Логотип Идель
Мәдәният

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Халык күпсенмәсә, шагыйрь мин»

Рүзәл белән Казанның Ленин бакчасында күрештек. Агачларында калган соңгы яфракларның сары келәм булып сукмакка түшәлгән көннәре. Шагыйрь өчен истәлекле урын булып чыкты ул: беренче китабы дөнья күргәч, биредә телевидение өчен интервью алганнарын искә алдык.

Рүзәл белән Казанның Ленин бакчасында күрештек. Агачларында калган соңгы яфракларның сары келәм булып сукмакка түшәлгән көннәре. Шагыйрь өчен истәлекле урын булып чыкты ул: беренче китабы дөнья күргәч, биредә телевидение өчен интервью алганнарын искә алдык. Ул самими көннәрдән соң шагыйрь Мөхәммәтшинның күңелендә никадәр яшен яшьнәгәнен күзалларга гына кала. Зур сәхнәләрдә пьеса, либреттолары куелды, «Каралама», «Бүре мин» шигырьләр китабы дөнья күрде. Болар – тынгысыз шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат юлындагы кайбер баскычлар гына.

 

«Мин еш үзгәрәм», – ди ул үзе дә. Әйдә, бүгенге халәте белән кызыксыныйк әле.

IMG_9746

Безнең белешмә:

Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Кукмара районы Татар Толлысы авылында дөньяга килә. Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый. «Идел», «Безнең мирас» журналларында эшли. «Каралама» (2010), «Бүре мин» (2014) китаплары авторы. «Ак бүре» либреттосы авторы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2013).

Рүзәл, Казанның кайсы урыннарында күңелеңә илһам аласың?

Илһам алу, дигәннән… Мин, нигездә, төнлә язам һәм илһамны да, мөгаен, төннән аламдыр. Аның үзенә күрә могҗизасы да бар. Төн ул бөтен җирдә дә бар, ягъни мин авылда да, фатирымда да илһамлана алам. Күңел мәтәлчек ата торган урыннарны барласак… Тыйнак шартларда үскән гап-гади авыл малае буларак, минем өчен һәрбер чиста, тыйнак урын матур. Барырга туры килсә дә, яңа төзелә торган сәүдә үзәкләре җәлеп итми. Әлбәттә, Казанның  матур һәм төрле булуын телим. Чөнки миңа ошаган җирлек яисә күренеш башка кешегә ошамаска мөмкин. Ә күңеленә хуш килерлек урыннан энергетика, илһам ала алса, минемчә, кешеләр чак кына бәхетлерәк булыр иде. Менә бу парк элек «Николай бакчасы» дип аталган. Патшаларны кызыл патшаларга алмаштыра башлагач, Ленин бакчасы дип үзгәртелгән. Аның белән мәктәптә укыганда ук Гадел Кутуй әсәре аша таныштым, кайда, нинди икән ул Ленин бакчасы, дип уйлап йөргән вакытлар истә… Аннары мин Яңа Татар бистәсен бик яратам. Анда үземне шулкадәр рәхәт хис итәм, шул тирәдә яшәргә бик хыялланам. Кабан күленә карап уянасым, кичләрен шунда сәйран кылырга чыгасым килә. Татар бистәсе әдәбиятта шактый телгә алына бит, бәлки бер сәбәбе шулдыр аның. Яңа фатирга күчкәч, янәшәдәге урманга да гаиләбез белән бик теләп чыгабыз.

 

Яңа фатир дигәч тә, кызык булып китте, иске фатирыңда балконда иҗат почмагың булдыру турында сөйләгән идең. Хәзер эш кабинетың бардыр инде, бәрхет постаулы язу өстәлең, яшел япмалы лампаң…

Әйбәт сорау (рәхәтләнеп елмая. – Авт.). Иске фатирым бик кечкенә иде: егерме ике квадрат метр гына. Балконына ике кронштейн куеп, күтәреп-төшермәле тыйнак кына өстәл ясадым. Аяк астына матрас сузып салдым. Минем бөтен тормыш шул ике квадрат метрда кайнады. Үземне чын сәнгатькәр һәм мәгънәле эш башкаручы итеп тояр өчен миңа шул җитә иде. Социаль ипотекага алынасы фатирга башта ук ике балконлы булуын шарт итеп куйдым: берсе хатынга, берсе миңа. Алгач та, «үземнең» тәрәзәләрне өч катлы пыялага алмаштырып, җылыттырдым, агач белән эчләттем. Балкон искиткеч кабинетка әверелде. Ә өстәл… Ачып-җыела торган гап-гади өстәл. Миңа ошый. Артыгы кирәк тә түгел. Барысы да тыйнак булса, яхшы. Хатын-кызларның да артык бизәнмәвен – табигый матурлыгын яратам. Машинага да артык әйберләр алмыйм, тюнинглар белән мавыкмыйм – ул миңа хәрәкәт итү чарасы гына. Кемдер язар өчен махсус кыйммәтле ручкалар ала, миңа анысы да кирәк түгел. Бердәнбер «кирелегем»: каурый каләм белән язарга яратам. Ләкин анысының да «АлиЭкспресс»тан иң гадиенә заказ бирәм. Иҗат иткәндә тынычлык яратам – комачауламасалар яхшы: сөйләнеп яза торган гадәтем бар.

 

Шулай да… «Идел» журналы өчен яңа шигырьләр сорагач, язылганы юк, дигән идең. Әмма прозада актив эшлисең – хикәяләрең дөнья күрде, тәрҗемәләрең… Әллә шигырьне арткы планга куеп, прозага күчтеңме, тормыш бастымы?

Редакциядә эшләгәндә, баш бер юнәлештә генә эшли иде. Син кеше текстын төзәтәсеңме,  тәрҗемә итәсеңме, үзең язасыңмы – мөһим түгел, баш фәкать иҗат итә. Хәзерге эшем иҗатны минимальләштерә, биләгән вазифам күп энергиямне ала, вакытны ашый. Төрле рухтагы проектлар эшләү белән дә мәшгульмен. Соңгыларыннан, Әлфия Афзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгесенә сценарий язу булгандыр. Аннары китабымны тупладым. Баштанаяк чумып иҗат итү чигерелә килә. Ләкин моңа һич борчылмыйм үзе, нәрсәнедер югалткан кебек тоймыйм, дөресрәге, кул киткән кебек түгел. Китсә дә, зарары юк. Чөнки иҗатка керә башлаганда ук: затсыз, кадерсез, кыйммәтсез, маразматик әйберләр язып, үзем шуларны яхшы әсәр санап йөрмәсәм иде, дигән курку булды. Шигырь язу техникасын бик яхшы беләм. Хәзер үк язып та бирә алам. Рифмалар барлыгын, техникасын, үлчәмнәрен беләм, яңа метафоралар уйлап таба алам, тик ул ясалма шигырь булачак. Бездә андый авторлар бик күп, ә минем андый буласым килми. Шигырь ул бер-бер хиснең гәүдәләнеш тапкан варианты, аны йөрәктән алырга да кәгазьгә салырга гына кирәк. Шигырьнең минем өчен сере калмаганга, бәлки, язарга батырчылык итмимдер? Бу җәһәттән, бүгенге көндә миңа проза кызыклырак. Чөнки аны белмим әле, эзлим, тәмләп карыйм. Алдагы китапны да чәчмә итеп чыгарырга исәплим. Бик талымлы килергә тырыштым, кызык кына әйбер булыр кебек.

Тәрҗемә әсәрләрең дә басылып тора, җәен журналыбызда «Хорватия хикәяләре»ң дөнья күрде. Мин үзем тәрҗемәнең ни икәнен беләм, четерекле эш, әмма аны иҗатка кертеп буламы?

Ә менә тәрҗемә миңа бик үк иҗат булмавы белән кадерле. Нәкъ менә без искә алган техника инде анда. Чөнки үз әсәреңдә уйлаганны, тойганны җаныңнан чыгарып саласың, фикер, дөнья тудырасың. Тәрҗемәдә алай түгел, анда фикер, хис сиңа кадәр туган, тудырылган инде – син бер сүзләр белән язган әйберне икенче сүзләр белән алмаштырасың. Бу җәһәттән ул баш эшләсенгә һәм кул китмәсенгә яхшы чара. Мин тәрҗемә итәргә бик яратам. Һәм һәрвакыт автор белән, синнән әйбәтрәк эшләячәкмен, дип, ярышып эшлим.

Тәрҗемә итү теләге миндә кайчан барлыкка килде соң? Әле балачагымда Джек Лондонның «Мартен Иден» әсәрен укыган искә төшә. Озак вакыт шуларның кайсы – автор, кайсы – әсәр исеме икәнен аера алмаган чаклар! Һәм… инглизләрнең татар телен шулкадәр мөкәммәл белүенә гаҗәпләнү! Горькийның «Ана»сын, О.Генри әсәрләрен татарча укып үскән кеше мин. Хәзер нигә алай түгел, тәрҗемә мәктәбе нигә юк? Дөнья әдәбияты ни хәлдә, әдәби процесслар нишли? «Иностранная литература» журналын карап-күзәтеп баргач, болай сукранып йөргәнче, үзем дә тәрҗемә эшенә алына алам бит, дигән уй килде. Күңелемә яткан әсәрләрне татарчага аудара башладым. Бик кызыклы һәм кирәкле эш, дип саныйм.

Кызыклы булса да, авторлык хокуклары дигән нәрсә бар бит әле, Рүзәл.

Элек бу турыда уйламыйча, фәкать иҗат белән генә мавыктым. Шулай да, сез әйткән авторлык хокуклары мәсьәләсен истә тотып, тәрҗемәләрне китабыма кертмәскә ниятләдем. Ләкин теләк булса, моны җайларга мөмкин. Шул ук «Иностранная литература» журналында, «әсәрне бушлай бастырып чыгарырга рөхсәт иткән өчен, фәлән авторга рәхмәт белдерәбез» дигән җөмләләр бар. Хәл итеп була. Һәрхәлдә, бу аклану түгел.

Хәзер сабый баланың кулында да гаджетлар. Улың Иделгә телефон алып бирдеңме әле?

Юк. Телевизорны иртән-кич яртышар сәгать кенә каратабыз. Ул рәсем ясарга ярата. Әкиятләр тыңлый (телевизорны шулай алмаштырдык): истә калдыра, аннан сөйләп йөри. Телефонда уйнарга беркайчан да соң түгел. Өлгерер әле.

Ә үзең нишләп Инстаграм челтәрендә күренмисең? Күп кенә язучылар шунда бит.

Башкаларны күрәм һәм хуплыйм. Әмма минем вакыт җитми. Хәзер социаль челтәрләргә, гомумән, сирәк керә башладым. Булганнарын да «тутырып» барырга өлгермим, яңа аккаунт булдыру турында сүз дә юк. Аны эшләсәң, көн саен яңартып торырга кирәк, югыйсә, сәхифәң мәеткә әйләнәчәк. Дөресен әйткәндә, миңа ул кызык та түгел, чөнки еш үзгәрәм. Бүген ошаган әйбер иртәгә ошамаска мөмкин. Инстаграмда булмавым белән генә үземне кимсетелгән итеп тоймыйм. Кирәк кеше болай да таба, элемтәгә чыга. Мин аларның үтенечен үтәргә тырышам. Менә бер балалар бакчасы, кайсы икәнен төпченмәдем дә, «Әкият» курчак театрында барган спектаклегезне куясыбыз килә дип, сорап алдылар. Бик теләп ризалаштым.

«Өрә белмәгән көчек» спектаклең турында искә алуың яхшы булды. Пьесаларың хакында сөйләшергә теләгән идем. Игътибар итәм, драматургиядә дә ныклы адымнар ясыйсың.

Ныклы түгел шул. Драматургия гаҗәп кызык өлкә, миңа ошый. Ул  офыкларыңны киңәйтә. Белгәнне бушка аудару түгел, абсолют яңалык. Драматургия турында бик яхшы китапларым бар, өйрәнәм, укыйм. «Әкият» курчак театры миңа Тукай иҗатына бәйле әсәр язарга тәкъдим итте. Уйлана торгач, мәсәлләренә тукталырга булдым. Персонажлар да Тукайныкы: Кәҗә белән Сарыкның бәләкәй чаклары, Акбай, Гали…

Идел өчен махсус куелган спектакль, диярсең. Ул үсә-үсә, Яшьләр театрына берәр нәрсә язарга исәп юкмы? 

Әзерләдек инде! «Асылкош җыры» дип атала. Татар әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән мюзиклның якын арада премьерасы булырга тиеш. «Ак бүре» операсын иҗат иткән композитор Зөлфия Рәүпова белән бергәләп иҗат иттек.

«Ак бүре»нең шаукымы бераз тынды бугай. Универсиада көннәрендә бик югары кимәлдә куелган әсәр булды бит! Менә хәзер ул вакытларны юксынасыңмы? Опера куелган урыннарда йөргәндә, ниндидер бер канәгатьлек кичерәсеңме?

Беренчедән, мин бернәрсәне дә сагынмаска тырышам. Кеше бүген яшәргә тиеш. Үткәнен онытмыйча, киләчәгеннән ваз кичмичә. Ләкин бүген. Монда. Минемчә, кешенең гомере аның тормышында барган вакыйгалар саныннан исәпләнә. Мәсәлән, сез бүген минем гомеремне озайттыгыз. Паркта йөрдек, сөйләшеп утырабыз. Ягъни минем «классик» көнем – иртән эшкә килеп, кич кайтып китү кебек бер генә вакыйгадан торса, бүген ул ким дигәндә, тагын бер вакыйгага артты. Нигә мин үткәнемне юксынмыйм? Бүгенге көнем, авырлыклары, мәшәкатьләре белән булсын, ул – чын. Ул бар. Тегеләре исә – хатирә генә. «Ак бүре» дә. Аны кабаттан куярга уйласалар, яңадан язып чыгарга кирәк булачак. Дөрес, вакытында бик күп энергияне алды, бик күп илһамымны суырды ул. Аннан соң бер ел, гомумән, берни яза алмадым. Бик күп материаалы мәңге кирәксез булып караламада калды.

Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» әсәре буенча инсценировка язудан канәгать калдыңмы?  

Анда минем вариантта бик матур шигырьләр бар. Төп героиня – Сәвилә – сәер кыз бит. Аның сәерлеген ничек аклап була? Шагыйрәлеге белән! Шул рәвешле мин, үзләре белән килешеп, яраткан «сәер кызларым» – Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина шигырьләрен аның авызыннан әйттердем. Берсен үземә язарга туры килде. Җөмләдән, яратам ул шигырьне. «Ясалган» шигырьнең уңышлы килеп чыгу очрагы бу.

          Миңа – бел син! –

          Берни, берни булмас!

          Иренемне тешләп түзәрмен…

          Итекләрең баскан язым гына

          Танымаслык булып үзгәрер.

Тәҗрибә өчен «Сихерче» дә бик кызык булды. Гомумән, миңа театрлар белән эшләү ошый. 2011 елда Камал театры өчен «Хан кызы Турандык» әсәрен шигырьдә тәрҗемә иттем. Аннары Әлмәт театры өчен «Ромео һәм Джульетта»ны татарчага күчердем. Оригиналь әсәрләр дә яздым. «Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый» дигән халык мәкален Туфан абый Миңнуллин драматургиягә бәйле рәвештә еш кабатлый торган булган. Яхшы драматург булу өчен куелырга кирәк, дигән ул. Теорияне укып кына булмый шул. Бу җәһәттән, театрга колактан тартып китергәннәре өчен Нияз Игъламовка һәм Ркаил Зәйдуллага бик рәхмәтле.

Ркаил абыйны остазым дип әйтә аласыңмы?

Остаз кем ул? Каләмдәше белән киңәшә, фикерләшә, әсәрләрне анализлый, кисәтүләр ясый алырлык җандаш. Ркаил абый – минем шундый җандашым, дустым. Һәр язганымны иң беренче аңа җибәрәм. Башкалар, әйбәт, дип кенә чикләнсә, ул мине, гадәттә, сүгә, урынлы кисәтүләр ясый. Мактаган вакыты да була. Остаз мәгънәсен киңрәк алсак, алар шактый күп: Күлтәгин ташъязмалары авторыннан алып, хәзерге татар әдипләренә кадәр.

Татар әдәбиятының киләчәге өметлеме?

Нобель премиясе лауреаты Томас Манның шундый сүзләре бар: мин кайда булсам, алман әдәбияты шунда, ди. Бер караганда, бик әрсез сүзләр кебек бу. «Алман әдәбияты – мин ул!» – ди, ләбаса. Ләкин аның бу сүзләрен мин хәзер башкача аңлыйм: теге яисә бу телдә яза торган бер көчле язучы бар икән, димәк, ул тере әдәбият. Ул бар. Ул яши. Безнең әдәбиятта бармы көчле язучылар? Бар! Димәк, татар әдәбияты да – тере әдәбият. Татар әдәбияты – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Марсель Галиев һәм башкалар ул.

Хаҗ кылу хыялың бармы?

Юк. Беренчедән, мин исламның һәр баганасын үтәүче хак мөселман түгел. Шуның белән бәйле рәвештә, икенчедән, Хаҗга рухи әзерлегем җитми. Диннәр арасында, әлбәттә, исламны якынрак күрәм. Андагы изге китаплар мине яшәргә өйрәтә, аларда дөреслекнең күп икәнен күрәм, миңа алар белән киңәшләшеп яшәү рәхәт. Ләкин калебем чистармаган, сафланмаган килеш һәм, иртәгә, һичшиксез, яңадан гөнаһка батасымны белә торып, Аллаһы Тәгаләне алдарга тырышырга омтылышым юк.

Син күбрәк кем: шагыйрьме, драматургмы?

Әгәр халык күпсенмәсә, шагыйрь, дияр идем. «Шагыйрь» төшенчәсе минем өчен куәтлерәк. Ул үз эченә һәм драматургны, һәм прозаикны, һәм публицистны, һәм тәрҗемәчене, һәм башкасын сыйдыра.

Намусыңны ни дә булса тырныймы?

Язучы – сентименталь кеше. Шуңа күрә мине борчый торган әйберләр бик күп. Алар турында язарга тырышам. Бөтенесен язып та бетереп булмый. Әмма намусым кушканча яшәргә омтылам. Алдарга яратмыйм. Алдарга яратмаганга күрә, вәгъдә бирмим. Вәгъдә биргән очракта да, тырышырмын, дип өстим. Сүз – минем өчен мөһим күренеш. Улымны да шулай тәрбиялим. Кайчагында намус белән килешеп карарга да туры килә. Ул очракта мәсьәләгә фәлсәфи карарга тырышам: тормыш бит бу, дим, ә без анда – гади кешеләр генә.

Моннан берничә ел элек, көннәрнең берендә үзен чын татар дип санаган илле мең кеше калса, шулар арасында минем нәселем дә булуын теләр идем, дип әйткән идең. Хәзерге вәзгыятьтә фикерең үзгәрдеме?

Юк. Мин – милләтче. Моны яшермим дә. Милләтче булуым башка халыкларны күралмау түгел, үз халкымны ярату, аны башка халыклар янында тиң күрү. Мин улымны телләр өйрәнүдә чикләмим, ләкин өйдә татарча гына сөйләшүен таләп итәм. Илле мең татарга калсак, дигән сүзләремә килгәндә… Булсын! Җиде миллион, дип күкрәк кагуның хаҗәте бармы? Аз булыйк, берәгәйле булыйк.

 

Әдәбиятны шәһәрчеләр һәм авылчылар иҗатына бүлү дөресме?

Моның мәгънәсен күрмим. Әмма «шәһәрчеләр» дип, шәһәрдә татар мохитен булдыру, татар мәдәниятен саклау өчен игътибар җәлеп итү кирәктер, мөгаен. Ләкин без бер чиктән икенчесенә ташланырга яратабыз. Һәр инкыйлаб башта ике адым артка чигенеп, аннан янга чыгуны, аннан соң гына яңадан алга атлый башлауны күзаллый. Шәһәр рухында булмаган әдәбиятны инкарь итүгә җитмәсәк иде. Татар әдәбияты зур бит, анда бөтен кешегә урын җитә.

Цитаталар:

«Иҗатка керә башлаганда ук: затсыз, кадерсез, кыйммәтсез, маразматик әйберләр язып, үзем шуларны яхшы әсәр санап йөрмәсәм иде, дигән курку булды».

«Мин – милләтче. Моны яшермим дә. Милләтче булуым башка халыкларны күралмау түгел, үз халкымны ярату, аны башка халыклар янында тиң күрү».

«Безнең әдәбиятта бармы көчле язучылар? Бар! Димәк, татар әдәбияты да – тере әдәбият. Татар әдәбияты – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Марсель Галиев һәм башкалар ул».

IMG_9739 (2)

Гөлүсә Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев