Логотип Идель
Мәдәният

Шигырь яза торган кешеләр (дәвамы)

"Язганда бик озак язам. Вакытны тикшергән юк, якынча, ике сәгатьтер, бәлки аннан да күбрәктер, чөнки мин язганда ук сүзләрне туры китерергә тырышам".

«Мин илһамның нәрсә икәнен белмим!»

"Язганда бик озак язам. Вакытны тикшергән юк, якынча, ике сәгатьтер бәлки аннан да күбрәктер, чөнки мин язганда ук сүзләрне туры китерергә тырышам".

Миләүшә Гафурова. Шагыйрә. 19 яшь. Балтач районының Карадуган авылында туган. КФУның Югары Журналистика мәктәбендә укыган. Яшәүнең мәгънәсе юк, дип саный.

Сүз һәм рәсем сәнгате: кайда иркенрәк һәм чаралар күбрәк?
Икесендә дә чара җитәрлек, ләкин рәсем сәнгатендә иҗат итү мөмкинлекләре күбрәк. Рәсем ясаганда, син теләсә ничек кыландыра аласың һәм ниндидер белемең булу, теориясен белү сиңа мәҗбүри түгел...

Бу шигърияттә дә шул ук бит инде...
Әйе, ди... Алай түгел, шул. Син шигърияттә бөтенләй бергә куеп булмаган сүзләрне куллана алмыйсың, әгәр алар нәфислек ягыннан килешмәсә...

«На вкус и цвет» дигәндәй.
Ничек инде «на вкус и цвет»? Юк инде! Гап-гади хата була ул!

(Көләм) Аңладым.
Рәсем ясаганда, син моны тоеп эшлисең икән, теләгән нәрсә ясый аласың, ябыштырасың, ерткалыйсың, теләсә ничек боза аласың, тик ахыр чиктә ул барыбер яхшы килеп тә чыгарга мөмкин.

Хм... Ә шигърияттә әйбәт килеп чыкмау ихтималы зурракмы?
Шигърияттә син үзеңне контрольдә тотарга, чикләр барлыгын белеп, аңа бик сак карарга тиешсең.

Синең өчен илһам – нинди ул? Сурәтлә әле.
Гыйбадәтханә димәкче идем, әмма, гыйбадәтханә – ул башка кешенең иҗатыдыр. Ә илһам... Мин үзем юлны яратам, һәм минем өчен юл гына ул. Илһам исә – үзе иҗат. Бәлки, аны шул иҗат вакытында килгән ачыш (озарение) дип карарга кирәктер...

Шигырьләрең белән озак эшлисеңме?
Язганда бик озак язам. Вакытны тикшергән юк, якынча, ике сәгатьтер (бу озак дип аталамы инде? – Авт.), бәлки аннан да күбрәктер, чөнки мин язганда ук сүзләрне туры китерергә тырышам.

Кире кайтып төзәтергә яратмыйсың инде?
Ихласлык мөһим. Язганда сиңа килгән ул образны, уйны тасвирлап бирердәй сүзне тапканчы утырам. Кайвакыт ул табылмый... Илһамның нәрсә икәнен мин белмим! Юк миндә ул. Бәлки, иҗатка этәргечне шулай атыйлардыр. Иҗатка этәргеч булса, ул. һичшиксез, мәхәббәт инде.
 
Иҗатыңда еш кабатлана торган образ бармы?
Кан образы. Аллаһ бик күп. Әйе, миндә образлар кабатлана. Зират. Чөнки мин зиратны бик яратам. Ялан аяклар. Болар барысы да миңа бәйле инде.

Нигә кан? Борыныңнан еш кан аккангамы?
Ниндидер мистикага якын булганга. Бик күп мәгънәле, бай образ. Шуңа мин аны бик еш кулланам.  

Уралдан үзең белән нәрсә алып кайттың? (Бу әңгәмә алдыннан гына Миләүшә Урал тауларыннан кайткан иде. – Авт.)
Уралда үземне өйрәндем кебек. Без анда кыргый кешеләр шикелле яшәдек, бер атна юынмыйча, ташлар арасыннан сулар эчеп. Авыр булмады, шулай итеп, үземә уңайлылык мөһим түгел икәнлеген аңладым. Дөнья кечкенә икәнен тойдым. Биектә мүк белән капланган ташлар өстеннән йөргәндә аяк тая һәм син үлемнең никадәр якынлыгын аңлыйсың – ул сиңа азарт бирә. Һәм, әйе, бер шигырь дә язмадым, ул турыда уйламадым да. (Миләүшә Мөдәррис Әгъләмның шигъри җыентыгын Уралга үзе белән алган, һәм китап битләренә чәчәкләр, үләннәр җыеп кайткан – Авт.)

Гүзәл Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият Мәдәният татар шигърияте шигърият шагыйрәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев