Логотип Идель
Мәдәният

«РУБИН»ДА МӨГЕЗЛЕ КУЯННАР УЙНЫЙ!

Бар икән күрәселәребез, Ходаем. Элек, без бәләкәй чакларда, аюларны, муеннарыннан чылбыр белән бәйләп, авылдан авылга сөйрәп йөртәләр иде. Аю биетеп кеше көлдерәләр. Хәзер... Хәзер җәһәннәм астындагы илләрдән долларлардан ишелгән арканнар белән футболчыларны тартып китерәләр. Янәсе, спорт сөюченең күңелен ачтырабыз.

Бар икән күрәселәребез, Ходаем. Элек, без бәләкәй чакларда, аюларны, муеннарыннан чылбыр белән бәйләп, авылдан авылга сөйрәп йөртәләр иде. Аю биетеп кеше көлдерәләр. Хәзер... Хәзер җәһәннәм астындагы илләрдән долларлардан ишелгән арканнар белән футболчыларны тартып китерәләр. Янәсе, спорт сөюченең күңелен ачтырабыз. 

    Ә чынлыкта, киресенчә, адәм мәсхәрәсенә калабыз. Самарадан Казанга килгән «футболсөярләр», үз командалары «Крылья Советов» оттыргач, безнең стадион трибуналарындагы биш йөздән артык урындыкны ватып-җимереп, уен мәйданына ыргытып бәрделәр: кадалып бетсен футболы! Менә сиңа күңел ачу, юану, ял итү!.. Борынгы Рим циркындагы гладиаторлар сугышыннан кай җире белән ким?! Кызык түгел, кызганыч!


«Рубин» футболчылары уенын карагач, Германиядәге бер музейны искә алам. Мюнхенда ул, аучылар музее. Мәргәннәр Җир шарының төрле почмакларында аулаган җәнлек-җанварларын үз шәһәрләренә алып кайта икән. Әмма аларны табигый хәлләрендә музейга куймыйлар. Хайваннарның берсеннән бер җирен, икенчесеннән – икенче төшен, өченче, дүртенчесенең... аерым органнарын алып, кызыклы экспонатлар ясыйлар. Шулай итеп, албастылар, аждаһалар, җиде башлы еланнар, шайтаннар, төрле халыклар әкиятләрендә сурәтләнгән әллә нинди җәнлек-җанварлар килеп чыккан. Үзәктә бик тә кәмит куян карачкысы һәркемнең игътибарын җәлеп итми калмый. Кыр куянының ак мамыклы сынына зур мөгезле буйвол башы куйганнар. Аяклары – антилопаныкы. Озын колак тиз йөгерә бит, шуның чагылышы. Мөгезле баш куркак куянга бүтәннәрне «сөзәм» дип куркыту өчен кирәк булган.


    Русиянең бүгенге футбол командалары да миңа шул гибрид куянны  хәтерләтә. Безнең «Рубин» да футбол реформалары нәтиҗәсендә ясалма юл белән туган гибрид команда. Аның башы да, аяклары да, куллары да, сыны да Көньяк Америка, Африка, Аурупа илләре футболчылары.


    Теге куян үзеннән көчлерәкне сөзәргә теләсә, буйвол мөгезе белән  сөзо, корбаннарын куып тотарга уйласа, антилопа аякларын күтәреп йөгерә алмый. Димәк, табигатькә мөгезсез һәм тояксыз озын колаклы куян кирәк икән.


    Мин футболга да аучылар хыялы белән ясалган куян шикелле командалар кирәк түгел, дип саныйм. Аннары доллардан ишелгән бау озакка чыдамый. Әнә безнең күрше Самара шәһәрендә «Крылья Советов»ны бюджет исәбенә финанслаудан туктадылар. Тольяттида «Лада» командасы хоккейчылары алдына да катгый таләп куйдылар: бюджет акчасына өметләнмәгез, үзегез табыгыз! Үз футболчыларын һәм хоккейчыларын үстерүгә йөз тоталар.


    Янә теге мөгезле куян образына кайтыйм әле. Моннан ун еллар элек футбол дөньясында шундый хакыйкать хакимлек итә иде: көчле клублар көчле җыелма команда ул. Аурупаның соңгы чемпионаты бу ялган теорияне чәлперәмә китереп ташлады. Легионер футболчылар белән Аурупа кубокларын отып йөргән клублары булган илләрнең җыелма командалары хурлыкка калды анда. Германия, Англия, Италия, Испания... финалга түгел, ярымфиналга да барып җитә алмадылар. Клубларына чит ил спортчыларын чакырмаган бердәм һәм дисциплиналы, атаклы футболчылары булмаган Греция командасы, тавыш-тынсыз гына уйнап, чемпион булды да куйды. Сабак бу!


    «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев, сезон тәмамлану белән мөгезле куяннар эзләп, Көньяк Америкадан, Африкадан һәм Аурупадан кайтып керми. Әлбәттә, салым түләүче акчасына йөри.


    2005 ел чемпионаты финишка якынлашып килгәндә урыс газеталарының берсендә мин аның интервьюсын укыдым. Әмма Татарстанның футбол тарихын, көчле традицияләрен начар белә икән ул. Исенә төшерәм. Егерменче гасырда Казан үз футболчылары белән хәтта халыкара дәрәҗәдә дә балкып-балкып алды. Утызынчы елларда СССРда бик көчле өч клуб була: Мәскәү, Казан, Харьков «Динамо»лары алар. Болар белән берәү дә тиңләшә алмаган.


    Алтмышынчы елларга кайтыйк. Нурлат (элеккеге Октябрь) районында туып-үскән Галимҗан Хөсәенов футбол дөньясын шаулатты. Ул СССРның җыелма командасы составында Англиядә үткән дөнья чемпонатыннан бронза медаль алып кайтты.


    Җитмешенче елларда СССР җыелма командасы капитаны дәрәҗәсенә кадәр үскән Виктор Колотов, футбол карьерасын Юдинода башлап, «Рубин»да дәвам итте. Викторның уникальлеге шул, беренче разрядлы чагында ук ил җыелма командасына чакырылды. Аңа кадәр һәм хәзер дә берәүнең дә мондый мәртәбәгә ирешкәне юк.


    Геннадий Еврюжихин футбол уйнарга Дербышкида өйрәнә. Аннары Ленинград, Мәскәү «Динамо»лары һәм СССРның җыелма командасы. Виктор Колотов белән Геннадий Еврюжихин – 1972 елда Мюнхен Олимпиадасында бронза медальләргә лаек булдылар.


    Казан егете Николай Осянин СССР җыелма командасы составында дөньяны әйләнеп чыкты.


    «Рубин»ны җирле футболчылар исәбенә тулыландыру турында чын-чынлап уйлаучы юк бездә. Моны нидән чыгып әйтүемме? Шулай булмаса, «Рубин»ның балалар, үсмерләр спорт мәктәбе тәҗрибәле тренеры Виктор Ворожейкинның Тольяттига китеп баруын ничек аңлатырга? Ул «Рубин»га Гыйльмуллин һәм Бохаровны үстереп бирде. Виктор Владимировичны Русиянең иң шәп мәктәбендә күреп алганнар. Тиешле шартларын тудырганнар. Казанда кадере булмаган. Шуңа күрә китеп бара. Теге мөгезле куяннарга түли торган долларларны Татарстан футболының киләчәге – малайлар һәм үсмерләрнең өйрәнү базаларын төзү өчен тотасы иде.


    Мин монда СССР командасын Олимпия чемпионы иткән, үз заманының атаклы уенчысы Анатолий Бышовец фикерен китерүне дә урынлы саныйм: «Русия командаларына чит илләр футболчыларын күпләп чакыру үзебезнекеләрнең үсеш юлын яба». Хак сүзләр. «Рубин», «Сатурн» һәм «Спартак» белән уйнаганда, аның составында тугыз легионер мәйданга чыкты. Әмма нәтиҗә юк.


    Дөрес, быел «Рубин» дүртенче урында. Киләсе елда УЕФА кубогында катнашачак. Мин аның футбол сөючене сөендерә алуына шикләнәм. Австриянең «Рапид» командасы белән шундый турнирда уйнап, 0:4 исәбенә оттырып, оятка калды.


    «Рубин» гына түгел, «Ак Барс» һәм «УНИКС»та да мөгезле куяннар тулып ята безнең.


    Казанга чит илләрдән күпләп спортчылар ташуга зур акыл ияләре дә борчыла икән. Академик Роальд Сәгьдиев, Казанның мең еллыгына кайткач, аңа боз сараен күрсәтәләр. Бу уңайдан «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюсында галим болай ди: «Хәзер Казанның боз сарае аренасында легионерлар уйнаячак. Аурупаның иң яхшы спортчыларын китерү өчен миллион-миллион долларлар тоталар, фәнгә – акча юк. Гаҗәп хәл».

Мәгъсүм Гәрәев, 2008 ел.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев