Логотип Идель
Мәдәният

Шәүкәт Галиев – рухи остазым

Йолдызнамә буенча, без икебез дә – Чаян. Кем әйтмешли, ноябрь балалары. Мин туган елны, ягъни 1961 елда, Шәүкәт абый Галиев Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары Әдәби курсларны тәмамлый.

Йолдызнамә буенча, без икебез дә – Чаян. Кем әйтмешли, ноябрь балалары. Мин туган елны, ягъни 1961 елда, Шәүкәт абый Галиев Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары Әдәби курсларны тәмамлый. Шул ук елда аның «Сөенечләрем, көенечләрем» дигән китабы басылып чыга.

Якташым Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев һәм, әлбәттә мәшһүребез Тукай – әдәбият дөньясына килүемдә зур йогынты ясаган әдипләр. Мәктәптә укыган елларда Шәүкәт абыйның балаларга адресланган «Камырша» (1962), «Тамаша» (1964), «Шәвәли» (1965), «Көлке бүлмәсе» (1967), «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр» (1968), «Котбетдин мәргән» (1971) һәм «Тылсымлы көзге» (1974) китапларын су урынына эчтем, дисәм, һич ялгыш булмастыр. Шактый калын һәм төсле рәсемнәр белән бизәлгән «Тылсымлы көзге» шактый вакыт өстәл китабым булды, дип тә әйтә алам. Алда санап үткән китаплар, алардагы юмор балалар өчен үземә дә язып карарга кирәк, дигән теләк уятты...

1983 елның башларында мин, университетны тәмамлап бетермәгән килеш, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзер – «Сабантуй» журналы) эшли башладым. Газетаның ул чактагы герое – Шәвәли. Шәвәли исә, Шәүкәт абый Галиев каләменнән «сикереп төшкән» шаян, мут малай. Газетада көлкеле сәхифәләр эшләгәндә Шәвәлинең урыны һәрвакыт түрдә булды. Шагыйрь абыйның Котбетдин, Сәйфетдин, Камырша һәм Шәвәли кебек әдәби геройлар уйлап табуы, Шәвәлинең исә озак еллар газета битләреннән төшмәве үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли...

Сиксәненче еллар ахыры. Илдә – шикәргә кытлык. Бермәлне Шәүкәт абыйның 1962 елда ук язган бер дүртьюллык шигыре келт итеп исемә төште:

Шәвәли күлгә бара,
Шикәрен суга сала:
 – Ширбәтле су эчсеннәр,
Балыклар тиз үссеннәр!

Туктале, мәйтәм, моңа пародия язып була бит! Илдә шикәр юк, ә Шәвәли һич жәлләми шикәрен суга сала. Нәрсә бу? Болай булмаска тиеш! 1988 елда мин бу шигырьгә мондый пародия яздым:

Шикәрне талонга гына алган болгавыр заманнарны да кичәргә язды шул безләргә. Хәер дүрт елдан соң илдә вазгыять янә үзгәрде. Мин пародияне дәвам итәргә булдым:

Бүген безнең Шәвәли
Шундый сүзләр әвәли:
 – Күлгә бармыймын, җитәр, –
Талонга да юк шикәр!
Бер ел үтүгә, пародиянең эчтәлеге үзгәрә төште:
Инде хәзер Шәвәли
Сагыз чәйнәп йөргәли...
Һәм әйткәли:
 – Шикәрләр
Төшкә генә кергәли...
1997 ел. Илдә вазгыять бөтенләй башка юнәлеш алды:
Бүген безнең Шәвәли
Йөри һаман зарланып:
 – Шикәр бар, тик, нәгаләт,
Хезмәт хакы алган юк!
2006 ел. Бер үк илдә яшәсәк тә, көнкүреш шартлары гел үзгәреп тора:
Шәвәлинең өч тиен
Булса да хезмәт хакы...
 – Зараза! Шикәр-тозның
Тагын бәясе артты!

Аязучан болытлы һава, дигәндәй, менә шундый һәрдаим үзгәрүчән илдә һәм болгавыр заманда яшибез. Пародияне әле тагы да дәвам итеп булыр иде... Моңа безнең илдә җирлек җитәрлек...

Шәүкәт абый белән шактый аралашып яшәдек. Эштән соң алар, гадәттә, Илдар абый Юзеев белән һәрвакыт бергә булырлар иде.

СССРның Татарстандагы Әдәби фонд директоры булып эшләгән чакта, 1987 елның апрель ае иде булса кирәк, минем эш бүлмәмә алар икесе бергә килеп керде. Кичке эңгер-меңгер вакыт иде. Өчәү байтак вакыт сөйләшеп утырдык. Янымда Илдар абый Юзеевның «Мәхәббәт китабы» дигән шигырьләр җыентыгы бар иде. Илдар абыйдан шул китапка култамга салуын үтендем. Ул болай дип язып бирде:

«Ләбиб!
Син сорама, шагыйрь кайчан китә,
Нигә китә, яше ничәдә?
Һәммәсен дә, бәлки, аңларсыңдыр
Без утырган шушы кичәдә...»

Шәүкәт абыйның китабы үз янымда юк иде.

 – Борчылма, Ләбиб, – диде Шәүкәт абый. – Киләсе елга яңа китабым чыга. Чыгуга иң беренче сиңа автограф язып бирермен!

Сүзендә торды Шәүкәт абый: ләкин ниндидер сәбәп белән ул әлеге китабын вакытында бирә алмады. Бары тик 2003 елның гыйнвар аенда гына, җай-вакыт табып, вәгъдә иткән китабын – Татарстан китап нәшриятында җитмеш яшьлек юбилее уңаеннан дөнья күргән «Шәвәли хәйләсе» (1998) дигән шигырьләр мәҗмугасын бүләк итте. Әлбәттә, култамга салып: «Ләбиб юмордашка, атказанган исеме белән котлап –

Шук мыек астыннан елмаеп
Биектән бөеккә барасың.
Киләчәк тавыннан шәт әле
Безгә дә борылып карарсың!
Шәүкәт Гали һәм Шәвәли».

Аңарчы, әлбәттә, 1997 елда басылып чыккан «Минем беренче китабым» дигән җыентыгын 1999 елда, култамга салып, бүләк иткән иде инде: «Ләбиб юмордаш-юлдаш, шаянлыктан да җитди сыйфат юктыр ул! Халык рухының сәламәтлеге, мәңгелегенә ышаныч ул. Әйдә, эстафетаны шулай дәвам ит әле! Шәүкәт Гали. 18 декабрь, 1999 ел. Казан, Әмирхан урамы».

Ш.Галиевкә алтмыш яшь тулган көннәрдә, «Чаян» журналы егетләре, әдипне котлау өчен, миннән шигырь язуымны үтенде. Мин исә, шагыйрьнең «Шәвәли» дигән шигыренә ияреп, «Ул» дигән тәбрик шигыре яздым:

Ул – Шәүкәт ул,
Шук Шәүкәт,
Көләч Шәүкәт,
Мут Шәүкәт!
Ул бик шаян
Шәүкәт ул,
Ул бик чая
Шәүкәт ул,
Хәтта «Чаян»
Шәүкәт ул!
Котбетдинле
Шәүкәт ул,
Сәйфетдинле
Шәүкәт ул...
Һәм билгеле,
Әлбәттә,
Шәвәлиле
Шәүкәт тә!
Алты яшьлек
Шәүкәт ул,
Алтмыш яшьлек
Шәүкәт ул.
Кечкенә ул,
Олы ул.
Ул, ул, ул, ул –
Шагыйрь Шәүкәт Гали ул!..

Бер елны хатыным Фидания белән икәү Шәүкәт абыйларда кунакта булдык. Шәүкәт абыйның хатыны Фәридә апа мантый пешергән иде. Татар мантые – ит белән суганга кишер белән бәрәңге дә кушылган иде. Бик тәмле иде. Яратып ашадык. Шуннан соң, диванга утырып, шактый сөйләшеп утырдык, фотосурәтләргә төштек. Хәтта бер фотода Тукайның бюсты да сурәткә эләкте. Шәүкәт абый кулъязмалар белән тулган китап шкафын күрсәтеп:

 – Менә болар – булачак китаплар инде, тик кайчан басылырлар алар, белмим. Мин исән чагында хет бер-икесен бастырып булса иде, – дигән иде шул чакта, кулъязмалары язмышы өчен борчылып.

2011 елның 11 маенда Шәүкәт абый кинәт вафат булды. Шул көнне кичен, өйләрендә булып, мин аның белән хушлашып чыктым. Икенче көнне өч айга якын гомере калган әнием Шәргыяны машинама утыртып, Актаныш районының Пучы авылына юл тоттым. Шул сәбәпле, Шәүкәт абыйны соңгы юлга озатыша алмадым. Әллә нинди ел булды ул. Бер ай чамасы элек кенә, ягъни ундүртенче апрельдә Рафаэль абый Мостафин яман чирдән бакый дөньяга китеп барган иде. Бихисап каләмдәшләремнең остазы булган Флера апа Сафиуллина, сөекле артисткабыз Вера Минкина, мәшһүр җырчыбыз Мөнирә Булатова, минем әнием Шәргыя Әүһади кызы да шушы елда фани дөнья белән хушлашты. Шул ел ахырында исә, классик шагыйребез Хәсән Туфанның туган көнендә – 9 декабрьдә күренекле шагыйрь Фәнис абый Яруллин да бакыйлыкка күчте...

«Шәүкәт балалар әдәбияты төбәгенә зур әдәбият мәйданында сыналган чын шагыйрь хәлендә килеп керде... Иҗаты безнең чор балаларының әдәби теле, туган телебез мәктәбенә әверелде инде...

Шәүкәтнең балалар әдәбиятындагы иҗаты гүзәл бер вакыйга булып тора... Бу иҗат – буыннан буынга, гомердән гомергә күчеп, еракка, киләчәккә барырлык иҗат», – дип язган иде заманында остазы Хәсән Туфан.

Остазлар бик кирәк. Остазың булу – каләм әһеле өчен зур бәхет ул!

Шәүкәт абый Галиевне, бик күп каләмдәшләрем белән беррәттән, мин дә рухи остазым дип саныйм. 1988 елда ул мин бахырыгыз хакында болай дигән иде: «Ләбиб Лерон профессиональ дәрәҗәсе өлгереп җиткән сәләтле язучы, шигырьдә, прозада бердәй иркен йөзә. Әсәрләренә терелек, табигыйлек, камиллек биреп торган хәсият – юмор, сатира… Актив эшли ул, шигырьләр, хикәяләр белән бергә, замана әкиятләре тудырды, пародияләре белән дә танылып өлгерде…»

Шәүкәт абый Рәис абый Даутов белән кодалар иде. Шәүкәт абыйның улы Рәис абыйның кызын ярәште. Миңа калса, бу да – балалар шагыйре һәм «Утыр әле яннарыма», «Раушаниям, бәгърем», «Күпме күзләр күреп онытылган», «Тамчылар тамар чаклар», «Шалт, Мөхәммәтҗан» кебек бихисап популяр җырлар авторы Шәүкәт абый Галиев биографиясендәге кызыклы фактларның берсе.

Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевнең тәэссоратлы мондый юллары бар: «Һәркемнең үз гомере, үз кичерешләре: заманннар уртак булса да, кичерешләре аерым. Һәркайсыбызның үз хатирәсе кадерле, тәүгеләре бигрәк тә – шулардан хәтерең башлана. Күңелгә сыенып калган, сине ташламаган тугрылыклы тойгылар ул, саф чишмә төбендәге якты ташлар сыман. Эчтән йотылган яшьләр – күңел яше белән юылган ихлас кичерешләр ул, исеңнән бигрәк хисеңдә укмашып калган узган гомерең ул».

Гомерләр заяга узмасын иде, тарихта якты хатирәләр булып калырлык изге, игелекле гамәлләр кылып яшәргә язсын барчабызга да. Шәүкәт абыйныкы, аның үзе шикелле үтә талантлы чордашларыныкы кебек якты эзләр калсын бездән дә. Амин!

17 март, 2019 ел.

Ләбиб Лерон

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев