-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Шагыйрьгә остаз кирәкме?
Кем соң ул остаз, гомумән? Үзендәге белемне һәм тәҗрибәне башка кешегә тапшыручы. Димәк, билгеле бер өлкәдә зур уңышка ирешкән,,осталыкка һәм тәҗрибәгә ия булган кеше. Шуңа өстәп, бар җаваплылыкны тоеп дәвамчы эзләү эшенә керешкән, тәрбияләргә зур һәм сүрелмәс теләге булган, ихтыяр көче нык булган кеше дә.
«Хәзерге әдәби мохиттә остазлыкны күрмим», – дим Гаташка.
«Әйе шул, – ди. – Бик кызганыч, хәзерге буында остазларга мохтаҗлыкмы, үзләренә кадәр булган әдәбиятны, шигъриятне белүме җитешми. Бер караганда, бүгенге көндә иҗатчылар бик белемле инде, виртуаль дөньяны да аңлыйлар. Белемле булгач, остазлар кирәкми, традицияләр кирәкми, дип уйлыйлардырмы... Бу – ялгыш. Нинди генә булсаң да, басып торган җирең, тамырың, нигезең булырга тиеш. Ә нигез – халык авыз иҗатында һәм безгә кадәр булган шагыйрьләрдә, әдәбиятта».
«Остаз кирәкме соң ул?» – дип сорыйм Рүзәл Мөхәммәтшиннан. «Булса, яхшырак, һәрхәлдә», – ди.
«Сиңа остаз кирәкме?» – дим Гүзәләгә. «Үз яшьтәшләрең синең иҗатыңдагы уңышлы якларны, кимчелекле якларны яхшырак тоялар сыман. Бер сулышта булгангадыр инде ул, бәлки», – ди.
Шуңамы, остаз роленә замана белән бергә атлаучы кеше кирәк, дигән фикер киң таралган. Белмим, мөһимме икән остазның замана белән бергә атлавы. Ул кеше шәкерткә тартылучы булырга тиештер. Күңеле дә кайтмас булырга тиеш. Бер буын икенчесеннән коточкыч һәм искиткеч нык аерылып торганда, аны кабул итәргә, үзе кебек булмавы өчен кичерергә сәләтле булырга. Әйе, күңеле дә кайтмый, бик тырышсаң да кайтмый хәтта, сине дөньяга күрсәтү теләге дә, дөньяны сиңа күрсәтү теләге дә кимеми анда... Һәм чын альтруисттыр ул остаз.
Әдәбиятка остазлык кирәк дип уйлыйм мин, мохтаҗ кебек ул остазлыкка, ымсынып түзә кебек. Гаташ әйткән традицияләрне саклау өчен кирәк, иҗатка яңа гына килгән кешеләрне дөнья йотмасын өчен, һәр мәдәни чара саен телгә алынмыйча, таләп ителмичә калмаган миллилекне, аһәңне, моңны кайтару өчен кирәк остазлык.
Остаз шәкертен үзе сайлыймы?
Мөхәммәтша:
– Остаз сине сайлый дигән фикердән ерак торам. Бу ике кешенең бер-берсен табуыдыр. Өлкән буын иҗатчының яшь буын иҗатчыга бирер байлыгы, рухи мирасы бар, ә яшь кешенең ул мираска ихтыяҗы бар. Һәм болар туры килсә, остаз-шәкерт тандемы хасил була да.
Морат:
– Остаз шәкертен беркайчан да сайлап алмый. Каләм тибрәткән кеше үзе сайлап ала аны. Башка юлы юк. Мәктәптә укыганда ук нәрсәдер язасың-сызасың бит инде. Җаныңа кем хуш килә, шуннан тора барысы да. Шул гомер буе озата бара инде.
Гаташ:
– Остаз, чынлап та, үзенә, җанына якын булган бер кешене сайлый ул. Яза торган кешеләр күп бит. Мин аның остазы булыйм әле, дип түгел, ә бәлки, үзең күрергә теләгән, көткән талантны күргәч сөенү, башкалар белән уртаклашу теләгеннән, аларга җиткерәсе килү, дөньяга чыгарырга ярдәм итүдән башлана остазлык.
Язманы тулысынча журналның гыйнвар санында укый аласыз
Фотолар: социаль челтәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз