Логотип Идель
Мәдәният

Шау-шу уяткан фильм турында фикерләр

"Зөләйха күзләрен ача" фильмы турында төрле фикерләр яңгырады һәм бу көннәрдә тагын да яңгырар кебек әле...

"Зөләйха күзләрен ача" фильмы турында төрле фикерләр яңгырады һәм бу көннәрдә тагын да яңгырар кебек әле...

Гүзәл Сәгыйтова, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры:


“Галимҗан Ибраһимовның әлеге темага кагылышлы "Татар хатыны ниләр күрми” повесте мәктәп программасында бар, унынчы сыйныфта укыдык без аны. Гази Кашшаф әсәр турында “иң көчле реалистик әсәр”, “революциягә кадәр яшәгән хатын-кызлар язмышын, аларны чолгап алган тирәлекне күрсәтә”, дип язган. Әйе, ул вакытта типиклаштыру турында сүз барырга мөмкин булгандыр... һәм татар хатынына гына бәйле түгел. Хәзер башка вәзгыять. Акыллы тамашачы моны аңламый калмый. Ләкин, кызганычка каршы, аерым очракларда бездә дә, башка милләтләрдә дә мондый күренешләр бар. Юкка гына бүген бөтен дөньяда абьюз темасына багышланган кинолар киң популярлык алмаган. Һәм финалга килгәндә... без башка чит ил әдәбиятын яисә киносын караганда “тәк, финалда испан кызы инглиз кешесенә кияүгә чыкты, бу начар тарих”, дип карап утырмыйбыз. Без мәхәббәт һәм киләчәк өчен җан атабыз. Аерым кеше язмышы турында уйланабыз...”

Эльнар Байназаров, “Известия” газетасы журналисты, шагыйрь: 


“Күпчелек кеше “+18 күренеш”ләрен тәнкыйтьләде. Белмим, моны әйтергә ярыймы икән инде, үзе зур сер дә кебек, ләкин татарлар да адәми затлар, алар да шул ук кан һәм иттән тора һәм (игътибар) бөреләнү юлы белән нәсел калдырмый. Ул сәхнәләрнең урынлылыгы һәм озынлыгы – режиссер белән сценарист эше, милләткә кагылышы юк.”

Айваз Садыров, телевидение һәм радио алып баручысы:


“Бер яклы критика гадәти хәл инде ул. Әле нәкъ тә шундые популистик характерда булганлыктан, йогышлы була. Болай кубарылып татарны идеальгә чыгарырга тырышу да начар түгел бит. Милли үзаң бар, димәк. Тик шушы сәнгатьтә күрәсе килгән идеал татар моделен үзендә булдыру - менә монысы икенче сорау...”

Эльмира Җәлилова, шагыйрә:


“Фильм татар яисә башка милләт турында (гына) түгел. Ул -тарих! Сәнгатьнең гомумән милләте юк! Һәм булырга тиеш түгел: ахмак, кара халык татарда да, урыста да, чувашта да, марийда да булган һәм бар. Мин чеп-чи татар авылында, районында чеп-чи татар килененең кайнанасын үз нигезеннән куып чыгарып, кайнанасы үз өен, нигезен, авылын сагынып, саргаеп акылдан язып үлгән очракны; чеп-чи татар кайнанасының йөкле килененнән ризыкларын яшереп, киленнең ачлыктан чиргә сабышкан очракны беләм. Роза Хәйруллинага (аның образына) тел-теш тидерүчеләргә монысы. Әти-әнисенә, хатынына, балаларына кул күтәргән бик күп «Мортаза» ларны беләм. ⠀Һәм менә башка ил фильмнарын карыйсыз: анда җинаятьче, психик тотрыксыз, амораль кеше күрсәтелә- һәм сезнең берәрегезнең башына «Охооо, болар хәшәрәт икән, болар бөтенесе түбән җаннар икән!» дигән уй-фикергә охшаш берәр нәрсә киләме?!”


Фәнис Җиһанша, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:


“Минем дә әни ягыннан 7 балалы бабайны сөргенгә сөрергә хөкем итәләр. Әби соңгы көннәренә хәтле ничек аларны куып чыгарганнарын, хайваннырын тартып алганын ачынып сөйли иде. Бабайны кыш көне, шулай ук, чанага утыртып алып китәләр. Үзе белән берни алырга да рөхсәт итмиләр! Бары өстенә затлы төлке тунын гына салып өлгерә. Ул тунны әби, берничә көннән, әтисенең хәлен белергә Әтнәгә килгәч, кулга алган милиция өстендә күрә. Әби исә, әтисе белән очраша алмый. Судсыз нисез атып үтергән булалар... ⠀ Менә шундый кыска гына тарих. Бүген миңа көне буе журналистлар шалтыратып фикеремне сорадылар. Шуңа күрә кичәге "хатамны" төзәтеп (1 сериясен карамаган идем) бүген экран каршында 2 сериясен карап утырам. Сез дә карыйсыздыр бит? Әллә ул "кулаклар" белән көрәш бездә булмаганмы? Ни дисез?

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклесе:

Татарстан акчасына татарлар турында нинди пычрак фильм төшергәннәр! Имеш, бер Зөләйханы күтәрәбез, дигән булып, бөтен милләтне түбәнәйткәннәр, аяк астына салып таптаганнар. Чөнки вәхши Мортаза да, аның Анасы убырлы карчык та татарның җыелма образы буларак күрсәтелә. Иң начар, иң пычрак, иң явыз рәвештә күрсәтелә. Боларны үтергән өчен дә, талаган өчен дә кызганырлык түгел. Димәк, узган тарихтагы татарны да кызганырлык түгел – илсез-җирсез калганы өчен дә, телсез-динсез калганы өчен дә… Вәхши, ерткыч татар шулай бетәргә тиеш – халык күңеленә шул фикер сеңдерелә. Бу фильмны карагач, милләт үзенең татарлыгыннан җирәнергә тиеш – яшерен максат шул. Дөньяга күзләрең ачылу өчен, бәхетле булу өчен шул вәхши татарны үтергән урыс куенына кереп ятарга кирәк икән… Татар ясап калдырган балаңа урыс фамилиясен бирергә кирәк икән. Үзеңә, нәселеңә дә урыс булырга кирәк икән. Фильм менә шул турыда. Калган өлешен карап тормаска да мөмкин.
 

Әлегә менә шундый фикерләрне тупладык. Ә сез карадыгызмы фильмны?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев