Логотип Идель
Мәдәният

СССРдагыча ризык тәме (рецепт)

 Татар ризык атып кадерсезләп уйнамый, исраф та ясамый, шөкер. Менә шуңа да инде идән асты томат согы, кетчуп, маринадланган сары, кызыл, алсу, карасу помидорлар, төрле салатлы банкалар белән «бизәлә».

 Татар ризык атып кадерсезләп уйнамый, исраф та ясамый, шөкер. Менә шуңа да инде идән асты томат согы, кетчуп, маринадланган сары, кызыл, алсу, карасу помидорлар, төрле салатлы банкалар белән «бизәлә». Шулай да, һәр хуҗабикәнең кыш буе интернеттан эзләп тапкан рецепт белән бүселгән дәфтәрендә әле эшләп карамаганнары да була. Кайчак ясап карыйсың да шактый кызыклы гына табышларга юлыгасың. Берничәсен сынап карагач, иделчеләр белән дә уртаклашырга булдым. 

«СССРдагыча рецепт буенча томат соусындагы килька» дип атала ул. Иң беренче исеме җәлеп итте. Аркага биштәр асып, мәктәп оештырган походларга йөргән чакта тәмләп ашаган шул консерва тәме искә төште. Шул мизгелдә авызда тәме тансыклана бит әле, менә гаҗәп!.. Хәзер ел саен ясыйм мин аны. Үземә калмый да, «Кая әле, теге... балыклы банкаң?» дип, якыннарым сорап ала. СССР этикеткасы белән балачак елларын искә төшерә торган «Краснодар соус»ын да ясамый калганым юк. Аны бер кабу белән балачак хатирәләре яңара. Бар идемени СССР заманында бүгенгедәй киң ризык, төрлелек? Нәкъ шул ук тәм! Күңел яшәрә, шатлык белән тула. Ясавы да бер рәхәт, ашавы тагы да тәмлерәк... 

Кирәк: 
Ике кг кызыл помидор, бер кг мойва балыгы, бер зур кишер, дүрт баш суган, яртышар стакан дөге, шикәр комы, сыек май һәм өеп бер аш кашыгы тоз, аз гына кузаклы ачы борыч, өч аш кашыгы аш серкәсе.
Әзерләү:
Чистартып, урталай киселгән балыкны тирән табада аз гына май салып сүрән утта кыздырып алабыз. Кишерне угычтан, помидорларны иттарткычтан чыгартабыз. Суганны ваклап турыйбыз. Барысын да кәстрүлгә салып, шикәр комы, тоз салып, утыз минут кайнатабыз. Әзер булыр алдыннан, аш серкәсе, алдан кыздырып алынган балыкны салып (аны таркатмаска тырышып) болгатабыз. Кайнар килеш стериль банкаларга тутырасы һәм тимер капкачлар белән ябып, җылы итеп төреп куясы. Миннән бер киңәш: килька – бик вак балык, шуңа мойва яхшырак. Тәме дә бер дигән! Башка төр балыклар (туң скумбрия, сельд) белән дә эшләп карагыз. Барысы да менә дигән ризык төре!

«СССРдагыча Краснодар соусы»н әзерләү тагын да уңайлырак. 

Кирәк: 
2,5 кг итләч кызыл помидор, бер кг татлы алма, ярты бал кашыгы тарттырылган кызыл борыч, берәр бал кашыгы кара борыч һәм дарчин (корица), бер десерт кашык тоз, бер аш кашыгы шикәр комы, ун тырнак сарымсак, өчәр аш кашыгы аш серкәсе һәм крахмал.
Әзерләү: 
Алма һәм помидорларны бүлгәләп, кәстрүлдә пешерәбез дә суытып, дуршлак аркылы үткәрәбез. Әзер пюрене 20 минут сүрән утта кайнатасы, өстеннән күбеген җыеп торырга онытмагыз. Тоз, дарчин, кызыл һәм кара борыч салып, ун минут кайнаткач, җылымса суда эретелгән крахмал, нык изелгән сарымсак, аш серкәсе өстәп, тагын биш минут кайнатасы.  Аннан стериль банкаларга салып, тимер капкачлар белән борып куясы гына кала. Банкаларны астын өскә әйләндереп куярга да онытмагыз. 
 
СССР заманы сезгә якын булса, күңеллелек өчен этикетка ясарга да мөмкин. Һич югында, ГОСТ, СССР билгесе ясап, ризыкның исеме язылган кәгазь ябыштырга була. Кышын һич көтмәгән җирдән – идән асты-базлардан да күңеллелек әнә шулай табынга менә, йөзләргә елмаю ягыла. Үз эшегездән тәм табып яшәгез!  

 

 Гүзәл Галләмова 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ауш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев