин үземчә тасвирладым инде. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» шигъри әсәрен кат-кат тәэсирләнеп укыдым. Бу поэманы, вакыт тапканда, хәзер дә укыйм. Чөнки миңа Кол Гали иҗаты бик ошый, гомумән, шигърият минем өчен бик аңлаешлы. Үземнең дә, кәеф килгәндә, шигырьләр язганым бар».
Илшат Әскәровның беренче дипломы хакындагы тасвирламасы аның инде Мәскәүдә иҗат ителгән икенче – институт дипломына килеп тоташа. Ә менә 2010 елгы институт дипломы өчен ул, гомумән дә, башка тема сайлаган: «Сугыш кайтавазы» дип аталган графика битләрен әзерләгән. Бөек Ватан сугышы темасына карата игътибар 2015 елны Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү белән бәйле булса да, әлеге тема патротизм тәрбиясендә үскән шәхес өчен һәрчак якын. Бу график битләрендә исә ике Бөек Ватан сугышы ветераны портреты, бу сугышта кулланылган хәрби техника һәм дә Берлинның җимерек йорты сурәте. Шунысы да куанычлы, әлеге хезмәт 2014 елны Братиславада, сынлы сәнгатьнең Аурупадагы үзәгендә узган зур күргәзмәгә дә куелган. Күп мактауларга лаек булган.   

Фотолар белән ярышырлык образ

Ә менә рәссамның Казан иҗат остаханәсендәге стажировкасын тәмамлаганда язган әсәрләренә аерым тукталырга кирәк. Аларның берсен быел оештырылган һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә узган «Традицияләр яңалыгы» гомуми күргәзмәсендә күреп сокландык. Бу портретта Илшат татар хатын-кызларының милли костюмын һәм борынгы милли баш киеме булып саналган тәкия-бүрекне кигән татар кызын сурәтләгән. Нәфис алсу төсләрдән генә торган костюм аңа бик төс! Аның матур йөзенә ятыш татар милли ювелир бизәнгечләрендә дә мөселманнарга бик хас, шифалы фирүзә мулдан!  Әсәргә салынган тырышлык аны башка рәссамнарның эшләреннән нык аерып тора!

Илшатның стажировканы тәмалаганда иҗат иткән икенче әсәре «Капка янында» дип исемләнгән. Һәм бу киндердә бар төр каршылыкка әзер булучы кытай сугышчысы тасвирланган. Образ шулкадәр җанлы итеп сурәтләнгән ки, ул хәтта фотолар белән ярышырлык!

Әйе, Илшат Әскәровка хас тырышлыкны башкалар өчен үрнәк итеп куярлык! Талант та, төсләр сайланышына игътибар да, чын сәнгать әсәрләренә генә хас тулы бер гармония да... барысы да бар аның хезмәтләрендә! Остазы, Русия Сынлы сәнгать академиясе академигы Фиринат Халиков киңәшләрен исәпкә алып, стажировка елларында киндерләргә майлы буяулар белән картиналар язуга акцентын арттыру да файдага гына булган булдыклы рәссамга!


Ватанпәрвәрлек хисләре

Илшат Әскәровның гомуми күргәзмәләрдә эскспозицияләнгән башка әсәрләре исә башлыча графика өлкәсенә карый. Ул институтны тәмамлагач, Мәскәүдә бина интерьерларын бизәүдә дә катнашкан, берничә ел көзгеләр өчен үзенчәлекле кысалар ясауга да үз өлешен кетә. Һәм 2014 елны РФ Эчке эшләр Министрлыгына каршындагы В. Верещагин исемендәге рәссамнар студиясендә иҗат иткән.

– Әлеге студия бары тик һөнәри рәссамнар оешмасы иде. Һәм ул хокук саклаучыларның уңай образларын тудыру, аларның безнең җәмгыятьтәге абруларын ныгыту һәм шушы һөнәр ияләренең батырлыкларын, кыюлыкларын, тәвәккәллекләрен, каһарманлыкларын яңа сынлы сәнгать әсәрләре аша күрсәтеп бирү белән шөгыльләнде, – дип аңлата әңгәмәдәшем. – Анда мин бер елга якын патриотизм белән бәйле темалар эчендә кайнадым. Күп тарихи китаплар укыдым һәм «Петрашевчыларны ату» әсәрен иҗат иттем. Моның өчен 1849 елны аларның җаннарын куркыту максатында оештырылган хөкем карарын уку мәлен тагы бер тапкыр искә алдым. Мәгълүм булганча, XIX гасырның социаль-утопик фикерләрен алга сөрүче  петрашевчылар бу хөкем карарын тыңлап бетерәләр, әмма... атып үтерелмиләр. Бу сәгатьтә алар нинди хис кичергәннәре аңлашыла булыр. Алар арасындагы яшь язучы Федор Достоевский бу коточкыч, чиксез куркыныч ун минутны озак еллар онытмаячак. Мин шушы драматик мизгелләрне сурәтләдем.

Укыту вакытны күбрәк ала

Илшатның Мәскәүне калдырып, Казанга кайтуы олы мегаполисны ошатмавы белән генә  бәйле.  

– Күргәзмәләр өчен яңа картиналар, график битләр еш язылмый. Чөнки укытуга бик күп вакыт сарыф ителә, – ди Илшат Рифат улы. – Шуңа да карамастан, хезмәтләремне күргәзмәләр өчен сайлап алалар, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераннары портретлары 2018 елда Түбән Новгородта узган «Зур Идел» төбәк күргәзмәсенә куелдылар инде. Минем графикам сурәттәге бар деталь нечкәлекләрен тасвирлаганга күрә, гиперреализмга тартым. Ләкин үзем бу юнәлешне барыбер бик өнәмим. Гиперреализм юнәлешендәге хезмәтләр тамашачыларның күз карашын нык ардыра, дип саныйм. Әмма андый эшләр дә хәйран күп язылды инде... Бу юнәлеш уку программасына кертелгән. «Олимпия уеннарына төзеп бетерәчәкбез», «Биеклектә» дигән эшләрем күргәзмәгә килгән тамашачыларның соклануларына лаек булды. Алар өчен Рәссамнар берлегенә караган Мәскәү бүлегенең I дәрәҗә Дипломы тапшырылды.

Әсәрләрем «Эмпатия» юбилей күргәзмәсенә, ТР Рәссамнар берлеге юбилее уңаеннан Мәскәүдә ачылган юбилей күргәзмәсендә дә экспозицияләнделәр. Бүгенге көндә сынлы сәнгатьтә үземә генә хас төп юнәлешемне таптым дип әйтә алмасам да, мин һәрчак үз осталыгымны чарлауда.

Сүз дә юк, рәссам Илшат Әскәровның картиналары якын киләчәктә Татарстанның да, башка илләрнең дә музей тупланмаларына кабул ителәчәкләр әле!      

 

Фотолар Илшат Әскәровның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев