Логотип Идель
Мәдәният

Шекспирны уйнау - уен эш түгел

Хәтерләсәгез, Казан театр училищесы студентлары Шекспирның «Цимбелин» пьесасы буенча куелган спектакльне тамашачыга тәкъдим иткән иде. Әлеге пьесаның татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куелуы. Шушы вакыйганы сәбәп күреп, училище студентлары, режиссер һәм татарча текст авторы белән сәхнәдә шигъри тәрҗемә текстына бәйле кыенлыклар турында сөйләштек.

Хәтерләсәгез, Казан театр училищесы студентлары Шекспирның «Цимбелин» пьесасы буенча куелган спектакльне тамашачыга тәкъдим иткән иде. Әлеге пьесаның татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куелуы. Шушы вакыйганы сәбәп күреп, училище студентлары, режиссер һәм татарча текст авторы белән сәхнәдә шигъри тәрҗемә текстына бәйле кыенлыклар турында сөйләштек.

ТАТАРЧА «ЦИМБЕЛИН» НӘРСӘДӘН БАШЛАНДЫ?

Пьесаның татарчага тәрҗемәсен эшләгән Луиза Янсуар:
– Очраштык та: «Эшлибезме?!» – диештек.
Килештек! Минемчә, миннән дә бигрәк, Резеда (Резеда Гарипова – спектакльнең режиссеры. – Авт.) өчен риск булды бу, чөнки студентлар белән мондый катлаулы материалга алыну зур тәвәккәллек таләп итә. Әмма без бу курс белән әле беренче уку елында ук поэтик материалга нигезләнгән спектакль әзерләдек: минем шигырьләр буенча – «Ишек»не. Аннан педагоглары Зөлфәт Закиров алар белән «Таһир-Зөһрә»не эшләде, бу да – эпик материал, катлаулы, шигъри. Шекспирның сонетларын тәрҗемә иткәнем бар иде. Жанрны, үлчәмне тоеп карау өчен. «Макбет»ыннан өзекләрне. Башка тел структурасын, фактурасын кичү, үз «мин»ең кысаларыннан чыгып китү ошый. Тәрҗемәгә керешкәнче, оригиналга мөмкин булганча якынаерга омтылам. Һәм әсәр пәйда булган чорны, вазгыятьне, авторның шәхесен, кыскасы, контекстны өйрәнү бик зарур. Шекспирдагы һәр комментарий эзе буенча бардым, интертекстуаль кыр – искиткеч аңарда!

Спектакльнең режиссеры Резеда Гарипова:

– Луиза Янсуарга студентлар белән «Цимбелин»ны куясы килгәнлеген әйт тем. Ул тәрҗемәгә бәйле авантюр тәкъдимемне кабул итеп алды. Тагын бер кат студентлар белән киңәштек. Аларга да сюжет ягыннан ошады пьеса. Димәк, эшлибез, дип карар кылдык. Без аны яхшы гына кыскарттык та әле: туксан биш биттән кырыкны калдырдык. Фестивальдә чыгыш ясагач (#PRO Театр фестивале. – Авт.), тагын да кыскартырга була иде дигән фикерләрне ишеттек әле. Әмма мин кыскартмас идем инде бүтән.

СПЕКТАКЛЬНЕҢ ШИГЪРИ ТЕЛЕ

Луиза ЯНСУАР:
- Шекспир, Пушкин, Тукай... – алар даһи, алар шул даһилык категория сенә кертеп утыртып куелуы белән үк – «үле». Һәм, даһи булгач, билгеле инде, ул бары тик югары категорияләр белән генә эш иткән, дип фаразлана. Мин «Цимбелин»ны башта төрле тәрҗемәләрдә кат-кат укыдым, аннары Резеда белән инглизчәсенә үтеп кереп карарга тырыштык. Аның теленең чынлыкта нинди булуын аңлау зарур иде. Рәхмәт, инглиз теле көндәлек аралашу теле булган танышлар, дусларым ярдәмгә килде. Британиядә яшәүче танышым, хәтта Шекспирның Оксфорд басмаларын да бүләк итте!

Бүгенге яшәү ритмына якынрак тыгыз текст белән эш итәргә теләдек. Ә моңа кадәр Шекспир текстының үз чорын нан килгән музыкасын ишетергә кирәк иде, аның лексик катламына, троплар катламына үтеп керергә, аллитерацияләренә, фонетик аһәңенә...

Нәрсәне безнең телдә яңгыратып булмаячагын аңларга, нәрсәнең тәңгәл килүен ачыкларга. Шекспир теле – үз заманы өчен чикләрне киңәйткән тел ул. Ул заманының төрле катламнар телен кушкан, сүз ясау белән мавыккан, латин сүзләренә, герман алынмаларына, милли җирлеген саклаган хәлдә, яңача милли укылыш, бизәк өстәгән. Вакыт буйлап сәяхәткә китсәк, шул чордагы «Глобус»ка кайтсак, нәрсә күрер идек? Төрле катлам вәкилләре өчен җайлаштырылган һәм нигездә күңел ачу урыны булган театрны. Аксөякләр өчен аерым урыннар, сәүдәгәрләр өчен – аерым, махсус чакырылган дәрәҗәле кунаклар – сәхнәдә. Ә инде «граундлинг» катламы (ягъни «талымсыз тамашачы», «кара халык»), аңлашыла ки, утыру кебек кадергә дә ия булмый, чикләвек яра-яра, басып кына карый. Шекспир, әлбәттә, тел мәсьәләсендә, үз алдына иң «талымсыз» тамашачысы да сүзнең ни турында барганын аңлауны шарт итеп куйган. Сүз уйнатуларның адресатына барып җитүен теләп, дип фаразлыйк, шактый тозлы-борычлы, каз тәннәрен чыгарырдай шаярулар да кулланган, аның текстларында юмор – гаҗәеп!

Тәрҗемә итү барышында Шекспирга ихтирамым бермә-бер артты: гаҗәеп нечкә, күкнең иң югары катында йөзәргә сәләтле, үтә зәвыклы, нәзакәтле Шагыйрь, Философ та, бер нәрсәдән дә тайчанмый торган, сүгенүләргә дә урын калдырырга сәләтле Хулиган, Провокатор да... Аның даһилыгы нәкъ менә шунда – ул үз дәверендәге кагыйдәләр белән чиктәш яңа кагыйдәләр уйлап чыгара алган зат. Ә иң мөһиме: аларны урнаштырып калдырырга! Ул текстны гаҗәеп итеп үреп бирә. Репликаларны тәрҗемә иткәндә, мин эчке рифмаларга, аллитерациягә бик нык игътибар итәргә тырыштым. Студентларга кыен булгандыр: бер персонажның сөйләме тәмамланганнан соң, икенчесенең аңа җавабы рифмалаша, шулай итеп текст буйдан-буйга боҗралана. Аз гына ялгыштыңмы, музыкасы, киеренкелеге, «фишка»сы югала...
Резеда Гарипова:

– Текст белән эшләүгә килгәндә, драма театры актеры каршында торган бурычларның иң авырыдыр бу, мөгаен. Биредә сүз драматик шигырь турында да бара әле, җитмәсә. Ә бу – иң катлаулы жанрларның берсе. Әмма мин драматик шигырьне махсус сайлап алдым, актерларның мөмкинлекләр диапазонын киңәйтү өчен. Прозада уйнарга театрларда да өлгерерләр әле. Ә студентка иң яхшы әзерлек һәм сынау – драматик шигырь белән эш итү. Әмма мин алар мөмкин кадәр яхшы уйнадылар дип санамыйм әлегә (Резеда Гарипова – бик таләпчән режиссер. – Авт.).

Сакау һәм бераз сәеррәк табиб Корнелий ролен башкарган Алия Алиева:
Текст җиңел ятланды, минемчә, шигырь юллары һәрчак җиңел ятлана. Әйе, борынгы сүзләр дә бар иде, әмма мәгънәсен аңлагач, текстка кереп китү кыен булмады. Интонацияне тоту бөтен текстта да авыр, без аның өстендә бик күп эшләдек, вакыт шактый бирелде аңа. Текстның тәрҗемә булуы да авырлык китермәде, чөнки без башта Шекспирның оригинал вариантын укыдык, аннан соң гына тәрҗемәсенә күчтек.

Дәвамы журналның гыйнвар санында

"Татар-информ" фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова Шекспир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев