Логотип Идель
Мәдәният

“Син бит минем бергенәм”: тормыштан алынган спектакль

“Син бит минем бергенәм”: тормыштан алынган спектакль

Иң яхшы пьеса ничек языла? Тормыштан! Иң яхшы спектакль нинди була? Тормышчан! Әлбәттә, мондый сорауларда бәхәсләшергә, киресен исбатларга яки, гомумән, яңа фикер тәкъдим итәргә мөмкин. Сорау ачык кала...

Без һәм сездән кала өченче зат – Алар бар!!! Нәкъ Алар тарафыннан соңгы сүз әйтелә, бәхәскә чик куела. Алар – галиҗәнап Тамашачы! Халык фикере спектакль барышында бердәм йодрыкка җыела да, пәрдә ябылгач, иреккә очкан коштай, ихтыярсыз тышка атыла.

Исламия ханым Мәхмүтова “Син бит минем бергенәм” пьесасы турында сөйләгәндә, “тормыштан алынды” гыйбарәсен еш куллана һәм, чыннан да, спектакль барышында, гәрчә, тамашачы үзе шундый хәлдә калмаса да, сәхнәдә барган вакыйгаларның уйдырма түгеллегенә ышана. Геройлар белән бергә көлә, елый, шатлана, кайгыра, упкынга сикерердәй була...

Чәчләре чәчкә бәйләнгән ике яшь йөрәкнең киләчәк тормышларын сугыш дигән аяусыз һәм коточкыч афәт бер-берсеннән аера. “Үлде” дип бөтен саф чиста хисләрне йөрәкнең иң тирән өлешенә, җиде кат йозакка, да бикләргә өлгермәгән Алинәне, сөйгән ярын исән калдырып, язмыш кабат сыный. Айнур исән икән бит! Тик үткәндә калган ярату өчен күпме көч һәм сабырлык белән ирешелгән бүгенгене җимерергә, иң авыр вакытта ярдәм иткән Сабирны ташларгамы?! Ике күзе дә дөм сукыр Айнур Алинәгә “тормыш упкынына” бергә сикерергә кулын сузармы?!

Тамашачыны, океандагы дулкыннардай, хисләрнең әле берсенә, әле икенчесенә алып ташлаган спектакль, чыннан да, беркемне дә битараф калдырмый. Моңа ирешүдә, әлбәттә, иң зур өстенлек – геройларның дөрес сайланышы. Артистлар бөтен осталык вә талантларын Алинәләр, Айнурлар, Сабирлар, Әкълимәләр һ.б. кебек матур тулы образ тудыруга файдаланганнар.

Нигәдер, иң беренче чиратта, Сылу апа ролен башкарган – Ләлә ханым Миңнуллина күз алдыннан китми. Аның ролен роль дип әйтәсе дә килми, ул бит үзгәрмәгән, ул бит шул ук мөлаем, ачык йөзле, җор телле – Ләлә апа! Сәхнәгә чыгулары, салмак хәрәкәтләре, сөйләве, юк, дөресрәге, “көйләве” – тамашачыны сихерли дә куя. Йөгереп барып, кочаклыйсы килә. “Минем дә Сылу апам бул әле, гел кунакка килер идем”, – дип әйтүдән чак тыелып утырасың. Гәрчә беренче пәрдәдә генә катнашса да, Сылу апа икенче өлештә дә, менә-менә килеп чыгар да: “килгәннән бирле чәй эчертәләр дә, чәй эчертәләр, ашатканнары юк!”, – дип көлеп куяр сыман.

Айнур белән Алинәнең ваемсыз чакларын кабатлагандай, Айдар һәм Чулпан уйнавы оста һәм матур. Авыл егетенә кияүгә чыккан Чулпанның матур һәм кызганыч мәхәббәт тарихы ишеткәннән соң үзенең иренә булган хисләренең ни дәрәҗәдә зур һәм саф булуын аңлавы һәм шуны җиткерүе спектакльдә дулкынландыргыч матур моментларның берсе булып тора.

Ике сәгать эчендә тамашачыга заман фаҗигасен бөтен тулылыгында тасвирлап биргән, ышандырган Айнур белән Алинә күңелләрдә соклану уята. Ихтыярсыз, сәхнәдә барган вакыйгалар белән тормышта булган чын хәлләрне күз алдына китерәсең дә, тетрәнеп куясың.

Еш кына үткәндә булганнар турында “сез бу хәлләрне күрмәдегез, сез белмисез” дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әйе, Аллага шөкер, безнең яшьлегебез мондый корбаннар таләп итмәде, шул ук яшьлек битарафлыгы белән тарихта язылган битләр күңел тарафыннан кайчакта кабул ителми дә. Ләкин алга барыр өчен, тормыш кыйммәтләрен аңлау өчен еш кына үткәндә калганнарны да искә төшерергә, белергә кирәк! Бу очракта Исламия ханым Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” спектакле үз вазыйфасын икеләтә башкарды: тарихны да, матур куелышны да үзендә туплаган сәхнә әсәре тормышчанлыгы, халыкчанлыгы белән аерылып, үзенә җәлеп итеп тора.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев