САМАВЫР ТОРБАСЫННАН ДА ТАТАР КӨЕ ЧЫГАРА
Чалгы, кырлы бәләк, чыршы агачыннан кәгазь калынлыгы гына уеп ясалган кубызлардан башлап, ак гармуннарда өздереп уйнаучы егет белән очраштык әле. Хәтта самавыр торбасыннан да көйләр чыгара. ХХI гасырда андый татар егетләре сирәк очрый. Саф татарча сөйләшкәнен дә өстәп куйыйк, анысы да аерым мактауга лаек.
Чалгы, кырлы бәләк, чыршы агачыннан кәгазь калынлыгы гына уеп ясалган кубызлардан башлап, ак гармуннарда өздереп уйнаучы егет белән очраштык әле. Хәтта самавыр торбасыннан да көйләр чыгара. ХХI гасырда андый татар егетләре сирәк очрый. Саф татарча сөйләшкәнен дә өстәп куйыйк, анысы да аерым мактауга лаек.
Курамша моңнарын тапканчы...
Фольклорчы галим, милли уен коралларын коралларын өйрәнүче, музыкант Дамир Габдрахманов унбиш төрле халык уен коралларында уйный белә. Татар фольклоры турында күп санлы фәнни мәкаләләр һәм җыентыклар авторы. Галим сыйфатында Татарстанның төрле районнарында экспедицияләрдә булган, инде тугыз ел Казанның 24 нче балалар музыка мәктәбендә һәм 15 нче татар гимназиясендә укучыларга музыка серләре өйрәтә. Курайчылар ансамбле белән республикада гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә дә чыгыш ясыйлар. Халкыбыз уен коралларының аһәңен башка милләт вәкилләренә дә тыңлатып, татар милләтенә карата мәхәббәт тәрбияли.
Бөгелмәдә туып үскән егет, бәләкәй чагында әти-әнисенә ияреп кунакка йөргәндә үк, төрле уен коралында уйнаучыларга соклана башлый. Телевизор, радиодан төрле халык ансамбльләре оркестрлары һәм аерым башкаручыларның чыгышын ишетүгә, дөньясын онытып йотлыгып тыңлый. Күршедәге Гөлүсә апаларында гармун барлыгын белеп алгач, аларның тынычлыгын качыра. Көн дә кунакка кереп, гармун тарта башлый. Күрше апасы, нәни уенчы нота авазларын дөрес җыйсын өчен, гармун төймәләренә кәгазь кисәкләрен катык белән ябыштырып куя торган була. И тырыша Дамир радиодан яңгыраган көйләрне чыгарырга, и тырыша... Тик Курамша моңнары гына килеп чыкмый. Гөлүсә апа гаиләсенең дә сабыр савыты тула, көннәрдән бер көнне Дамир: «Гармун ватылды», – дигәнне генә ишетә...
Мәктәптә укыганда музыка мәктәбенә дә йөри башлый. Румия Борһановада баян классында шөгыльләнә. Ә бүлмә диварында төрле уен кораллары рәсеме төшерелгән зур картина эленеп тора. Монда нинди генә уен кораллары юк! Һәрберсе кызыклы, нинди тавыш чыгара икән соң болар? Малай шулай музыка дөньясына беренче адымнарын атлый. Баян, тальян, курай, кубызның серләре акрын-акрын ачыла башлый...
Көпшә курайдан башлана
2005 елда егет Казанга килә. Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының музыка факультетына укырга керә. Белемен Русия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Рәгъде Халитов классында арттыра башлый. Бөгелмә музыка мәктәбендә музыка дөньясына ымсындырып торган рәсемнең нәкъ менә Рәгъде Халитов тарафыннан төзелгәнен аңлый. Остазның уңганлыгын Дамир бүген дә шатланып сөйли. Татар халкының борынгы уен кораллары, бай, киңкырлы фольклор музыкасы сәнгатенең тылсымлы көчен нәкъ менә университетта укыганда төшенә башлый. Студент егет төрледән төрле фәнни конференцияләрдә чыгыш ясый, милли музыкаль мирасыбыз турында мәкаләләр яза.
Өченче курста укыган чагында Дамир үз куллары белән курай ясап карый. Көпшә курай килеп чыга. Рәгъде Халитов хезмәтләрен укып өйрәнгәннән соң туган хыялын чаңгы шуганда күргән көпшәдән тормышка ашыра ул.
«Көпшә кураем бүген дә саклана, аңарда рәхәтләнеп уйныйм», – ди музыкант егет.
Педагогтан өстәмә дәресләр ала, үзенчәлекле күргәзмәләргә йөри... Төрле аудиторияләрдә чыгыш ясаганда уен кораллары ясаучы осталар белән дә очраша, элемтәләр булдыра, милли байлык мирасына карата күзаллавын киңәйтә, магистратура тәмамлый.
Татарныкымы? Уртакмы?
Һәрбер уен коралының үз тарихы бар. Әмма кайбер инструментлар алар интернациональ санала. Мәсәлән, кубыз – ул бөтен дөньяда бар. Уртача озынлыктагы курайны алсак, русларда ул «свирель» яисә «сопелка», грузиннарда «саламури» дип атала. Элек бу төр курайлар агачтан эшләнгән, бездә исә, Ифрат Хисамов аларны әлүмин торбалардан ясый башлаган.
– Татарныкы гына булган уен кораллары, әлбәттә, бар һәм алар байтак күп, төрле тарихи һәм этнографик хезмәтләр, археологик табылдыклар, борынгы әдәби әсәрләр аша да күз салырга мөмкин аларга, – ди Дамир. – Борынгы Болгар шәһәрен, Казан кирмәнен казыган чагында пластиналы кубызлар һәм төрле-төрле таш сыбызгылар чыккан. Шулай ук Актанышта да Такталачык төрбәсеннән (мавзолееннан) чыккан уен кораллары билгеле. Алар арасында тынлы һәм бәрмә кораллар да бар. Аларның һәрберсенә карата уен коралын фәкать безнеке генә, дип әйтеп буламы? Ашыкмагыз! Тавыш үзенчәлекләрен һәм ясалышын белеп, төрле чыганакларны карап, тикшереп әйтергә һәм нәтиҗә чыгарырга кирәк. «Менә бу уен коралы безнеке генә!» – дип әйтергә мөмкин түгел, чөнки Идел буенда урнашкан күп кенә халыкларда, төрки халыкларда охшаш уен кораллары бик күп. Ә безнең территориядә төрле фольклор экспедицияләрендә, тарихи һәм этнографик хезмәтләрдә һәм археологик табылдыклардан килеп чыкканнарын, шулай ук төрле корифей этнографлардан мирас булып калганнарын «Бу – безнең Татарстан җирлегендә кулланылган уен кораллары!» – дип авыз тутырып әйтә алабыз.
Татар уен кораллары тарихын өйрәнүче галим әлеге темага бик сак карый. Фикерне яңгыратканчы, аның асылына төшәргә кирәк, дип саный.
Сәнгать әһеле – бер башка өстенрәк
Музыкаль тәрбиягә совет чорының башлангыч дәверендә үк зур игътибар бирелә. Укытучылар әзерли торган уку йортларында мандолина уйнарга өйрәткәннәр.
«Музыкаль, әхлакый тәрбиягә хәзер дә зур әһәмият салына. Классик тәрбияне дә музыкасыз күз алдына китереп булмый. Бу инде Борынгы Мисыр, Греция, Кытайдан килгән. Музыка уен коралы кешенең җанын тәрбияли, эчке рухи дөньясын баета. Сәнгать белән кызыксынган кеше, гади кеше белән чагыштырганда, бер башка өстенрәк. Дөньяны да ул башкачарак күрә», – ди фольклорчы галим.
Дамир белән без репетиция вакытында очраштык. Башлангыч сыйныф балалары курай дәресенә килгән иде ул. Балалар уен коралында уйнарга гына өйрәнеп калмыйча, татар көйләренең килеп чыгышы, аларның кулланышы турында да кызыклы мәгълүмат ала һәм төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый. Музыка белән шөгыльләнү – зур хезмәт. Ул холыкларны да тәрбияли, балада сабырлык, үҗәтлек кебек сыйфатларны да үстерә.
Алыштыргысыз хәзинә
Уен кораллары тарихы турында фикер йөрткәндә, чыннан да Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Халитовны телгә алмый мөмкин түгел. Профессор да, укучысы Дамир Габрахманов кебек үк, милли уен коралларын торгызуда дәүләт дәрәҗәсендә программа булу заруриятен раслый. Татар галимнәре белдергәнчә, җәмгысе татарга хас җитмештән артык музыка уен коралы барлыгы мәгълүм. Алар арасында гөслә, саз, думбыра, мандолина, гыҗик – кыллы уен кораллары. Кубыз, пычкы, шалтырма, шакылдавык – үз яңгырашлы уен кораллары. Таш сыбызгы, көпшә курай, курай, сорнай – тынлы уен кораллары. Дәф, дөңгер, дөмбри – бәрмә уен кораллары. Сорнай, дәф, кыл кубыз, җәя кубыз, ятаган һәм башка уен кораллары, сәнгатькәрләр тырышлыгы белән, бүген кайбер ансамбльләрнең үзенчәлекле бизәге булып тора. Әнә шул милли хәзинәбезне сакларга иде. Күргәнебезчә, татар музыкаль фольклоры – тел сагында алыштыргысыз корал һәм хәзинә...
Тарихи белешмә:
Таш сыбызгы
Тарихы дистәләрчә мең елларга якын. Бу хакта төрле археологик катламнарда керамикадан, таштан ясалган борынгы сыбызгыларның табылып торуы билгеле. 800-1000 ел элек халкыбызның шундый уен кораллары булган.
Гармун
Гармунның тарихы әллә ни зур түгел. Аны, беренче булып 1782 елда немец Бушман ясаган. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, узган гасырның утызынчы елларында Русиядә дә ясый башлаганнар, әлеге уен коралын Тула шәһәрендә җитештергәннәр. Безнең ил осталары гармунны камилләштерә, аның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов, татар гармуны, хромкалар – әнә шушындыйлардан. Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин исеме белән бәйле. XX гасыр башында Нократ губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала. 1934 елда Татарстанда гармун фабрикасы төзелә, илленче-алтмышынчы елларда гармун ясау эше киң колач җәя. Татарлар аеруча тальян гармунны үз итә. 1860 елда ук этнографлар гармунны – татар авылына хас музыка коралы, дип язганнар.
Кубыз
Традицион татар музыка уен коралы, телле-чиртеп уйный торган идиофон (үз яңгырашлы уен коралы). Татар көнкүреш музыкасында агачтан, сөяктән һәм тимердән ясалган кубызлар кулланылган. Уйнау алымы гади. Ул киләчәктә дә тотрыклы яшәячәк, чөнки хәзер дә бу архаик уен коралын ясаучы осталар бар. Бигрәк тә Ифрат Хисамов тарафыннан ясалган дагасыман һәм пластинкалы кубызлар югары бәяләнә.
Фотолар Дамир Габдрахмановның шәхси архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев